Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ: ТУКАЙ СЫМАН БУЛАСЫҢ КИЛӘМЕ?

Зур тиражлы бер гәзиттән, хәзерге язучыларга карата, "Тукай сыман булыр өчен син хакимияткә оппозициядә торырга тиеш" дигән сүзләрне укыдым да, уйга калдым. Ничек уйланмыйсың ди, җиңел генә йотып җибәрерлек фикер түгел бит. Йоту түгел, сүзнең асылына төшенергә дә безнең юка баш җитми әле монда.Үзе дә бераз язгалаучы, Язучылар берлегендә булырга...

Зур тиражлы бер гәзиттән, хәзерге язучыларга карата, "Тукай сыман булыр өчен син хакимияткә оппозициядә торырга тиеш" дигән сүзләрне укыдым да, уйга калдым. Ничек уйланмыйсың ди, җиңел генә йотып җибәрерлек фикер түгел бит. Йоту түгел, сүзнең асылына төшенергә дә безнең юка баш җитми әле монда.Үзе дә бераз язгалаучы, Язучылар берлегендә булырга теләүче, димәк, андагылар хәлен, аларның нәрсәгә омтылганын аз-маз белүче кеше әйтә моны. "Тукай сыман булырга" хыялланучылар бигрәк тә исләрендә тотарга тиештер инде бу "кагыйдә"не. Аны үтим, диючеләргә бер генә кыенлыгы бар, минемчә. Үз дәүләте җимерелгәннән бирле, татарның өстендә ике катлы хакимият тора бит, язучы шул икенең кайсына оппозициядә торырга, ә кайсы каршында һәрдаим, ләббәйкә, дип яшәргә тиеш икән? Икесе белән дә көрәшә, яисә икесе каршында да түбәтәен салып тора алмый бит инде ул, Тукай да алай эшләмәгән дип беләбез.

Хәер, яхшылабрак укысак, әлеге автор язмасында минем аптыраулы сорауга да җавап таба алабыз икән. "Мәскәүгә сылтап кына тормышыбыз яхшыга үзгәрми", - диелә анда. Димәк, тәнкыйть-фәлән дигәндә Мәскәүне читтәрәк калдырып торасы, дигән мәгънә салынгандыр инде ошбу сүзләргә. Димәк, хәзерге заман "Тукай"ларына "Государственная Думага" ("Ник безне кызганмадың соң, Коллыктан коткармадың?"), "Тотса мәскәүләр якаң", "Кичке азан" ишеләрне язып торырга, шигырь-җырларында "мескин булып торган өч йөз ел"ларны искә алырга да кирәкми инде? "Кичке азан"да Тукай ничек язган әле:

Беләмсез, ни диер азан:
Китте Касыйм,
Китте Казан.

Бетте татар,
Кырылды хан,
Бохар, Хуканд
һәм Әстерхан.

Мәскәүгә тел-теш тимәсен, дисәк, хәзер мондый шигъри юлларны да язасы түгелдер, бәлки?! Тукайныкын да бит, мәскәүләр ачуыннан куркып, китапларына кертмичә биктә тотканнар. Җиңел икән хәзер: бәлаләребезнең һәммәсен урындагы хакимияткә "сылтыйсың", үзәкнең өчле-тугызлы милли сәясәте, илнең әхлаксызлык, җинаятьчелек сазлыгына батуы, халыкларның берсен күтәреп, берсен түбәнсетеп, бер-берсенә каршы куюлар, байлык культы үрчетүләр, илдә хәрам акчалар уйнатып, икътисадны отыры җимерә барулар өчен дә үз тирәбездәге җитәкчеләрне гаепләп язасың да, бетте-китте, син инде "почти Тукай". Шулай эшләсәң, бөек шагыйрь исемен йөрткән премия дә синнән ерак йөрмәс, бәлки. Әмма ләкин, язучыларны җирле җитәкчеләргә һәм бер-берләренә каршы өстерергә тырышучы әфәнделәр, эшнең сез күрергә теләмәгән четерекле яклары да бар бит әле. Безнең җитәкчеләр үзләре дә, татар язучылары кебек үк, гадел булмаган, шәфкатьсез, милли яктан чикләнгән сәясәт корбаннары лабаса. Матди байлык туплау хокукы һәм мөмкинлекләре синдәй-миндәйләрнекеннән меңнәрчә тапкыр зуррактыр анысы. Дөресен әйткәндә, мин үзем эшнең бу ягына да шактый тыныч карыйм: ач күзле ниндидер бандитлар кулына эләккәнче, байлыкның үз "егетләребез" кулына тупланып, беркадәр контрольдә тотылуы, һичсүзсез, яхшырактыр, беразын халык мәнфәгатенә дә файдалансыннар гына. Ә менә мескин булып торган 300, 400, 500 елларны телгә алырга, бер гаепсез хөкемгә тартылган милли фидакярләребезне ачыктан-ачык яклап язарга дигәндә, җитәкчеләр хокукы гап-гади язучыныкыннан да кимрәктер, мөгаен. Күреп торабыз: әдип һәм шагыйрьләрнең дә андый мөмкинлеген чикләп бетереп киләләр инде. Милләт фидакяренең закон каршында бер гөнаһсызын яклап сүз әйтү дә бу илдә ниндидер террорчыны, явыз "милләтче"не, экстремистны яклауга тиңләштерелергә мөмкин хәзер.

Бөек Җиңүдән соң үткән 70ләп ел эчендә могҗиза белән генә үлеп бетмәгән сугыш ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына (ятим балаларына да түгел анысы, кая ул?!) салына торган фатир бәясен Русия Дәүләт Думасы депутатлары тиздән 2 айда сугышсыз "эшләп" алачак, ләкин бер депутатның да моңа уңайсызланганы, алай ук җирбитләнмик әле, очын-очка чак ялгап яшәгән халык каршында оят бит, дигәне сизелми. Инде бер депутатның айлык кереме зур-зур авыллар кеременнән дә артып бара, шулай итеп, кулына керә торган акчалар санынча үз халкы тормышыннан ераклаша бара икән, мондый парламентның хөкүмәт тәкъдим иткән теләсә-нинди кырыс, миһербансыз законнарны кабул итәчәге шик тудырмый. Бу җәһәттән, матбугат иреге дигән сүзгә дә милләтче, сепаратчы сүзләренә сугылган кебек кара мөһер чәпәргә мөмкиннәр, Аллам сакласын.

Инде килеп, 100 проценты белән Мәскәү ихтыярыннан торган шушындый вәзгыять өчен республика җитәкчеләрен гаепле санап, һәр талантлы язучы аларның каршы ягына бассынмы?! Җитәкчеләрнең, бигрәк тә Президентыбыз каләм ияләре хәленә керергә тырышуын, аның милли мәктәпләрне, татар авылларын (һәм урыс, удмурт, чуаш, мари... авылларын, әлбәттә!) саклап калу юнәлешендәге реаль эшләрен, Татарстанны эшле һәм акчалы итү омтылышларын, читтәге татарларга (ә алар безгә бик-бик кирәк) җылы мөнәсәбәтен һәм төрле яклап ярдәм итәргә теләвен күрү дә язучылар өчен берни тормаска тиешме? Әллә язучы халкы, үз-үзен "сукырайтып", боларны бөтенләй "күрмәскә" бурычлымы? Күрсә, "Тукай сыман" булмыйча, талантсыз һәм ялагай бер кәгазь пычратучы саналачакмы? Алайса, ялагайланмыйча да, хакимияткә карата оппозициядә булмыйча да талантлы, кыю фикерле, җегәрле әсәрләр иҗат иткән Сибгат Хәким, Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Фәнис Яруллин, Тәлгат Галиуллин, Равил Фәйзуллин, Рәфикъ Юныс, Харрас Әюп, Камил Кәримов, Газинур Морат, Ркаил Зәйдуллаларны һәм алар кебек дистәләгән язучы һәм шагыйрьләрне кайсы "позиция"гә куябыз?

Язучыларны хакимияткә каршы гына түгел, бер-берсе белән дә гел тешләшеп һәм чәйнәшеп яшәргә өндәүчеләрнең күплеге дә хәйран калдыра. "Хәзер тәнкыйть бетте, шул сәбәпле, рәтле әдәби әсәрләр язылмый башлады, менә үткән гасырның 20-30 нчы елларында булган ул чын тәнкыйть" кебек сүзләрне, көенечебезгә, шактый еш ишетәбез. Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйтькә багышланган ел йомгаклары җыелышында да яңгырап-яңгырап алды алар. Тик менә теге чордагы чып-чын үтергеч тәнкыйтьтән үрнәкме, әллә сабакмы аласы икән безгә? Кемнеңдер чакыруына иярү сәбәпле, былчырак ташкынга кушылган да, и тукмашкан каләм ияләре. Бер-берсенең башына җиткәнче! Кемнәр кемнәрне генә һәм нинди "җитди гаепләр" табып тәнкыйтьләмәгән! Иҗат тарихын азмы-күпме тирәнрәк өйрәнүем сәбәпле, мин монда мәшһүр сәхнә әсәрләре авторы Мирхәйдәр Фәйзи өлешенә тигән тәнкыйтьнең бер-икесен мисалга китерәм.

Мәсәлән, мәшһүр "Галиябану" авторның әдәби җәмәгатьчелеккә бөтенләй диярлек таныш булмаган чорында языла, аны язу нияте дә читтәге тын Шода авылында туа, шунлыктан әсәр тәнкыйтьчеләр күзенә әлләни чалынмыйча, алардан сүгелмичә генә татар-башкорт сәхнәсен яулап өлгерә. Каты тәнкыйть белән генә язучыдан яхшы әсәр яздырып була, дип расларга маташучыларга да бер гыйбрәт бу. Чынлыкта, теге елларда да чын талантлы әсәрләр тәнкыйть шәп эшләгәнгә түгел, киресенчә, әдәбият чыбыркылары чыҗлап торуга карамастан, ул чакларда татарның рухи уянуы сәбәпле һәм тамырларындагы җегәре куәтлерәк булганга күбрәк язылгандыр, мөгаен. Югыйсә, безгә яхшы шигырьләр һәм романнар өчен аларның авторларына түгел, Ф.Мөсәгыйт ише тәнкыйтьчеләргә рәхмәт әйтергә туры килер иде.

Шулай итеп, Мирхәйдәр Фәйзи башына төшкән (һәм, әлбәттә, нечкә җанлы, каты авыру әдипнең гомер азагын тизләткән) тәнкыйть һәм тәнкыйтьчеләрне күздән кичерәбез. Җаны өзелеп сызланган, әмма көрәшергә теләге дә, физик көче дә булмаган сырхау драматург үзе андыйларга карата көндәлегенә: "Аз-маз бирелгән дәрәҗәгә дә көнләшеп, тәрбиясез сүгенүчеләр була икән, талаша торган бер сүзем дә юк... Шөһрәткә чыгып бара, тизрәк төртеп төшерик, дип кенә шундый ялганнар белән дөньяга чыгуда мин төшенми торган берәр сер бар микәнни соң?"- дип язу белән чикләнә.

Көенечебезгә, җитди кимчелекләрен тапмаган да килеш, "бер нәрсәгә ярамаган бер нәрсә" кебегрәк сүзләр белән, яңа әсәрне һәм аның авторын тәнкыйтьләп чыгу очраклары әле дә күренгәли. Гөлчәчәк Галиеваның "Газзәбану" романын, аңа "Галиябану" җыры кертелгән өчен, "бүтән җыр беткәнмени", дип, зур белемле һәм тәҗрибәле тәнкыйтьченең олы мәҗлестә олыдан кубып сөйләве ул чакта кемнәрне генә хәйран калдырмады икән. Соң, реаль Газзәбану язмышы сурәтләнгән чордан ул чакның иң популяр җырын йолкып ату мөмкинмени?! Өстәвенә, "Галиябану" драмасы - Гөлчәчәк белән Әхмәт Галиевләрнең бәхетле язмышында аерым урын биләгән әсәр. Шуңа күрә алар Мирхәйдәр Фәйзинең Шодадагы музей-йортына махсус килеп, акчалата бүләк калдырып китте. Хәзер, өйләреннән чыгып йөрү кыенлашкач та, Гөлчәчәк ханым әлеге музей директорына ничек итеп акча тапшырырга, дип борчыла. "Мирхәйдәр Фәйзинекеннән бүтән музей беткәнмени", дип, бәлки, аның бу гамәлен дә гаепләргәдер?! Язучының "Тулгак" повестена карата да ике зур галим дистә еллар элек гәзиттә дуамал сүзләр язып чыккан иде.

Мәскәүләрне яклау бәрабәренә, милләт башындагыларга каршы да, бер-берләренә каршы да сугышка чакырмагыз әле язучыларны.

Балтач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев