Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА: ӨЗЕЛМӘС ЧЫЛБЫР

Фидаи Мөхлисә Бубыйның гыйбрәтле сүзләре гел хәтердә: "Балаларыбызга яхшы тәрбия биреп, милләтебезне оҗмахлы кылучы да без ул; аларны тәрбиясез куеп, милләтебезне җәһәннәмгә, тәмугка кертүче дә без - хатыннар." Һәр татар хатын-кызы өчен шигар булырлык сүзләр! Мөхлисә ханым, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә милли һәм дини тәрбияне күз уңында тоткан. Бүген безгә...

Фидаи Мөхлисә Бубыйның гыйбрәтле сүзләре гел хәтердә: "Балаларыбызга яхшы тәрбия биреп, милләтебезне оҗмахлы кылучы да без ул; аларны тәрбиясез куеп, милләтебезне җәһәннәмгә, тәмугка кертүче дә без - хатыннар."

Һәр татар хатын-кызы өчен шигар булырлык сүзләр! Мөхлисә ханым, әлбәттә, иң беренче нәүбәттә милли һәм дини тәрбияне күз уңында тоткан. Бүген безгә шул тәрбия җитми. Бөтен бәла-казаларның сәбәбе дә шунда.

Милләтләр язмышы хатын-кыз кулында. Һәрбер заман моңа төзәтмәләр кертә. Элекке заманнарда татар хатын-кызлары асылда өйдә утырган, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән, бала тәрбияләгән. Инкыйлаблар булып, ир-егетләр белән хатын-кызлар арасында тигезлек игълан ителгәч, "без тынычта аттан артык эшлибез" дигән горурлык аларны да биләп алган. Бу хәзер дә шулай дәвам итә. Күп очракта хатын-кыз аттан гына түгел, ирләрдән дә артык эшли. Узган гасырның алтмыш-җитмешенче елларына кадәр татар хатыннары иң кара, квалификациясез эштә бил бөкте. Ирләр белән тигез булдык, дип "сөенә-сөенә" җир казырга, рельслар салырга, тау чокырга мәҗбүр булды. Моның төп сәбәбе - коточкыч зур ялганның дәүләт идеологиясенә әверелүе иде. ХХ гасыр безнең бөтен милли яшәешебезнең астын өскә китергән тоташ бер фаҗигагә бәрабәр.

Йөрәгендә милли хис булган һәрбер кеше белә: безнең бүгенге хәлебез бик аяныч. Татар авыллары бетә бара. Алар инде мәдәниятебезне азыкландырып тору көчен җуйды. Шәһәрләрне татарлаштыру омтылышы коры хыял гына булып чыкты. Чөнки гади халыкта да, түрә катламда да милли үзаң түбән.

Баланы кече яшьтән үк бакчага бирәбез. Кайберәүләр бирмәс тә иде, ирләрнең хезмәт хакына гына гаилә яши алмый. Мәктәпкә киткән баланың көне тулаем шунда уза. Йорт ишегалдында күзәткәнем бар: бакчага киткәнче теле ачылган бала, анда бару "бәхетенә ирешкәч", үк телен бик тиз алмаштыра (югыйсә, тәрбиячеләрнең күбесе авылдан чыккан татар кызлары!). Ни үкенеч, "татар мәктәпләре" дип аталганнарында да урысча сөйләшәләр.

Кайчак аптырыйсың, бәлки, безнең мәдәниятебезнең көче калмагандыр? Дөнья кырыс - көчсезләр һәрвакыт җиңелергә мәҗбүр. Ә тарих сәхнәсе төрле мәдәниятләрнең даими көрәшеннән гыйбарәт. Көрәш дәрте калмаган икән, ахыр чиктә җирдә чалкан ятачаксың...

Татар мәктәбе кайчандыр Бубый, Мөхәммәдия, Галия мәдрәсәләре башкарган миссияне башкарырга тиеш бит, югыйсә. Шуңа күрә, минемчә, Казанда үрнәк итеп төп татар мәктәбе - кампус төзү ихтыяҗы бар. Ул уку йортыннан, тулай торактан, китапханәдән, спорт корылмаларыннан һәм, бәлки, мәчеттән дә гыйбарәт булырга тиештер. Анда Татарстаннан, Россия Федерациясеннән һәм хәтта чит илләрдән дә сәләтле татар балалары конкурс нигезендә кабул ителергә мөмкин. Әлбәттә, татар телен белгән, татар мәдәниятен ихтирам иткән бүтән милләт вәкилләренә ишек ачык. Укучыларны гына түгел, укытучыларны да конкурс нигезендә сайлап алырга кирәк. Әлеге мәктәпне тәмамлаган кеше берничә телне (татар, урыс, инглиз, ә теләгәндә төрек, гарәп, кытай һәм Аурупа телләрен) тирәнтен белергә бурычлы. Мондый мәктәп татар элитасын әзерләүдә иң мөһим рольне башкарачак.

Кайда гына яшәмәсен, татар баласына башлангыч мәктәптә фәкать үз телендә укуны тәэмин итү зарур. Өлкән сыйныфларда да гуманитар фәннәрне, һичшиксез, татар телендә укытырга кирәк. Мин дә беләм: югары белемне үз телендә алмаган халыкны чын милләт дип атап булмый. Нишлисең, аякны юрганга карап сузарга туры килә. Шул өтек юрганны да тартып алырга маташалар әле!

"Православное образование" журналына (№1, 2015 ел) биргән интервьюсында Патриарх Кирилл мондый сүзләр әйтә: "Осталось буквально несколько таких регионов, где выбор ОПК (Основы православной культуры) явно не соответствует структуре населения. Есть и "уникальный", можно сказать, регион - Татарстан, где региональная власть считает возможным за людей решать, что им можно изучать в рамках ОРКСЭ (Основы религиозных культур и светской этики), а что нельзя. При этом грубо нарушаются гражданские права и требования федерального законодательства, игнорируются решения Президента, Правительства, Министерства образования и науки. С таким положением мы не можем согласиться как участники введения ОРКСЭ, представляющие в этом православного населения. Мы и дальше будем делать все возможное, дабы переломить эту нездоровую ситуацию, будем и дальше ставить этот вопрос на самых различных государственных уровнях".

Православие диненең бүгенге Россиядә нинди роль уйнавын һәм Патриархның ил җитәкчелегенә нинди йогынты ясавын истә тотсак, мәктәп балаларын христианлаштыру (үзебезчә әйтсәк, чукындыру) юнәлешендә басымның тагын да көчәюенә шик юк. Балалар авылда ук урыслаша башлый, алар дин алмаштырмый, әмма православие кочагына табигый рәвештә килә. Читкә китәсе юк. Казанда православ яшьләр оешмасы бар. Аның активистлары арасында Алиса Нәбиуллиналар, Алена Галиуллиналар - чутсыз!

Православие динендәге балалар, Патриарх әйткәнчә, үз диннәрен белергә, өйрәнергә бурычлы, шикләнмим. Ә мөселман балаларына нишләргә? Бер генә юл кала: мәктәпләрне конфессиональ принципта аерырга! Вөҗдан иреге - һәркем үзе теләгәнне сайлап алсын. Тату гына аерылышу ызгышып яшәүдән яхшырак.

Тик моңа христиан миссионерлары риза булмаячак. Алар балаларны тулаем үз диннәренә дүндерү өчен көрәшә. Элекке заманнардагы кебек үк, кеше җаны өчен көрәш бара. Дөнья кырыс - көчсезләр һәрвакыт җиңелергә мәҗбүр...

"Үлеп яратты" әсәрендә мин Мөхлисә Бубый мисалында безнең татар хатын-кызлары арасында да иманын бар нәрсәдән - хәтта гомердән дә! - артык күргән шәхесләр булган, дигән фикерне халыкка җиткерергә теләдем. Шөкер, андый фидакарь затлар бүген дә бар. Ләкин күпчелек хатын-кызларыбызның меркантиль омтылышлар белән яшәвен, нигилизм чиренә дучар булуын да истән чыгарырга ярамый. Чирен яшергән үлгән, ди. Тик үлгәч, тегендә күчкәч тә, җавап бирәсе бар. Дөнья "миңа файдалымы, әллә юкмы" дигән дилемма буенча гына бармый. Матди җитешлек кирәк, әмма ул җаныбыз ярлылану хисабына булырга тиеш түгел. Мәңгелек төшенчәләр бар. Телебез, гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз меңнәрчә еллар дәвамында йөзләрчә буын аша безгә килеп җиткән икән, шул чылбыр бездә өзелергә тиешме?! Без бит балаларыбызны, оныкларыбызны әби-бабаларыбызның иң газиз мирасыннан мәхрүм итәчәкбез. Моңардан да зур гөнаһ юк. Мин ул мөкатдәс чылбырның өзелмәячәгенә ышанам, юкса яшәүнең бер мәгънәсе дә булмас иде.

Хәзер балалар урыс телен белми калыр да тормышта үзенә лаек урынын таба алмас, дип куркасы юк. Суыткычны ачсаң да урыс телендә ни дә булса ишетәсең, буш икән, үзең дә авыз тутырып ни дә булса әйтергә мөмкин. Бүген урысча белмәгән татар юк, тик бөек шәхесләр генә сирәк. Бөеклек өчен чит телне үзеңнеке итү генә җитми. Бөтен асылы белән татар булганда гына кеше татар бөеге була ала! Югыйсә, без бүтән милләтләр өчен нидер кылып, татар асылын җуйган шәхесләр белән горурланырга маһир. Татарга татардан башка беркем дә ярдәм итмәячәк!

Меркантильлегебез балаларга исем кушканда ук күренә. Бигрәк тә кызларыбызга нинди генә исемнәр кушмыйбыз: Ангелина, Азалия, Амалия, Карина, Алина... Бүтән милләт вәкилләренә җиңел әйтелешле булсын өчен тырышабыз, имеш. Әйтерсең, кызларыбызны чит халык кешеләренә килен булсынга туу белән әзерли башлыйбыз.

Такташ ни дигән?
Ана! Бөек исем.
Нәрсә җитә ана булуга?
Аналарның бөтен матурлыгы,
бөтен күрке ана булуда.

Бүген татар анасы булыр өчен матурлык кына түгел, батырлык та таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев