Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рөстәм Заһидуллин: "Күпләр әти-әни белән бергә яшәү кыен түгелме, дип сорый..."

Россия күләмендә узган “Ел гаиләсе” бәйгесендә “Иң яхшы авыл гаиләсе” исеменә лаек булган Лилия һәм Рөстәм Заһидуллинар Балтач районы Бөрбаш авылыннан. Үзләре спорт белән шөгыльләнә, үзләре иҗади, кыскасы, ни тотсалар, шуны булдыралар.

Татулык –аңлашып яшәү нәтиҗәсе
Рөстәм әфәнде район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли. Көрәш буенча спорт остасы, тагын бик күп бәйгеләрдә җиңүче. Җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр андыйлар турында. Лилия ханым шәфкать туташы булып эшли. Былтыр “Нечкәбил” республика бәйгесендә җиңүче, җыр-моңга гашыйк, талантлы ханым. Заһидулиннар өч бала тәрбияләп үстерә. Тату гомер итү серләре хакында Рөстәм әфәнде белән сөйләштек.
– Бөрбаш авылы барлыкка килгәннән бирле үтә эре байлары белән танылмаса да, җор күңелле, шаян телле, җиң сызгынып эштә, хезмәттә, көч алышуда булган батырлары, оста куллы талант ияләре белән тирә- юньгә үрнәк булып саналган, – дип таныштырды гаилә башлыгы. – Шуңа күрә һәр гаилә гади, әмма үзенчәлекле, үрнәк булыйк дип яши торганнардан. Лилия белән өч бала үстерәбез: Галия биергә ярата, улым Булат башлангыч сыйныфта укый, икесе дә йөгерәләр, кечкенәсе – Сәйдәш балалар бакчасына йөри. Без әти-әни белән бергә яшибез.

– Әти-әни белән бер йортта яшәү ничегрәк?
– Күпләр әти-әни белән бергә яшәү кыен түгелме, дип сорый. Юк, хезмәттәге уңышларым, спортчы буларак республика һәм Россия күләмендәге җиңүләр, актив тормыш алып бару, тату гаилә, балалардан яхшы хәбәр ишетү, абзар тулы терлек, гөл бакчасына күмелгән йорт тирәсе – болар барысы да төп нигездә әти- әни белән аңлашып яшәү нәтиҗәсе. 

– Гаиләгезнең үз традицияләре бармы?
– Активлык безнең канга сеңгәндер инде ул. Ярышларны калдырганыбыз юк. “Казан марафон”ы ярышында гел катнашабыз. Балаларыбыз “Созвездие-Йолдызлык” бәйгесендә көчләрен сыный. Уртанчы улыбыз минем кебек көрәшче булырга хыяллана.

– Әтиегез өздереп гармун уйный. Моң агылган йортта мохит тә үзгәдер?
– Әлбәттә, гармун тавышы, сандугач, чикерткә сайравы - болар барысы да саф авылга гына хас моң. Берсе генә булмаса да, нәрсәдер җитмәгән кебек. Без үзебез дә әткәйнең шул гармун тавышын тыңлап үстек, әнкәй мандолинада оста уйный, шуңадыр Галия кызыбызны музыка мәктәбенә бирдек, ике улыбызны да гармун уйнарга өйрәтәсебез килә. 

– Балаларны тәрбияләгәндә сезнең өчен иң мөһиме нәрсә? 
– Туган телне белсеннәр, иманлы, белемле, тәүфиклы булсыннар.

 

Эльвира Мозаффарова

"Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X