Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәис САФИН: СЫНЫККА СЫЛТАУ

Ниһаять, узган гасырның 90нчы елларында Мәскәү "демократ"ларының дәүләт күләмендә туган телебезгә каршы зәһәрле сүзләре, золым катнаш һөҗүмнәре тынып калды кебек... Ләкин күпкәме? 1552 елда Казан ханлыгын вәхшиләрчә басып алган Явыз Иван кан-яшь коя-коя чукындырудан башлаган руслаштыру сәясәтен Лука Конашевич, Ильминский шикелле дин әһелләре дәвам иткән булса, Мәскәү "демократ"лары остазларының бөекдержавачыл...

Ниһаять, узган гасырның 90нчы елларында Мәскәү "демократ"ларының дәүләт күләмендә туган телебезгә каршы зәһәрле сүзләре, золым катнаш һөҗүмнәре тынып калды кебек... Ләкин күпкәме?
1552 елда Казан ханлыгын вәхшиләрчә басып алган Явыз Иван кан-яшь коя-коя чукындырудан башлаган руслаштыру сәясәтен Лука Конашевич, Ильминский шикелле дин әһелләре дәвам иткән булса, Мәскәү "демократ"лары остазларының бөекдержавачыл шовинистик алымнарның иң мәкерлерәкләрен кулланып, рус булмаган халыкларның хокукларын рәхимсез рәвештә боза, аларны кулланырга ирек бирми. Газиз телләреннән мәхрүм итү өчен указлар чыгарып, мәгариф өлкәсендә әледән-әле төрле зарарлы кагыйдәләр кертеп, борынгыдан килгән милли алфавитны куллануда, гореф-гадәтләрне, изге йолаларны үтәүдә һәртөрле киртәләр корыла. Әйтик:
- Латин графикасы нигезендә, үзебезнең татар теленә ярак­лы итеп әзерләнгән әлифбаны, Дәүләт Думасы депутатлары һәм мәгариф чиновниклары илкүләм шау-шу куптарып, татарның бу гамәле илне таркатырга мөмкин дигән сылтау белән юлыбызга аркылы төште.
- Гөрләп эшләгән татар мәктәпләрен, гимназияләрен кыс­картып, татар балаларын оптимизацияне сәбәп итеп, рус мәктәпләренә чәчтеләр. Балалар ана телләреннән аерылып, барлык фәннәрне рус телендә укырга мәҗбүр ителде.
- Ул гына да түгел. БДИ дигән албасты балаларның психикаларын бозып, сәламәтлекләрен какшатса, татар мәктәп-гимназияләрендә фәннәрне тик рус телендә тапшырырга тиеш булу - телебезнең тамырларына балта чаба. Укучылары булмагач, зур өметләр баглап төзелгән Болак буендагы педагогика университетыннан да колак кактык. Башка институтларда барган татарча укытулар да сүнеп калды.
Ә инде президент В.Путинның 309нчы фәрманы буенча мәктәпләрдәге уку-укыту прог­раммаларыннан милли-төбәк компонентны алып ташлау - милли мәгарифне бернинди хокукка ия булмаган мескен сукбай хәленә калдырды. Хәзер барлык уку-укыту программаларын Мәскәү чиновниклары әзерли. Уңга-сулга тайпылу җинаять санала.
Ә бит 2002 елның 30 август көнне Казанда Бөтендөнья татар конгрессының III корылтаенда В.Путин:
"Полная дурь и бред, если кто-то, где-то запрещает в многонациональной стране родной язык или препятствует этому. Абсолютно не допустимо, вредно для страны в целом. Россия - сосредоточие такого национального, культурного, языкового богатства, которого в мире нигде нет. В этом как раз сила нашего государства", - дигән иде, югыйсә. Ләкин биш ел үтүгә шул ук президент 309 нчы номерлы - милли-төбәк компонентын алып ташлау, БДИны бары тик рус телендә генә бирү турындагы указга кул куя. Кайда мантыйк? Кайда безнең хокук­лар?
Дәүләт җитәкчесе В.Путинның Әстерханда үткән шура җыелышында "Российская нация" дигән уртак милләт булдыру турында сөйләве, бу турыда закон булдырырга кирәклегендә әйтүе; Йошкар-Оладагы киңәшмәдә мәктәпләрдә рус телен укыту сәгатьләре җитәрлек булмавына басым ясавына - прокуратура даирәләрен аякка бастыра. Юкса, Татарстан мәктәпләрендә татар һәм рус телләрен укыту - программалар буенча: РФ Конституциясе һәм РФ мәгарифе турында кануннар нигезендә укытыла. Россия Конституциясе үзенең 68нче маддә, 2 нче пункты белән республикаларга да үз дәүләт телләрен укыту мөмкинлеген бирә. Татарстан Конституциясенең 8 нче маддә, 1 нче пунктында дәүләт телләре итеп тигез хокуклы татар һәм рус телләре турында әйтелгән. Татарстанда ике дәүләт теленең - татар һәм рус телләрен бертигез күләмдә укытылуы Россия Конституция­се судының 16 ноябрь, 2004 елның N16-11 Карары тарафыннан да раслана. Бу бит Россия дәүләтенең Төп Канунда язылган мәҗбүри законнар!
Ләкин балык баштан чери, диләр. Әлеге гамәлләр Татарстан һәм Россия Конституцияләре белән исәпләшмичә эшләнә. Шунысы аяныч: мондый закон бозулар илдә табигый хәлгә әверелеп бара шул.
Россия дәүләтендә туктаусыз булып торган ыгы-зыгылар халыкның игътибарын тормыш авырлыкларыннан, борчу-мәшәкатьләреннән, кайгы-хәс­рәтләреннән вакытлыча булса да оныттырып тору өчен махсус эшләнә кебек. Моның нәкъ шулай икәнлеген бүген Татарстаныбызда куптарылган сәбәпсез шау-шулар раслый түгелме? Каш ясыйм дип, күз чыгару бит бу!
Бүген дөресен сөйләп, иртәгәсен шуның киресен эшләү гадәткә кереп китте. Акча "сугу" өчен бөтен юллар ачык, тыелганнарын акча үзе җайлый. Икеләтә стандарт дигән икейөзлелек дәүләт дәрәҗәсенә күтәрелде. Ул Россия телевидение каналларын тулысынча яулап алды. Әнә, "Время покажет", "Место встречи", "60 минут" тапшыруларына күз салыгыз. Аларда, төкрекләрен чәчә-чәчә, Дума депутатлары, профессорлар, хөкүмәт чиновниклары оппонентларына сүз әйтергә ирек бирми, акны кара дип алдашкан "интеллигент"ларның кыланышы кырга сыймый.
Гөнаһ шомлыгына каршы, Украина президенты П.Порошенко, әллә инде Россиядән үрнәк алып, "Телләр турында"гы законны раслаган. Ул да, нәкъ Россиядәге кебек, илдәге башка вак халыклар белән исәпләшми, телләрен хокуксыз калдырган. Бу хәл бөекдержавачыл урыс шовинистларын шаштырды. Алар ярсый-ярсый: "Украинада яшәгән башка халыкларның шәхси хокукларына каршы булган, халыкара законнарны боза торган канун бу. Аны гамәлгә кертү - җинаять!" - дип мөнбәрләргә суза. Аларны арткы рәттәге курчаклар да алкышлый. Тик бүгенге Россиядәге шушындый ук законсызлыкларны ничек дип атарга? Башкаларның күзендәге чүпне күреп тә, үз күзендәге бүрәнәне тоймаган җитәкчеләрне ничек дип атарга? Рус булмаган халыкларның иң мөкатдәс милли хисләрендә мәсхәрәле рәвештә уйнаудан башка, илбашларының әллә эшләре беткәнме соң?
Премьер-министр Д.Медведев үзенең 2016 ел йомгаклары буенча докладында 2015 ел белән чагыштырганда сәнәгатьнең 14 процентка кимүен, кулларында ут уйнатыр халыкның 5 проценты эшсезлектән интегүен, 78 проценты бөлгенлек хәлендә көн күрүен, нефть продукцияләре сатуның ике мәртәбәгә кимүен билгеләп, "Ил казнасында акча юк", - диде. Г.Зюганов та, үзәк телевидение­сенә биргән интервьюсында, Премьер-министрның сүзләрен җөпләп: халыкның 22 проценты хәерчелектә, 30 проценты тормышларының очын-очка ялгап яшәвен, шул ук вакытта 1,4 триллион акчаның читкә "чыгып качуын" искәртте. Кичекмәстән уңай якка хәл ителергә тиешле бу иш проблемаларның иге-чиге юк. Иренми эшлә генә.
Ә кризис һаман саен тирәнәя, санкцияләр кырыслана бара. Аена уртача 15-18 мең сум акча алып эшләүчеләрнең, 8-9 пенсия алып көн күрүчеләрнең хәле һаман саен мөшкеллеккә бара. Ә инде хезмәт хаклары аена 7-8 мең булганнарның тормышларын күз алдына китерү дә кыен. Әлбәттә, президент сайлаулары алдыннан нәрсәнедер яхшы якка үзгәртергә тырышачаклар. Ә аннан соң?..
Мәскәү даирәләре белән компромисска килеп, газиз ана телебезне атнасына 2 сәгать укытырга ризалашкан республика җитәкчелеге Дәүләт Советының махсус утырышында бу турыда халыкка әйткән иде. Р.Миңнеханов: "Барысы да Мәскәү җитәкчелеге белән килешенгән, бары тик формаль ягын көйләп бетерәсе бар. Киләсе атнага хәбәр көтәбез", - дигән иде. Закон бозуларын таныйлармы икән? Әнә бит, 3 ноябрьдә Түбән Новгородта XI рус дөньясы ассамблеясы җыенында катнашкан Р.Мөхәммәтшина да: "Мин "түгәрәк өстәл"дә чыгыш ясадым һәм гаҗәпкә калдым. Чөнки бер генә лингвист һәм рус телчесе Татарстандагы хәлләр турында белми", - дип раслый.
Әлбәттә, белмидер. Чөнки уң кулы ни эшләгәнен сул кулы белмәгән чиновниклар белән дәүләт кадәр дәүләтне чайкалдырмыйча гына тартып бару бик читен ул. Әнә, Д.Песков та "Милли мәгариф эшләре - республикаларның үз карамакларында. Ничек кирәк тапсалар, шулай эшләргә хокук­лылар", - дип раслап тора. Тагын нәрсә кирәк?
Заманында Татарстанның бер җитәкчесе татар балаларын үз ана телләрендә дүртенче класска кадәр генә укытуны тәкъдим иткән иде. Андый вариантның безнең балаларыбызны ана телләрендә югары белем алудан мәхрүм итәчәк. Ул Болак буенда татар университетыннан да аның яшерен күрсәтмәсе буенча колак какмадыкмы икән? Чөнки без үз кадеребезне үзебез белмибез бит. Ләббәйкә әйтергә шомардык. Бер акыллы иптәш әйтмешли: "Аттан тайга күчә торабыз". Шулай атсыз да, тайсыз да калдык.
Безгә хәзер халкыбыз белән бердәй кубарылып, милли мәгарифебезне һәм башка милли мәсьәләләрне хәл итүне үз кулыбызга алу зарур. Татарстанда милли татар теле булмау - дөньякүләм мәсхәрә! Милли компонентны кичекмәстән мәктәпләргә кайтару кирәк. Үзебезнең милли алфавитыбызны гамәлгә куярга, ана телебез алты сәгать кенә түгел, ә кирәк кадәр итеп укытылып, халык теленә әверелергә тиеш!
Толерантлык, безнең татардагы шикелле, берьяклы гына була алмый. Бертуктаусыз таш атып торучыларга һаман саен аш белән җавап кайтару да түбәнлек. Совет халкы була алмаган шикелле "Российская нация" дә була алмый. Чөнки һәр халыкның меңәр еллар буе туплаган газиз гореф-гадәтләре, изге дини йолалары, язылмаган милли-көнкүреш кануннары һәм, әлбәттә, авыр чакларда таяну өчен газиз теле бар. Уян, татар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев