Мәдәни җомга

Рәмил ИСЛАМОВ: ТУКАЙ КУЛЪЯЗМАЛАРЫ

Г.Тукай иҗаты инде шактый гына өйрәнелсә дә, бер мәсьәлә һаман да ачыклауны көтә. Ул - шагыйрьнең кулъязмалары һәм автографлары. Алар хәзерге вакытка килеп ирешкәнме? Ирешсә, алар ничәү һәм кайда саклана? Әдип әсәрләренең оригиналларыннан, мәсәлән, төрки-мөселман дөньясында татар хатын-кызларыннан беренче артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап язган "Ике кояш!" дигән мәдхиясе Татарстан Милли...

Г.Тукай иҗаты инде шактый гына өйрәнелсә дә, бер мәсьәлә һаман да ачыклауны көтә. Ул - шагыйрьнең кулъязмалары һәм автографлары. Алар хәзерге вакытка килеп ирешкәнме? Ирешсә, алар ничәү һәм кайда саклана?

Әдип әсәрләренең оригиналларыннан, мәсәлән, төрки-мөселман дөньясында татар хатын-кызларыннан беренче артистка Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышлап язган "Ике кояш!" дигән мәдхиясе Татарстан Милли архивында саклана. Аның тексты мәгълүм булса да, биредә тагын бер тапкыр искә төшереп үтү артык булмас:

Ике кояш!
Күр: ничек, иртә кояш чыкса, җиһанда нур тула, -
Һәр күңелләр нурланадыр, чыкса Гыйззәтуллина.
Бу икәүгә Тәңре биргән бертигез зур мәртәбә;
Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә.

Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге тупланмасында Г.Тукайның "Толстой сүзе" шигыренең төп нөсхәсе саклана. Ул зур булмаган кәгазьгә кара белән язылган. Ахырда "Г.Т. 4 март 1913 сәнә. Шифаханә" дип куелган. Ә кәгазьнең арткы ягында янә шундый бер шигъри юл бар:

Артык ул алганга нәмәгълүм гарибең актыгын.

Шагыйрьнең Үзәк тупланмасында тар итеп киселгән зәңгәрсу төстәге кәгазьгә көрән кара белән язган "Толстой сүзләре", "Буш вакыт", "Мәктәп" дигән шигырьләре бар. Текстлардан аста болай язып куйган: "Г.Т. 28 март 1913 сәнә. Шифаханә". Ул аларны шул ук форматлы кечерәк күләмле кәгазьдә "Аң" журналы сәркатибе Зәйнәп Хәсәниягә күндергән хат белән юллый. Хат гади карандаш белән язылган:

"Мөхтәрәмә Зәйнәб ханым!

8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче корректурын үземә күрсәтсәңез икән. Андан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер нумерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, "Толстой сүзләре"нең бер-икесен цензор бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсе дә басылуы мәҗбүри үк булыр. Г.Тукаев. 1913, 28 март".

Үзәк тупланмасында шагыйрь үз кулы белән язган һәм әле бер чыганакта да теркәлмәгән "Пожар вакытында кызгану" исемле сатирик парчасы бар. Текстның иң өске өлешендә "Ялт-йолт"ка дип куелган. Кәгазь нәрсәдәндер шактый зарарланган. Шулай да әсәрне берникадәр укырга мөмкин:

"Болак буенда бер йортта янгын башланган. Очкыннардан тирә-яктагы вак өйләргә дә ут каба. Яна башлаган бер абзар түбәсендә кая сикерергә белми бер мәче йөри. Ул күптән түгел генә Оренбургтан куылган "корчаңгы мәче" икән. Шунда булган малайлар аңардан бик нык көләләр. Шул вакыт гәзитче Мөхәммәтҗан аларны каты шелтәләгәннән соң, баскыч куеп, мәчене коткарырга абзар түбәсенә үзе менеп китә".

Текстның калган өлеше бозылган.

Ахырда "Шүрәле" имзасы куелган һәм җәяләр эчендә "Мөнтәзам кыйраәт" китабыннан" дип язылган.

Аңлашылганча, бу парчада сүз "Бәянелхак" газетасы нашире һәм шул исемдәге типография хуҗасы Мөхәммәтҗан Сәйдәшев һәм Оренбургтан килеп, шул басмага эшкә урнашкан бер кеше турында бара. Ә аның кем булуын әлегә әйтүе кыен, тикшеренәсе бар.

Билгеле ки, икенче гильдия сәүдәгәре М.Сәйдәшев 1907 елның 16 июнендә Сулъяк Болак урамында баронесса фон Смолина йортының беренче катында арендага алынган бүлмәдә "Бәянелхак" басмаханәсен оештыра.

Билгеле булганча, Г.Тукай "Сатирикон", "Будильник" дигән һәм башка рус сатира журналларын даими укып барган һәм андагы әсәрләрне үзенең иҗатында киң файдаланган. "Будильник"ның 1912 елгы 40 санының соңгы бите артында кырыйларга ул ике шигырь дә язып куйган. Тематик яктан алар бер-берсенә бәйләнмәгән. Ике юллык кына булган берсе болай:

Бәлки белгәндер аны тау сырты диб,
Бәлки Муллин Борһан аты бүрке диб.

Биредә әйтелгән Муллин Борһан - Казан сәүдәгәрләренең берсе. Ул шагыйрьнең "Ялт-йолт" журналында (1913 елгы 49 нчы сан) "Счет төймәсе" имзасы белән бастырган "1912 нче елның онытылганнан калган гына хисабы" дигән мәкаләсендә дә телгә алына: "1912 нче елда гакылы тагы да күбәеп, артып, ташып киткәнлектән, Муллин Борһан абзыйның бүреге тагы да бер подаука кадәр генә зурайды".

Ә икенчесе Балкан сугышы вакыйгаларына багышланган. Монысы "Вакыт" газетасының 1912 елгы 7 нче ноябрь санында "Гъ.Т." имзасы белән "Тәмсил" дип басылган.

"Вакыт"та басылганда әсәрдәге кайбер сүзләрнең үзгәртелгәнлеге күзәтелә. Мәсәлән:

Ошбу күренеш башкаланмый күп заман,
Төркия хәле гүзәл, этнең - яман.

"Будильник"тагы оригиналда исә ул болай язылган:

Ошбу хәлләр башкаланмый күб заман,
Төркия хәле гүзәл, этнең - яман.

"Вакыт"та:

Чөнки шанлы кош чокыб алса күзен,
Һич берәү әйтмәс, ди, ул "яклау" сүзен.

"Будильник"та:

Чөнки гали кош чокыб алса күзен,
Һич берәү әйтмәс, ди, ул "яклау" сүзен.

Журналның Г.Тукай үз кулы белән язган әлеге бите хәзерге вакытта безнең Үзәктә саклана. Ә анда теркәлгән шигырьләр исә беренчел нөсхә булып исәпләнелә.

Г.Тукай "Әсәрләр"енең бишенче томында (1986) шагыйрьнең төрле елларда төрле кешеләргә язган 34 хаты китерелә. Кызганыч ки, аларның барысы да хәзерге вакытка сакланып калмаган.

Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург кулъязмалар институтында шагыйрьнең әстерханлы Пирмөхәммәт Ниязовка юллаган хаты бар. Ул 1935 елда СССР Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Ленинград бүлеге тарафыннан оештырылган археографик экспедиция вакытында Габдерахман Ниязи исемле кешенең китаплары арасыннан табыла. Хат ачык открыткага язылган.

Хаттан аңлашылганча, П.Ниязов "Тәмәдден, яхуд Мәгарифе исламия" дигән китап соратып, акчасын да түләгән. Әмма китап цензурага инде өченче тапкыр бирелгән. Басылып чыккач та, мотлакан җибәреләчәге вәгъдә ителә. Ахырда "Уральск шәһәрендә Мөхәммәд Камил әл-Мотыйгый Төхфәтуллин өчен кантурщик Габдулла Тукаев. 1904 сәнә 11 декабер", дип куелган.

Шул ук экспедиция Уральскида вакытта (1935 елның 28 августы), Г.Тукайның мәдрәсә сабакташы Гайнетдин Туприев шагыйрьнең 1909 елның 13 мартында аңа язган хатын тапшыра. Ул факсимилесе белән беренче тапкыр "Совет әдәбияты" журналының 1936 елгы 5 нче санында бастырыла.

Үз вакытында Г.Тукайның дусларыннан берсе, журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Сәгыйд архивында шагыйрь тарафыннан "Мәгариф" матбагасы хуҗаларыннан берсе Гыйльметдин Шәрәфкә Уральскидан 1907 елның 9 нчы июнендә җибәрелгән (почта мөһере буенча) хатның төп нөсхәсе сакланган булган. Бу хакта галимнең кызы - филология фәннәре кандидаты, библиограф, китап белгече Энҗе апа язып чыккан иде ("Казан утлары", 1970, № 1). Почта открыткасына язылган бу зур күләмле булмаган хатны без бары тик матбугатта басылган фотокүчермәсендә генә күрәбез. Аның эчтәлеге болай:

"Хөрмәтле Гыйльметдин Шәрәф әфәнде!

Тарафыңызга, заказной бандероль уларак, "Әшгар мәҗмуга"мны җибәрдем. Шигырьләрнең мөкатдәм муаххар басылуын (басылу тәртибен) рәкымнар (саннар) илә яздым. Үзеңез аерырсыз. Зинһар, яхшылап тәсхих итеп (дөресләп) басыңыз. Азсынсаңыз, ошбу арада тагы бәгъзе тәхрират (язу) җибәрермен. Үзеңез дикъкатьләп карап чыгыңыз да, нәшер итәргә разый булсаңыз, миңа тизлек берлә 50 тәңкә акча җибәреңез. Ихтимал, аннан соң Казанга үзем барып, китабымны лично тәсхих итеп бастырырмын. Әгәр разый булмасаңыз, китапны кире үземә кайтарыңыз. Инде мин сезгә бөтенләй тапшырдым. Ничә мәртәбә бастырсаңыз да рөхсәт. Җавап көтәм. 7 нче июньдә мәктүбеңезне алдым. Шартыңызны кабул итәмез димешсез. Бәндәңез Г.Тукаев.

Адресым. Въ г. Уралскъ. Гост. "Казань" А.Тукаеву".

Бу ядкәрнең язмышы хәзерге вакытка билгесез калса да, аны эзләп карарга кирәк иде. Чөнки Энҗе апа гомере буе Санкт-Петербургтагы М.Е.Салтыков-Щедрин исемендәге китапханәдә эшләде. Вафатыннан соң хосусый архивы шунда алдырылмадымы икән?

Кызганыч ки, Г.Тукайның 1912 елның 24 апрелендә Петербургта язылып, "Ялт-йолт" журналының шул ук елгы 39 нчы санында басылган "Яңлыш уйланмасын" дигән мәкаләсе һәм 1912 елның 11 маенда Уфадан әйтелгән басманың мөхәррире Әхмәт Урманчиевка язган хатының әле 70 нче елларда кулда булган төп нөсхәләрен дә хәзер шагыйрь "Әсәрләр"енең 1977 елда нәшер ителгән дүртенче томында фотокүчермәләрен генә күрә алабыз.

З.Хәсәниягә язган хатыннан башка безнең Үзәктә Г.Тукайның тагын алты хаты саклана.

Өчиледә яшәгән апасы Саҗидә Хәбибуллинага Уральскидан язган бер хатында елы куелмаган. Әлеге хатта Г.Тукай эне-сеңелләренә, җизнәсенә, бабасы Зиннәтуллага күп сәламнәр юллаганнан соң, үзенең хәлләренә күчеп, ничек укуын, Гурьевкадагы бай туганнарының, ахун җизнәсенең ярдәм итүен, апасы Бибигазизә белән аралашып торуын яза.

"Вә кянә үзеңезнең йибәргән әманәтеңез сәламәт тапшырылды" дигән сүзләрдән аңлашылганча, Саҗидә апасы аңа ниндидер әйберләр дә җибәргән булса кирәк. Г.Тукай да апасына ярты кадак чәй, бер яулык һәм исле сабын җибәргәнлеген яза.

Казан (Идел буе) федераль университеты Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Г.Тукайның китап бастыру һәм китап белән сәүдә итү ширкәте хуҗасы Габдерахман Дәүләтшинга язган хаты саклана. Ул гарәп хәрефләрендә "Габдулла Тукаев" һәм кириллицада "А.М.-Г.Тукаевъ" дигән логотиплы кәгазьдә язылган. Аның эчтәлеге болай:

Хөрмәтле Габдерахман әфәнде!

Менә Сезгә актык мәртәбә мөрәҗәгать итәм: әгәр Сездә миңа тиешле акча, үзеңез әйткәнчә, беткән булса да. Пожалуйста, Сез хәзер 25 сум акча биреп йибәреңез әле. Мин Сезгә, вәгъдәм буенча, тиздән бер китап бирермен.

Ошбу көннәрдә Оренбургка хат яздым. Анда барсам, баргач та акчаңызны йибәрермен. Китап та минем өсттә калыр.

Китап басылып беткәч, "Сабах"тан үзеңез күпме барын алырсыз. Әле Гыйльметдиндә дә алачак бөтен. Пожалуйста, (сүземне) кире кайтармаңыз, бер җәйге пальто алмакчы идем бу көннәрдә.
Г.Тукаев.
1908, 9 июнь".

Ф.Әмирханга язган ике хаты саклана. Беренчесенең күләме ике биттән гыйбарәт. Өске өлешендә гарәп хәрефләрендә "Габдулла Тукаев" һәм кириллицада "А.М-Г.Тукаев" дигән логотип куелган. Көрән кара белән язылган текст болай:

"Фатих әфәнде! Сәлам конечно.
Хатыңызны алдым. "Әлислах"да "Кызык гыйшык" шигырен яратдыңызмы? Керпе үзенең кабыгына кереп яшеренгән төсле, мин дә сөю хакында бер нәрсә язсам, ялган имзалар астына сыгынам. Язам шунда. Үзем хәзер бер нәрсәне дә бер кемне дә сөймим. Күңел эчү белән тәмаман бозылган.

Уянды (хандра) күңлемдә инде
Караңгылык күңелдә нурны җиңде!

Торам-торам да: "Я Раббы! Ятимлекләр, фәкыйрьлекләр, ачлыклар, авылдан-авылга сатылып йөрүләр, рәхимсез татар байларында хезмәт итүләр, татар мәдрәсәсендә черүләр арасында да саклап килдегем истигъдад очкынын шушы исереклекләр, исерек иптәшләр арасында бер дә кабынмаслык булып сүнәрмени инде?" - дим.

Тәмам бер сәнә җон агызып йөрим бит!

Бу хәл туйдырды инде тәмам. Оренбургка Фатих Кәримев чакырган иде. Анда барсам, бәлки, үземә мөгайян (билгеләнгән бер) эш булуы һәм серьезный кешеләр тирәсе файдалы булыр иде, дим. Нишлим? Барыйм микән?

Монда "Әлислах" худка китсә, көлке журналы да чыкса, үземнең кальбән сөйгән гәзитә вә идеямә хезмәт итәр идем. Ләкин бу да бәгыйд (ерак). Шушы минем кайгым тугрысында бер-ике юл языңыз әле. Һаман үземне генә сөйлим икән. Сезнең кәефле насыл (ничек) әфәндем? Анда баргач тәәсереңез ничек булды? "В.-К."да ("Волжско-Камская речь") "Татарин" имзалы бер зат теге Касыйм Уралецка җавап язды. Сезгә кирәк булса, шул нумер гәзитәне җибәрер.

Монда хосусый минем хәл искечә. Көндез "Ислах" идарәсенә барып утырам. Кич "Швейцария", "Аркадия", "Панаевский"ләргә барам. Мин әле кая барам.

Соңгы нумерга бер нәрсә дә яза алмадым. Бик озын бер хат языңыз әле, зинһар.
Г.Тукаев.
23 июнь 1908".

Икенче хат тар итеп киселгән көрәнсу төстәге кәгазьдә. Беренче дүрт юлы кызыл, калган өлеше гади карандаш белән язылган:

"Фатих!

Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кеби зурлап баскансыз. Рәхмәт. Тагы да язмый булмас, ахры, дип торам әле.

Хәтереңдә булса, Шиһаб хәзрәтнең әллә кайсы гарәп шагыйрендән алып Болгар манарасына язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер үк.

"Кояш" тәртипсез килә. Соң килә. 72 нче нумер бер көндә өчәү килде. Бүгенге нумер ике килде. 73 не исә бөтенләй күргәнем юк. Зинһар, хәзер бер нумерын йибәрсәңезлә! Зәкәрия абзыйга сәлам.
Бәндәңез Тукай.
1913 сәнә 18 март".

Исеме телгә алынган Зәкәрия абзый исә "Кояш" газетасының мөхәррире, соңрак нашире дә булган Зәкәрия Садретдинов.

Кардәше К.Хисаметдиновка хат ачык открыткага язылган. Адресы һәм эчтәлеге болай:

"Кара-Тюбинский базар Уральской области. Камалетдину г-ну Хисамутдинову.
Бөрадәр Кәмаледдин әфәнде!

Һәр өч хатыңны да алдым. Җавап язмаганым өчен гафу итәсез. Чөнки һичкемнең хатына да каршы җавап язмыйм. Әллә нигә ялкауландым. Хәзер бер җирдән дә хат килми. Барысы да миндән җавап булмаганга туктадылар.

Хатыңны "Юл" көтепханәсенә күрсәттем. "Дөруссеш шифаһиянең" ничәнче җөзьэләрен һәм нәхүнең нинди нәхү вә кем тәэлифе икәнлеген аерым язуыңызны үтенәләр. Дәфтәрдә чынлап та җибәргән акча вә маркаларыңыз күренми.

Шулай да хат язып, нәрсә вә ни суммага китап сорагыныңызны язсаңыз, Сезгә ышанып китаплар җибәрелер.
Бакый ихтирам. Г.Тукаев. 25 синтәбер. 1910".

Билгеле булганча, адресат - Кушлавыч авылы кешесе, Г.Тукайны Кырлайдагы Сәгъди абзыйлардан алып Уральскига озатып җибәргән Бәдретдин Камалетдинов улы булып, Уральскида яшәгән. 1953 елның кышында Казандагы Закир Зарипов дигән кешегә язган хатыннан аңлашылганча, ул соңыннан Кыргыз ССРының Күк-Җангак шәһәрендә гомер кичергән.

Г.Тукайның 1910-1912 еллар арасында С.Сүнчәләйгә 12 хат язганлыгы мәгълүм. Әмма аларның 4-се адресат үзе исән вакытта ук югала. 1923 елда С.Сүнчәләй шагыйрьгә багышлап җыентык әзерләргә уйлый һәм анда бастыру өчен хатларның күчермәләрен булдыра. Ләкин, улҗыентык дөнья күрми кала һәм хатларның төп нөсхәләре дә югала.

С.Сүнчәләйнең агасы Шәриф Сүнчәләй әнә шул күчермәләрдән алты хатны "Совет әдәбияты" журналы редакциясенә тапшыра һәм алар 1960 елның 1 нче санда бастырыла.

Хәзерге вакытта безнең Үзәктә Г.Тукай 1911 елның 20 октябрендә С.Сүнчәләйгә язган бердәнбер оригинал хат кына саклана. Ул буйлы дәфтәр битенә кара белән язылган:

"Мелла Сәгыйд! Бу хат белән теге вәгъдә иткәнем Садриның ачык хатын җибәрәм. "Шура"да һәм "Идел"дәге "Мусульманство"ны яклаган мәкаләләреңне укыдым. Балаларга ярдәмгә килүем тугрысындагы дөрест фикереңә тәхсин. Бүген сигезенче көн инде, авыруым килми. Авыруына кайгырмаганым шикелле, сәламәтләнүенә дә куанмыйм. Барыбер. М.-гә мин, яхшы тәэсир калдырганмындыр. Чөнки аның алдында мин һаман көлдергечлек ролен уйнадым. Һәм аның безнең Казанның бәгъзе интеллигенләрендән аерым булуына вә укып та чукынмаганлыгына, һаман татар булып калуына таянып, андан бер дә тартынмыйча, алдына рухымны ачып салдым.

"Мусульманство" һәм "Мусульманин" кешеләре хакында монда төрле сүзләр сөйләнгәнгә генә тәвәкъкыф итәм. Югыйсә, миндә "Мусульманство"ның татарчасына бастырырга шигырьләр бар.

Син аларны кемләр дип таныйсың? М. ул кавказлыларга алдынып йөрми микән?
Мин хәзергә шул кадәр генә язам. Вакытым аз.
Бакый сәлам вә ихтирам. Г.Тукаев.
1911 сәнә 20 үктәбер".

Хатта башта Мирсәяф дип язылып, соңыннан аны сызылып, М. дип кенә калдырган кеше исә укытучы һәм шагыйрь Мирсәяф Кәримбаев.

Шагыйрь Кләчкин хастаханәсеннән Әхмәтгәрәй Хәсәнигә тар форматлы зур булмаган кәгазьгә язган хатының эчтәлеге шулай:

"Мөхтәрәм Гәрәй әфәнде!

"Бер мөхәрриргә" шигыремдә "Аң"га лаек дәрәҗәдә үк нәфасәт (гүзәллек) күрмәгәнемә күрә, "Мәктәп" журналына бирдем. Анда да ул шигырьне баш сәхифәгә керттермәдем. Ахырда вә незаметныйрак җирдә китәчәк. 7 нче санда минем шигырь бик аз вә кешегә сизелерлек аз кергән. Өстәп йибәрергә бер нәрсәм бар иде. Инде, әлбәттә, соңдыр. Инша Алла, 8 нчедән дә гафил калмам. Бер шәй язармын. Шулай да 7 нчегә өстәргә материал алып китсәң, ярыйдыр иде. Көн дә сине көттем. Хәер ула.
Г.Тукай.
1913 сәнә, 20 март".

Язма һәм музыкаль мирас үзәге тупланмаларында һәм Милли музей фондында саклана торган материалларда Г.Тукайның автографлары, ягъни теге яки бу әйберне бүләк иткәндә язган язмалары бар. Мәсәлән, шагыйрь 1908 елда Казанда С.И.Иванов фотоательесында алдырылган бер фотосын (түбәтәй кигән) иң якын дусларыннан берсе Каюм Мостакаевка бүләк итә. Сурәтнең арткы ягына ул болай яза: "Мөхтәрәм Габделкаюм әфәндегә ядкяр. 1909 сәнә, 12 июль. Габдулла Тукаев".

1909 елда "Шигырьләр китапханәсеннән" сериясендә "Үрнәк" матбагасында 10 нчы дәфтәр булып "Әдәбият" исемле шигырьләр мәҗмугасы басылып чыга. Әлеге җыентыкның бер нөсхәсен Якуб Байбуринга язып бүләк итә. "Ибдәшем Ягкуб Байбуринга ядкяр. 2 нче нуябер. 1909 сәнә. Г.Тукаев".

Моның нигезе бар, әлбәттә. Тәрҗемәче, журналист Я.Байбурин Казанда яшәгәндә Г.Тукай, Ф.Әмирхан белән дус була. Ф.Әмирхан аның турында болай яза: "...мәрхүм Тукайның авыруы вакытында Якубның аңар иткән ярдәм вә хезмәтен бер Алла үзе генә беләдер".

Үзәктә беренче битенә "Мәктәп шигырьләре. Г.Тукаев. 1909 сәнә 12 үктәбер" дип язылган юка гына дәфтәр саклана. Анда көрән кара белән "Мөкаддәмә", "Китаб", гади карандаш белән "Кечкенә музыкант", кара белән "Читен халь" (астында "Г.Т. 14 июль 1911" дип куелган), "Сез дә, и мөһлик мәрызлар! Урныңызны ташлаңыз..." (Г.Т.) дип башланган, "Яшен яшьнәгәндә" (Г.Т. 26 июнь, 1911 сәнә) шигырьләр тупланган. Ләкин болар шагыйрьнең үз кулы белән язылган нөсхәләргә бик үк охшамаган.

"Сез дә, и мөһлик мәрызлар! Урныңызны ташлаңыз..." дип башланган юллар Г.Тукайның "Өмидсезлек" дип аталган шигыреннән. Кулъязма дәфтәрдә ул тулысынча түгел, ягъни аның алдагы 5 бәете юк. Моны дәфтәр битенең югалган булуы белән дә аңлатырга мөмкин. Әмма китерелгән кадәрлесе дә тулысынча түгел. Биредә тагын ике бәет төшереп калдырылган. Шагыйрь үз кулы белән язса, шундый буталчыклар барлыкка китерер идеме икән?

Бу шигырь беренче тапкыр "Вакыт" газетасының 1910 елгы 22 май санында басылып чыга. Аннан соң Ф.Бурнаш төзеп нәшер иткән "Г.Тукай шигырьләре" җыентыгына урнаштырыла. Ләкин анда текстның сүзләренә, грамматикасына сизелерлек үзгәрешләр кертелгән.

Безнең Үзәктә Г.Тукайга нисбәт ителгән тагын зур булмаган форматлы бер дәфтәр бар. Аның тышлыгында болай язылган:

"Тетрадъ
для Списывания
ученика 1го класса
А.М.Тукаева.
Книжный складъ
Уфимскаго Губернскаго Земства".

Кулдан язылган "Списывания", "...ка 1 го", "А.М.Тукаева" дигән сүзләр шагыйрьнең автографы булса да, дәфтәр эчендәге шигырь, җыр текстлары аның кулы белән язылганлыгы шулай ук шик уята. Шуңа күрә аларны махсус экспертиза үткәреп, ачыкларга кирәк. Чөнки Г.Тукай әсәрләрен күчереп язу гайре табигый күренеш түгел. Мәсәлән, төрле чыганаклардан күчерелгән шигырьләренең, мәкаләләренең, хикәяләренең, әкиятләренең 125 берәмлеге тупланган бер төпләм бар. Андый күчермәләр археографик экспедицияләр вакытында да табылып тора.

Димәк, Г.Тукайның хәзерге вакытта 8 әсәренең (әлегә ышанычлы дип уйланылганнары), 11 хатының төп нөсхәсе, 6 автографы (3-се фотоларда, 1-се китапта, 1-се конвертта, 1-се дәфтәр тышында) бар. Максатчан эзләнүләр, бәлки, киләчәктә бу саннарны арттырыр дип ышанасы килә.

Г.Тукайның 130 еллык юбилеена сакланып калган аның оригинал фотоларыннан, кулъязмаларыннан факсимиле белән эшләнгән бер сыйфатлы матур альбом төзеп бастырылса, беренчедән, ул ядкәрләр белән киң җәмәгатьчелек тә танышыр, икенчедән, шагыйрь үз кулы белән язган язмаларның "гомерләрен" озынайтуда бер игелекле гамәл булыр иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: