Мәдәни җомга

Рәис Сафин: Акланмаган өметләр

Кемсәләр матбугат битләрендә, хәзрәтләр – вәгазьләрендә: “Диндә милләт юк” дип, ялгыш мәгълүмат тарата. Кешеләрнең уй-фикерләрен бутый.

Бөек Болгар дәүләтенең вәка­ләтле вәкилләре, хөкүмәтнең шәрәфле әгъзалары катнашындагы илчеләр, шул заманның Киев Русе дип аталган дәүләтенең бөек кенәзе Владимир янында булып, изге ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итәргә тәкъдим ясаган.

Мөхтәрәм илчеләр ислам диненең Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә тарафыннан барлык кавемнәр өчен иңдерелгәнен әйтеп, аның шәфкать-мәрхәмәтлелек дине икәнлеген,  адәм баласының тормышындагы барча борчулы сорауларга җавап бирә, күркәм әдәп-гадәтләргә, аны дөрес вә хакыйкый юлдан барырга өйрәтә торган иң гуманлы дин икәнлеген, халыкларны берләштерүче көч-куәт булуын да Болгар дәүләте мисалында исбатларга тырышкан. 

Ислам динендәге адәм заты һәрвакыт тәһарәтле-госелле булып, тәнен чиста тотар, киемнәре ямаулы булса да, юылган, үзе пөхтә киенгән булыр. Биш вакыт намазын вакытында үтәп, рухын савыктырыр, әхлагын пакьләр, кальбен арындырыр. Аллаһы Тәгаләнең  барлыгына, берлегенә ихлас инанган хәлдә, Аның тыйганнарыннан тыелып, хәмер эчү һәм дуңгыз ите ашауны хәрам санар. Үзе белән никахланмаган хатыннар янына да йөрмәс. Боларның барысы да ислам динендәге мөселман  өчен катгый тыелган гамәлләр икәнлеген дә әйтергә онытмаганнар. Шул исәптән, мөселман кешесе өчен төп максат – үзендә гүзәл әхлак булдыру.

Әйе, мөхтәрәм илчеләргә сый-хөрмәт күрсәтеп, затлы-кыйм­мәтле бүләкләр алышкан, ике ил арасында төзелгән килешүләрнең эчтәлеген тәшкил итеп, үзара дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга багышланган “Колмак суда батса, таш су өстенә калыкса” дигән изге теләкләрне саклап һәм аларга тугры калып, хөрмәтле илчеләрне игътибар белән тыңлаган бөек кенәз Владимир әйтә: “Тиңдәше булмаган Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ихлас күңелдән ышанып, намаз һәм башка изге гыйбадәтләр кылуыгыз да мактауга лаек. Ислам диненең халыкларны күркәм гадәтләргә өйрәтүче, начар гадәтләрдән саклап, тәрбияләүче камил һәм бердәнбер дөрес һәм хак дин икәнлеген җаныбыз-тәнебез белән тойдык. Ул, һичшиксез, халыкларның тирән ихтирамына лаеклы илаһи дин. Шушындый әхлакый һәм күркәм дин ияләре булуыгыз белән, бераз көнләшеп булса да, чын күңелебездән котлыйбыз. Хак Тәгаләнең рәхим-шәфкатьле хак ислам диненә киләчәктә дә тугры калган хәлдә, исән-имин яшәп, бәхетле булуыгызны телибез.

Ләкин без Аллаһы Тәгалә тарафыннан барлык кавемнәр өчен иңдерелгән, күркәм гадәт-йолаларга ия булган, кешеләргә тугры юл күрсәтеп, аларның рухи таләпләренә җавап бирә алырга сәләтле илаһи ислам динен дәүләт дине сыйфатында кабул итә алмыйбыз. Чөнки ул безнең халыкларның бүгенге дини йолаларына, гореф-га­дәтләренә, тәртип-тәрбияләренә, тормыш-көнкүреш­ләренә туры килми. Безнең халык сез әйткән хәрам эчемлекләрне эчәргә, дуңгыз ите ашап сыйланырга ярата. Кәнтәйләр янында булып, күңел ачудан, бераз шаярып алудан да баш тартмый. Боларның барысы да  көндәлек тормышыбызда кабатлана, ул безнең гореф-гадәтләребезгә әверелгән. Халкыбыз хак ислам динен кабул итеп, изге гамәлләр кылырга әзер түгел. Ләкин һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Килер бер көн, һәм бу мәсьәләнең үзеннән-үзе хәл ителүе мөмкин”.

Бу тарихи вакыйгалар халкыбызның тормышында булган, инде күп мәртәбәләр газета-журнал битләрендә язылып, галимнәребез тарафыннан әледән-әле кабатланып торса да, кайбер хәзрәтләр вәгазьләрендә: “Динне гореф-гадәтләр белән бутамагыз”, – дип әйтергә ярата. Ләкин шулаймы соң? 

Әйтик, ислам дине әле болгар бабаларыбыз тарафыннан дәүләт дине сыйфатында 922 елның 21 маенда кабул ителгәнче үк, илнең авыл-шәһәр мәчетләрендә инде 100-150 ел элек дәвердә мулла-хәзрәтләр халыкны җыеп, намаз гыйбадәтләре  башкарган, мәдрәсәләрдә дин сабаклары укылган һәм башка төр изге гамәлләр кылынып, ислам дине йолалары өйрәтелгән.

Боларның барысы да илдәге тәңречелек белән параллель рәвештә үтәлеп барган. Чөнки бу ике дин дә, бер-берләрен тулыландырып, бербөтен булып, халыкның гореф-гадәтләренә, дини йолаларына туры китереп, чын күңелдән башкарылган.

Халкыбыз 500 ел баскынчылар изүендә  газап чигеп, күп кенә милләтпәрвәр каһарманнарыбызны югалтып, илсез, җирсез калса да, ул үзенең хак дине сагында булып, исән калды. Югыйсә, бөекдержавачыл шовинистик карашлы дәүләт түрәләренең гомерләре буе татар халкына каршы көрәшүдә рәхимсез рәвештә изү, мәсхәрәләү кебек геноцид ысуллар кулланудан бихисап милләттәшләребезнең төрмә-каторгаларда юк булулары һәм асу-кисүләр аркасында милләткүләм югалтуларга дучар ителдек, елга-күлләргә батырып, мәҗбүри рәвештә чукындырулардан күп кенә милләттәшләребез ихтыярсыз­дан кыйблаларын югалтып, руслашты.

Танылган милләтпәрвәр, тарихчы язучыбыз Фәүзия Бәйрәмова бер язмасында: “Халкыбызның 2-3 проценты гына мәчетләргә намаз укырга йөри”, – дигән иде. Әлбәттә, бу бик аз. Сәбәбе нидә  икән соң? Бәлкем хөрмәтле хәзрәтләребезнең белемнәре, әллә әзерлекләре җитешмәү сәбәплеме,  һаман да бер үк вәгазьләрне кабатлаулары дин кардәшләребезгә тискәре йогынты ясап, аларны мәчеттән биздерәме?  Әллә вәгазьләрне бүгенге тормышыбыздагы хәл-вакыйгалар һәм сәяси,  икътисади мәсьәләләр белән бәйләп, фән-техника югарылыгына җиткерү җитешмиме? Чөнки мәчетләргә йөргән яшьләребез белемле дә, мәгълүматлы да шул хәзер. Димәк, дин әһелләренә заман таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә булу мәслихәт. 

Сүз  уңаенда  шуны да әйтим. Кемсәләр матбугат битләрендә, хәзрәтләр – вәгазьләрендә: “Диндә милләт юк” дип, ялгыш мәгълүмат тарата. Кешеләрнең уй-фикерләрен бутый. Дин һәм халыклар арасына чөй кагарга маташа. Юкса, Коръәннең берничә аять-сүрәсендә Аллаһы Тәгалә кешеләрне кавемнәр итеп яратуын искәртә. Димәк ки, галәмнәрнең тиңсез бер Хуҗасы һәр халыкны үз үзенчәлекләрен, үз гореф-гадәт һәм дини йолаларын, милли сыйфатларын саклап яшәргә кирәген әйткән. Шушы хакыйкатьне белмәгән хәлдә кешеләрне тәрбияләргә, аң-белем бирергә алынган әлеге дә баягы кемсәләрнең хата-ялгышлары дин һәм халыклар арасына чөй какты. Аларны борынгы тарихи исемнәреннән, кадерле милли телләреннән мәхрүм итү коралына әверелеп, шовинистик карашлы берәүләр  оста кулланырга кереште. Илдәге йөзләгән төр халыкка “россиянин” атамасы такмакчы була.

Данлыклы Болгар дәүләтенең Киев Русе белән килешү-солыхларында искә алынып, әйтемгә әйләнгән “Колмак суда батса, таш су өстенә калыкса” кебек изге сүзләрнең бернинди көч-куәткә ия булмаган буш вәгъ­дәләр сыман тарих битләрендә калуы кызганыч.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: