Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәис САФИН: ЗАМАНА КАБАТ УЯТА

РФ Президенты каршында кеше хокукларын саклау буенча вәкил булып эшләгән Э.Панфилова Путинга илнең бүгенге аяныч хәлен тасвирлап: "Совет чорының иң ач-ялангач еллары булып саналган сугыш вакытында да, халык бүгенгедәй бөлгенлектә яшәмәгән. Очын очка ялгап яшәүче халык белән байлар аермасы 2014 елда 14,5 мәртәбә булса, 2016 ел ул аерма 16,5 мәртәбәгә...

РФ Президенты каршында кеше хокукларын саклау буенча вәкил булып эшләгән Э.Панфилова Путинга илнең бүгенге аяныч хәлен тасвирлап: "Совет чорының иң ач-ялангач еллары булып саналган сугыш вакытында да, халык бүгенгедәй бөлгенлектә яшәмәгән. Очын очка ялгап яшәүче халык белән байлар аермасы 2014 елда 14,5 мәртәбә булса, 2016 ел ул аерма 16,5 мәртәбәгә үсеп, 2017 елда 20 мәртәбәгә җитәр дип көтелә. Ә бу инде һәлакәткә тиң аерма", - дип яза.
Росстат мәгълүматларына караганда, Россия халкының 20 миллионы хәерчелектә, ә 13 миллионы очын очка ялгый алмаган хәерчелек сызыгында көн күрергә мәҗбүр ителгән. Авыр сугыш елларын һәм сугыштан соң төзелеш чорларын үз җилкәләрендә кичергән ач-ялангач сугыш елы балалары - бүгенге карт-корылар булып, 8-12 мең пенсия акчасыннан, фатир өчен түләгәннән һәм дарулар алудан калган 4-5 меңен тарта-суза, ипи, сөт алып кына көн күрә. Балалары өчен артык кашык булган кайберәүләре, үзләре кебек ташландык картлар йортында, сагышлы күз яшьләрен агызып, сырхаулы-сыктаулы гомерләренең соңгы көннәрен кичерә.
Төрле авырулардан интеккән 10 миллион гарип бала кешеләрдән шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек зарыгып көтә. Илдә яшәгән 146 миллион халыкның 1 проценты СПИДтан җәфа чигә. Татарстанда гына да көненә 40 кеше шушы афәттән вафат була. Халыкны коточкыч газапларга дучар итеп рак чире кыра. Ел саен 14 миллион кеше йөрәк-кан тамырлары сырхавыннан җан тәслим кыла. Үлем эстафетасында икенче урынны инсульт яулап алды.
Менә шушы төзәлгесез авыруларга дучар булган, тормыш дәрәҗәсе белән өченче сорт халыклар белән янәшә торган илнең эреле-ваклы чиновниклары, олигарх байлары халыкны талап, казнадан урлап җыйган миллиардлаган суммаларын чит ил банкларына күчерә. Коры җирнең 35 процентына, уңдырышлы кара туфракның 50 процентын биләгән һәм биниһая җир асты байлыкларының хуҗасы булган, дөньяда яшәгән халыкның нибары 2 процентын тәшкил иткән Россия кешесенең бервакытта да бәхетле булып рәхәт яшәгәне булмады. Чөнки башка халыкларны басып алып, аларны талап җыйган мал-мөлкәтнең бәрәкәте юк һәм булмаячак та! Ә демократия дигән ялган иркенлек Россия халкының холык-фигыленә, уй-фикерләренә, яшәү рәвешенә туры килми. Моның шулай икәне "Пусть говорят", "Место встречи", "60 минут" һәм шулар ише кычкырыш-талашлы тапшыруларда ачык чагыла.
Ә инде Америка Кушма Штатларында президентлыкка кандидатларга багышланган тапшырулар, бездәге сәясәтчеләр һәм Россия депутатларының чын йөзен ачты, илдәге икейөзле сәясәтнең драматизмын дөньяга чәчте. Әдәп-әхлак дигән асыл сыйфатларны җуйган "эшлек­леләр" Хиллари Клинтонның тормышта белеп һәм белми кылган гамәлләрен, гаепле-гаепсез эшләрен энәсеннән җебенә кадәр тикшерде, аның гайбәтен сатты, 69 яшьлек карчыкның тетмәсен тетте. Ә телевидение залына җыйналган тамашачылар Хиллариның башы әйләнеп киткән очрагын экранда күреп, рәхәтләнеп кул чапты. Ул ханымга ялгыш кына абынып-сөртенеп китәргә, төчкерергә, йөткерергә дә һич ярамый икән...
Югыйсә, чит ил халыкларының шәхси тормышларына тыкшынмыйча, аларны ничек яшәргә һәм кемне сайларга икәнен өйрәтмичә, үзебездәге буа буарлык проблемаларны, эш-гамәлләрне хәл итү юлларын эзләсәләр, бу мактауга лаек булыр иде.
Әгәр мактауга лаек гамәлләр кылуны инде һәр татар да фарыз эш дип санаса, асыл телебез дә, изге динебез дә, сихри моңыбыз да бүгенге аяныч хәленнән арынып, үзенең күркәм сыйфатларына һичшиксез ия булыр иде! Әби-бабаларыбыз Явыз Иван Казаныбызны диңгездәй канга батырып, басып алганнан соң да, 400 ел буе телебезне, динебезне, моңыбызны күз карасыдай сак­лап, аларны изге әманәт итеп, варисларына тапшырган ич. Нигә без шул әманәткә хыянәт итәбез соң?! Кайда безнең башкаларны көнләштергән татар горурлыгы?
Дөрес, соңгы вакытларда күңелне шатландырган, йөрәккә сары май булып ягылган кайбер уңай гамәлләр кылына башлавы куанычлы. Телебезне чын дәүләт теле итү буенча яңа программа гамәлгә ашса, милли университетыбыз ачылып, балаларыбыз үз ана телебездә укый башласа, иншалла, тернәкләнербез кебек. Тик монда да, кайберәүләрнең кире беткән татарлыгы үзен белгертә. Бер иш "акыллылар" "укырга студентлары булмаган татар университетын ачуның нигә кирәге бар" дип, көпчәккә таяк тыкмак була. Мәгәр йортны салып чыкмыйча, анда яшәү мөмкин түгеллеге һәркемгә дә ачык лабаса.
Тел мәсьәләсен уңай хәл итүдә Диния нәзарәтенең хөтбә-вәгазьләрне татарча сөйләп үткәрү турындагы карары мактауга лаек гамәл булды. Балага һәрчак әти-әнисе мисалы үрнәк булып тора. Балалар - тормышның көзгесе, алар гаиләнең асылын чагылдыра. Ни үкенеч, күпчелек гаиләләрдә балалар рус телендә аралашуга күчеп бара. Тамырларыбызда аккан ата-бабаларыбыз­ның затлы каны арзанлы Кытай товарларына тиң була баруы кызганыч. Катнаш гаиләләр борынгы бабаларыбызның нигезен какшата. Берәүгә дә сер түгел: катнаш гаиләләрнең 90 проценты аерылышуга дучар була бит. Ә бу исә, 10 мең баланың өеннән качып китүенә һәм, бәлкем, 2500 баланың үзенә кул салу да җитди сәбәп булгандыр? Чаң сугар вакыт!
Йөрәкләрне әрнеткән шушы һәм башка фаҗигале хәлләр, күңелләрне сыкраткан бәла-казалар, вакытлыча адашкан халкыбызның, гасырлар буе формалашкан милли гореф-гадәтләрен, тормыш кагыйдәләрен, холык-фигыль үзенчәлекләрен һәм, бигрәк тә, дини-әхлакый йолаларын җиренә җиткереп үтәмәүченең аяныч нәтиҗәләре икәнен искәртә. Инде 1500 ел дәверендә яшәгән дәүләти затлы телебез, дөньяларны үзенең аһәңле моңы белән әсир иткән халык җырлары нәүмизлектән сыкрана-сыкрана, бездән ярдәм сорый.
Шушы фаҗигаләрне яралы йөрәкләре аша үткәрүче милләтпәрвәр затларның чарасызлыктан, хокуксызлыктан күңелләре сызлый, бәгырьләре парә-парә бәргәләнә. Ә түрәләр хыянәтчел битарафлыкта. Аларга тел дә, дин дә, моң да, милләт тә кирәк түгел кебек. Тик акчалы йомшак кәнәфиләре булсын да, табыш агып торсын.
Ә халык... бу гаделсезлекләргә, ваемсызлыкларга чик куя алмау­дан сыкрана. Ул тешен кысып түзәргә мәҗбүр. Халык - үзбаш, власть - үзбаш яши.
Рус булмаган халыкларның хәле бигрәк мөшкел. Мәскәү бары тик рус милләтенең теле, киләчәге турында гына кайгырта. Күптән түгел Президент В.Путин рус әдәбиятын үстерү турында указга кул куйды. Инде хәзер "русияле милләт" дигән милләт төзеп, илне тулысынча руслаштырырга омтыла. Юкса, Совет хөкүмәте дә 200 дән артык милләт яшәгән СССРда "совет халкы" барлыкка китерергә маташкан иде бит, булдыра алмады, мәтәлде. Бу тарихи сабактан гыйбрәт алырга теләмәүче карагруһчыларның бүген дә кырмыска оясына таяк тыгып болгатуы кызганыч. Ләкин без - татарларга да: "Алма пеш, авызга төш" дип, күктән тәмле ботка яуганын көтеп утырмаска, көрәшергә кирәк. Моның өчен беркемнең дә кубызына биеми һәм Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин, Индус Таһиров кебек милләтпәрвәрләрне бер йодрык­ка туплаган чын милли татар оешмасы булу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев