Мәдәни җомга

Ркаил Зәйдулла: Түрәләр Исхакыйдан шүрли

Былтыр Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулды, әмма татар тормышында әлеге юбилей олы вакыйгага әверелә алмады. Гомерен татар дәүләтчелеге өчен көрәшкә сарыф иткән бөек язу­чыны рәсми рәвештә зурларга безнең татар түрәләре гаҗәеп нык шүрли.

Илһам Шакиров җеназасында Минтимер Шәймиев бакыйлыкка күчкән әдәбият-сәнгать эшлеклеләренең исемнәрен мәңгеләштерергә, иҗади мирасларын кадерләп сакларга чакырды. Аның сүзләренчә, андый шәхесләрнең юбилей кичәләрен дә зур сәхнәләрдә үткәрергә кирәк. Соңгы елларда андый искә алуларны язучыларның Тукай клубында шыпырт кына үткәреп җибәрү гадәткә кергән иде. М.Шәймиев Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу тантанасын Камал сәхнәсендә уздырылачагын да алдан хәбәр итте. Олуг әдипнең 100 еллык юбилее киң җәмәгатьчелек тарафыннан бәйрәм ителмичә калган иде.

Ел башында бөек галимебез Ризаэддин Фәхретдиннең тууына 160 ел тулуга багышланган мәрасимнәр Әлмәттә һәм туган авылы Кичүчатта гына үтте. Бу елны без “Татарстанда Риза казый елы” дип игълан итсәк тә мөмкин булыр иде, чөнки XX гасыр башында татар дөньясына рухи яктан иң зур йогынтыны ул ясаган. Бу җәһәттән аны фәкать Шиһабетдин Мәрҗани белән генә чагыштырып була. Кичүчатта 1995 елда ачылган музей “Татнефть” ярдәме белән яңа бинага күчәчәк, аны заманча технологияләр белән баетачаклар. Югыйсә, ул моңарчы бик үзешчән авыл музее иде. Нәкъ Яуширмәдәге Гаяз Исхакыйның музее кебек... Исегездә калса, бөек язучы тууның 140 еллыгын да шул Яуширмә музеенда да билгеләп үттеләр бит. Элекке еллардагы кебек зур залларда тантаналы кичәләр үтмәде; форсаттан файдаланып урамнарны, мәйданнарны аның исеме белән атау турында, Казанда яисә Чистайда һәйкәл кую хакында да сүз кузгатучы булмады. Матбугатта аптыраулы язмалар чыкканнан соң, җәмәгатьчелектә тыенкы ризасызлык уянганын сизеп, февраль аенда ук дөньяга килгән Исхакыйның юбилеен артык тавышланмый гына көз көне Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында "халыкара конференция" кысаларында үткәреп җибәрделәр.

Татар түрәләре бар гомерен татар халкына дәүләтчелек яулау өчен көрәшкә сарыф иткән Исхакыйны рәсми рәвештә зурларга һаман тарсыналар. Патша вакытында ук төрмәләрдә утырган, сөргендә яшәргә мәҗбүр ителгән мәшһүр әдип, бөтен төрки дөньяга танылган җәмәгать эшлеклесе "советлар иле" дип аталган Россиядә дә татарлар өчен иң куркыныч дошман дип игълан ителгән иде. Үзгәртеп кору чоры башлангач та, матбугатта өстән кушу буенча аны хурлаган мәкаләләр чыгып, җәмәгатьчелектә кызу бәхәсләр кузгалды. Әмма мондый бөек исемне, затлы иҗатны андый көчәнүләр белән генә инкяр итеп булмый иде инде. Акрынлап аның төп әсәрләре кабат халкыбызга кайтарылды. Ләкин алар, ни кызганыч, татар күңелендә инкыйлаб куптара алмады. Аны җентекләп укырлык, аңларлык, җанына сеңдерерлек укучылар бик аз калган инде. Һәрнәрсәнең үз вакыты. Иң беренче булып нәшер ителгән "Зиндан" җыентыгының озак еллар кибеттә тузан җыеп ятуын тагын ничек аңлатасың?

Әмма ничек кенә булмасын, Исхакыйның исемен халыкка кайтару эше дәвам итте, туган авылы Яуширмәдә 1993 елда музей ачылды, анда ике ел саен "Исхакый укулары" уза башлады, архивы илгә кайтты, иң мөһиме - унбиш томлык сайланма әсәрләре нәшер ителде. Гомумән алганда, рәсми даирәләрнең Исхакыйга мөнәсәбәтен күзаллап, илдәге сәяси-иҗтимагый вәзгыятьнең ниндилеген чамалап була.

Исхакыйның әдәби иҗаты шулкадәр олы, тирән; ул язган әсәрләрнең хәзер дә әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә күпмедер тәэсир итми калуы мөмкин түгел. Былтыр Камал театрында аның берничә әсәренә нигезләнеп "Тормышмы бу?", Кариев театрында мәгълүм хикәядән файдаланып "Кәҗүл читек" спектакльләре сәхнәдә куелды.

Әлбәттә, бүген патшаларны, императорларны һәр төрле попларны пьедесталларга күтәргәндә, православие яңадан дәүләт диненә әверелә барганда, шул ук вакытта Сталинга әледән-әле мәдхияләр явып торганда – империализм шулай шаккатырлык кыяфәтләргә керә! – милли азатлык өчен көрәшкән Исхакый, хәзергечә әйт­сәк, бу форматка һич тә туры килми. Безнең халыкта бер гыйбрәтле мәкаль бар бит: "Иртә уңмаган кич уңмый, кич уңмаган һич уңмый".

Бераздан "Исхакый укулары" өзелде (әлеге чараны башта ук "Исхакый сабаклары" дип атарга кирәк булгандыр), Яуширмәдәге музейның да аяныч хәле беркемгә дә сер түгел иде инде. Бер тапкыр да төзәтү-сипләү эшләре башкарылмавын, экспозициясенең яңартылмавын, яңа әсбаплар өстәлмәвен җәмәгатьчелек һәрчак белеп торды. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, җәй көне көпә-көндез музей-йортның янәшәдәге корылмалары да янып киткән. Шунысын да әйтергә кирәк, Татарстан Милли музееның филиалы булганда азмы-күпме игътибар күрсәтелсә дә, 2014 елда Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музееның бүлегенә әверелгәч, һәр татар өчен газиз булырга тиешле әлеге урын бөтенләй ташландык хәлдә калды. Нәтиҗәдә музейны зиярәт итүчеләр дә бик аз. Авыл читеннән музейга кадәр салынган юл авыр техника йөрү сәбәпле ватылып беткән, монда зур авто­буслар керә алмый. Исхакый туган авыл туристик маршрутлардан читтә кала.

Бер карасаң, моңа гаҗәпләнәсе дә түгел, республиканың ике дистәләп авыл-районында татар халкының күренекле шәхесләренә арналган музейларның барысы да диярлек мескен хәлдә. Аларның берсе дә бүгенге заман таләпләренә җавап бирми. Күрәсең, өстәге түрәләр татарның музейлары да милләтнең үзе кебек үк үткән заманда калырга тиеш, дип уйлыйдыр.

Исхакый музее тирәсендә күпмедер шау-шу купкач, төрле даирәләр аның киләчәктәге торышы турында уй-фикерләрен белдерә башлады. Мәдәният министрлыгы да кымшанды, Дәүләт Шурасы да әлеге мәсьәләгә битараф калмады: мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында төрле белгечләр катнашында җыелыш узды. Чис­тай хакимияте музейга карата мөнәсәбәтен алдан ук белдергән иде инде: алар, музейга килүчеләрнең аз булуын сәбәп итеп, аны Чистайның үзенә күчерергә кирәк, диләр. Шәһәр үзәгендә аңа яраклы бина да бар икән. Беренче карашка Чистай түрәләренең нияте изге – алар Исхакыйның иҗаты, тормыш юлы белән күбрәк халыкны таныштырырга тели кебек. Ләкин ниятнең артында һәрвакыттагыча акча галиҗәнап­ларының шәйләнүен дә күрми мөмкин түгел.

Әлбәттә, Исхакыйның туган авылындагы музеен саклап калу зарур. Ләкин ул хәзерге Чистай җитәкчелегенә кирәкми. Шуңа күрә аның статусын яңадан Татарстан Милли музееның филиалы итеп үзгәртү максатка ярашлы булыр иде.

Чистайның үзенә килгәндә, җитәкчеләр дә "атлыгып" торганда, анда күптән Татар милли-мәдәни үзәген булдырырга вакыт инде. Югыйсә, әлеге шәһәрдә йөргәндә сәер хисләр кичерәсең: татарның эзе бар, ә үзе юк кебек. Татарстан каласымы соң бу? Әгәр милли-мәдәни үзәк оешса, музей да шунда урнаша алыр иде. Чистай бит Исхакый белән генә данлыклы түгел, андагы атаклы ишан Закир Камали (1804-1893) җитәкләгән "Камалия" мәдрәсәсе генә дә ни тора! Менә анда белем алган шәхесләрнең кайберләре: Гыйльман Кәрими (1841-1902) – ахун, нәшир; Ризаэддин Фәхретдин (1859-1936) – мөфти, галим; Гариф Бадамшин (1865-1939) – Россия Думасының I һәм II чакырылыш депутаты; Галиәсгар Гафуров (Чыгытай) (1867-1942) – язучы, мулла; Фатыйх Кәрими (1870-1939) – язучы, җәмәгать эшлеклесе; Харис Фәйзи (1871-1933) – мәгърифәтче; Фуат Туктаров (1880-1938) – публицист, җәмәгать эшлеклесе; Салих Баттал (1905-1995) – шагыйрь. Исхакый үзе дә биредә укыган.

Ләкин Чистайда әлеге бөек исемнәрне мәңгеләштерү түгел, киресенчә, татар эзләрен дә юкка чыгару эше бара. 2013 елда "Камалия" мәдрәсәсенең бинасы янып киткән (тагын янгын). Әлеге борынгы кызыл кирпечтән салынган бинаны шул сәбәп белән бөтенләй сүтеп ташлаганнар. Закир ишанның мәчете дә җимерек хәлдә, тиздән аның да янып китүе бар. Чистай татар зиратында исә Камаловлар нәселенең кабер ташлары ватылып, аунап ята. Аларга гына түгел, татарның тулаем мәдәни мирасына шундый мөнәсәбәт хөкем сөрә Чистайда. Руска ул кирәкми, ә руслашкан татар инде бабаларының мирасын үзенеке дип танымый, күрәсең.

Бу җәһәттән Гаяз Исхакыйның васыяте хәтергә килә. Ул "Җыен" нәшриятында "Шәхесләребез" сериясендә чыккан "Гаяз Исхакый" (2011) дигән китапта беренче тапкыр безгә килеп иреште. Кайда җирләнәсе килүен бөегебез төгәл, анык язып калдырган: "Үлемем кайда булса булсын, ислам әхвәлендә җеназа укылып, ислам мәзаратында җирләнсен. Әгәр ватаным кяферләрдән азат ителсә, җәсәдемнең калдыгы туган илемдә, Казан шәһәренең мөселман зиратында, мөмкин булса, Шиһабетдин Мәрҗани, Габделкаюм Насыйри, Һади Максуди, Габдулла Тукайның каберләре янына куелсын".

Әлбәттә, Гаяз Исхакый җәсәденең бәкиясе (ул үзе шул гыйбарәне куллана) сәяси ихтыяр җитеп туган илгә кайтарылса, аңа Иске зиратта урын табарлар иде. Тик шарты бар шул. Әлегә ул Истанбулның Әдирнәкапы зиратында ята. Ерак та түгел - өстенә Сөембикә манарасы куелган Йосыф Акчура кабере.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: