Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА: ЯШЬЛӘР – ЙӨЗЕК КАШЫБЫЗ

(Бөтендөнья татар яшьләре форумында чыгыш) Безнең эрага кадәр үк Аристотель кебек акыл ияләре әйтеп калдырган: хәтта бөек империяләрнең язмышы да яшьләрне ничек тәрбияләүгә бәйле. Без бу форумда андый миссиягә дәгъва итмәбез. Ышанасы килә, монда татар яшьләренең иң булдыклы, сәләтле һәм милли җанлы вәкилләре җыелгандыр. Татар дөньясының киләчәктә нинди булачагы, димәк,...

(Бөтендөнья татар яшьләре форумында чыгыш)
Безнең эрага кадәр үк Аристотель кебек акыл ияләре әйтеп калдырган: хәтта бөек империяләрнең язмышы да яшьләрне ничек тәрбияләүгә бәйле. Без бу форумда андый миссиягә дәгъва итмәбез. Ышанасы килә, монда татар яшьләренең иң булдыклы, сәләтле һәм милли җанлы вәкилләре җыелгандыр. Татар дөньясының киләчәктә нинди булачагы, димәк, турыдан-туры сездән тора.
Хәзерге тормышның катлаулы булуы турында кем генә сөйләми? Ләкин ул беркайчан да гади булмаган. Кешелек тарихы - төрле культураларның үзара туктаусыз көрәше ул. Җиңгәне тантана итә, җиңелгәне тарих сәхнәсеннән төшеп кала. Бүгенге вәзгыятьне Көнбатыш һәм Ислам цивилизацияләренең көрәше дип тә күрсәтергә теләүчеләр бар. Якын Көнчыгыштан, Африкадан Аурупага күчкән хисапсыз качак­лар, әледән-әле булып торган террор актлары моңа өстәмә дәлил дә кебек. Ләкин бу аурупаүзәкчелек, ягъни евроцентризм күзлегеннән җиһанны тарайтып карау, биредә Кытай, Һиндстан цивилизация­ләре, аларның перспективасы бөтенләй күз уңыннан төшеп кала. Хәлбуки, борынгы китап­ларда ахырзаман алдыннан сары кавемнең өстен чыгасы язып калдырылган.
Тарих үзе миграцияләрдән, бөек күчешләрдән гыйбарәт. Изге урын буш тормый. Территорияне тотарга дәрманың калмый икән, аңа башкалар килеп хуҗа була.
Шушы глобаль дөньяда татар халкының урыны нинди? Безнең киләчәгебез бармы? Бу сорау безнең алда гына түгел, хәтта урыс халкы алдында да бөтен кискенлеге белән тора. Чөнки 140 млн да, мәсәлән, Кытайдагы 1млрд 400 млн халык алдында бик бәләкәй булып кала. Һәм урыс милләтчеләренең геосәяси концепциясендә, әлбәттә, мөстәкыйль берәмлек буларак, безгә дә, Рәсәйдәге башка аз санлы халыкларга да урын юк. Алар безне "русский мир" эчендә күзаллыйлар һәм безгә генә хас милли үзенчәлекләрне бетерү өчен шактый тырышалар да. Ә халыкны, милләтне милләт иткән иң төп үзенчәлек ул, әлбәттә, тел! Татар халкының яртысыннан артыгы үз телен белми икән, татарның үз мәдәнияте, үз цивилизациясе турында сөйләргә мөмкинме? Мөмкин!
Бу очракта безгә яһүдләр мисал булып тора. Мәгълүм ки, ике мең еллар элек үз дәүләтчелеген югалтканнан соң, яһүд халкы диаспоралар буларак бөтен җир йөзенә тарала. Нәтиҗәдә иврит теле онытыла. Ләкин милли рухны һәм диннәрен җуймаган яһүдләр 1948 елда үз дәүләтләрен - Израильне төзүгә ирешә. Израильнең дәүләт теле иврит икәнен күпләр беләдер. Ә бит иврит теле 19 гасырда гына әле үле тел була һәм дөньяда бу телдә беркем дә сөйләшми. Аны иң әүвәл Бен Иегуда (1858-1922) дигән берәү Талмуд буенча өйрәнә. Русия империясендә туып, Фәләстингә мөһаҗирлеккә киткән бу бөек яһүд башка кан кардәшләре белән бүтән телдә сөйләшүдән баш тарта. Иң элек, әлбәттә, ул хатынын һәм балаларын әлеге борынгы телне өйрәнергә мәҗбүр итә. Бен Иегуданы күпләр акылдан язган дип саный, әмма үле телне терелтү эшенә керешкән фидакяр затны бернинди мыскыл итүләр, көлүләр дә туктата алмый. Бераздан ивритны өйрәнүгә бүтәннәр дә тартыла. Китап битләрендә генә сакланган телнең бераздан дәүләт теленә әверелүе - тарихта күрелмәгән могҗиза. "Мин сионистны һичшиксез фанатик булырга тиеш дип расламыйм, - дигән Израильнең беренче президенты, күренек­ле галим Хаим Вейцман, - әмма ул фанатик булса, эшне бик нык җиңеләйтә."
Билгеле, без яһүд­ләрдән нык аерылабыз. Ләкин төрле җирләргә таралып утыру ягыннан уртаклык та бар. Дөрес, татар халкының күп өлеше үзенең тарихи җирендә яшәп ята, ләкин милли хокуклары килмешәкнекеннән дә ким. Әлеге мисалдан бер бик мөһим нәтиҗә чыга - Бен Иегуда үлеп чирек гасыр үткәч яһүдләрнең үз дәүләте оешмаса, иврит телен белгән фанатиклар күпме генә булыр иде икән? Ә Израильдә аны мәҗбүри өйрәтә башлыйлар. Димәк, үз милли дәүләтең булганда гына синең телең дә чын-чынлап гамәлгә керә ала!
Аллага шөкер, безнең дә дәүләтчелегебез - Татарстан Рес­публикасы бар. Һәм без телебезне тәмам җуеп та бетермәгәнбез. Татар телен өйрәнү, аны файдалану җәһәтеннән, әлбәттә, Татарстанда да проблемалар җитәрлек, әмма аннан читтә телебезнең хәле бик аяныч. Авыллар бетә, мәктәпләр ябыла, татар телен сугарып торган чишмә башы корый. Димәк, безгә шәһәр шартларында, шәһәр мәдәниятенең бер гонсыры буларак, татар телен саклап калырга кирәк. Аның юллары билгеле. Сүздә дә, документларда да ул ачыкланган. Ләкин, аяныч, безнең халыкка милли үзаң җитешми. Ахры безнең менталитетыбыз шундый - без һәр нәрсәгә, шулай ук үз телебезгә дә прагматик күзлектән карыйбыз. Янәсе, аңарга ихтыяҗ булмаса, аны нигә өйрәнергә? Шуны онытабыз: тел - ул милләтнең җаны. Ул сакраль төшенчә. Әлеге яссылыкта матди дөнья кануннары гамәлдән чыга. Җаның гарешкә очканда син аны бернинди акчалар белән дә кире кайтара алмыйсың.
Х.Вейцман телгә алган фана­тик­лык безнең халыкка хас түгел. Аның кирәге дә юк. Инглизләргә һәм гарәпләргә каршы сионист­лар террорының нинди канлы эзләр калдыруын яхшы беләбез. Милләтебезнең яшәеше өчен көрәштә безгә фидакяр затлар кирәк. Бер кеше дә кайчак зур эшләр башкара. Дөресрәге, һәр олы эш бер кечкенә генә кешедән башлана. Табигатьтә дә шулай бит - бер кечкенә генә таш кай­чакта бөтен тауны хәрәкәткә китерә. Шуңа күрә мин берүзем бит, ялгызым ни генә эшли алам, дип өметсезлеккә бирелергә ярамый. Мин бар! Мин юлны беләм! - дип хәрәкәт итәргә кирәк. Хәрәкәттә бәрәкәт.
Әлбәттә, сезнең дә күбегезне акча эшләү серләре, бай, мул яшәү мөмкинлегенә ирешү кызыксындыра. Сез генә читтә калмассыз, бөтен дөнья күләмендә, Рәсәйдә бигрәк тә, эшләмичә ашау, матур яшәү хыялын зомби яшнектән даими пропагандалыйлар. Бу юлда татар факторын эшкә җигеп булмасмы, дигән уй да бардыр. Байлыкка омтылу кеше өчен табигый халәт. Безнең милләт бай булырга тиеш, ягъни милләтнең байлары күп булырга тиеш. Яһүдләрнең 20 гасыр уртасында милли дәүләт төзи алуында дөнья малын үз кулларында туплавы да зур роль уйнаган.
19 гасыр ахыры - 20 йөз башында татар милли мәдәниятенең ренессансы безнең татар буржуазиясенең Рәсәй эшкуарлар мәйданында мөһим урын яулавы аркасында да булды. Ләкин ул заманда безнең байлар чын татар кешеләре, чын мөселманнар иде. Алар байлыкларының бер өлешен мәктәп-мәдрәсәләр тотуга, газета-журналлар чыгаруга, мәчетләр салуга һәм шуның ише мәдәни, дини ихтыяҗлар өчен тотты. Чын мөселманнар өчен зәкәт түләү мәҗбүри булуын да онытмыйк. Хәзер андый татар байлары бик аз.
Безнең милләт тарихында фидакяр затлар күп булган. Бүген глобализм шаукымына бирешмәскә маташуыбызда, ассимиляция дәһшәтен дөрес бәяләвебездә аларның өлеше зур. Соңгы сулышына кадәр иманына, сөйгән халкына тугры калган Мөхлисә Бубый язмышы безнең татар кызлары өчен үрнәк булырлык. Иманың нык, үзең дөрес юлда икән, сиңа берни дә куркыныч түгел. Хәтта сине дәүләт машинасы да җиңә алмый. Үтерә генә ала. Егетләр арасында күпме генә фидакярләр булмасын, янәшәдә милли хатын-кызлар юк икән, безне һәлакәт көтә. Хатын-кыз - безнең милли учакны һәрвакыт тере тотучы.
Ниятебез изге - без газиз халкыбызның киләчәккә имин баруын телибез. Гасырлар дәвамында исән килеш безнең көннәргә килеп җиткән туган телебезне балаларыбыз, торыннарыбызга да тапшырырга телибез. Гореф-гадәтләребезнең саклануын телибез. Ләкин бу кемнәргәдер ошамый. Безне дә ниндидер тарихсыз, шәҗәрәсез биомассага әйләндерергә маташалар.
Без бер-беребезне яклый белергә тиеш!
Француз язучысы Андре Моруаның канатлы сүзе бар: җаныңда кыюлык үлгән көнне картлык башлана, ди ул. Әйдәгез, яшьлегебез озаккарак сузылсын.
Сүземне Тукайның "Татар яшьләре" дигән шигыреннән бер өзек белән тәмамлыйм:
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмаслары.
Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек, -
Без аның бик зур фәхерле, чын бриллиант кашлары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев