Мәдәни җомга

Рәшит Шакирҗанов: Татар теле саклауга лаек

Хәзерге Россиягә хакыйкатьне, чын тарихны ачыклый һәм киләчәккә юл сала торган фән кирәк түгел, булганы да сәясәткә генә хезмәт итәргә тиеш.

Рәсми фән, чагыштырма-тарихи методны кулланып, татар телен төрки телләр төркеменә, ә аларның барысын бергә алтай телләре гаиләсенә кертә. Хәзерге тел белемендә иң борынгы телләр билгесез бер чорда, ниндидер билгесез бер җирдә таралган баба телдән барлыкка килгән, дип санала. Ә татар теле исә Көнчыгышта – Алтайда һәм хәзерге Монголия территориясендә, иң борынгы телләрдән шактый соңрак барлыкка килгән, дип исәпләнә. 

Бөек татар галиме, язучы Нурихан Фәттах әлеге методның дөрес түгеллеген исбатлап кына калмады (карагыз: Нурихан Фаттах. Язык богов и фараонов), телләрнең килеп чыгышын өйрәнү өчен рациональ, мантыйкка нигезләнгән яңа метод − иҗек методын да тәкъдим итте. Шул методны кулланып, ул татар теленең тамырлары бик тирән һәм борынгы икәнен – аларның Атлантида, Троя, Крит кебек илләр, этруск, латин дәүләтләре чорларына ук сузылганын ачык­лады. Бу мәсьәләне ачыклауга башка зыялыларыбыз да өлеш кертә. Мәсәлән, «Мәдәни җомга» газетасында (№12-14, 2019) Солтан Шәмсинең «Төрки телгә ничә яшь?» дигән мәкаләсендә сүз шул турыда бара.

Фәлсәфә фәне раславынча, телнең ике төп функциясе бар − ул аралашу һәм дөньяны танып белү чарасы булып тора. 

Борынгы заманнарда ук үз дәүләтләре эчендә татарлар үз телендә аралашкан, татар теле күп кенә башка халыклар һәм дәүләтләр белән аралашу теле дә булган. Хан ярлыклары, чит илләргә хатлар татарча язылган, илчеләр дә, сәүдәгәрләр дә татар телендә аралашкан. Татар теле исә ике цивилизация – Көнчыгыш һәм Көнбатыш арасында элемтә теле булган. Бүгенгә кадәр сакланган борынгы һәм урта гасырлар карталарын өйрәнгәндә, аларда Tartaria яки Tataria, Grand Tartaria, Mogols Tartaria дип язылган территорияләр зур урын алып торганын күрәбез. Димәк, алар татар җирләре булган, аларда татарлар яшәгән һәм шул телдә сөйләшкән. 

Әлеге фактны фәнни тикшеренү нәтиҗәләре дә раслый. Мәсәлән, татар дәүләтләре өчен катлаулы һәм фаҗигале булган урта гасырларда рус дәүләтенә хезмәткә күчкән һәм соңрак руслашып киткән бик күп татар морзаларының һәм аларның иярченнәренең шәҗәрәләре шул турыда сөйли. 

Хәзерге Россиягә хакыйкатьне, чын тарихны ачыклый һәм киләчәккә юл сала торган фән кирәк түгел, булганы да сәясәткә генә хезмәт итәргә тиеш. Ә сәясәтнең фәнгә һәм тормышка күпме зыян китергәнен аңлау өчен узган гасырда кибернетика һәм генетика фәннәре ничек эзәрлекләнүен искә төшерү дә җитә. Бездә хәзер дә шундый ук хәл кабатлана: зур тизлек белән үсә торган ДНК-генеалогия фәне дә, аны югары дәрәҗәгә күтәргән рус галиме А.А. Клëсов һәм аның хезмәтләре дә бу илгә кирәкми, Россиянең Фәннәр академиясе аларны танымый. Әмма безгә – татарларга – алар бик мөһим һәм кирәк. Чөнки әлеге фән, Җир шарындагы кешеләрне генетик үзенчәлекләре буенча 20 төргә бүлеп, R1B гаплогруппасына кергән һәм Z93 дип тамгаланган татарларның моннан 22-24 мең еллар элек Алтайда барлыкка килгәнен, 5-6 мең еллар элек төрле якларга таралганын, скифларның безнең бабаларыбыз икәнен расларга һәм, шулар нигезендә, гомуми тарихыбызны ачыкларга, дөресләргә һәм үстерергә мөмкинлек бирә. 

Әлбәттә, киң ареалга таралып һәм тирә-як халык­лар өчен аңлашу һәм аралашу теле булып киткәч, күп кенә татар сүзләре әлеге халыклар лексикасына да керә башлаган. Мисал өчен, рус телен генә алыйк. Анда татар сүзләре күп булуы тел галимнәренә яхшы мәгълүм. Әмма Россиядә үткәрелә торган шовинистик сәясәт нәтиҗәсендә бу факт яшерелеп килде. Шуның бер чагылышы − рус сүзлекләрендә шактый күп сүзләрнең татардан алынганлыгы, аларның тарихи чыганагы күрсәтелми. Әгәр, берәр сүзнең этимологиясен (килеп чыгышын) биргәндә, төп чыганакны һич тә атамый калып булмаса, татар сүзе икәнен яшерү өчен аны «төрки» яки «гомумтөрки» дип тамгалыйлар. Югыйсә, бу сүзлекләрне төзегән тирән белемле галимнәр һәм редакторлар арасында татар теле турында аз гына булса да хәбәрдар яки татар сүзлекләрен ачып карарлык берәр кеше булгандыр бит инде. 

Әмма без капчыкта ятмый ул. Моннан бер-ике ел элек “Эхо Москвы” радиосында “Говорим по-татарски” дигән радиотапшырулар циклы башлангач, әлеге факт гади кешеләргә дә ачыла башлады. Тапшыруга килгән комментарийлардан күренгәнчә, берәүләр рус телендә күп татар сүзләре булуын таный, икенчеләре сернең ачылуына бик нык ачуланып, тапшыруны тыю кирәклеге турында яздылар, өченчеләре бөтенләй крамола (татар сүзе “корамалы”дан) фикергә килеп, рус теле гомумән юк икән ич ул, дигән нәтиҗәгә килә башлады. Шунлыктан, тапшыру авторлары Максим Курников һәм филолог Лилиана Сафина, мәсьәләнең кискенлеген киметергә тырышып, рус теленә кергән татар сүзләре урынына күбрәк татар теленә кергән рус сүзләре турында сөйли башлады. Нәтиҗәдә, комментарийлар саны да, тыңлаучылар саны да, тапшыруның актуальлеге дә нык кимеде. 

Мин фәкыйрегез әлеге тапшыруга ачык хат язып җибәрдем. Хатка кушымта итеп татар теленнән рус теленә кергән 200 гә якын сүзне дә юлладым. Шунлыктан биредә әлеге сүзләрнең кайберләрен булса да китерергә булдым. Менә алар: бадья – бадыя, балясина – бәләсә, барьер – бәр җир (ягъни, бәрелә торган җир), бердыш – бәрдеш, брекчия – берекчә, букса – бүксә, бурав – борау, валëк – бәләк, ветошь – бетеш, витязь – җитез, исконный – иске, казино – хәзинә, калоша – колаша, канализация – канавыз (канау+ыз), колчедан – кәлчәдән, кольцо – кулча (мишәрчә: кулца), крыльцо – корылча (мишәрчә: корылца), очаг – учак, палата – пулат, пожалуйста – баш өсте, пост – пыст, пустой – поста, руда – эрү таш, салазка – сал аска, свая – субай, серьга – сырга, станок – станук (ук ату станы), статуя – оста ую, сукно – сукна, тигель – төйгел, столяр – оста ир, стремянка – өстерәмә, торец – түр оч (мишәрчә: түр оц), трап – терәп, утюг – өтек, фонарь – янар, чепрак – чүпрәк, шашлык – шишлык, шишка – шешке, шум – шом, ярмо – иярмә һ.б. Әлеге сүзләр онытылу яисә аларның барлыгын белмәү нәтиҗәсендә телебез чит сүзләр белән чүпләнә, бозыла гына бара. Мәсәлән, «комачаулау» сүзе урынына «мешать итү, мишәйтьләү» дибез, «биләмдә йөрү» яки «типтерү» урынына − «гулять итү» дип җибәрәбез. Шул сәбәпле Казандагы метро станция­сенә дә «Сукно бистәсе» дигән исем бирелде. Чынлыкта «сукно» сүзе татарча «сукна» сүзеннән алынган һәм «сугу» фигыленнән ясалган − сугып эшләнгән тукыманы аңлата. Асылыбызга кайту өчен бу станция исемен «Сукна станциясе» дип үзгәртәсе иде. Хәер, андый үзгәртәсе исемнәр җитәрлек. Мәсәлән, Куюки һәм Салмачи поселоклары – Көек һәм Салмачы булырга тиеш.

Тормышның төрле өлкәләрендә аралашу теле булсын өчен татар теленең сүз байлыгы җитәрлек. Академик Фуат Ганиев тикшеренүләре буенча, татар телендә 15 меңнән артык фигыль һәм 450 меңләп тезмә фигыльләр генә бар. Бу яктан караганда, татар теле − фигыльләргә иң бай телләрнең берсе. Шуңа күрә дә татар телендә фигыльләр башка сүз төркемнәренә (исем фигыль, исем, рәвеш һ.б.) кергән сүзләр ясау өчен нигез, чыганак булып тора да. Мәсәлән, «кил» фигылен генә алыйк. Аннан килү, киләсе, килеш, килешү, килешле, килешсез, килешсезлек, килешсезләнү, килешүчән, киләчәк, киләчәкле, килен, килендәш, киленчәк, килем, килер, килерле, килмешәк, килде-китте һ.б. сүзләр ясалган. Әмма, ни кызганыч, әлеге «кил» дигән сүз “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нә дә кертелмәгән. Чөнки хәзерге сүзлек төзүчеләр яңа модага табына: русчага һәм башка флектив телләр грамматикаларына ияреп, әлеге фигыль-сүзләрне “килергә” рәвешендә, ягъни инфинитив формада бирә. Әмма агглютинатив (сүзләре төп тамырга кушымчалар өстәп ясала торган) татар телен флектив рус теленә һәм аның законнарына таянып сис­темага салу телебезне бозуның, аны кимсетүнең һәм аңа яшерен һөҗүмнең бер ысулы гына ул. Татарча фигыльләрне сүзлекләрдә иң кыска − боерык формада (башкача әйткәндә − беренчел, императив формада) бирү отышлы һәм дөрес булыр иде. Мәсәлән, бу очракта – “кил” рәвешендә. Шул чакта сүзлекләрдә әлеге фигыльләр беркайчан да үзгәрми торган тамыр сүз булып бирелер һәм берничә сүзне берләштерә торган оя башында торыр иде. 

Татар телендә фигыльләрдән тыш башка сүз төркемнәре дә җитәрлек. Кызганыч, татар халкын һәм телен кысрыклау, аның милли мәгариф системасын җимерү, татар телендә фәнни мәкаләләр һәм китаплар, эш кәгазьләре һәм документлар язылмау һ.б. сәбәпләр аркасында бик күп татар сүзләре онытыла бара, телнең торгынлыгы, аңа ихтыяҗ булмау нәтиҗәсендә күп еллар дәвамына яңа сүзләр − неологизм­нар сирәк кабул ителә, ителсә дә аларда русча орфография кулланыла.

Моннан 30 ел элек без беренчеләрдән булып Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында татар телендә югары техник белем бирә башладык. Шул чакта төрле фәннәрне татар телендә укыту өчен кирәкле терминнарга кытлык зур иде. Хәтта элек иркен кулланылган сүзләр һәм терминнар да, кулланылмау нәтиҗәсендә, онытылган булып чыкты. Терминология комиссиясе төзеп, без бу кытлыкны бетерергә тырыштык. Нәтиҗәдә, ошбу мәкалә авторы төзегән “Русча-татарча төзелеш атамалары сүзлеге”, “Русча-татарча нефть сәнәгате сүзлеге”, аерым фәннәр буенча сүзлекләр, татарча дәреслекләр, уку кулланмалары басылып чыкты. Шулай ук автор инициативасы һәм аның редакторлыгында татар телендә беренче фәнни-хәбәри “Фән һәм тел” журналы 17 ел нәшер ителде. Бу журналда фәннең төрле (төгәл, техник, гуманитар һ.б. фәннәр) өлкәләренә караган бик күп мәкаләләр басылды, яңа терминнар шунда сыналды. Терминология өлкәсендә башкарылган шушы эшчәнлек нәтиҗәсендә, мәкалә авторы инициативасы белән төзелгән һәм аның редакциясендә моннан өч ел элек татар халкы өчен зур яңалык – 9 меңнән артык сүзлек мәкаләсе (фәнни термины) булган аңлатмалы “Русча-татарча политехника сүзлеге” басылып чыкты. Шунысы аеруча әһәмиятле, бу вакыйга зур гаделсезлеккә – татар телендә политехника сүзлеге чыгару яшертен генә тыелган булуга нокта куйды (СССР заманында андый сүзлек чыгару союздаш республикаларга гына рөхсәт ителгән). Бу сүзлек борынгыдан килгән татар сүзләрен яңадан кулланышка кайтару, татар телендә фән-техникага караган заманча фәнни мәкаләләр һәм китаплар язу өчен бик файдалы һәм кирәкле әсбап булып тора.

Югарыдагы фактларны һәм үзебезнең зур тәҗрибәдән чыгып шуны әйтә алабыз: татар телендә тормышның иҗтимагый, мәдәни, социаль, фәнни һәм башка өлкәләрен чагылдыру өчен кирәк сүзләр күп һәм җитәрлек. Әгәр инде андый сүз табылмаса, татар теленең үзеннән яки чит телдән отышлы берәр сүз алып, аны татар теленең сүз ясау ысуллары һәм принциплары нигезендә үзгәртеп, яңа сүз – неологизм ясау катлаулы түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: