Рәис Зарипов: Үгисетелгән хәрбиләр
Милләтем аркасында Мәскәүдә хәтта бүлек башлыгы итеп тә куя алмаячакларын әйттеләр. Дәрәҗәви үсеш баскычыннан күтәрелү өчен үзеңнең татар фамилияңне русныкына әйләндерү лазем икән!
Совет чорында да интернационализм атлы япманың чын йөзен чагылдыручы һәм татар милләтенә кагылышлы гаҗәеп хәлләр булган. Аеруча 1988 елда ПВОның зенит-ракета гаскәрләре командующие итеп билгеләнгән генерал-полковник Рәсим Сөләймән улы Акчуринга кагылышлы вакыйга таң калдыра. 1982 елда Ленинград күген саклаучы ПВО армиясе командующие вазифасына иң кулай кандидат буларак генерал-лейтенант Р.Акчурин карала. ПВОның Хәрби советы тәкъдимне хуплый, Оборона министрлыгында һәм КПССның Үзәк комитетында үткән әңгәмәләр дә уңай бәяләнә. Тик татар улын мөһим вазифага билгеләмиләр. Сәбәбе соңрак ачыклана. Аңа ул чактагы КПСС ҮК Политбюросы әгъзасы, Ленинград өлкә комитетының беренче секретаре Григорий Романов каршы төшә. Л.Брежнев урынында калу ихтималы зур булган ата коммунистның оятсыз рәвештә: “Октябрь революциясе бишеге өчен әллә татардан башка кандидатура табылмадымы?” – дип белдерүе, халыклар дуслыгы “чәчәк аткан” илдә хәлиткеч аргумент булып чыга.
Партия функционерының татарларга карата үтә шовинистик позициядә торуын Ягъсуф Шәфыйковның “Рейхстагка Җиңү Байрагын кем элгән” исеме белән 2015 елда дөнья күргән китабында танышырга мөмкин. Әмма татар хәрбиләре арасыннан бу төр гаскәрләрдә иң югары үрләр яулаган Р.Акчурин биографиясен хәрби яктан тулыландыру артык булмас. Ул 1954 елда Латвиянең Алуксне каласындагы ябык типтагы ПВО гаскәрләренең 3 нче Балтыйк зенит-артиллерия училищесын лейтенант званисендә тәмамлый һәм Кыргызстандагы ПВО гаскәрләрендә взвод командиры булып хәрби хезмәт юлын башлый. Яшь офицер хәрби карьера үсешендә зур уңышларга ирешә: Төркестан хәрби округында үткән 11 ел эчендә майор дәрәҗәсе ала һәм дивизион командиры вазифасына билгеләнә. 1965 елда майор Р.Акчурин ПВО гаскәрләренең Хәрби команда академиясенә укырга керә. Биш елдан соң подполковник йолдызлары алган офицерны Мәскәү хәрби округына полк командиры итеп җибәрәләр. Бу – әлеге хәрби округта Академия тәмамлап чыгучы офицерны шундук полк командиры итеп куюның бердәнбер очрагы. Тагын шунысы искитмәле: подполковник Акчурин командалык иткән хәрби берләшмә штабы Кострома өлкәсенең Нея каласында урнаша һәм аның биләмәләре Архангельск өлкәсеннән алып Кострома төбәгенең көньяк чикләренә кадәр җәелә.
Өч елдан соң милләттәшебез – Горький каласында урнашкан ПВО корпусының зенит-ракета гаскәрләре башлыгы. Биредә полковник чинын алган Акчурин 1974 елдан, штабы Ярославль каласында урнашкан ПВО корпусы командиры урынбасары вазифасында, тагын бер елдан – шул корпусның командиры. Искәртеп үтик: бу – генерал-лейтенант чинындагылар гына башкара торган вазифа. Хәер, хәрби карьера баскычларыннан бик тиз күтәрелүче Рәсим Сөләймән улы 1976 елдан – генерал-майор, тагын биш елдан генерал-лейтенант чинында хезмәтен дәвам иттерә. Биредә аңа ПВОның дистәдән артык полкы һәм бригадасы, өч авиация полкы, өч тыл часте буйсына. Ул командалык иткән гаскәрләр фәкать төньяктан көньякка гына да меңнәрчә чакрымга сузыла. Шуңа өстәп, бер үк вакытта Ярославль хәрби гарнизоны башлыгы вазифасын да башкара. Биредә улы Тимур туа, үзе исә КПССның XXVI съездына делегат итеп сайлана.
1983 елдан – генерал-лейтенант Р.Акчурин ПВОның Мәскәү хәрби округы зенит-ракета гаскәрләре командующие, тагын ике елдан Саклану министрлыгы һәм КПСС ҮК карары белән ПВОның зенит-ракета гаскәрләре командующие итеп раслана, 1990 елдан – генерал-полковник званиесендә. 1992 елда хәрби хезмәт срогын тутыргач, гомеренең 41 елын хәрби хезмәткә биргән милләттәшебез 61 яшендә үз теләге белән отставкага чыга. Кремльдә шул җәһәттән, илнең Куркынычсызлык советы секретаре Ю.В.Скоков белән очрашкан вакытта, хәрби хезмәтен дәвам итү турындагы тәкъдимне кире кага. Әгәр ул чакта ризалашкан булса, хәрби өлкәдә тагын да югарырак үрләр яулаячагы шикләндерми, мәгәр шунысы хак: 200 дән артыграк бригаданы һәм полкны, өч меңләп подразделениене берләштергән ПВОның зенит-ракета гаскәрләре командующие генерал-полковник Р.Акчуринның бу адымыннан татар милләте отышта кала. Башта ул Мәскәүнең Көнчыгыш округында яшәүче татарларны бер оешмага берләштерә, ә 1999–2014 елларда Мәскәү Татар төбәк милли-мәдәни автономиясен җитәкли. 15 ел дәвамында милләт өчен изге гамәлләр кыла, шулардан иң мөһиме Әсәдуллаев йортын татар милләтенә кайтарып бирүдер. Моның өчен ул Россия президенты Путинга мөрәҗәгать белән чыга һәм 2003 елдан бирле Әсәдуллаев йорты Мәскәү татарларының мәдәни үзәге булып тора. Акчуринның гаиләсе дә күп татарлар өчен үрнәк булырлык: ул хатыны Фәүзия ханым белән өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстергән. Өлкән уллары Марат әтисе юлын сайлаган – полковник, уртанчы уллары Илнур – эшмәкәр, кече уллары Тимур да үз тормышын корган, кызлары Римма исә – табиб-терапевт.
Татар хәрбиләренә һәм генералларына карата адым саен очрап торган гаделсезлекләр уңаеннан янә бер мисал китерү вәзгыятьне тулырак күзаллау мөмкинлеге бирми калмас. Бу хакта фәлсәфә фәннәре докторы, профессор, МВД генерал-полковнигы (2006) Мансур Сәләхетдин улы Хәкимовның 2006 елда “Татар хәбәрләре” газетасына сөйләгән хикәяте гыйбрәтле:
“ – Милләтегез Сезгә беркайчан да кыенлыклар тудырмадымы?
– Миңа калса, милли мәсьәлә бар һәм аның әле дә беткәне юк. Мин үз вакытында тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешкән булыр идем, әмма үткәрмәделәр. Милләтем аркасында Мәскәүдә хәтта бүлек башлыгы итеп тә куя алмаячакларын әйттеләр. Дәрәҗәви үсеш баскычыннан күтәрелү өчен үзеңнең татар фамилияңне русныкына әйләндерү лазем икән!
– Сезгә бу турыда ачыктан-ачык әйттеләрме?
– Әлбәттә! Дусларым арасында УВД, БХСС башлыклары бар иде һәм алар мине “үстерү” өчен күп тапкыр характеристика язды. Әмма Мәскәү каласының ГУВД кадрлары (кадрлар идарәсе) мине үткәрмәде. Иптәшләрем киләчәк “үсеш”ем, званиеләр алуым өчен СССР Эчке эшләр министрлыгының БХСС Баш идарәсенә урнашу мөмкинлеге булуы турында искәртте. Киңәшләрен тоттым, әмма анда килүем хезмәткәрләрне тәмам аптырашта калдырды. Чөнки, аларның әйтүләренә караганда, Совет хакимияте хөкем сөргән чорда Үзәк аппаратта беренче мәртәбә татар милләтеннән булган хезмәткәр, ягъни мин эшли башлаганмын икән”.
Генерал-полковник Мансур Хәкимов та – үз халкының чын патриоты. “Татары. Воины. Труженики. Патриоты” исемле биографик сүзлек, “Идел-Урал” легионының Совет ягына чыккан бер батальонына багышлап нәшер ителгән ике китап аның ярдәме белән дөнья күргән. Тагын берничә китап чыгарырга булышлык күрсәткән милләтпәрвәрнең Мәрҗани шәкерте, тарихчы-этнограф Хөсәен Фәизхановка һәм аның әтисенә, шулай ук Сталин репрессияләре корбаннарына туган авыллары Сафаҗайда һәйкәлләр ачуы да хөрмәткә лаек. Эчке эшләр органнарыннан киткәннән соң әлеге генерал “Чишмәкәй” хәйрия фонды оештыра, Түбән Новгород белән Пенза өлкәләрендәге балалар йортларына, өлкәннәр приютларына шефлык итә, төрле хәйрия чаралары үткәрә. Игелекле эшләрне башкаруда хатыны Асия һәм кызлары Эльвира белән уллары Рамилнең дә өлешләре зур.
Сарман районының Сөлек авылында туган танк гаскәрләре генерал-лейтенанты Рәфкать Габдрахман улы Ризатдиновның чинын күтәрмәүләре дә, аның татар милләтеннән булуына турыдан-туры бәйле. Советлар Союзы Маршалы Р.Я.Малиновский исемендәге бронетанк гаскәрләре (1962) һәм К.Е.Ворошилов исемендәге СССР Кораллы көчләре Генштабы (1971) Хәрби академияләрен иң яхшы билгеләргә генә тәмамлаган милләттәшебез дивизия командиры һәм армиянең штаб башлыгы (1971–1975), Польшадагы Легницы каласында урнашкан Төньяк гаскәрләре төркеме штабының башлыгы – командующийның беренче урынбасары (1975–1980), Карпат буе хәрби округы командующие урынбасары (1980–1984) вазифаларын башкара.
1984 елда Варшава Килешүенә керүче илләрнең Стратегик максатлардагы Көньяк-Көнбатыш юнәлештәге гаскәрләре Башкомандующиенең беренче урынбасары вазифасына билгеләнә. Генерал-лейтенант Р.Ризатдинов – Румыния, Болгария, Венгрия гаскәрләре, Чехословакиянең бер армия корпусы, Одесса һәм Киев хәрби округлары, Совет гаскәрләренең Көньяк төркеме, Үзәк төркемнең бер армия корпусы, Кара диңгез хәрби флоты, Украинадагы ПВО гаскәрләре һәм стратегик максатлардагы бомбардировщиклар армияләре тупланган ифрат дәрәҗәдә куәтле көчкә ия хәрби төркемдә шундый вазифа биләүче бердәнбер татар генералы. Совет чорында, башкалары кебек үк, Стратегик максатлардагы Көньяк-Көнбатыш юнәлештәге гаскәрләр турындагы мәгълүматлар сер итеп саклана. Фәкать социалистик илләр лагере таркалып, Варшава Килешүе гамәлдән чыккач һәм СССР дәүләте таралгач кына, ул хәрби сер булудан туктый.
Берничә дәүләтнең армия корпуслары, Советлар Союзының ике хәрби округы, Украинадагы Һава һөҗүменнән саклану көчләре, Кара диңгез флоты һ.б. берләшмәләр тупланган стратегик максатлардагы Көньяк-Көнбатыш юнәлеш гаскәрләре Башкомандующиенең беренче урынбасарының вазифасы нидән гыйбарәт булган? Беренче чиратта, генерал-лейтенант Р.Ризатдинов гаскәрләрне хәрби-техник яктан заманча коралландыру өчен җавап бирә. Тик шунысы бар: аннан аермалы буларак, башка стратегик максатлардагы юнәлешләр гаскәрләрендәге Башкомандующийларның беренче урынбасарлары фәкать генерал-полковник погоннарын йөртә. Ни өчен мондый гаделсезлек хөкем сөргән соң? Хәләл җефете Ләлә белән Роберт һәм Марат исемле уллар үстергән Р.Ризатдинов Казанга кунакка кайткач, аны якыннан яхшы белүче күренекле журналист, татар генераллары һәм адмираллары турындагы язмалары белән абруй казанган Нургали Булатов моның сәбәбе белән кызыксына. Нургали аганың “Йолдызлы йолдызлар” китабында расланганча, генералның җавабы кыска һәм кырыс:
“Мөгаен, моңа татарлыгым аяк чалгандыр. Минем хәрби званиемне күтәрүләрен сорап югары инстанцияләргә берничә тапкыр үтенеч киткәнен беләм. Мәскәүдәге дусларымның шалтыратып, син генерал-полковник хәзер дип котлаганнары да булды. Әмма Саклану министрлыгыннан андый боерык килеп ирешмәде”.
Сугыш тәмамланып күп еллар узгач, Алманиядәге Совет гаскәрләре төркемендә шактый ук гыйбрәтле вакыйга төенләнә һәм ул турыда әйтмичә калып булмый. Бу вакыйганы Казан егете, МЧСның авиация һәм авиацион-коткару технологияләре идарәсе башлыгы генерал-лейтенант Рафаил Шәкүр улы Закиров Мәскәүдәге “Татар хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе Нәзифә Кәримовага биргән әңгәмәсендә бәян итә:
“Авиация училищелары, аеруча вертолётчылар әзерли торганнары, татарлар күпләп яши торган Идел буе төбәкләрендә урнашкан иде. Аларда бик күп татар егетләре укыды һәм, мөгаен, шул сәбәпледер, мин беркайчан да “татарин” дип кимсетеп әйткәннәрен ишетмәдем. Әмма бер очрак хәтердә уелып калды. Ул чакта мин Алманиядә хезмәт итә идем. Андагы ике вертолёт полкы белән татарлар командалык итте. Берсе белән – мин, икенчесе белән – полковник Марсель Бигеев, шулай ук безнең якташ, Арчаныкы. Ә монда, тагын бер полкның командиры итеп шулай ук татар милләтеннән булган Мөхәммәтҗановны билгеләү турында тәкъдим алына. Әмма хәрби совет Мөхәммәтҗановны раслаудан баш тарта. Шуңа җавап җәһәтеннән, командирлары Александр Кошелёв Мөхәммәтҗановны үткәрү өчен тырыша башлагач, сәяси идарәсе башлыгы аңа әйтә: “Сез нәрсә, Кошелёв, үз акылыгыздамы? Алманиядәге биш вертолёт полкының өчесе белән татарлар командалык итүен телисезме!?” Әмма Кошелёв үз дигәненә ирешә – Мөхәммәтҗановны өченче полк командиры итеп билгелиләр. <…> Менә шулай бер заман, Алманиядәге биш вертолёт полкының өчесе белән өч татар командалык иттек”.
Хәер, милләтне данлау өчен Казан каласында туган милләт баласы – Татарстан өчен дә ят һәм үги. Әнә ич, Татар энциклопедиясендә аның турында мәгълүмат биреп мәшәкатьләнмәгәннәр, ике силикат кирпеч авырлыгындагы “Татарстан генераллары” белешмәсен нәшер итүчеләр дә татар башкаласында туган генерал-лейтенант Р.Закировны саллы хезмәткә лаек дип тапмаган. Башка милләтләрдә күрелмәгән мондый мәнсезлекне аңлап та, кабул итеп тә булмый. Югыйсә, Рафаил Шәкүр улы мактаулы тормыш юлын үтә, ул Сәйдә исемле кыз белән милли гаилә кора һәм Руслан, Ратмир атлы малайлар тәрбияләп үстерә. Сызрань Югары хәрби авиация училищесын тәмамлый һәм Төркестан хәрби округында, 162 нче аерым вертолетчылар полкы командиры урынбасары вазифасына билгеләнә. Аннары биш ел дәвамында Алманиядәге Совет гаскәрләре төркемендә 225 нче вертолетчылар полкы командиры урынбасары һәм командиры булып хезмәт итә. Ю.Гагарин исемендәге Хәрби һава академиясен тәмамлаганнан соң, Коры җир гаскәрләре авиациясе командующиенең хәрби әзерлек идарәсе башлыгы урынбасары дәрәҗәсенә ирешә. 1996 елдан – РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе башлыгы, 2004 елдан – министр ярдәмчесе. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының авиациясен оештырган якташ 2014 елдан Генштаб башлыгының киңәшчесе итеп билгеләнә. Кызыл Йолдыз, “Хәрби уңышлары өчен” һәм “Батырлык” орденнары кавалеры генерал-лейтенант Р.Закиров 72 яшендә, 2020 елның 18 июлендә вафат була.
Илдәге интернационализмның чынбарлыктагы чагылышын раслау өчен янә бер мисал. 2007 елның июнь аенда «Звезда Поволжья» газетасында Лилия Шейферның Бөек Ватан сугышы башланган беренче көннәрдә Брест кирмәнен дошманнан саклаганда күрсәткән батырлыклары өчен, фәкать 1956 елда гына Советлар Союзы Герое исеме белән бүләкләнгән татар халкының каһарман улы, полк командиры майор Петр Гавриловка багышланган “Брест кирмәнендә утыз көн” дигән гаять кызыклы мәкаләсе чыкты. Совет чорында шовинизмның ни дәрәҗәгә җитүен ачыклау өчен шуннан бер өземтә китерик. Бөек Җиңүнең 30 еллыгы алдыннан майор Гаврилов Үзәк телевидениегә килә һәм сугышта кичергәннәрен бәян итә. Әсәренгән диктор ханым: “Фәкать рус кешесе генә Брест кирмәнен саклауны оештыра, ул гына бөтен җәһәннәм авырлыкларын үтеп, хәрби антына тугрылык саклый ала”, – дип белдерә. Петр Гаврилов исә тыйнак кына: “Мин рус түгел, мин – татар!” – дип җавап бирә. Шуннан соң аны Үзәк телевидениегә башкача чакырмыйлар.
Рәис ЗАРИПОВ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев