Мәдәни җомга

Рәфкать КӘРАМИ: БЕЗ СИНЕҢ БЕЛӘН, ДОНБАСС!

Безнең урам егете Илһаметдин абый Гыйльфанов бик уңган тракторчы иде. Яше кергәч, илле ничәнчедер елны, аны армиягә алдылар. Бер төркем егетләрнең, кочаклашып, җырлап узганнары хәтергә сеңеп калган. Шахтер егет күмер чаба, Вак-вак итеп кисәген; Гомерем булып, таш басмаса, Ташламам, җанкисәгем. Арада Илһаметдин абыйның моңлы тавышы аерылып тора иде. «Шахта» көе...

Безнең урам егете Илһаметдин абый Гыйльфанов бик уңган тракторчы иде. Яше кергәч, илле ничәнчедер елны, аны армиягә алдылар. Бер төркем егетләрнең, кочаклашып, җырлап узганнары хәтергә сеңеп калган.

Шахтер егет күмер чаба,
Вак-вак итеп кисәген;
Гомерем булып, таш басмаса,
Ташламам, җанкисәгем.

Арада Илһаметдин абыйның моңлы тавышы аерылып тора иде. «Шахта» көе авылларда бик популяр булганга җырлаганнардыр инде ул җырны булачак солдатлар. Хәрби хезмәтен тутыргач, абыйсы Хисаметдин янына, Донбасс якларына юл тоткан иде. Әниләре Хаҗәр әби бик ялынгач, олы улы Хисаметдин абый туган нигезенә кайтырга мәҗбүр булды, үзе генә түгел, гаҗәеп чибәр, сөйкемле хатыны белән. Аны шул якларда төпләнеп калган бер татар агаеның кызы икән дип әйтәләр иде. Ни аяныч, гомере озын булмады ябык гәүдәле, кызлар кебек зифа буйлы мөлаем авылдашымның...

Шахта турында яңадан-яңа хатирәләр искә төшә: туганнарым Фоат һәм Хәмбәл абыйлар Киҗеледә күмер чапты, яшьлек дустым Әнәснең хатлары Коспоштан килә иде, бер классташ кызны күрше авыл егете Карагандага алып китте...

Армиядән кайткач, әти белән солдат тормышын искә алып утырабыз. Ул сугыш вакытларын сөйли, мин төрле милләт вәкилләре белән хезмәт итүемне әйттем, Донбасстан шахтер егет Миша Бондаренко исемен дә атадым.

Баксаң, ул тараф әтигә бик таныш икән. Утызынчы елларда Миңнулла абзый, Галимҗан абзый, Кәлимулла абый кебек кордашлары белән кыш көне шахтада эшләп кайта торган булганнар.

1986 елны үземә дә шул якларны күреп кайту насыйп булды. Шагыйрьләр Әхмәт Рәшитов һәм Зиннур Мансуров белән Донецк шәһәренә юл тоттык.

Донбасс яклары элек-электән безнең язучылар өчен дә чит түгел. Бик күп татар әдипләренең биографиясе Донбасс шахталары белән бәйләнгән. Әйтик, Шәриф Камал, Әхмәт Фәйзи, Рахман Ильяс, Гомәр Гали, Мансур Крыймов, Максуд Сөндекле, Идрис Туктар, Газиз Иделле, Шәйхи Маннур, Айтзәк Аитов, Нәби Дәүли, Рифкать Закиров, Шамил Рәкыйпов, Флера Гыйззәтуллина шундыйлар. Һади Такташ та Украина җирендә булып киткән. Аңа шахтерлар бүләк иткән лампа хәзер музейда саклана.

Әдәби очрашуларыбыз, башлап, Донецк Язучылар оешмасында булды. Ул 47 СССР Язучылар союзы әгъзасын берләштерә иде. Алар арасында танылган әдипләрдән А.Чепижный, Г.Володин, Н.Рыбалко, В.Труханов, Г.Кривда, В.Пиунов иҗатларын бераз белә идек. Әсәрләрендә, нигездә, Донбасс шахтерларының тормышы чагыла. Күбесе үзләре дә элекке шахтерлар. Татар егетләре кайберләренең остазлары булган, аларны ихтирам белән искә төшерделәр.

...Менә без «Панфиловская» шахтасында. Партком секретаре Александр Екимовский (өстәлендә безнең «Чаян» журналы ята) безне бу шахтаның тарихы белән таныштырды.

- Шахта 1929 елдан эшли, - диде ул. - Тәүлегенә ике мең тоннадан артык күмер бирәбез. Шахтаның тирәнлеге 840 метрга җитә. Хәзер күмерне алуы бик читен. Ләкин кирәк. Чөнки безнең күмер - иң сыйфатлысы.

- Татар егетләре бармы? - дип сорадык.

- Монда сезнең халык булмаган шахта юк.

Габделхак Шәяхмәтов, Гаяз Сабиров, Кәрим Курмаев, Галимҗан Хәсәнов кебек җитмеш алты кеше татар шахтерлары исемлеген санап чыктык, аларның биографияләре, эш стажлары белән таныштык. Кайберләре 1954 елдан бирле хезмәт куя икән. Араларында соңгы елларда эшли башлаучылары да юк түгел. Саҗидә Басыйрова кебек хатын-кызлар да бар.

Күбесе, намуслы хезмәтләре өчен, орден-медальләр белән бүләкләнгән, Рәфыйк Хәбибуллин, Хәмит Агишев, Кәрим Шиһапов һәм Рәкыйп Баһанов «Шахтер даны» һәм «Почетлы шахтер» билгеләренә лаек булган.

Менә Рәкыйп Баһанов белән сөйләшеп утырабыз. Ул Саратов өлкәсе, Дергачовский районының Сәфәр авылыннан. Әтисе Зәйдулла агай да шахтада эшләгән. Рәкыйпнең үзенең эш стажы да утыз ике ел. Ул армиягә киткәнче лампа ташыган, слесарь булган, дүрт ел авиациядә хезмәт итеп кайткач, забойда эшләгән, хәзер исә - мастер-шартлатучы. Пенсиядә булуына карамастан яраткан хезмәтен дәвам иттерә.

- Хатыным Рита - рус кызы, Иваново өлкәсеннән, - ди Рәкыйп абый. - Монда бик күп гаиләләр дә, бөтен шахтерлар да интернациональ. Хәтта бер вьетнам егете дә эшли. Безнең татарларга килгәндә - сынатмыйбыз. Шахтабызда элегрәк атаклы Мингалиев бригадасы бар иде. Менә эшләп күрсәттеләр! Макеевка, Аввакумово, гомумән, бөтен шәһәрләрдә дә татар егетләре күп.

Уртача буйлы, нык бәдәнле, чем-кара чәчле Рәкыйп абый, илленең өстендә булса да, әле спортчылар кебек. Хәер, шахтерларның хезмәте - физик хезмәт бит. Монда сәламәтлек иң кирәкле сыйфат. Күмерне җегәрсез генә җир куеныннан алып булмый.

Үз гомеремдә мин бик күп һөнәр ияләренең хезмәте белән таныштым. Билгеле, хезмәт - һәр җирдә мактаулы. Ләкин, дөресен әйтим, шахтага төшеп, шахтерларның эшен күргәч, минем алар алдында баш иясем килде. Чөнки бу бөтенләй башка тәэсир калдыра. Нинди генә машиналар, җайланмалар уйлап тапмасыннар, барыбер шахтада кул хезмәтеннән арынып булмый. Нинди генә саклык чаралары күрмә, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек кенә төгәл үтәмә, барыбер сине һәрдаим хәвеф сагалап тора. Табигатьнең кодрәтен җиде кат җир астында аеруча нык тоясың. Шуңа күрә ватаныбыз шахтерлар хезмәтен югары бәяләгән, аларга төрле льготалар билгеләнгән. Һәм анда эшләүчеләр дә чын мәгънәсендә ир-егетләр - куркусыз йөрәкле, каты куллы, корыч ихтыярлы кешеләр.

Без Донбасска Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Һади Такташ әсәрләрен алып бардык, аларны әдәбият сөючеләргә бүләк иттек. Табигый, без Донецк шәһәрендәге китап кибетләрендә булдык һәм татар китаплары сатылу-сатылмавы хакында сораштык. Үкенечкә, татар телендә бер генә китап та күрмәдек. Дөрес, анда Габдулла Тукайның украин һәм Муса Җәлилнең рус телләрендә чыккан җыентыклары бар иде. Хәзерге заман әдипләребездән Равил Фәйзуллинның рус телендәге җыентыгы күзгә чалынды. Ул да ике генә данә калган иде.

Егерме-утызынчы елларда Донбасста татар телендә китаплар басу өчен махсус нәшрият булган, анда татарча газеталар чыккан.

Менә хәзер, утыз еллап вакыт узгач, уйланып утырам. Кайда микән солдат дустым Михаил Бондаренко? Үзе, балалары, оныклары исән-сау микән? Без күреп сокланган шахтер абыйлар-милләттәшләрем ни хәлдә икән?

Алар үз хезмәтләре хакында болайрак әйтәләр иде: шахтерлар берәмләп кенә йөрми, тынлыкны яратмый һәм кыштырдау аларны сискәнергә мәҗбүр итә, һәрнәрсәгә әзер тора, күселәрне дә рәнҗетми...

Бүген анда мәхшәрнең дә мәхшәре: берөзлексез снаряд һәм бомбалар ява, ракеталар оча, минометлар үлем тарата... Әби-бабаларының, бала-чагаларының гомере өзелә, йорт-җирсез калганнар зар елый...

Безнең Татарстанга да качаклар агыла: яшьлекләре һәм гайрәтле чаклары шахтада үткән бабайлар туган җиренә кайтып егыла, басса бакыр изәрдәй кичәге шахтерларның гаиләләре аптырашта, кулларына тоткан сабыйларыннан битәр бернәрсәсе калмаган, кайгы баскан яшь аналар аларны чит итмәгән илгә килеп сыена...

Мин армиядә урыс, украин, грузин, үзбәк, литвалы егетләр белән хезмәт иттем. Соңгы сыныкны бүлештек, беребез өчен беребез утка-суга керергә әзер идек... Ә хәзер, кемнәрнеңдер коткысына бирелеп, безне дошманлаштырырга азапланалар, пычакка пычак китермәкче булалар... Мондый хәлләр ут күршебез Украинага да килеп җитте.

Җиде кат җир астында күмер чабып, таш басмаган, эш сөючән милләттәшләремнең һәм аларның хезмәттәшләренең хәле бик аяныч...

Без дә егет чакта «Шахта» көен сузарга бик ярата идек.

Китә казлар, китә казлар,
Китә Казлар Донбасска;
Мин дә уйлап торам әле
Шул казлардан калмаска.

Әйе, китә казлар җылы якка - Донбасска. Хәзер без анда бара алмасак та, күңелләребез белән сезнең янда, корыч ихтыярлы, кадерле донбасслылар...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: