Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ: САЗЛЫКНЫ ҮЗЕБЕЗ ТАБАБЫЗ
Татарның әдәби җәмәгатьчелеге татар исем-фамилияле берәүнең Мәскәүдә рус телендә дөнья күргән һәм, "Ел китабы" исеме алып, безнекеләрнең төшенә дә кермәслек зур бүләккә тиенгән романы белән мәш килә. Берәүләр аны мактап (ә шулай яза алмаучылардан ачы көлеп) бер-бер артлы мәкалә чыгара, икенчеләре, биек урыннардан заказ алып, романны татарча бастыру өчен тәрҗемә...

Әгәр безнең халык үз язучыларының һәр уңышлы әсәрен йотлыгып укып барса, аның хакында матбугатта тизлек белән бәхәсләр, фикер алышулар чыкса, әлеге роман тирәсендәге бумны аңлар да идек. Андый хәл юк лабаса. Милләтнең бүгенгесен һәм, бигрәк тә, киләчәген кайгыртып язылган азсанлы китапларны да, китапханәдә күргәч, бер ачып-ябу белән чикләнәбез түгелме? Кая ул газета битләрен тутырырлык мәкаләләр язу, бүтән телләргә тәрҗемә кылу яки укы әле дип бер-беребезгә тәкъдим итү! Байтак очракта күрмәмешкә салынабыз хәтта. Әйтик, Рафаил Хәкимнең "Татар рухы" исемле сайланма әсәрләр җыентыгын кайсыгыз укып уйга калды да исе китеп мәкалә язды? Укырга-өйрәнергә җитәрлек вакыт узды: китапның дөньяга чыкканына тугызынчы ел инде. Халыкның, милләтнең күзен ачарга, рухи-милли йокымсыраудан уятырга теләгән мондый китапларны күмәк өйрәнү өчен сәяси укулар оештыру да артык булмас иде. Ләкин гади халыкның аңлы-фәһемле булуы берәр кемсәгә кирәкме бу илдә? Киресенчә, уйлый белмәүчеләр, айнымаслык та, үлмәслек тә сәрхушләр кирәгрәк бугай. Меңләгән яшьләрне бергә туплап, нинди генә форумнар үткәрмиләр, тик җан әрнеткеч бүгенгебезне аңлау, киләчәгебез хакында бер фикергә килү өчен сәяси бәхәсләр дә тансыклыгын аңлау җитми һаман.
Рәфикъ Юнысның "Татар гаме" китабы да (Татар кит. нәшр., 2013) милли гамьсезлегебез баткагында батып калды кебек, чөнки аның турында матбугат яки телевидениедә кайнар бәхәсләр күренмәде. Авторга чылтыратып хуплау белдерүчеләр булган үзе. Югыйсә, мондый китап бүтән беркайчан, беркем тарафыннан язылмаячак инде: әлеге китапка исемнәре кергән, туксанынчы елларның милли җанланышында чын каһарманлык үрнәге булган фидакарьләребез якты дөньядан бер-бер артлы китеп бара, ә дәвамчылар барлыгы бик сизелми.
Менә тагын бер публицистның җан әрнүе аша дөньяга килгән кайнар китабы әлләни шау-шусыз гына "суына" бара. Наил Шәрифуллинның "Кая бара бу дөнья?" (Татарстан китап нәшрияты, 2014) дигән публицистик язмалар тупланмасы хакында әйтүем. Беренче битләреннән үк укучының аңын биләп, гаҗәеп кыю фикерләре, чакырулары, өндәүләре белән әсир итә торган мондый китапны, әгәр XIX-XX гасыр аралыгында дөньяга килгән булса, һич арттырусыз, яшерен революцион түгәрәкләрдә өйрәнерләр, аерым урыннарын прокламация итеп бөтен илгә таратырлар иде. Ялгыш уйламагыз, китап авторы беркемне дә революциягә, сәнәклеләр сугышына чакырмый, киресенчә, "бөек" түнтәрелешләрдән сабак алырга өнди, аларның милләтебезгә китергән зыянын бәян итә, шул ук вакытта, үз сүзебезне әйтергә дә куркып, бетә баруыбызга күнеп, үтә ваемсыз яшәүнең дөрес түгеллеген дә яшерми. Күп бәлаләребезнең төп сәбәпчесе дә әнә шул ваемсызлыгыбыз, таркаулык, байлар-түрәләр хезмәтчесе хәленә калу бит. Ә "тегеләр" үзләренә ни кирәген белә. Алар хәтта бөтенхалык референдумы аша яуланган суверенитеттан да үзләренә өстенлек умырып өлгерде һәм аннары, артык хаҗәте калмагач, мөстәкыйльлекнең йөгән бавын Мәскәүгә илтеп тоттырды.
Наил Шәрифуллин китабының беренче язмасы "Зыялылык әгәр җитмәсә" дип исемләнгән. "Милләтнең көче... әлбәттә, дәүләтле булуда, - дип яза автор. - Милләтнең көче - шул милләт ул-кызларының элек һәм бүген кылган, кылачак күркәм гамәлләрендә, ул гамәлләрнең дөнья масштабындагы урынындадыр.
Ә дәүләтсез милләтнең көче, төп потенциалы нидә? Монысы да сер түгел - һәрдаим азатлыкка, дәүләтчелеккә омтылуда. Шул омтылыштагы эзлеклелектә. Үзаң югарылыгында, рух бөеклегендә, милләтнең чын, фидакяр зыялылары булуда".
Чынлыкта бармы соң мондый шартлар, мондый зыялылар? Татарстанда татарлар гына яшәмәгәнен, ә күпчелек русларның татар мөстәкыйльлеген яклап тавыш бирмәячәген аңлыйбыз, анысы. Ә референдум алды көннәрендә зыялы Мәскәү татарларының "Нишлисез сез анда, безне Мәскәүдән кудырасыз ич" дип быжгуларын ничек аңларга соң?
Китапның "Без бетәбез инде, сез каласыз" дигән мәкаләсеннән бер өзек укыйк: "Бүген намуслы һәм намуссыз кеше арасында аерма юк. Дөресрәге, намуссызны гаепләү юк. Илебездәге бүгенге иң мәгънәсез принципларның берсе - тотылмаган, димәк, карак түгел. Бүгенге җәмгыять караклар белән көрәшергә теләми. Көрәшергә тиешлеләр - үзләре үк карак. Шәһәр саен "могҗизалар кыры" үсеп чыкты. Әллә андагы күпчелек ул купшыдан да купшы сарайларны намуслы хезмәт, хәләл көч түгеп торгызганмы? Каракның карак икәнен, ришвәтченең - ришвәтче, гангстерның гангстер икәнен бөтенесе белә. Шул исәптән прокуратура белән полиция дә... Система үзенең ныклыгын, эчке көчен, энергиясен югалтканнан - югалта бара". Җаннарны әрнеткән мондый вәзгыятьнең сәбәпләрен дә аңлатып яза автор: "Чөнки хакимият сыйфаты, идарәчеләр сыйфаты бик түбән дәрәҗәдә".
Хакимиятнең шундый булуына һәммәбез гаепле. Карагы-ришвәтчесе дә, кансызы-тәкәббере дә үз арабыздан үсеп чыга. Эш анда гына да түгел. Бәлаләрнең башы - илдә асыл гражданлык җәмгыяте булмауда, аны безгә кемдер төзеп бирер дип көтүдә, кирәк чакта туплана-берләшә белмәүдә. Без Фәүзия Бәйрәмованы да кабат депутатлыкка да сайлый-сайлата алмадык. Аны хәтта урынсыз эзәрлекләүләрдән дә аралый алмыйбыз. Түрәләр каршында коллар кебек сүз әйтергә дә кыймыйча торуыбыз белән хата ясыйбыз без. Түрәләрне үз урынына утырта алырлык халык юк бездә. "Әгәр АКШта түрәләр өстеннән халык хакимлеге бетсә, ярты елдан ул илдә яшәрлек тә булмас иде"-диебрәк язды бер акыллы илдәшебез. Наил Шәрифуллин "Мескенлектән дәва..." исемле мәкаләсендә югарыдагы фикерне дәвам иттерә: "Сүкмик без начальникларны! Алар бит без азындырганга, без дәшмәгәнгә, без куркак, таркау булганга азына... Безнең йокылы-уяулы халык, соңгы дистә ярым ел эчендә ярык тагарак янында калып, үз башына җинаятьче, карак, ришвәтче дип аталучы албасты- убырларны тудырды".
Китап тулысы белән моңарчы без укып күнекмәгән, җан авазы белән туган язмалардан, кырыс хакыйкатьтән гыйбарәт. Намуслы әдип бүтәнчә яза алмыйдыр, язарга тиеш тә түгелдер. Тик мондый китапларны аңлап уку тагын шул ук юаш, басынкы, үзен-үзе мескенгә әйләндергән, хәтта үзенең бетә баруына да күнгән халыктан тора бит.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз