Мәдәни җомга

Рәфкать КӘРАМИ: “ДАВАНИКА” ТЕЛЛЕ ОНЫКЛАР

Күптән түгел хатын ягыннан туган тиешле бер егет өйләнде. Атна-ун көн узгач, безгә килделәр. Тәбрикләдек, тегене-моны сөйләштек. Аннары киленгә сорау бирдем. - Син иреңнең әти-әнисенә ничек дәшәсең? - Әти, әни, дип. Шуннан егеткә таба борылып, сүз каттым. - Ә сиңа хатыныңныкылар кем була? - Әти, әни. - Нигә алай? Җавап...

Күптән түгел хатын ягыннан туган тиешле бер егет өйләнде. Атна-ун көн узгач, безгә килделәр. Тәбрикләдек, тегене-моны сөйләштек. Аннары киленгә сорау бирдем.

- Син иреңнең әти-әнисенә ничек дәшәсең?

- Әти, әни, дип.

Шуннан егеткә таба борылып, сүз каттым.

- Ә сиңа хатыныңныкылар кем була?

- Әти, әни.

- Нигә алай?

Җавап юк, җилкәсен җыера.

Күп тә үтмәде, егетнең әнисен күрдем һәм әлеге сөйләшү хакында әйттем. Ханым күзен дә йоммыйча:

- Барыбер түгелмени?! - диде.

Гаҗәп. Хәзер өлкәннәргә дә әби, бабай урынына, дәү әни, дәү әти, дип җиппәрәләр. Немецлардагыча: зур фатер, зур муттер. Әле ярый бала-чага, дәү әни дип авыз тутырып әйтсә, юк, "даваника" гына. Тора-бара Габдулла Тукайның «Туган тел»ен ничек җырларбыз икән? Ә менә болайрак:

Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Даваникам хикәят сөйләгән.

Күрәсез, ана теле бозыла, гореф-гадәтләр юкка чыга. Матур яңгырашлы, борынгыдан килгән сүзләрне оныта барабыз. Искә төшерик: апа, абый, абзый, агай, кода, кодагый, кодача, җиңги, җиңгә, җиңгәчәй, каене, каениш, балдыз, сеңелкәш, энекәш... Аларны яшьләр сирәк куллана шул. Ни өчен?

Безнең дача Казаннан ерак түгел бер татар авылында. Авыл кечкенә. Мәктәп юк. Моннан ун еллар элек балалар тезелешеп күрше авылга укырга бара иде. Үткән-сүткәндә колак салам. Сөйләшү ана телендә түгел. Чөнки рус мәктәбендә укыйлар. Урамда уйнаганнарын да күзәткәнем бар. Анда да шул ук хәл. Үзләреннән өч-дүрт яшькә олырак туганнарга "абый, апа" юк, исем белән генә кычкыралар.

Берчакны, түзмәдем, күршедәге өч балалы хатынга сүз каттым.

- Сеңлем, балаларың урамда үзебезчә бер авыз сүз әйтми бит.

- И, абый, - ди хатын әрнеп, - аптыраган инде. Мин өйдә гел колакларына тукып торам. Миннән шөллиләр. Ә урамга чыктылармы - бетте, тагын үзләренчә.

Әйе, үзләренчә, ягъни, безнеңчә түгел инде. Балалар бер хәл, әбекәйләр дә оныклары белән «аларча» җиффәрә.

Трамвайда барам. Ак яулыклы бер әби кечкенә малай белән русча сиптерә. Түзмәдем.

- Апа, бу сезнең оныкмы?

- Әйе.

- Нишләп аның белән татарча сөйләшмисең?

- Аңламый бит.

- Ата-анасы татарлармы соң?

- Әйе. Киявебез дә, Аллага шөкер, үзебезнең кеше.

- Соң, шулай булгач...

- Алары да өйдә татарча бер кәлимә сүз әйтмиләр бит.

Ә үзебез кемнедер ачуланабыз, кесәдән йодрык күрсәтеп, сүккән булабыз. Янәсе, Мәскәү гаепле. Балаларның татар ата-анасына Рәсәй башкаласыннан килеп штраф салалармы әллә?..

Кемдер әйткән: мин аның җил тегермәне икәнен беләм, менә суы каян килә - шуны аңламыйм. Юк, агайне, аңлыйм. Барыбыз да аңлыйбыз, ләкин каршы торырга көчебез, дөресрәге, теләгебез юк.

Әйе, глобализация, урбанизация, оптимизация... һәм тагын әллә нинди ...зацияләрне сылтау итәргә була, сыныкка сылтау табыла. Ә үзебез соң? Үзебезнең кулдан килердәйне эшлибезме соң?

Хәзер мәктәпләрне эреләндерү бара. Егерме укучы гына түгел, утыз-кырык бала укыган мәктәпләр дә ябыла. Сабыйлар йә күрше салага, йә район үзәгенә йөреп укырга тиеш. Ә район үзәгендәге мәктәпләрдә дәресләр рус телендә бара. Рус мәктәбендә укыган татар балалары безнең гореф-гадәтләрне, йолаларны гына түгел, җыр-биюләребезне дә белми үсә. Әкиятләр, табышмаклар, тизәйткечләр, мәзәкләр, бәетләр, мөнәҗәтләр, мәкальләр... алар өчен, гомумән, ят нәрсә.

Мин унбиш ел Татарстан Язу­чылар берлегенең Матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшләдем. Татар халкы яшәгән бик күп төбәкләрне йөреп чыктым. Чит регионга барыр алдыннан татар әдип­ләренең биографияләренә игътибар итә идем. Без барасы яклардан кемнәр чыккан икән? Менә кайбер истә калганнарын гына китерәм: Казахстан - Нури Арсланов, Оренбург - Муса Җәлил, Курган - Абдулла Әхмәт, Пермь - Хатип Госман, Киров - Ләбибә Ихсанова, Рязань - Гыйффәт Туташ, Төмән - Булат Сөләйманов, Самара - Рөстәм Мингалим, Чувашия - Ркаил Зәйдулла, Иркутск - Якуб Зәнкиев, Әстерхан - Габдрахман Минский, Пенза - Кәрим Тинчурин, Тамбов - Һади Такташ, Саратов - Гадел Кутуй, Сембер - Ибраһим Нуруллин, Нижний Новгород - Кави Нәҗми, Ростов-Дон - Бигиевләр, Мордовия - Габдрахман Әпсәләмов... Алар үз авыл-шәһәрләрендә ана телендә белем алып, татар язучылары булып киткән.

Бүгенге көнгә килик. Яшь каләм әһелләре кайсы тарафлардан? Татарстан, Башкортстан... бетте-китте вәссәлам. Хәзер юк читтән килүче.

Дөрес, талантлы татар егетләре калкып чыга: Нижний Новгородтан - Илдар Әбүзәров, Саранскидан - Камил Таңгалычев... Ләкин алар русча яза...

Югыйсә, саф татар авылында ана телендә урта мәктәп тәмамлап, академик булган шәхесләребез дә байтак. Алар Казанда гына түгел, Мәскәү хәтле Мәскәүдә зур-зур институтларны җитәкләде, исемнәре дөньяга мәгълүм галимнәр. Армия генералы Мәхмүт ага Гәрәев кебек хәрби сәрдәрләр бар. Адмиралларны һәм генералларны саный башласаң, ике йөздә бетмәс. Бәлки, бүгенге яшьләр дә ул үрләрне яулар. Бирсен Ходай, дип өметләнергә генә кала.

Фәлән гасырдан соң яшь тарихчылар, кайчандыр җир йөзендә татар дигән халык булган икән, дип симпозиум-конференцияләр үткәрмәсен иде. Алар ул халык татарча сөйләшкән икән, тик үзләре дә, телләре дә юкка чыккан, дип язмасын иде. Моңа юл куймыйк, үз язмышыбызга битараф булмыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: