Мәдәни җомга

Ркаил Зәйдулла: Тел хакына бергә кузгалыйк

Киләсе елга Татарстан автономияле республикасының 100 еллыгын бәйрәм итәргә җыенабыз.

Бүгенге Татарстанның икътисадтагы, иҗтимагый тормыштагы уңышлары шул йөз ел элекке вакыйгаларга барып тоташа. Милли республиканы төзүнең төп максаты дәүләтчелек ярдәмендә татар телен, мәдәниятен саклап калу иде. Ягъни милләт буларак саклану. Егерменче еллар башында Татар телен гамәлгә кую (РТЯ – реализация татарского языка) сәясәтен үткәрү дә шул турыда сөйли. Ә бүген татар теленең иҗтимагый тормышыбызда урыны нинди соң? Турысын әйтергә кирәк – татар теле бүген гаять аянычлы хәлдә. Без телебезне зур тизлек белән югалта барабыз. “Теле юкның иле юк”, дигән борынгы бабаларыбыз. Димәк, теле бетсә, милләт тә, аның дәүләтчелеге дә үзеннән-үзе юкка чыга.

Ләкин халык та аерым кеше кебек – аңарда яшәү, исән калу инстинкты бар. Бер халыкның да үз ирке белән телен югалтасы килми. Әмма милли мәгарифен юкка чыгаралар икән, халыкның да үз телен, үз мәдәниятен сакларлык көче калмый. Без хәзер менә шундый куркыныч астында.

Хәер, без генә түгел. Бу куркыныч Россия Федерациясендә яшәгән барлык халыкларга да яный. Хәтта бөек һәм кодрәтле рус теле дә үзенә карата булган басымны сизә икән. 5 ноябрьдә узган РФ президенты каршындагы рус теле буенча советта В.Путин кайбер илләрдә сәясәткә әверелгән “рус теленә каршы сугыш” турында сүз кузгатты. “За ней, диде ул, ягъни шул сәясәт артында; - и это тоже должно быть понятно и ясно – всё то же давление, прямое нарушение прав человека, в том числе право на родную речь, на культуру и историческую память”.

Бик дөрес сүзләр! Ләкин бу бит барлык телләргә дә карый. Һәркемгә үз теле якын. Миңа да менә татар теленә каршы яшерен сугыш бара кебек тоела. Хәер, нинди яшерен... Барысы да ачыктан-ачык. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә Россиянең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) каршындагы Мәгариф үсеше федераль институтының милли проблемалар үзәге директоры Ольга Артеменко җитәкчелегендә туган тел укытучылары белән түгәрәк өстәл үткәрделәр. Россия Федерациясендә әлеге ханым туган телләр буенча “зур белгеч” санала. Гәрчә ул яшьлегендә хайваннарның нерв системасын өйрәнеп биология фәннәре кандидаты булган кеше. 2007 елда №309 законга төзәтмә кертеп мәктәптә милли-төбәк компонентын юкка чыгару эше дә иң әүвәл туган телләргә аның һөҗүменнән башланган иде. Былтыргы гаугалы закон да аның катнашы белән әзерләнде. Татарстанга, татарларга  аның аеруча “мәхәббәте” бар, ул монда еш килә. Әле ноябрь башында булган сәфәрендә дә безгә РФ Конституциясенең 68 нче маддәсен үзенчә аңлаткан иде. Хәтерегездә булса анда шундый юллар бар: “Республики вправе устанавливать свои государственные языки. В органах государственной власти, органах местного самоуправления, государственных учреждениях они употребляются наряду с государственным языком РФ”. Ләкин О.Артеменко аңлатуынча, “наряду” әле ул “наравне” дигән сүз түгел, һәм аның бу казуистикасына ризасызлык күрсәткән бер картка ул аяктан егарлык дәлил китерә: “Вот мы с вами рядышком стоим, я здоровая, а вы маленький!”

Әлеге түгәрәк өстәлдә туган тел укытучылары гына катнашырга тиеш иде кебек, ләкин Артеменко Казаннан үзенең фикердәше ниндидер Татьяна Череватая дигән хатынны да чакырган. Менә ул нәрсәләр сөйли: “ Мы видим, что появилась необходимость пересмотреть статус родного языка. Его нужно исключить из перечня обязательных дисциплин”. 

Һәм дәвам итә: "С целью улучшения системы образования России в целом предлагаем рассмотреть вопрос о реформировании региональных министерств образования в региональные филиалы министерства образования России. Управление школами и назначение руководства осуществлять из федерального центра для исключения возможности давления на директоров и принятия решений на усмотрение региональными властями. Учитывая огромное негативное влияние на подрастающее поколение и большой общественный резонанс, предлагаем предусмотреть уголовную ответственность за нарушение федерального законодательства для администраций учебных заведений и ответственных лиц в региональных министерствах и муниципальных органах образования".

Татар теленә (әлбәттә, башка милли телләргә дә) каршы сугыш башланмаган, дип кем генә әйтә алыр хәзер? Күзләрен нәфрәт томалаган бу бәндәләргә игътибар итмәскә кирәк, диючеләр дә булыр. Ләкин беләбез бит, башта менә шундыйлар мөнбәргә менә, аннары югарыдан күрсәтмәләр пәйда була, прокуратура йөгереп килә, закон чыга...

Турысын әйтергә кирәк, биредә милли республиканың нигезен җимерү турында сүз бара. Һәм бу хыялларын алар инде артык яшереп тә тормый.

Республиканың конституцион тәртипләрен саклый торган берәр механизм бармы бездә? Әллә ул эшләмиме? Киресенчә, республикага каршы эшләүчеләрне “карагруһ” дип атасаң да, алар сине кичекмәстән судка бирә. Мин коллегабыз Илшат Әминов эшен күздә тотам.

Мондый шартларда кул кушырып утыру  җинаятькә тиң. Вакыт бик тиз үтә, без инде күп нәрсәләрне югалттык. Татар мәгарифе сүтелеп юкка чыга бара. Киләчәктә фәннәрне татар телендә укытучы кеше дә табылмаячак.  Хәтта татар теле һәм   әдәбияты укытучылары да халкыбызга нисбәттә гаять тә аз әзерләнә. Хәер, бу аңлашыла да, мәктәбе булмагач, укытучылары нигә кирәк?

Ләкин милли мәгарифнең тамырына иң төп балта чабучы – Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) бары тик рус телендә генә бирү мөмкинлеге. Татар теленең урта белем алырга да кирәге юк! Югыйсә, РФ Конституциясе буенча һәркем үз туган телендә белем алырга хокуклы. Андый хокукы булгач, аның шул телдә имтихан бирергә дә хокукы булырга тиеш ләбаса! Шул хокукны кире кайтармый торып, безнең милли киләчәгебез юк. Милли мәгариф мәсьәләләре һәм  татар теленең язмышы турында сөйләшергә мин Татарстан Дәүләт Советының бер сессиясен багышларга тәкъдим итәм.

Сүз уңаеннан әйтәм, РФ президенты каршындагы рус теле буенча советның күчмә утырышы киләсе елга Казанда узарга тиеш. Бу безнең өчен бик куанычлы хәл. Әйдәгез, татар һәм рус телләренең исән калуы өчен бергәләп, кулга-кул тотынышып көрәшик. Икесе дә бик авыр хәлдә... 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: