Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рәфкать Сәгыйдуллин: Чит динлене читкә тибәләр

Дәүләт Думасы депутаты Александр Бородай күптән түгел генә мәчетләр төзүгә каршы чыгыш ясады. Аның әйтүенчә: мәчетләр гадәти мөселманнардан тыш төрле экстремистик группировкаларны да берләштерү үзәкләре булып хезмәт итә икән.

Мондый карагруһчылар сафы ишәя генә бара. Шуларның берсе, Лондонга чыгып качкан Олег Кашин да ара-тирә татарларга каршы өреп куярга онытмый. Бу бәндә, Казанны рус шәһәре дип атап, аэропортына Г.Тукай исемен бирүгә дә каршы. Болай өрүче ялгызаклардан тыш, татарларны дөньядагы иң кыргый халык, хәтта кеше ашаучы, дип сурәтләүче мәктәп дәреслекләре дә дөнья күреп тора. 

Әлеге гамәлләрне бүген дә Россиядә татарларга, татар теленә, ислам диненә каршы алып барылган сәясәтнең берничә, кечкенә мисалы дип карарга кирәктер. Әмма саллырак күсәкләр дә “пешеп” килә бугай. Әнә, Дәүләт Думасында христиан тәгълиматларын яклау өчен дип аталган, 30 дан артык депутатны берләштергән эшче төркем оештыру башланды. Бу эшкә патриарх Кирилл фатихасы алынган. Төркемне вице-спикер Петр Толстой җитәкләр дип көтелә. Бу төркемнең дә татарга, исламга карата нинди сәясәт алып барачагы әллә ни яшерен түгел.

Мәчетләр мәсьәләсенә килгәндә, алар инде рус шәһәрләрендә күптәннән тыелган бит. Мисал өчен, 1,26 млн мөселман яшәгән Лондонда бүген 462 мәчет булса, 2 млн (мигрантларны санамыйча) мөселманы булган Мәскәүдә – барлыгы 4 мәчет. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, татарлар кем, кыргый халыкмы һәм без нинди телдә сөйләшергә тиеш, мәчетләр төзергә рөхсәтне кемнәндер сорарга тиешме соң, дигән сорау туа. Шуларга җавап йөзеннән, тарихчы галимнәрнең соңгы гасырлардагы татар-рус мөнәсәбәтләренә кагылышлы хезмәтләренә күз йөгертик.

XIII гасырда Алтын Урда дәүләте руслар яшәгән төбәкләрне басып алгач, алардан билгеле бер микъдарда салым түләтә, ләкин илнең эчке эшләренә, иҗтимагый-сәяси оешмаларына кагылмый. Русларның руханилары, монахлары, чиркәү һәм монастырь милекләре ясактан азат ителә. Рус руханиларының, дини оешмаларның хокук һәм дәрәҗәләре ханнарның фәрманнары белән раслана һәм закон белән ныгытыла. Рус иленә карата бу сәясәт, соңрак, Алтын Урданың мөселман ханнары заманында да үзгәрмәгән. (В.В.Григорьев. “Россия и Азия”, СПб, 1876, 251б.). Ягъни христиан динендәгеләрне татарлаштыру яки мөселманлаштыру теләге Алтын Урда ханнарының уйларына да кереп карамаган.

Инде хәзер XVI-XVIII гасырларда һәм соңрак Мәскәү тарафыннан басып алынган Казан дәүләтенең дини оешмаларына һәм халкының дини ышануларына, иҗтимагый традицияләренә карата нинди сәясәт алып баруларын искә төшерик.

Мәскәү дәүләтендә мөселман руханиларының, гыйбадәтханә һәм мәдрәсәләрнең һичбер төрле аерым хокук һәм өстенлекләре булмау гына түгел, алар өчен бу дәүләттә яшәү хакы да бөтенләй танылмаган. Алтын Урда ханнары башка халыкларның дини ышануларына хөрмәт белән караган булса, моңа капма-каршы буларак, руслар Казанның ислам дине оешмаларын вәхшиләрчә юк иткән, дини җитәкчеләрен кылычтан үткәргән, мәчет-мәдрәсәләрне юк иткән. Татарның русларга карата сәясәте – мөмкинлек бирү һәм автоном ирек булса, русларның казанлыларга карата сәясәте – йоту һәм юк итү булган. Хәтта руслар тарафыннан басып алынган җирләр дә татарларныкы булып саналмаган, алар Мәскәү воеводаларына бүлеп бирелгән.

Воеводалар ике ел срок белән, аларга буйсынган “стрелец”ларның башлыклары һәм ясак җыючы чиновниклар кыска гына вакытка рус булмаган өлкәләргә җибәрелгән. Шуңа күрә бу чиновниклар, шәхси мәнфәгатьләрен кайгыртып, алдау, талау кебек, тиз арада башкалар исәбенә баюына китерә торган чараларның берсеннән дә баш тартмаган (Н.Фирсов. “Положение инородцев Северо-Восточной России в Московском государстве”. 1866 г).

Н.Фирсов әйтүенчә: “Мәскәү чиновникларының акыл үсеше шул дәрәҗәдә түбән иде ки, алар байлык туплау өчен алдау һәм көчләүдән башка чара белми һәм хәтта үзләренең иҗтимагый әхлаксызлыкларының асылын аңламый иде”. Күбесе укый яза да белмәгән бу бәндәләргә кешелек хисләре бик чит булып, башкаларны кимсетү, изүләргә бик оста иде. Баштагы чорларда җирле халыкны көчләп чукындыру рәсми төстә алып барылмаса да, бу эштә төрле алдау, өстенлекләр вәгъдә итү, хәтта җинаятьләрен йомып калу кебек чаралар да кулланылган. Ләкин миссионерлар зур уңышка ирешә алмый. Моны Н.Фирсов рус руханиларының әхлагы түбән булу белән аңлата: аларның урамда исерек килеш сугышуларын, мәхәллә кешеләреннән күп итеп акча каеруларын, ямьсез сүгенүләрен, бертуктаусыз ашарга һәм эчәргә талауларын... әйтеп китә.

1742 елда Синод “Казан һәм башка өлкәләрдә булган татар мәчетләрен" җимерергә һәм алга таба яңаларын төзергә рөхсәт бирмәскә", дип указ чыгара. Кыс­ка гына вакыт эчендә Россиянең татарлар яшәгән губерналарда 545 мәчет сүтелә-җимерелә, шул исәптән Казан төбәгендәге 536 мәчетнең 418 е юкка чыгарыла.

Казан епискобы Лука Конашевич инициативасы белән, чиркәү һәм монастырьлар төзегәндә, төзелеш материалы буларак, борынгы татар зиратларының кабер ташлары кулланыла. Шулай итеп, борынгы гореф-гадәтләрнең, Болгар һәм татар теленең, һәм мәдәниятенең байтак истәлекләре юкка чыгарыла. Бу турыда Ш.Мәрҗани дә язып калдыра, атаклы тарихчыбыз Ризаэтдин Фәхретдин өсти: “Руслар болгар каберлекләрендәге язулы ташларны гына да сәламәт калдырмады. Башка нәрсәләрне әйтеп торасы да юк... Кабер ташларын гына да үз хәлләрендә калдырырлык вөҗданга ия булмаган кавемнән ни калсын?”

Рус илбасарлары астында калган халыклар: татарлар, марилар һ.б. коточкыч изүләргә дучар ителә, аларның мәнфәгатьләрен яклаучы бер генә оешма да булмый. Кача алган халык Урал, Урта Азия, Кавказ якларына күчеп китә, Кама, Агыйдел буйларына сыена.

Шул изүләргә, көчләп чукындыруларга каршы халык күтәрелешләре 10-15 ел саен кабатланып тора. Бәйсезлек өчен көрәш га­сыр­лар буена дәвам итә.  XVIII гасыр азагында Екатерина II кайбер ташламаларга барырга мәҗбүр була. 1773 елның 17 июнендә Синод дин иреклеге турында указ чыгара. Ул мөселманнарның мәгариф һәм мәдәниятен үстерүгә дә ярдәм итә. XVIII гасыр ахырында Россия империясендә беренче мәдрәсәләр (мөселман мәктәп­ләре) яңадан ачыла башлый. 1787 елда Фәннәр академиясе типографиясендә Россиядә беренче тулы Коръән тексты басылып чыга.

Ләкин өстән бирелгән бу чамалы гына иреклек тә озакка бармый, XIX гасырның беренче яртысында яңадан көчләп чукындыру башлана. Алар өстенә русларны татар авылларына, татарларны руслар янына күчереп утырту, миссионерларның төрле яшерен һәм башка эшчәнлекләре өстәлә.

Бу чорны Тәфкил Вафин үзенең “Мәкруһлар” исемле документаль әсәрендә яхшы тасвирлый (Мәкруһлар – көчләп чукындырылганнар, ләкин алар бу чукындыруны танымый, үзләрен элеккечә мөселман дип саный, мөселман кануннары буенча яши). Бу әсәр “Казан утлары” журналында (2008 ел, №11-12; 2009 ел, №1-4) басылып чыга. Шул әсәрдән өзекләргә күз салыйк:

“1834 ел. Халык саны алуга санаулы айлар гына калып бара. Шуңа күрә югарыдагылар эшне тизләтергә куша. Беренче чиратта кечерәк авылларның халкын чукындырып бетерергә, аннары зуррак авылларга күчәргә. Шулай итеп Зөя өязе халкын тулысынча православиегә көчләп күчерергә кирәклеге ачыклана.

Мөхәммәтсафа үзенең биш яшьлек оныгы Мөхәммәтсабит белән урамга чыгуга, сәер күренешкә тап була. Урман ягыннан халык төялгән 5-6 атлы арба килеп, аның өе каршысына туктый. Арбадан сакаллы ят кешеләр төшә. Алар утызлап. Араларында берничә поп та бар. Өч балаклы байракларын күтәреп, чиркәү җырларын җырлап, болар урамга юнәлә. Авылны егермеләп атлы жандарм чолгап ала, чыгып качарлык түгел. Авыл урамы төрле ямьсез авазларга күмелә. Татарлар ахырзаман килә дип куркышып, идән асларына, бәрәңге базларына төшеп кача. Ләкин аларны берәмләп сөйрәп чыгаралар, бер җиргә туплыйлар. Атлы жандармнар авылдан чыгып качарга ниятләгән берничә малайны тотып китерә. Шулай итеп авылда барлык татарларны җыеп, Ималле елгасы буена куалап төшерәләр.

Поплар башта елга суын “изгеләштергәннәр” (ягъни араларыннан иң олы поп себерке белән елгага су бөрки). Аннары ике жандарм киенгән килеш суга керә. Алар елганың тирәнрәк җирендә туктап кала. Чукынмас өчен батып үләргә теләүчеләрне тотып калачаклар, янәсе. Жандарм­нар яшь дьяклар булышлыгы белән татар картларын, хатын кызларын һәм бала-чагаларын суга кысрыклап төшерә башлый. Андагы елаулар бала-чагаларның кычкыру-чинаулары акылга сыймаслык күренеш булган. Поплар исә тыныч кына яр өстеннән карап торган. Чөнки алар өчен мондый күренешләр гәдәти хәлгә әйләнгән була. Олы яшьтәге ак сакаллы поп су эчендәге татарларның башларына себерке белән су бөркеп чыккач, чукындыру церемониясе башлана.

Судан кешеләрне берәмләп сөйрәп чыгара башлыйлар. Ирләрнең түбәтәйләрен салдырып ташлап, хатын кызларны елатып, бала-чагаларны кычкыртып чукындыралар. Муеннарына калайдан ясалган тәре тагалар. Баулары сүс талкышыннан үреп ясалган була. Аны тиз генә чишә алмаслык итеп юешләп чияләп бәйләп тә куялар. Әбием сөйләгәннәрдән: “Әни әйтә иде, шул тәреле бауны муенга көчләп такканчы, пычак салсалар җиңелрәк булыр иде”, – дия иде. Бу чиркангыч чукындыру церемониясе берничә сәгать дәвам итә.

Шуннан соң йортларны су бөркеп “изгеләштерәләр”. Тәреләр, иконалар, православие байрак­лары күтәреп, авылдаш руслар (элегрәк татарларны руслаштыру максаты белән авылга русларны күчереп утырталар) катнашкан бер төркем Янгилде урамнарын, татар халкына ят булган тавыш­лар белән чиркәү җырларын җырлап әйләнә. Урам капкалары, чишмәләр янына агач тәреләрен куеп чыгалар. Бер көн эчендә авыл тәреләргә күмелә. Авыл халкы бу мәхшәр көне тәэсиреннән айный алмый интегә, балалар көнозын ашамый, көтүләр куылмый, сыерлар савылмый, чишмә янындагы тәреләрдән куркып, хатын-кыз суга бармый. Көянтә чиләкләр күтәреп, ирләр үзләре суга барырга мәҗбүр була.

Якшәмбе көннәрендә авыл халкын Колангы чиркәвенә барырга мәҗбүр итеп карыйлар. Халык йөрмәгәч поплар берничә тапкыр жандармнар чакыртып, халыкны куып алып барып та карый, ләкин алар юлда качып бетә. Янгилде халкы ислам диненә кайту нияте белән яши. Аларны исламга кайту юлларына өйрәтүчеләр дә, өндәүчеләр дә үз диннәренә кайтучылар да арта бара”.

Рәсми документларда бу кешеләр инде православие динендә булып санала, аларга рус исем-фамилияләрен тагалар. Алар өчен мәчетләргә керү, ислам йолаларында катнашу җинаять санала. Ислам йолаларын үтәгән муллаларны яисә исламга кай­тыр­га өндәүчеләрне бернинди судсыз Себергә сөргенгә озаталар. 1867 елның апрель аенда Казан губернасыннан берничә этап мәк­руһ Турухан краена озатыла. Зөя төрмәсендә ябылып ятканнарның хатыннары күп мәртәбәләр төрмә капкасы янына килеп, бер-берсе белән таныша. Шул капка янында алар ирләрен Себергә җибәргән очракта алар артыннан китәргә сүз куеша. Шундый теләкле хатын-кызлар шактый була. Автор аларны татар “декабристка”лары дип атый. Бу хатыннар башта Пермьгә кадәр баржага утырып бара. Аннан соң Енисей елгасына кадәр бер ничә мең чакрымнар араны, җәяү үтәләр. Юлда аларның нинди авырлыклар кичергәннәрен бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Автор бу турыда сакланып калган документларга таянып яза. Татар хатын-кызының дине һәм милләте өчен үзен аямыйча көрәшкә әзер булырлык рухи көчкә ия булуы сокландыра.

Әсәрнең иң җан тетрәткеч өлеше, мөгаен, шул “декабристка”ларның берсе – Гарфиҗамалның иренә язган хатыдыр.

Сөреләчәк мәкруһларның берсе Фәтхулла Габдулловка төрмәгә хатыны менә мондый хат керттерә:

“Сезки, хәләл җефетем Фәтхулла, без хәләл хатыныңнан-Гарфиҗамалдан күптин-күп сәлам­нә­­ремне язам. Фәтхулла, җаным, үтенеп сорыйм синнән, Гайфулла кебек үзеңне чукындырып хурлык­ка кала күрмә. Бөтен авыл халкы сиңа кяфер дип әйтер. Битеңә төкерерләр. Әгәр син рус буласың икән, ул вакытта бу якты дөньяда чыннан да ни өчен яшәргә? Бу якты дөньяда яшәүнең кызыгы калмый. Әгәр дә сине Себергә җибәрәләр икән мин дә синнән калмыйм, синең белән бергә барам. Артыңнан калмыйча. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур ташламас.

Ичмасам кызыбыз авыл халкы каршысында хур булмас. Минем хатыным бар дип әйт. Өмет баг­лыйм сиңа, Фәтхуллам”.

X гасырдан ук ислам динен кабул итеп, мәктәп-мәдрәсәләр төзегән мәдәниятле халыкка, әлбәттә, укырга-язарга өйрәнергә кирәк була, ләкин бу эш тыелып, балалар уку-язуны, дин сабакларын үзләренең бабаларыннан, әбиләреннән өйрәнә. Кызларга, дин сабагыннан башка, киндер туку, сугу, чигү, оек бәйләү, ипи салу, ашарга пешерүгә өйрәтәләр. Алар шулай итеп мөстәкыйль тормышка өйрәнә. Физик көч таләп иткән эшләрне күбрәк ирләр башкарган. Шулай итеп, тырыш, эшчән, эчкечелекне белмәгән аек татар гаиләләре барлык­ка килгән.

Еш кына кайбер “белгеч”ләрдән ишетергә туры килә, имеш, исламда, хатын – ул иренең бернинди хокуксыз колы. Әсәрдә күренгәнчә, татар хатын-кызлары бернинди дә кол түгел, киресенчә, ирләре белән бер сафка басып үзләренең диннәре, гореф гадәтләрен саклап калу өчен көрәшкән. Дөньяда алар өчен иң начар нәрсә чукыну, чукынып руска әйләнү булган.

Әлбәттә, адым саен кабак яисә аракы кибете булган, гадәттәге эчкечелек, шуның белән бәйләнгән төрле вәхшилекләр хөкем сөргән Россиядәге чынбарлык мөселман-татарны үзенә җәлеп итә алмаган.


Шул ук чорда, 1861елда, танылган рус рәссамы В.Перов Россия­дә эчкечелек, әхлак нормаларының түбән булуына борчылып, үзенең “Сельский крестный ход на Пасхе” дип аталган әсәрен ижат итә. Чукынып руска әйләнгән кешене ни көтүе картинада ачык күренә.

Ләкин төрле аяк чалуларга карамастан, XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы – Россиядә ислам һәм мөселман-татар мәдәниятенең иң югары чәчәк атуы чоры була. Бу чорда татарлар Россиядә иң күп укучы халыкларның берсе була. 1913 елда татар телендә 340 исемдә китап бастырыла (әрмән телендә – 257, грузин телендә – 232, украин телендә – 228, белорус телендә – 2 китап). Болар өстенә татар телендәге бик күп газета һәм журналлар чыга. Алар Казанда гына түгел, шулай ук Уфада, Оренбургта, Петербургта һәм Мәскәүдә басыла.

Карагруһчы О.Кашинның чыгышларына җавап итеп кайбер рус авторларының татарларга карата нинди фикердә булуларын әйтеп китәргә була. С.И.Монас­тырский 1884 елда басылып чыккан тарихи-этногра­фик әсәрендә:

“Что касается обрусенiя татаръ, то это дҍло отдаленнаго будущего; а теперь пока они оказываются болҍе развитыми, нежели окружающiе ихъ русскiе, и потому заботы объ обрусенiи татаръ будутъ безплодны, пока не возвысится умственный и матерiальный уровень самихъ русскихъ”. (С.Монастырскiй Иллюстрированный Спутникъ по Волгҍ. Историко-статистическiй очеркъ и справочный указатель. 1884 г.)

Чыгышы белән Самарадан булган этнограф, фольклорчы С.Г.Рыбаков яза:

“Татары – главные представители ислама, выселились изъ Казанской губернiи. Отличаясь энергией, подвижностью, они ведутъ жизнь осҍдлую, трудовую, промышленную, они живутъ зажиточно, и нередко среди нихъ встрҍчаются богачи. Одежда их чистая, нерҍдко красивая, пища разнообразная и питательная. Умственное развитiе Уфимскихъ татаръ довольно высокое: мусульманская образованность сильно развита у нихъ, почти не встрҍчается татарина который не умҍлъ бы по своему читать и писать; что татары стоятъ на довольно высокой культурной ступени и, какъ увидимъ ниже, безспорно превосходятъ духовно всҍ другiя народности Уфимской губ... – Что вы русскую вҍру держите? – говорятъ они напримҍръ крещеннымъ татарамъ, – развҍ вы не такiе же татары, какъ и мы, у насъ своя есть вера: зачҍмъ же вы въ русскую вҍру перешли? Богъ не проститъ, что вы перемҍнили свою вҍру... Вы совсҍмъ русскiе стали, носите длинные волосы, хорошо ли это! Вҍдь ваши головы полны вшей; Богъ и пророгъ велҍли брить головы, чтобы всҍ вҍрующiе были чисты; а вы вотъ приняли русскую вҍру, и стали косматые, грязные”. (С.Рыбаков Исламъ и просвҍщение инородцевъ въ Уфимской губернiи. С.-Петербургъ 1900.)

Россиядә рус булмаган халыкларга бүген туган телләрен өйрәнү тыела, руслаштыру сәясәте бара. Мондый тыюлар хәтта патша Россиясе чорында да булмаган, татарлар башлангыч, урта, хәтта югары белемне үз телләрендә мәдрәсәләрдә алган. Ил башлыгы дәүләтебездә бары тик патриотизм гына милли идея була ала, безне берләштерә торган башка бернинди дә идея юк, дип тәкрарлый. Моны ул милли идея русның җирлегеннән, аның йөрәгеннән чыга, дип расламакчы була.

Әмма рус һәм православие динендә булмаган, үзенең туган телендә белем ала алмаган милләтнең бу илнең патриоты булуы, әлеге патриотизм идеясе кысаларына сыя алуы бик шикле. Шуның өчен исламга каршы сәясәт һәм руслаштыру алып барыла түгелме? Православие никадәр генә изге күренмәсен, ә рус теле ничек кенә иң “бөек һәм иң кодрәтле” булмасын, рус империализмы татарны руска әйләндереп бетерә алмады һәм бетерә алмаячак.

Россия империясендә андый милли идея крепостной коллыкка таянган самодержавие чорында да булган, ләкин крепостное право беткәннән соң, самодержавие үзе дә озак яши алмаган.

Академик Д. С. Лихачев милли идея турында:

– “Россиянең бернинди дә аерым миссиясе юк һәм булмады да. Халыкны мәдәният кенә коткарачак, бернинди милли идея дә эзләргә кирәкми, бу – мираж. Мәдәният – барлык уңышларыбызның нигезе. Милли идеядәге тормыш башта котылгысыз чикләүләргә китерәчәк, ә аннары башка расага, башка халыкларга, башка дингә карата түземсезлек тудырачак. Түземсезлек исә террорга китерәчәк. Кабат нинди дә булса бердәм идеологиягә әйләнеп кайтырга ярамый, чөнки бердәм идеология иртәме яки соңмы фашизмга китерәчәк”.

Бүген Россия үзенең рус булмаган милләтләргә карата сәясәте белән фашизмга таба бара түгелме?

Григорий Явлинский: “Россиянең милли идеясе кешегә хөрмәт булырга тиеш”, – диде.

Бәлки, бүгенге көндә, татарның милли идеясе – милләтләрнең бер-беренә хөрмәт белән карауны булдырырга тырышудыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев