Мәдәни җомга

Роберт МИҢНУЛЛИН: ПРЕЗИДЕНТЛЫ БУЛЫП ЯШИК

Татарстан Конституциясенең 80 нче маддәсе нигезендә безнең законнар татар һәм урыс телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла. Конституциядә шулай язылган, әмма объектив сәбәпләр аркасында без законнарыбызны сессиядә берьюлы ике телдә кабул итә алмыйбыз. Моның сәбәбе бик гади: депутатларның зур күпчелеге (мин монда урыс телле депутатларны да, татар милләтеннән булган депутатларны...

Татарстан Конституциясенең 80 нче маддәсе нигезендә безнең законнар татар һәм урыс телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла. Конституциядә шулай язылган, әмма объектив сәбәпләр аркасында без законнарыбызны сессиядә берьюлы ике телдә кабул итә алмыйбыз. Моның сәбәбе бик гади: депутатларның зур күпчелеге (мин монда урыс телле депутатларны да, татар милләтеннән булган депутатларны да күз алдында тотам) татар телен аңламый. Аңлаганы да татарча сөйләшә алмый. Сөйләшә алганы да татарча укый алмый. Укый алганнары да татарча яза алмый. Гомумән алганда, күбебез татарча законнар язарлык, аларны өйрәнерлек, аңларлык, кабул итәрлек дәрәҗәдә түгел. Чыннан да, татарча белмәүчеләрнең законнарның татарча вариантларын сессия вакытында кабул итәргә, яисә кире кагарга хаклары юк. Моны барыбыз да яхшы аңлый. Бу проблема турында бәхәсләр күп булды. Шушы катлаулы хәлдән чыгу өчен узган чакырылышларның берсендә кабул ителгән закон текстларының тәңгәллеген тикшерү буенча махсус комиссия оештырырга карар кылынды. Бу, әлбәттә, чарасыздан уйлап табылган вариант иде. Законнар татар телендә язылмаганлыктан, татар телен камил белгән юристлар юклыктан, татар телендә эшләрлек депутатлар бармак белән генә санарлык булганлыктан, бөтен җаваплылыкны әлеге комиссиягә тапшыру дәүләтчелегебезнең, шул исәптән, парламентыбызның шушы этабында бердәнбер дөрес юлдыр, дип уйлыйбыз.

Безнең комиссия 2009 елның 22 апрелендә Дәүләт Советы карары белән төзелде. Комиссия әгъзалары булып депутатлар Илшат Әминов, Ислам Әхмәтҗанов, Фәйрүзә Мостафина һәм Илсур Сафиуллин эшләде. Әлеге депутатлар ике дәүләт телен дә яхшы белүче һәм кирәк чакта документлар, карарлар, законнар белән ике телдә дә эшли алучы иптәшләр. Мин аларга бер фикердә булганыбыз өчен, татар телен дәүләт теле итеп үстерүдә Дәүләт Советында да, үзләренең төп эш урыннарында да армый-талмый эшләгәннәре өчен рәхмәтләремне җиткерәсем килә.

Ике телдәге законнарның тәңгәллеген тикшерү ул, әлбәттә, беренче карашка, җиңел генә техник эш шикелле тоеладыр. Ләкин асылда ул техник эш булу белән бергә, үтә җаваплы һәм иҗади хезмәт тә. Беренчедән, моңа кадәр татар теле законнар теле буларак, бөтенләй диярлек файдаланылмады. Дөрес, татар теле - бөек тел. Ул кайчандыр Русиядә дипломатия теле булган. Бүген исә ул аралашу теле, китап теле, әдәбият теле, сәхнә теле, радио-телевидение теле, әмма, зур үкенечкә, тулы канлы законнар чыгару теле түгел. Шуңа күрә дә законнарны татар теленә тәрҗемә итү зур авырлыклар белән бара. Беренчедән, урысча язылган кануннарның теле болай да чит сүзләр белән чуарланып бетте. Биредә, әлбәттә, безнең депутатларыбызның бер гаебе дә юк, чөнки без үзебезнең законнарыбызда, нигездә, федераль законнардагы сүзләрне, терминнарны гына файдаланабыз. Соңгы берничә дистә елда законнарыбызга килеп кергән чит тел сүзләре йөзләгән, меңләгән. Мәсәлән, паркинг, хаус, триллер, креативный, шопинг, хит, ток-шоу, кастинг, прайм-тайм, промоутер, римейк, постер, мультиплеск, блокбастер, праймерз, электорат, преференция, топ-менеджер, попса, тренд, бренд... Кыскасы, полный бред! Финанска, икътисадка, сәнәгатькә багышланган законнар, гомумән, моңа кадәр урыс телендә кулланылмаган, телне сындырырлык чүп сүзләр белән тулы. Озакламый чит ил кешеләре, бигрәк тә инглиз телен белүчеләр урыс телен тәрҗемәсез дә аңлый башлар шикелле.

В.Путинның мондый сүзләре бар: «Фундаментальной основой единства страны, безусловно, является русский язык». Дөрес әйтә - без барыбыз да урыс телен яхшы белергә тиеш. Ә бит татар теле дә татар милләтенең, ниһаять, Татарстанның язмышын, киләчәген хәл итүдә төп рольне уйнаучы фактор. Без моны беркайчан да онытмаска тиешбез.

Ә инде ул чит сүзләрне урыс теле аша татарчалаштыруның никадәр авыр, катлаулы эш икәнен безнең тәрҗемәчеләребез үзләре генә белә. Тәрҗемәчеләр сүзе чыккач, мин Дәүләт Советы аппаратының Нурия Хәйруллина җитәкчелегендә эшләгән тәрҗемәчеләр төркеменә зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә. 20-25 ел эчендә Дәүләт Советында эшләүче тәрҗемәчеләр тау кадәр хезмәт куйды. Законнарны татарчага тәрҗемә итүнең үз мәктәбен булдырды. Югыйсә, республикада күренекле галимнәрдән, практиклардан торган, терминнар белән эшләүче, татар телендәге рәсми документларның телен өйрәнүче, экспертизалар уздыручы, яңа терминнарны законлы рәвештә кулланылышка кертүче лингвистик үзәк булырга тиеш иде. Без тырышып карадык, ләкин очына чыга алмадык. Шуңа күрә дә тәрҗемәче кызларыбыз галимнәр эшләргә тиешле җаваплы эшләрне дә башкара. Рәхмәт аларга!

Минем шушы урында үрнәк рәвешендә әле яңа гына укыган бер мәкаләдән өзек китереп үтәсем килә. «Во Франции не только приняли закон о языке, но и отладили эффективный механизм его действия. Специально созданный государственный орган «Генеральная комиссия по терминологии и неологизмам» следит за выполнением положений закона, регулярно публикует списки слов, терминов, призванных заменить англоязычную реальность. И этот список обязателен для употребления во всех государственных учреждениях, средствах массовой информации. В результате действия этого закона и благодаря активной общественной поддержке сегодня везде и всюду в стране можно увидеть то, что сами французы называют «торжеством французской речи» - почти полное отсутствие неправомерного употребления иноязычия». Бездә дә урыс теленә дә, татар теленә дә шушындый дәүләт дәрәҗәсендәге мөнәсәбәт булырга тиеш.

Регламент буенча, законнарның тәңгәллеген без икенче укылыштан соң карый башлыйбыз. Әмма төп эшебез өченче укылыштан соң башлана. Регламент нигезендә, без законнарны ике атна эчендә тәңгәлләштереп, Президентка кул куярга җибәрәбез. Сессиядән соң шушы ике атна безнең өчен иң җаваплы чор. Белгәнебезчә, IV чакырылыш Дәүләт Советы барлыгы 55 утырыш уздырды. Шушы вакыт эчендә 569 закон, 3082 карар кабул ителде. 5 ел эчендә без Дәүләт Советы аппараты белән берлектә барлыгы 90 мең бит татарча материаллар белән эшләдек. 569 законның барысы да ике дәүләт телендә безнең комиссия бәяләмәсе белән Президентка юлланды. Берсенә дә замечание булмады, берсе дә кире кайтмады.

Законнарны татарчалаштыру, урыс телендәгеләре белән тәңгәлләштерү, гомумән, тәрҗемә белән шөгыльләнү кемнәргәдер бер үк эшне ике тапкыр эшләү, артык мәшәкать, кирәкмәгән бер шөгыль булып тоеладыр. Ләкин без шуны онытмаска тиеш: республикабызның дәүләтчелеге, иң беренче чиратта, татар теленә нигезләнгән. Телебез бар икән, милләтебез дә бар, телебез исән икән, дәүләтчелегебез дә бар һәм булачак. Әгәр дә телебез бетә икән, республикабыз да гап-гади бер өлкәгә, губернага әйләнеп калачак. Дөресрәге, әйләндерәчәкләр. Гомумән, тел белән шаярырга ярамый. Украинаны гына алыгыз. Бөтен каршылыклар, ниһаять, гражданнар сугышы нәкъ менә андагы урыс теле дәүләт теле булудан туктагач башланды.

Дөрес, әле узган гасырның 60нчы елларында ук безнең хөрмәтле милләттәшебез Фикрәт Табиев татар теленең язмышы өчен борчылып килгән язучыларыбызга: «Юк белән йөрмәгез. 20 елдан соң татар теле барыбер бетәчәк!» - дигән иде. Ә бит телебез бетмәде. Бетсә дә, ул татар халкы белән бергә генә бетәчәк. Хәер, дөрес әйтмәдем. Безнең телебез татар беткән очракта да китапларда, башка басмаларда, гыйльми хезмәтләрдә, гомумән, бөтен кешелек тарихында калачак. Архивларда сакланган безнең татарча законнарыбызны да өйрәнүчеләр табылыр!

Инде соңгы сүзем. Безгә Татарстан Республикасы Президенты атамасын үзгәртергә кушалар. Кызганычка, бу җаваплы эшне әлеге чакырылыш депутатларына ышанып тапшырмадылар. Безнең комиссиянең катгый карашы мондый: Президент атамасын алыштырырга ярамый! Татарстанның моңа тулысынча хакы бар. Бу кычытмаган җиреңне кашу дигән сүз! Республикабызны җитәкләүче Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Конституциябез нигезендә, моннан соң да Президент булып калырга тиеш! Без аны Президент итеп сайладык, дөнья җәмәгатьчелеге аны Татарстан Президенты итеп белә, кабул итә һәм хөрмәт итә. Кайберәүләр болай уйларга мөмкин: урысча, әйдә, «глава республики» булсын, ә без татарча шәп исем уйлап табачакбыз. Юк шул. Президентны хәтта «патша» яки «солтан» дип атасак та, ул бары тик үзебезне юатыр өчен генә, татарларның үзләре өчен генә, 3-4 мең тиражлы татар гәзитләрендә басылачак информацияләр өчен генә кирәк булачак. Ягъни мәсәлән, «для внутреннего пользования». Шуңа күрә «Президент» урынына әллә нинди гениальный яңа атама уйлап тапкан очракта да ул ике телдә дә бер төрле булырга тиеш!

Тагын шуны да онытмыйк. Әгәр дә без федераль хакимияттән куркып, «Президент» исемен «глава»га әйләндерсәк, федераль хакимиятнең чираттагы адымы республикаларның исемен алыштыру, аннары республикаларны бөтенләй бетерү булачак. Курыкмаска кирәк! Курку - ул куркаклык дигән сүз! Без моңа кадәр куркак булмадык, һәм барыбыз да оттык! Бүгенге Татарстанның Русиядәге иң абруйлы республика булуы шул хакта сөйли. Президент атамасын алыштыру, кайберәүләр уйлаганча, филологиягә, яисә лингвистикага гына карамый. Ул безнең халкыбызның, республикабызның язмышын хәл итәчәк! Минем бу сүзләрем яңа сайланачак депутатлар колагына да әйтелгән сүзләр...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: