Мәдәни җомга

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ: ӘЛЛӘ БАЛАЛАР АКЧАСЫН КҮПСЕНӘБЕЗМЕ?

Агачлардан агачларга сугыл: Тып-тын калып тыңлар алар сине. Булыр әле илләрнең дә, бәлки, Үз баласын берәр аңлар көне. Харрас ӘЮП. Район гәзитендә еллар буе чыгып килгән бер белдерү мине гел сәерсендерде. Белдерү иясе "ана капиталы" дигән акчаны икенче баласын тапкан мескен әнигә җиңел генә алып бирергә вәгъдә итә. Биредә "мескен"...

Агачлардан агачларга сугыл:
Тып-тын калып тыңлар алар сине.
Булыр әле илләрнең дә, бәлки,
Үз баласын берәр аңлар көне.

Харрас ӘЮП.

Район гәзитендә еллар буе чыгып килгән бер белдерү мине гел сәерсендерде. Белдерү иясе "ана капиталы" дигән акчаны икенче баласын тапкан мескен әнигә җиңел генә алып бирергә вәгъдә итә. Биредә "мескен" төшенчәсен ялгыш куллануым түгел, мескен булмаганнар үзенә тиеш саналган, илнең иң югары хакимияте билгеләгән акчаны алу өчен әллә ниткән шикле арадашчыларга ялынмый да, аның кадәр генә "капитал"ны бик кирәксенми дә. Тик менә, "исәпләсәң - үләрлек, исәпләмәсәң генә түзәрлек" дигәндәй, гәзитләрдәге сәер белдерү уйлый белгән һәр кеше күңелендә күп сораулар уятадыр, мөгаен. Әйтик, хөкүмәт кулындагы акчаны нилектән чит кеше, бу очракта минимошенник алып бирә, хәтта шул "җорлыгын" рәсми гәзит аша афишалый, ә бала анасы торак шартларын яхшырту кебек хөкүмәт билгеләгән эшләргә дә тиешлесен ала алмыйча иза чигә? Алыйм дип талпынса да, аның алдына әллә нинди киртәләр куела, бичара ана үзе һәм баласы яши торган өйнең яки фатирның бер өлешен әти-әнисеннән "сатып алу" кебек мәгънәсезлекләргә барырга мәҗбүр. Ә бит һәр киртә аша чыкканда аның күпмедер акчасы югала, болай да бик зур булмаган "капитал"ы кечерәя бара, нервысы ашала. Акчаны кануни юл белән, банк аша алганда да, йорт салырга җыенган ата-ана иң элек шул банктан кредит алырга, аның бер өлешен түләргә тиеш икән. Димәк, бу очракта банкирлар һәм шикле арадашчылар хокукы икенче баласын тапкан ана хокукыннан өстенрәк булып чыга, чөнки нәкъ шулар ана акчасын анадан да элегрәк эләктереп файдасын күрә. Хөкүмәт нәкъ шулар мәнфәгатен кайгыртып, "ана капиталы" уйлап чыгарган диярсең. Менә шушыннан соң, безнең дәүләт илдә балалар тууның артуы белән чынлап та бик нык кызыксына, хәтта шуның хакына шактый акча да сарыф итә, дип йөр инде син.

"Ана капиталы"ның киләчәк язмышы да ачык түгел, түрәләр аны туктатыргамы, әллә дәвам иттерергәме, дип бәхәсләшә бугай. Шул акчадан аз-маз кул җылытучыларның да табышы юк түгел. Теләсә кемгә күренеп торганы гына аз-маз бит әле аның. Акчаны төбәкләргә җибәреп торучылар ни кыланмыйдыр? Әнә "Звезда Поволжья" гәзите андый акчаларның "откат"ы 50, кайбер очракларда 70 процентка җитә, дип яза.

Аналарга "капитал" бүлүне дәвам иттерерләр иде, болай да гел саега барган казнадан шактый акча түгәргә туры килә. Шулкадәр урлашуга болай да ничек җиткерәләр диген әле, телеканаллар казна каракларының тотыла язганнарын гына да көн-төн сөйли бит. Әле анда да ваграклары гына телгә алына. Мин үзем фәлән шәһәрнең мэр ярдәмчесе яки бер министр урынбасары фәлән миллион бюджет акчасын үз кесәсенә шудырган, дип сөйләгәннәрен ишеткәч, моның шефы ничә миллиард эләктерде икән, дип уйлап куям. Башлык үзе ышанып куйган, аның күзәтүе, ышыгы астында эшләгән ярдәмченең угрылыгы, гадәттә, шефыныкыннан артып китә башлагач кына дөньяга чәчелә торгандыр бит. Эшкә үзе алган ярдәмчесенең ата карак, ришвәтче булып чыгуын еллар буе күрми йөрү дә, билгеле, бер башлыкны да бизәми. Ләкин андыйлар сирәктер, чөнки акча барысына да кирәк, бүген -кичәгедән, иртәгә бүгенгедән күбрәк кирәк. Әнә чит-ят акчага кызыкмасыннар, дип, хәрбиләрнең, хокук сагындагыларның хезмәтләренә түләүне гади эшче-хезмәткәрләрнеке белән чагыштырып та булмаслык дәрәҗәдә арттырып та карадылар, тик байтагының бер котырган нәфесе һаман уйнаклый. Россия-1 телеканалының "Дежурная часть", НТВның "Чрезвычайное происшествие" тапшыруларын даими карап барган кеше күрәдер: шундыйлардан бер-икесенең кыңгыр эшен сөйләми калган көннәре бик сирәк. Илнең Тикшерү комитеты вәкиле Владимир Маркин яңа фаш ителгән "дәрәҗәле" җинаятьчеләрне сөйли-сөйли бер елда биш еллык картайды инде. Хәзер илдә акча җитмәгәч, сугу станогын чама белми эшләтәләрдер, шуңа күрә сумның долларга һәм еврога карата кыйммәте кызу-кызу төшәдер, ә әйбер бәяләре зур тизлек белән артадыр, мөгаен? Урлашу ярышына корылган "икъдисади сәясәт" илне кая алып чыгар менә? Үзебез доллар иле АКШка дефолт яный, дип, чәбәк-чәбәк иткән булабыз бит әле.

Дәүләт Думасының инде алыштыргысызга әйләнгән депутаты Жириновский бервакыт: "Балалар күп туа торган төбәкләргә "ана капиталы" бирүне туктатырга, аны балалар аз булган төбәкләрдә генә дәвам иттерергә кирәк",- дип сөйләгән иде. Әлбәттә инде, аның "ташы", беренче чиратта, Татарстан бакчасына, татарлар өстенә юнәлтелгән була, чөнки бездә, шөкер, балалар тууның ишәюе күзәтелә. Һәм бу артуда "ана капиталы"ның роле бөтенләй юк, димәс идек. Жириновский кебек рәсми затларның шушы артуны да күпсенүе генә гаҗәпләндерә. Күпсенмәсәләр, Татарстан кебек төбәкләргә "ана капиталы" биреп, балалар тууның артуына аз булса да ярдәм иткәннәре өчен үкенгәндәй кыланмаслар иде ләбаса. Киресенчә, ярдәмебезнең нәтиҗәсен күрдек, рәхмәт сезгә, дип хупларлар, тагын шулай үрчегез, без дә акчалата булышуны арттыра барырбыз, ике-өч балалы яшь гаиләләргә өй салу, фатир сатып алу өчен уңай шартлар тудырырбыз, диярләр иде. Акчалары җитмәсә, мондый эшләр хакына хәрби чыгымнарны бераз киметсәләр дә, язык булмас, чөнки гади халык үзенең чынлап та илгә кирәклеген, кадерен сизеп яшәсә, авыру баласын дәвалату өчен бер анага да ил буйлап теләнергә туры килмәсә (законсыз әйләнештә дәрьядай акчалар агып торганда бит бу!), халык ул илне чын күңелдән үзенеке санап, кирәксә, аны якларга һәм сакларга әзер торса, бүгенге чорның иң зур стратегик максаты да үтәлә, дигән сүз бит. Татарстан кебек милли республика яки төбәкләрдә халыкның күбәюе Мәскәүдәге кайбер эшем кешеләренә хаҗәт булмаса да, солдатлар сафын тулыландыру өчен дә, сайлауларда тавыш бирү өчен дә бик кирәк бит әле. Әмма В.Жириновский бөтенләй бүтәннәрне - моңа кадәр биргәннәренең бернинди нәтиҗәсе булмаган, ягъни, балалар артмаган төбәкләрне хуплау ягында. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк, янәсе.

Тиздән балалар бакчасына түләүләрнең артачагын хәбәр итеп тә, яшь әти-әниләрне һәм аларга пенсияләреннән аз булса да өлеш чыгарып килгән әби-бабайларны бик "сөендерделәр". Йә, моны ничек аңларга инде? Яшь әниләрнең михнәтләр аша алган "капитал"ын дәүләтнең кире җыюына бәрабәр ич бу! Чөнки нәкъ әнә шул "капитал"лы балалар менә-менә кыйммәтләнәсе бакчаларга йөриячәк бит. Кыйммәтле ваучерлар, хосусыйлаштыру чеклары өләшкән булып, хөкүмәт билгеләгән "яңа байлар" кулы белән аны җыйдырып алу кебегрәк инде бу. Байлар баеды да качты, ә халык бер тиенсез калды. Безнең Татарстанда бакча бәяләре артуның зур өлешен бюджет күтәрәчәк, дип ышандыралар үзе (Мәскәүләр гамәленең оятын һәм матди авырлыгын һаман да җирле җитәкчеләр күтәрәсе инде). Ә Русиянең бөтенләй таралып бара, кырлары да эшкәртелми торган төбәкләрендә нишләрләр? Айга күп дистә һәм йөзәр мең сум алып эшләүчеләргә (кызганыч, законнарны да гади халык хәлен аңламаучы әнә шулар кабул итә, бюджетны да шулар эшли) бакчаларның болай кыйммәтләнүе сизелмәс тә анысы, ә нибары 4-5 мең алган әти-әниләргә (андый эше булса ярый әле) моңа кадәрге бәяләр дә кечкенә тоелмый иде.

Бакча отыры кыйммәтләнгәнлектән, хәзер балаларын өендә генә тәрбияләүче әниләр дә күбәер, мөгаен. Бу инде балалар бакчасына чиратлар кимиячәк, дигән сүз. Хөкүмәттәгеләрне акыллы түгел дип әйтеп карагыз сез - ике куян койрыгын берьюлы тотачаклар ич. Балалар бакчаларының әле эшли торганнарыннан акча да күбрәк керә, ә яңаларын бик ашыгып төземәскә дә була. Тик менә балалардан акча жәлләгән дәүләт киләчәктә әнә шул куян койрыкларын гына тотып калмас микән?!

Балтач районы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: