Мәдәни җомга

Римзил Вәлиев: Җәнҗаллы тамаша

“Современник” театрында куелган яңа спектакль илкүләм җәнҗал куптарды, соңгы елларда бер генә театр премьерасының да шулкадәр тавыш чыгарганы булмады.

Федераль мәгълүмат чараларында Мәскәүнең “Современник” театрында Ринат Ташимовның “Беренче икмәк” пьесасы буенча куелган спектакльгә тискәре бәя биргән язмаларда татар халкы тормышы да искә алына. Дөрес, әсәрне тәнкыйтьләүчеләр бу тамашада урысча сүгенү сүзләренә, сугыш ветераннарын мыскыл итүгә, кешеләрнең тормышта урын таба алмауларына, бер яшь егетнең икенчесен суырып үбүенә күбрәк игътибар итә. Пьеса каһарманнары татарча исемле, үзләре (бары тик ике казах кешесеннән гайре) татар милләтеннән булгач, татарлар бу хәлгә ничек карый, хурланмыйлармы икән, дигән сорау да туа. Кайберәүләр авторларны яки театрны җаваплылыкка тарттыру, прокурорга шикаять бирү турында яза. Гомумтатар оешмасының рәсми карашы ничегрәк? Шуңа күрә татар конгрессында эшләүче журналист буларак, шәхси фикерләрем белән бүлешим әле.

Беренчедән, Омски өлкәсендә туып-үскән, шунда белем алган, соңгы елларда Екатеринбургта эшләгән Ринат Ташимовны матбугатта “татар драматургы” дип атау дөрес түгел. Аның иҗатын һәм үзен дә Омски яки Екатеринбург татар җәмәгатьчелеге белми. Татар тарихын, мәдәниятен белүе дә шикле. Ул Себер татарлары тарихын да, аларның хәзерге тормышын да тасвирламый.

Ринат - милли ассимиляция, манкортлашу корбаныдыр. Ташимов соңгы елларда талантлы әсәрләре белән танылган, илнең берничә театрында аның 7-8 популяр әсәре куелган, ул – театр һәм сәнгать белгечләре арасында билгеле зат. Татарлыктан да читтә түгел ул: 32 яшьлек драматург, артист, режиссер “Беренче икмәк” пьесасын үзенең Гыйльмениса һәм Мөнивәрә әбиләренә багышлаган.

Пьесаның төп каһарманы Нурия әбинең катлаулы, фидакарь шәхес булуы күрсәтелсә дә, спектакльдә татарларның яшәеше чагыла дип әйтеп булмый. Андагы татар һәм казах милләтле шәхесләр русча сөйләшә, русча яши.

Икенчедән, рус телле җәмгыятькә багышланган бу тамашада хәзерге чорның маргиналь вәкилләренең социаль-әхлакый портретлары чагыла. Төгәлрәк әйткәндә, монда Россия җәмгыятенең 20-30 ел элек кичергән халәте күренә. Ялланып “Кайнар нокта”га сугышка китүче, юньле эш, максат таба алмаучы егет язмышында гомумроссия милләте вәкилләренең образы килеп баса, ачы хакыйкать ачыла.

Тамашага хакимият, дәүләт вәкилләренең тискәре бәя бирүе табигый. Әдәбият һәм театр тәнкыйтьчеләре, матбугат чаралары аша җәмәгатьчелек фикерен чагылдыруга беркем дә аптырарга тиеш түгел.


Өченчедән, Нурия әбинең гел исерек йөрүе, хәтта протест күрсәтү максатыннан коега сикереп төшеп, күңелендәге хисләрен белдерүе, сәхнәдә күрсәтелгән гаиләнең яшәү рәвешендә татар, казах милләтенә ишарәләр ясалса да, монда татар мәдәнияте, әхлагы, гореф-гадәте күрсәтелми. “Татарлар андый булмый!” дип каршы чыгучылар бар.

Гүзәл Яхинаның популяр романында совет чоры фаҗигаләре күрсәтелсә дә, тискәре персонажларның – усал ир Мортаза, аның “Упыриха” кушаматлы әнисе һәм ирен атып үтерүче НКВД хезмәткәре белән кушылган Зөләйханың – татар милләтеннән булуы авыр тәэсир калдыра. Андый затларның милләтләре күрсәтелмәсә, татарлыклары ассызыкланмаса, роман әллә ни популярлашмас, күңелләрне җәрәхәтләмәс иде. Барлык тискәре геройларның бер милләттән булуын канун да, әдәбият гыйлеме дә хупламый.

Ринат Ташимов та шул ук юлдан китеп, татарлык мөһерен сюжетны “кыздыру” өчен файдалана. “Причем монда татарлар?” дигән сорау туа. Күпләр Нурия әби образы дөрес күрсәтелмәгән, дип шикаять язса, бу шактый нигезле дәгъва булыр. Мәскәү мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов нәкъ шундый фикерен матбугатта белдерде инде. Чыннан да спектакльдәге Нурия әби, аның оныгы – татарлар өчен типик шәхесләр түгел. Киресенчә, бик сирәк очрый ул хәмер эчә торган татар әбиләре, җитмәсә уңай каһарман буларак танылганнары. Гомумән ялган образлар, ялгыш фикерләр күп бу әсәрдә.

Ләкин моны бәяләү һәм төзәтү – прокурор, судья эше түгел, бу тәнкыйтьчеләр, язучылар вазифасы. Бер егет икенчесен суырып үпкәннән соң аның “мин пидор түгел” дип аклануы да катлаулы тәэсир калдыра. Яшьләргә нигә кирәк бу? Бер җенес вәкилләренең бер-берсенә гашыйк булуы белән аларның башын катырырга кирәкмидер. “Россия офицерлары” оешмасы җитәкчесе, Россия Герое, генерал-майор Сергей Липовой да, әнә, сүгенү сүзләре куллану һәм ирләр үбешүе прокурорга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе була алмый, дип белдергән. Тәнкыйть өчен сәбәпләр җитәрлек анда!

Спектакль ошамаган хәлдә, тамашачылар төкереп чыгып китәргә, театрга бармаска хаклы. Дәүләт оешмаларының бәяләү, бүләкләү, өстәмә стимуллардан мәхрүм итү мөмкинлекләре бихисап.

Әйтергә кирәк, җәмәгатьчелекнең протест-тәнкыйтьләре нәтиҗәсез калмады. “Беренче икмәк” спектакленең икенче премьерасында өлкән яшьтәге атаклы артистка Лия Ахеджакованың монологыннан русча сүгенү сүзләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын рәнҗеткән җөмләләр төшереп калдырылачак. “Современник” театры шундый чигенеш ясарга карар иткән.

Чыгышы буенча татар булып та, милли үзаңы түбән булган, үз халкының әхлагын белмәүчеләр артып барганда, Ринат Ташимовның һәм “Современник” театрының мондый “милли” әсәре татар җәмәгатьчелеге алдына җитди сораулар куя. Чөнки сәхнәдә чагылган татар тормышы милләтне хурлау, фаш итү, хакыйкатьтән тайпылу булып күренә.

Гомумән, Россия җәмгыяте шулкадәр рухи ярлылык, мес­кенлек баткагына чумган, дигән тәэсир кала. Милләтне югалту, телдән, мәдәнияттән ваз кичү, аек, чиста тормыштан тайпылу куркынычы янамыймыни безгә? Бәлки, яшь драматург шул рәвештә татарларны искәртергә теләгәндер? Карагыз, нинди хәлгә төшеп барасыз, татарлар, дип әйтергә теләмиме ул?

“Беренче икмәк” пьесасын интернетта табып уку, театрлардан репортажлар карау, авторлар белән танышу шундый катлаулы фикерләр уята. Манкортлаша башлаган татар мохите өчен бу искәртү үзенә күрә вакцина хезмәтен үтәргә тиеш. Гүзәл Яхиналар да, Ринат Ташимовлар да үзебезнең милли мохиттән үсеп чыга. Аларга үпкәләргә түгел, ә үз вакытында аларга милли тәрбия бирергә, милли рухлы әсәрләргә юл ачарга кирәк.

Габдулла Тукай сәхнә йолдызы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның альбомына язган Сәгыйть Сөнчәләй “Сөй гомерне, сөй халыкны” шигыре бүген дә актуальлеген югалтмый:

“Киң күңелле бул эчеңнән, 
мыс­кыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, 
тик җаның хурланмасын”.

Үз кардәшләребезнең, талантлы милләттәшләребезнең ялгыш юлдан китүе, милли кыйбланы югалтуы бик аяныч.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: