Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәис САФИН: ТЕЛ ЯЗМЫШЫ БЕЗНЕҢ КУЛДАМЫ СОҢ?

Кайбер елгыр әфәнделәр: "Һәркем үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш", - дияргә ярата. Бәхәсләшмим. Тормыш-көнкүрештә, әледән-әле барлыкка килеп торган эреле-ваклы хуҗалык мәсьәләләрен үз мөмкинлекләре ярдәмендә хәл итүче, безнең татар кешесе кебек, тырыш затлар аз түгелдер. Ләкин илкүләм, дөньякүләм, үтә катлаулы, бик тә әһәмиятле, милли мәсьәләләр дә бар бит әле. Һәр...

Кайбер елгыр әфәнделәр: "Һәркем үз язмышын үзе хәл итәргә тиеш", - дияргә ярата. Бәхәсләшмим. Тормыш-көнкүрештә, әледән-әле барлыкка килеп торган эреле-ваклы хуҗалык мәсьәләләрен үз мөмкинлекләре ярдәмендә хәл итүче, безнең татар кешесе кебек, тырыш затлар аз түгелдер.
Ләкин илкүләм, дөньякүләм, үтә катлаулы, бик тә әһәмиятле, милли мәсьәләләр дә бар бит әле. Һәр кешенең газиз җаны, милли күңеле аша үтүче бу мөһим мәсьәләләрне, заманында дөньяны дер селкетеп торган, олпат җиһангирлар да уңай хәл итә алмаган. Чөнки бу һәм барлык башка әһәмиятле милли мәсьәләләр җәмгыятьтәге күп төрле тарихи шартларга, гореф-гадәтләргә, милли-дини йолаларга һәм дә иҗтимагый фикерләргә дә нык бәйләнгән. Аларны тормышка яраклы итеп чишүнең авырлыгы бигрәк тә шунда: илдә яшәгән бер төр халыкның фикер сөрешенә туктау­сыз рәвештә шовинистик коткы салып, аларны башкаларга каршы котыртып торучы залим түрәләр һәм һәртөрле ялган сөйләүче сәяси галим-голәмалар, әтрәк-әләмнәр тел уйната.
Бүгенге татар халкы - санап киткән барлык шушы сәбәп­ләрне үз эченә алып, хокуксызлык кысаларында көн күрер­гә мәҗбүр ителгән. Өстәвенә, үзара һәртөрле эчке каршылыкларга дучар ителеп, милли көнчелек, хөсетлек корбанына әверелгән, таркаулык аркасында ил-җирләренә хуҗа була алмаган һәм барлык шушы каршылыкларны җиңә алмыйча, чәбәләнеп яшәүче халык. Без хәтта балаларыбызны да ана телендә укыта алмыйбыз. Хокукларыбыз юк.
Безнең ана телебезне Президент Путинның уку-укыту программасыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау турындагы, гөрләп торган иген кырын корылыкта калдыруга тиң 309 нчы мәрхәмәтсез Указы, ялган оптимальләштерүне сәбәп итеп, йөзләгән татар мәктәпләренең ишекләренә йозак элеп, татар балаларын урыс мәктәпләренә кушып, барлык фәннәрне тик рус телендә генә укырга мәҗбүр итү һәм, ниһаять, БДИ дигән, милләтебезнең тамырларын корытып, илдә яшәгән башка халыкларны да урыслаштыруга юнәлтелгән карагруһчыл гамәлләр кысып алды.
Халыкара кануннарны тупас рәвештә бозучы, рус булмаган халыкларның хак-хокуклары белән исәпләшмәүче хөкүмәтнең әлеге карарлары бүген дә кеше җанын өзгәли торган яман гамәлләр башкаруны дәвам итә. Илкүләм шикаятьле дәгъвалар белдереп тә, эреле-ваклы чиновникларның башка халыклар өчен үтә зарарлы ул гаделсез карарларны үзгәртүдә кыл да кыймылдатып карамаулары - үзең белән янәшәдә яшәгән, үзең кебек үк халыкларны кимсетүнең, мәсхәрә итүнең үрнәге.
Югыйсә, Россиянең төп канунында "Илдә яшәгән барлык халыклар да үз ана телләрендә укырга, белем алырга хокуклы", дип язылган лабаса. Әгәр Мәскәү үзенең төп кануннарын күрәләтә боза икән, нигә әле башкаларга үзләренең, миллилекләрен чикләүче кануннарны үтәү мәҗбүри булырга тиеш соң? Аларны үтәү үзе үк җинаятькә тиң ич.
Әлбәттә, гаеп атта да, тәртәдә дә булган кебек, халкыбызның газизләрдән-газиз ана телен һаман саен җуя баруында, һичшиксез, үзебез дә гаеп­ле. Әйтик: Дәүләт Советы депутатлары кабул иткән икетеллелек турындагы законыбыз ник кирәгенчә эшләми? Нигә депутатлар үзләре дә татарча белми. Үгез үлсә - ит, арба ватылса - утын булган түрәләргә безнең ана телебез авыртмас башка тимер таракмыни?
Татар - горур халык, дип, мактанырга яратабыз. Үзен хөрмәт итмәгән, үз газиз телен белмәгән, аны сакламаган, якламаган халык горур була аламы? Татар белән татарны үзара русча сөйләшергә кем мәҗбүр итә? Нигә үз балаларыбыз белән рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшмибез? Ярый, манкортлар сөйләшмәсеннәр дә, ди. Ә уллары - кызлары, оныклары белән рус сүзләрен вата-сындыра сөйләшүче әбиләрне ничек аңларга? Нигә шәһәрләребез татар мохитенә мохтаҗ? Төс-кыяфәтләребездә дә миллилек чагылмый? Нигә телевидение, радио тапшыруларында "тере тавыш", "җанлы концерт" кебек, русчадан калькалашкан, чиле-пешле сүзләр кабатланып тора? Без нигәдер читләрнең ялтыравык, әмма һич кенә дә безгә яраклы булмаган гыйбарәләренә кызыгабыз. Аларны, уйлар-уйламастан, үзебезнеке итәргә тырышып, асыл телебезнең сыйфатын югалтабыз, аны түбәнсетәбез. Үзебезне кимсетеп, кемнәргәдер ярарга тырышабыз. Әйтерсең безнең кемгәдер бурычыбыз бар. Шул гаепләребезне акламак булабыз. Ләкин, Аллага шөкер, безнең беркем алдында да акланыр гаепләребез, кылган гөнаһлы гамәлләребез дә юк! Киресенчә, безнең халык гомере буе башкаларга изге эш-гамәлләр кылучы садә халык. Шуңа күрә үзебезнең кемлегебезне яхшы белеп, шанлы әби-бабаларыбыз­ны һәм кан кардәшләребезне ихластан хөрмәт итеп яшәргә тырышабыз.
Быелгы гает намазын мин, йөзек кашыдай балкып торган үзебезнең Кол Шәриф мәчетендә укыдым. Мәчет шыгрым тулы иде. Иртән-иртүк торып, намазга килүчеләрнең күбесе яшьләр булу шатландырды.
Корбан бәйрәме хөрмәтенә багышланган гает вәгазен җөмһүриятебезнең баш казые - Җәмил хәзрәт Фазлыев сөйләде. Озак еллар мөселман белән мөселман арасында дәвам иткән бу канкойгыч сугышка катнашы булган барлык башкисәрләрне гаепләп, үзенең тирән нәфрәтен белдерде. Бу мәгънәсез сугышның тиз көннән бетүен теләде. Шуңа багышлап мин дә дога кылдым.
Намаздан соң кеше ташкыны мәчеттән агылды. Үзбәк, казах, кыргыз һәм башка кан кардәшләребез мәчет ишегалдында бер-берләрен изге бәйрәм белән тәбрикләде, Корбан ашына кунакка чакырышты.
Шушы, дин кардәшләребез белән шыгрым тулган мәчет мәйданында, мин бер генә татар кешесенең дә ана телебездә сөйләшеп, кан кардәшләребез кебек, бәйрәм ашына чакырышуларын ишетмәдем. Чөнки алар барысы да русча аралашты. Бик тә аяныч хәл. Үз гаиләләрендә русча сөйләшеп яшәүче татарларның милләтебезнең тамырына балта чапкан яман гадәте бу. Ни кызганыч, шушы котсыз чит гадәтләр, инде авылларыбызны да яулап ала бара. Ул гадәтләр, чакырылмаган әрсез кунак шикелле, халкыбызның тормышына кереп, үзенең денсез-динсез гадәтләрен күңелләргә сеңдерә тора. Әби-бабаларыбызның гасырлар буе бөртекләп җыйган, тормышларын бизәп торган күркәм гореф-гадәтләрен, изге дини йолаларын онытырга мәҗбүр итә. Халкыбызның үз милли сыйфатларыннан ваз кичереп адаштыра, вәсвәсәләп күндәм аумакайга әйләндерә.
Әгәр кызларыбызның 42 проценты, егетләребезнең 40 проценты катнаш никахларга кереп, "гражданский" гаиләләр корып, халкына, диненә, теленә һәм үзенә дә сатлык җаннарча хыянәт итүләрен дәвам итсә, балалары урыс милләтенә күчсә, безнең киләчәгебез юк. Инде, хәзерге көндә үк, бер генә дә катнаш гаиләсез нәселләр юк кебек. Барысы да урыс телле оныклар үстерә. Югыйсә, хәтта христиан динле чуаш, удмурт, мари, мордва халыкларында да катнаш гаиләләр 6-8 проценттан артмый. Ни булды соң безгә?
Кемдер: "Йөрәккә боерык биреп булмый", - дияр. Була! Әнә бит, гаиләләренең тату яшәүләре белән дан казанган әби-бабаларыбыз күркәм гореф-гадәтләребезне, изге динебезне, дөнья­күләм шагыйрьләр теле булып саналган ана телебезне чын күңелдән яратып, аны күз карасы кебек саклагач, мәхәббәтле парларын үз халкыбыз җирлегендә тапкан, гомерләрен дә халкына багышлаган. Чөнки бөтен нәрсә дә әманәтне мирас булып, буыннардан-буыннарга тапшырылып килгән.
Инде глобальләшү коткысына бирелгән без - татарларга үз-үзләренә кайтып, үзләре булып калу юлы бармы? Бар! Ул - дини-рухани, әдәп-әхлакый тәрбия юлы. Кешелек дөньясы шушы юлдан да камилрәк булган башка юл тапмаган.
Шушы зур ниятне истә тоткан Диния нәзарәтенең дә сәгате сукты. Ниһаять, ул барлык мәчетләрдә хөтбә-вәгазьләрне тик татар телендә генә алып бару турында карар кабул итте. Аллаһының чиксез рәхмәтләре яусын!
Ике миллиардка якын мөэмин-мөселманны изге Коръәнебезнең тылсымлы моңы, аһәңе һәм көч-кодрәте белән берләштергән мәшһүр гарәп теле янәшәсендә булып, аның бәрәкәтле һәм тәэсирле йогынтысы белән үз телебездә, хикмәтле һәм тирән мәгънәле хөтбә-вәгазьләр ишетү, милләттәшләребезне уйланырга мәҗбүр итәр. Үзебезне башка халыклар белән тоташтырып, дөньяга кабат танытыр, иншалла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев