Мәдәни җомга

Рәис САФИН: ЧИТЛӘР КУБЫЗЫНА БИЕМИК

Телевидениедән «Җырлы-моңлы балачак» тапшыруларында, илкүләм дан казанган «Йолдызлык» концертларында чыгыш ясаган сәләтле татар балаларының гаҗәеп осталык белән башкарган җыр-биюләренә сокланмаган, үз милләтебез өчен горурланып шатланмаган татар юктыр. Җырга-моңга, гомумән, чын сәнгатькә һәвәс бу балалар, күңелләребезне күтәреп, җаннарыбызны иркәли. Тормышыбызны күркәмләндереп җибәрә, аңа ямь өсти. Зәвекъле милли киемнәребезне киеп, зифа буйлы...

Телевидениедән «Җырлы-моңлы балачак» тапшыруларында, илкүләм дан казанган «Йолдызлык» концертларында чыгыш ясаган сәләтле татар балаларының гаҗәеп осталык белән башкарган җыр-биюләренә сокланмаган, үз милләтебез өчен горурланып шатланмаган татар юктыр. Җырга-моңга, гомумән, чын сәнгатькә һәвәс бу балалар, күңелләребезне күтәреп, җаннарыбызны иркәли. Тормышыбызны күркәмләндереп җибәрә, аңа ямь өсти.

Зәвекъле милли киемнәребезне киеп, зифа буйлы нәфис кызларыбыз, баш очларындагы гүзәл калфакларыннан милли нурлар балкытып, алтын бөртекләренә тиң егетләребез, дәртләнеп-җилкенләнеп, саф ана телебездә чыгыш ясап, үзләренең тырышлыгы һәм булганлыгы белән халкыбызның өметле киләчәге барлыгын исбатлап, милли хисләребезне уятып тора.

Моның чыннан да шулай икәнен, «Җырлы-моңлы балачак - 2014» гала концертында борынгы әби-бабаларыбызның уй-хисләре тирәнлеген, әманәтле җыр-моңнарын һәр татар кешесе үз йөрәге, җаны-тәне аша тойгандыр.

Шушындый искиткеч тамашаларны без «Җырлыйбыз да биибез» тапшыруларында күреп тә хозурланабыз әле.

Ә бит бу куанычлы мизгелләрне безгә әле балалар бакчаларында тәрбияләнүче һәм башлангыч сыйныфларда гына белем алучы онык-балаларыбыз бүләк итә. Рәхмәт аларга. Бәхетле-тәүфыйклы кешеләр булып үсәргә насыйп әйләсен үзләренә.

Әмма шушы тамашаларда катнашкан балаларның әниләре һәм тәрбияче апаларының еш кына, бүген сәхнәдә үзләрен инде йолдыз итеп тойган кайбер җырчыларга охшарга тырышыпмы, күкрәген, иңсәсен шәрә калдырып, ачык бил-кендекләрен тамашачыларга күргәзмәгә куйган кебек, төрле хәрәкәтләр ясап кылануы һич кенә дә әдәп-әхлак кысаларына сыймый.

Билгеле, әти-әниләр балаларының, тамашачылар алдына чыгып, балкып алуын, ихлас тырышлыгын күреп, һичшиксез горурлана торгандыр. Алар моңа, әлбәттә, лаек. Чөнки әле кайчан гына егыла-тора тәпи йөреп киткән, дөрес итеп сөйләшә дә белмәгән балалар бүген инде чын сәхнә осталары белән янәшә басып тора икән, димәк, монда әти-әниләрнең дә зур хезмәт куюы бәхәссез.

Әнә бит аларның бәгырь кисәкләре, төрле рәвешләргә кереп, үзенең осталыгын күрсәтә. Аны алкышлап кул чабалар. Әти-әниләренең таныш-белешләре елмаеп теләктәшлек белдерә, афәрин! дия. Әмма, асылда, алар бер үк тормыш шартларында, дин халыкның аңын томалаучы әфьюн, диеп, аңа каршы аяусыз көрәшкән дәһри совет заманнарында тәрбияләнгән, яшәеш үзгәрә барган саен, халык алдына ярымшәрә чыгуның милләтебез өчен оят икәнлеген оныта барган һәм Көнбатыш дөньясы йогынтысында гомер кичерүчеләр икәнен дә онытмыйк. Шунлыктан алар үзләре дә, балалары да чит кавемнәрнең ярымшәрә модасына бик тиз ияреп китәргә мөмкин.

Әйе, адәм заты - акыл иясе булса да, Җир-Күкләрнең кодрәтенә, көч-куәтенә каршы тора алмый. Аны һәрчак ничек яшәргә кирәклеген өйрәтергә, гыйлем-белем биреп тәрбияләргә, һәр очракта да әдәпле кеше булып калырга кирәклеген әйтергә, комсыз нәфесенең коткысына бирелеп, әдәп-гадәт тәртипләрен бозып, азып китмәсен өчен, әхлак кысаларында тоту мәслихәт. Моны борынгы бабаларыбыз да яхшы белгән. Тәртип-тәрбия, гореф-гадәтләрне хөрмәт итү һәрчак көн тәртибендә торган.

Әмма совет заманында тәкрарланган: «Үгет-нәсыйхәт - ул дини тәгълиматка нигезләнгән буш сүз» дигән зыянлы-зарарлы фикер, 90 нчы елларда хөррият тантана иткән чорларда да үз көчендә булып, җенне кабат шешәдән чыгарырга ярдәм итте. Нәтиҗәдә, җәмгыятебезгә моңарчы күрелмәгән сәрхушлек, наркомания, фахишәлек, СПИД бәла-казасы ябырылды. Бу фаҗигаләр халкыбыз өстенә кайгы-хәсрәт, канлы күз яшьләре, котылгысыз җәза сыман ишелеп төште.

Шушы һәм башка мәрхәмәтсез сынаулар халкыбызның авыртмаган башына тимер тарак булып, аның данлы-шанлы тарихын тузга язмаган ялганнарга төреп, пычратулар үзенең алама нәтиҗәләрен әле дә күрсәтә тора. Үз халкының чын тарихын белмәгән милләттәшләребез исә отыры манкортка әйләнә бара.

Халкыбызның шушындый аяныч хәлдә калып барганын күрә торып та, аның киләчәк язмышына битараф калучы, гаиләсендә һәм көндәлек тормышында үз ана телебездә сөйләшмәүче, күркәм гореф-гадәтләребезне, дини йолаларыбызны санга сукмыйча, чит-ятларга ияреп гомер сөрүче татарга ничек итеп, нинди әфсеннәр укып, татарлыгын кайтарырга икән? Югыйсә бит ул чынлыкта, иксез-чиксез скиф далаларында ат уйнаткан, иксез-чиксез кыпчак җирләрендә данлыклы төрки каганатлар төзегән, Аурупа илләрен айкап йөргән мәшһүр һун канкардәшләребезнең нәсел дәвамчысы; ил-җирләрне тоташтырып, сәүдә иткән, дөньяда беренчеләрдән булып чуен койган, киң мәйданнарда иген иккән, 922 елның 21 маенда изге Ислам динен дәүләт дине буларак кабул иткән, мәгърифәт тараткан татар-болгар бабаларыбызның, кыйтгаларны дер селкетеп яу чапкан, каһарман ир-егетләре белән дан тоткан Алтын Урда халыкларының һәм рухи-матди байлыклары белән күршеләрнең туймас нәфесен кытыклаган, кенәз Курбский әйтмешли, «дөнья җәннәтенә тиң» Казан ханлыгының лаеклы варисы. Ләкин аның бүген эшләп тапкан байлыгының күп өлеше салым түләүгә китә, балалары үз ана телендә уку хокукыннан мәхрүм ителә. Бөекдержавачылык сөреме белән агуланып, үзләрен башкалардан өстен куярга маташкан даирә башка халыкларны, инкубатор чебиләре сыман, нәсел-нәсәпсез милли тамырсыз, уйсыз-хиссез иләт итеп калдырырга тели, күрәсең. Алар милли телләрне кысрыклау өчен хәтта илнең Төп Законын бозудан да тарсынып тормады. Милли мәктәпләргә БДИ дигән бүкине көчләп такты. Милли мәктәпләрдә укучы балалар хәзер теләсә-теләмәсә дә, белем алуны бары тик урыс телендә дәвам итәргә мәҗбүр.

Шулай итеп, оптимальләштерү дигән хәйлә белән урыстелле мәктәпләргә күчерелгән татар балалары ана теле, әдәбият, әдәп-әхлак, тәртип-тәрбия дәресләрен, күркәм гореф-гадәтләребезне, милли-дини йолаларыбызны өйрәнүдән мәхрүм ителде.

Бәлки, милләтебезне, телебезне игелекле байларыбыз, шәхси мәктәпләр ачып, саклап кала алыр?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: