Мәдәни җомга

Рифә РАХМАН: ГИМННАР - УЛ МИЛЛӘТ КЫЙБЛАСЫ

Совет чорында да без үзебез сөймәгән, яратмаган гимнны һәр дүшәмбенең иртәнге мәктәп җыенында борын астыннан мыгырдый торган идек. Нилектән һәм ни сәбәпле шулай сансыз булган соң ул? Гимннарда сакраль шигърияттәге догаларга барып тоташтыру өстенлек итә. Доганы, белгәнебезчә, нәрсәнедер сорауның, теләүнең магик формуласы дип карап, төп элементы сыйфатында эпиклезаны, ягъни изге...

Совет чорында да без үзебез сөймәгән, яратмаган гимнны һәр дүшәмбенең иртәнге мәктәп җыенында борын астыннан мыгырдый торган идек. Нилектән һәм ни сәбәпле шулай сансыз булган соң ул?

Гимннарда сакраль шигърияттәге догаларга барып тоташтыру өстенлек итә. Доганы, белгәнебезчә, нәрсәнедер сорауның, теләүнең магик формуласы дип карап, төп элементы сыйфатында эпиклезаны, ягъни изге төшенчәләрне, үтенечләрне аерып чыгаралар. Шул ук вакытта дога-гимнда аретология өлеше - вакыйгалылык та бар дип санала. Димәк, гимннар популяр булсын, халык күңеленә якын килсен өчен, алар төзелеше һәм берникадәр эчтәлеге белән дә доганы кабатларга тиеш.

Дәүләт символы булган текстка алда аталган берәмлекләр буенча якын килсәк, ислам - рәсми дин, дип танылган илләр гимнында изге төшенчә рәвешендә Аллаһ, Мөхәммәд, аның иярченнәренең һәм төрле изгеләрнең исемнәре, сыйфатламалары кулланыла («Аллаһ бөек» - Ливия;). Әлеге уңайдан 1990 елда кабул ителгән һәм аятолла Хомейниныкын алмаштырып килгән Иран гимнын сүзгә-сүз тәрҗемәдә мисалга китерик:

Көнчыгыш кояшы офыктан күтәрелде,
Хакыйкатькә ышанганнарның күзендә - яктылык.
Бахман ае - Иманыбыз яктысы.
Әй Имам, Мөстәкыйльлек һәм Ирек турында сүзләрең
Җаннарыбызга язылып куелган.
Нык һәм мәңгелек бул,
Ислам республикасы Иран!

(Тәрҗемәләр - авторныкы).

Югарыдагы текстта изге төшенчәләр сыйфатында Иман, Бахман ае, Имам сүзләре кулланылса, магик формуланың мөһим өлеше булган соңгы ике юлда иранлыларның иң изге теләге чагылыш таба. Шул ук вакытта шигырьдә Ислам кануннарына нигезләнеп яшәгән республика төзү өчен барган көрәшнең тарихын чагылдырган әдәби һәм фактик детальләр дә юк түгел.

Динара сугышларны төп максаты иткән илләрнең гимнында еш кына чит конфессия вәкилләре өчен изге төшенчәләр таптала. 1791 елда Гавриил Державин һәм Осип Козловский полонез көенә язган текстның тәүге юлларын искә төшерик:

Җиңү күкрәве, ишетел!
Кыю Рус, күңел ач!
Яңгыраулы данга бизәл!
Мөхәммәтне тетрәттең!

Алга таба Г.Державин ачыктан-ачык шовинистик рухта, без дошманнарыбызга галәм чигенә кадәр кулларыбызны сузачагыбызны күрсәтергә тиеш, дип белдерә.

Буржуаз Франциянең милли гимны буларак 1792 елда Руже де Лиль тарафыннан язылган һәм бик күп телләргә тәрҗемә ителгән «Марсельеза»ның төрле ил гимннарына йогынтысы зур, шул исәптән төрки гимннар тарихында да эзе бар. Русларда исә ул берара французлардагы шикелле үк хезмәт итә. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әлеге шовинистик эчтәлекле текст француз-рус альянсының рәсми гимнына әйләнә һәм ике ил җитәкчеләрен каршы алганда «Боже, царя храни» янәшәсендә җырлана. Керенскийның Вакытлы хөкүмәте исә «Марсельеза»ның эчтәлек планында шактый үзгәртелгән һәм инде «Эшчеләр Марсельезасы» дип аталган вариантын дәүләт гимны сыйфатында игълан итә.

Көрәш рухы сеңгән гимннарда кушымта еш кына магик формуланың төп элементын башкара, әйдәү, шигар рәвешен ала:

Әйдә тор, күтәрел, син эшче халкы!
Дошманга каршы, ач кешеләр!
Таралсын халык үченең таушы:
Алга! Алга! Алга! Алга! Алга!

Сугышчан рухлы көчләр тудырган гимннарда дошман яклар тупас эпитетлар белән атала, аларга каргаулардагы шикелле үк куркытулар, янаулар яудырыла. Гасырлар дәвамында империалистик илләрнең төп халкын тәшкил иткән милләтләр гимнында, эшчеләрнең әйдәман җыры сыйфатында иҗат ителгәндә дә, төрле халыкларны уртак көрәшләргә күтәрү, чит территорияләргә үтеп керү йә булмаса дошманнарны кыру-себерү, физик юкка чыгару идеясе калкуландырыла. Бу уңайдан Петр Лавров язган русча текстның бер кушымтасын тәрҗемәдә китерик:

Мәңгелек хәсрәтләр җиткәндер?
Туганнар, бар җирдә кузгалыйк -
Днепрдан алып Ак диңгезгә кадәр,
Һәм Иделстан, һәм ерак Кавказ.
Дошманнарга, этләргә - байларга,
Һәм дә явыз вампир-патшага.
Кыйна, чап каргалган залимнәрне,
Яңа тормышның таңы, яктыр!

Әгәр кайсыдыр дәүләт чикләрендә төрле конфессия вәкилләре яши икән, теге яки бу дини инанулар системасы рәсми идеология сыйфатында кабул ителмәсә, урынын уйлап чыгарылган диннәрнеке ала. Андый илләрнең гимнында шулай ук идеологик көрәш, сәяси идеаллар, аларны чагылдыручы изге төшенчәләр үзәккә куела. Коммунистик идеология хакимлек иткән СССРда дәүләт атрибуты булган җырның Сталин вариантын исебезгә төшерик. Анда Ленин, Сталин, Ватан кебек төшенчәләр эпиклеза элементы рәвешендә килә, дошман портретын тудыруга һәм аңа тискәре мөнәсәбәт уятуга хезмәт иткән аретологиягә - эшчеләр көрәше тарихына аеруча игътибар бирелә. Җырда "Ирек кояшы, Бөек юл, Халык байрагы" төшенчәләренә зур мәгънә йөкләре салына.

СССРда 1943 елны кабул ителгән гимнны алабызмы, соңгыларын карыйбызмы, аларда ирекле берләшкән халыклар бердәмлеге турында сүз бара, ә инде Россия гимнына күз салсак, үзәгендә төрле халыклар яшәгән илебез Держава, дип атала. Бу, әлбәттә, туган җирләрендә башкалар белән иңгә-иң яшәгән милләтләрне борчымый калмый, чөнки ул, әлеге җырны башкарганда, үзен кол, җиңелгән кеше итеп тоя. Икенче яктан, дин дәүләттән аерылган ил гимнына Бог кебек сүзләрнең килеп керүе дә аптырашта калдыра. "Син бер генә бу дөньяда, Алла (Бог) саклаган туган җирем",- дип белдерә аның авторы Сергей Михалков.

Инде тугандаш халыкларны, чыннан да, дуслык-туганлык идеяләре нигезендә берләштергән Татарстан гимнына килик. Дөресен әйтим, ул конкурс таләпләренә китерелеп язылса да, күңелне тетрәндерерлек, бөек эшләргә әйдәрлек түгел. Ни өчен? Бердән, аларда яңгыраган идеяләрнең тормышка ашу-ашмавы гади халыктан тормый. Төрле конфессия һәм милләт вәкилләре яшәгән территорияләрдә теге яки бу халыкның зур максатлары еш кына үзара ярашмый. Икенчедән, берничә халыкка хезмәт иткән текстларда эпиклезалар отышсыз сайлана. Татарстан гимнында эпиклеза элементы - Ватан. Кемдер, ирекле Ватаны юк, дигән карашта тора, кемдер Татарстанны үз Ватаны дип танымый, аны Россиянең бер кыйпылчыгы итеп саный һәм бу сүзләрне куллануны бушсүзлелек дип карый.

Шул ук вакытта Татарстан гимнының аретология өлеше үтә йомшак, абстракт, анда ил һәм мөстәкыйльлек өчен көрәш тарихы аерым факт-детальләрдә чагылмый. Җырның авторы нибары: «Күп гасырлар кичкән чал тарихлы Данлы илем, үзең бер дастан!»- дип гомуми сүзләр яза. Җитмәсә, тарихны дастан дип атарга була, ә илне дастанга тиңләү исә нык отышсыз.

Өченче элемент, ягъни үтенеч өлеше текстта бөтенләй юк, аның урынына килгән теләк бик йомшак, өндәү билгесе белән язылса да, көчсез яңгырый:

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!

Әгәр гимннарга куелган өч элемент үз вазифаларын башкармый яисә бөтенләй юк икән, гомумән гимн бармы, дигән сорау туа. Формаль язылган гимн халык тарафыннан бервакытта да дәүләтенең горурланырлык атрибутикасы сыйфатында бәяләнми.

Кыскасы, без Татарстан гимны текстына еллар узгач, тагын бер әйләнеп кайтырга тиешбез, дип уйлыйм.

Бу уңайдан ирландлыларның 1907 елда инглиз телендә язылып, соңыннан тәрҗемә ителгән һәм 1934 елда зур бәягә дәүләт авторлык хокукын сатып алган гимннарын искә төшерик. Ул ирландлыларны көрәш рухы, азатлык фикере белән бәйләп тора. Англиялеләрдән тулы бәйсезлек алу төп юнәлеш булып барса һәм аларны физик юк итү идеясе ассызыкланса да, рәсми кабул итүләрдә башкару алар тарафыннан тыелмый. Әлеге гимн шулай ук дөнья халыкларына яхшы таныш.

Тыныч дәүләт төзүче, шуның шартларында яшәүче һәм берничә конфессия вәкилләреннән торган татарстанлыларны бүгенге шартларда көчле рәвештә рухи берләштерерлек идеяләр юк. Һәм киләчәктә шигырь сыйфатында күпкә кызыклырак язылган текстларның да гимн буларак зур вазифа башкарыр дип уйлау - хата. Ә менә дини бергәлек көчле илләрдә яисә ватанпәрвәрлек һәм милләтпәрвәрлек рухы белән янган халыкларда гасырларны кичеп яшәрлек гимннар иҗат ителә. Төрекләрнең атаклы «Истикълал маршы» шуның бер мисалы булып тора.

Интернетның рус телле сайтларында әлеге гимн текстын «ниндидер бер флаг турында җыр» гына дип бәяләү рухы хөкем сөрсә дә, «Истикълал маршы» бик күпләрне уйга калдыра, дөньякүләм билгелелеге белән шаккаттыра, шуңа да карамастан гимнны популярлаштыру эше Төркиядә дәүләт вазифасы дәрәҗәсендә алып барыла. Ул бүгенге көндә дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителде һәм махсус җыентыкларда дөнья күрде.

1923 елда Мостафа Кәмал Ататөрек төзегән Төркиянең гимнын иҗат итү идеясе көнбатыш фронт командованиесендә барлыкка килгән була. Әлеге бурычны үзе дә язучы булган мәгариф министры Хәмдулла Супхига йөклиләр, ә авторларга 500 лир вәгъдә итәләр. Ул заман өчен бик зур бәя була. 724 конкурс эшеннән 7 есе сайлап алына һәм парламентка тапшырыла. Нәтиҗәдә, Мәхмәт Акиф Эрсой иҗат иткән шигырь гимн текстына яраклы, дип табыла. Ул баштарак төрле өлкәләрдә үзгә көйләрдә башкарылса да, 1924 елда Али Рифат Чагатай язган көй рәсми төстә кабул ителә.

Төркиянең Илбашы Мостафа Кәмалга һәм аның көрәштәшләренә көчле яңгырашка һәм идея эчтәлегенә ия «марш» халыкны бергә туплау, зур көрәшләргә, яңа реформаларга мобилизацияләү өчен кирәк була. М.Эрсойның «Истикълал маршы» әлеге таләпләргә тулысынча җавап бирә. Марш төшенчәсе үзе үк бердәм адымга атлауны күз алдына китерә.

Инде «Бәйсезлек маршы»на гимн тексты һәм текст бөтенлеге проблемаларыннан якын килик. Мин аны үз халкыма текстның төрекчәдә нинди эчтәлеккә, яңгырашка ия икәнлеген күрсәтеп тәрҗемә итәргә тырыштым.
Кур(ы)кма! Сүнмәс бу шәфәкъләрдә йөзгән ал байрак,
Сүнмәсә Ватаным өстендә төтен - соңгы учак.
Ул минем милләтемнең йолдызыдыр, балкыячак!
Ул минеке, ул минем милләтемнеке улчак.

Беренче строфаның изге сүзләре рәвешендә, күргәнебезчә, Ватан, Милләт турындагы төшенчәләрне аерып чыгарырга кирәк. Алар, ал байрак, милләт йолдызы, учак образлары белән берләшеп, текст берәмлегенең көрәш символикасын тәшкил итә. Шул юл белән М.Эрсой дәүләт атрибутикасы берәмлекләрен үзара нык бәйли.

Китерелгән өзектә "учак" сүзе гаять тирән мәгънә йөге тарта. Ул утын янган урынны гына аңлатмый, аерым йорт, гаилә мәгънәсен дә белдерә. Әгәр минем туган туфрагымда бер генә йорт өстендә төтен күтәрелә икән, ягъни әле кем дә булса исән икән, Ватанның яшәвенә өмет бар, ди автор. Димәк, төтен һәм учак символлары ирек, бәйсезлек өчен ахыргача, соңгы кангача көрәшү идеясен уздыру өчен кирәк. Шул ук вакытта М.Эрсой тәүге строфа ярдәмендә үз милләтен Ватан һәм милләт аләме астында берләшергә дә чакыра.

Икенче строфадагы "Ярымай, Хак, Милли иреклек" эпиклеза элементлары булып тора. Күпчелек халкы Аллага табынган илдә азатлык көрәшен Хак юлындагы көрәш тә итеп чагылдыру бик мөһим, ул чагында миллионнар синең шигарең астында берләшәчәк. Автор боларны психологик осталык белән тотып ала һәм текстка хәләл, корбан кебек төшенчәләрне китереп кертә. Димәк, ил иреге өчен көрәш хә- ләл генә була ала, син шул көрәштә үзеңне корбан итүне бер бәхет санаячаксың.

Мин мәңгедән бирледер хөр яшәдем, хөр яшәрмен.
Кайсы юләр миңа зынҗыр будырачак? Шашармын!

М.Эрсой "Европаны әйләндергән корыч күбәле дивар"га Көнчыгышның "иман тулы күкрәген" "калкан" сыйфатында каршы куя, "Бирмә, дөньяларын алсаң да, бу җәннәт Ватанын",- дип белдерә. Ватанны дини төшенчәләр аша бәяләү-тасвирлау да текстны иманлы халык күңеленә якын итә.

Төркиянең "Истикълал маршы"нда, бөтен башка төрки халыклар гимннарыныкына караганда да, милләт тарихының чагылышы көчлерәк, хәлбуки башка милләтләр фаҗигаләрне төрекләрдән аз кичермәгән. Менә кайда "Бәйсезлек маршы"ның көче! Чыннан да, әгәр ата-бабаң каны тамган туфракта яшисең икән, ничек әле син аны дошманыңа бирәсең:

Кем бу җәннәт Ватаны хакына җан кылмас фида?
Чәпчерәр шаһидләр каны, туфрак сыксаң, шөһадә!
Җанны, җанашны, бөтен барымны алсын да Хода,
Аермасын гына мине Ватанымнан дөньяда.

М.Эрсой Ватанны кеше күңелендә Ходадан кала иң югары төшенчә дәрәҗәсенә күтәрә, лирик "мин" аның хакына җанын һәм хәтта сөйгән ярын да фида кылырга риза. Бу дәрәҗәдәге милли-иҗтимагый альтруизмны йә кайсы башка гимн чагылдыра?!

Инде гимннарга карата куелган өченче таләпне дә искә төшерик. "Бәйсезлек маршы"нда ялыну, үтенеч бөек көч булган Аллаһка юнәлтелә.

Рухымның синнән, Илаһи, шулдыр тик сораганы:
Тимәсен гыйбадәтем күкрәгенә нәмәхрәм кулы!
Бу азаннар - шәһадәтләре дини нигезләрнең,
Мәңге Ватан өстендә торыр минем ялваруым,- дип яза.

М.Эрсой беренче карашка ваграк тоелган мизгелләрне дә күз уңыннан чыгармый. Шулай итеп, "Дога"га Хакка вәгъдә һәм табыну элементлары үтеп керә:

Ул заман вөҗүд белән сәҗдә итәм, булса ташым;
Һәр җәрәхәттән, Илаһи, бушаныр канлы яшем;
Атылып чыгар җансыз бер рух кебек җирдән нагъшем,
Ул заман күтәрелер Күккә кадәр, бәлки, башым!

Аңга үтеп керерлек ачык аңлаешлы, шул ук вакытта үтә дә образлы һәм үткер язылуы белән дә "Бәйсезлек маршы" үз алдында баш идерә. Хөррият байрагы, Аләм йөзендә дулкынланган Ай, хөр яшәүнең Хактан бирелгән хаклыгы турында образ-фикерләр, текст ахырында кабатланып, аңа бөтенлек төсмере бирә.

Дулкынлан син шәфәкъләрдә кебек, әй шанлы аем,
Хәләл булсын бары артык түгелгән каннарымның.
Мәңге азатлыгын телим байрагым һәм халкымның.
Хакыдыр - хөр яшәве - хөррият байрагымның ,
Хакыдыр - милли иреге Аллага табынганның.

Бүгенге көндә һич югы мөстәкыйльлек юлыннан атлап киткән төрки республикалар бу дәрәҗәдә көчле гимннар яза аламы? - дигән сорау туа. Юк! Сәбәбе бер: кайчандыр рус дәүләте, мәдәнияте шартларында яшәүнең тәэсире хәзергәчә дәвам итә. Тугандаш халыкларның гимннарына, бердән, русча текстларның басымы сизелә, икенчедән, Төркия гимнының да инде күпмедер йогынтысын күреп була. Әйтик, Төркмәнстанның 1997 елда язылган гимнында "Төркмәнбашы" төп изге төшенчә булып бара һәм текстта 4 мәртәбә кабатлана иде, ә инде 2008 елда ул "халыкара стандартларга нигезләнеп" үзгәртелде, әлеге сүз "халык" төшенчәсе белән алмаштырылды, бер куплет һәм кушымта төшереп калдырылды. Без хәтта төркмәнчә гимн тарихында да русча гимннар тарихының чагылышын күрәбез.

"Истикълал маршы"ннан кала башка төркичә гимннар әлегә бик йомшак, чөнки алар бөтен илләрдә дә күптөрле милләтләргә хезмәт итә. Гимннарның халык тарафыннан кабул ителмәвен милли мәҗлесләрдә аның урынына икенче җырларның башкарылуы да күрсәтә. Татарлар, бигрәк тә мөһаҗирлеккә киткәннәре элегрәк "Кораб"ны җырласа, хәзер, нигездә, рухи бердәмлекләрен күрсәтергә, хәтта бәйсез яшәргә омтылышларын чагылдырырга кирәк булганда да "Туган тел"не исләренә төшерә. Туган тел төшенчәсе изгеләштерелә, ул табыну объектына, Аллаһы Тәгалә белән бәйләнеш чарасына әверелә. Г.Тукай анда туган тел һәм аерым кеше арасында барган мөнәсәбәтләр тарихын да яктырта. Шул ук вакытта "Туган тел"дә үтенеч элементы да бар. Эпиклеза һәм аретология элементларына ия "Туган тел" тексты гимн буларак мәңге яши алачак!

Төрки текстлар гына түгел, элекке СССРдан аерылып чыккан башка халыкларның гимннары да бик формаль язылган, алар безнең гимныбызга охшаш. Озак еллар буе Украинаның аерылмас өлеше булып торган Кырым гимны яисә үзебезнең өлкә гимннары хакында да шул ук сүзне әйтеп булыр иде. Сәясәткә бөтенләй кагылышсыз эчтәлеккә ия гимннарның яшәү көче юк. Ил сәясәтен халыклар дуслыгын саклау сыйфатында гына чагылдырган гимннарның да кешегә тәэсир көче юк.

Кызганыч ки, гимннарның чын эчтәлеген башка халыкларга җиткерү проблемасын да чишәсе бар әле. Бигрәк тә русчага тәрҗемәләр төп мәгънәгә хилафлык белән аерылып тора. Әзәрбайҗан гимнының кушымтасын гына карап узыйк:

Шанлы Ватан! Шанлы Ватан!
Әзәрбайҗан, Әзәрбайҗан!
Әзәрбайҗан, Әзәрбайҗан!

- дигән кушымта русча «Славная Родина! Славная Родина!» эндәшләре белән башланырга тиеш иде кебек, әмма ул:

О светлый край, заветный край,-

дип русчалаштырылган. Бу гыйбарәләрнең тәэсир көче әзәриләрнең вариантыннан күпкә йомшаграк, анда тарихка мөнәсәбәт чагылыш тапмый. Иҗекләр артык булмасын өчен, нибары бер славная сүзен алып ату да җитә, югыйсә.

Бары тик көрәшче, җиңелмәс, бәйсез рухлы халыкларның гына гимн текстлары көчле яңгырашка ия.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: