Мәдәни җомга

Рәфкать Ибраһимов: Агуланган сәясәт

Россия Президентының рус булмаган халыкларның телләрен бетерүне хуплап, Йошкар-Олада әйтелгән сүзләреннән соң, халкыбызның тынычлыгын алган олы афәт туды.

Россия һәм Татарстан Конституция­ләрендә язылган маддәләрне санга сукмыйча, демократия-федерализмга һәм халыкларның хокукларын юкка чыгаруга йөз тоткан сүзләрне Конституция гаранты булган Илбаш авызыннан ишетү – махсус рәвештә халыклар арасында булган татулыкны юкка чыгару өчен эшләнгән гамәл кебек кабул ителде.

Мондый гамәл, асылда, законга буйсынмау була. Конституция ул – илнең Төп законы, уенчык түгел. Аны үтәмәүчеләр яки үтәргә ирек бирмәүчеләр үзләре җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш. Илбашы Конституциягә кулын куеп,“Төп Законда язылган маддәләрнең үтәлүенә гарантия бирәм”, дип халкы алдында ант итә. Шулай булуга карамастан, гасыр башыннан бирле алышынмыйча утырган җитәкченең гарантиясе тупас рәвештә үтәлми. Монда яулап алынган халыкларның миллилек хисләре исәпкә алынмыйча, үзара дошманлашу тудырып, ил өчен дә зур югалтулар алып килгән мәгънәсез сугышларны күргән кешеләр бит без, югыйсә. Донбасста барган сугышларның да, рус теле тыелу аркасында килеп чыкканын күреп торабыз. Шулай булгач, монда аңламаслык әйбер юк та кебек, һәр халыкның Аллаһы Тәгалә тарафыннан бүләк итеп бирелгән теле үзенә якын.

Туган җиребездә яшәсәк тә, хурлык­лы рәвештә, үзебезнең яшәү рәвешеннән баш тартып яшәргә мәҗбүр ителгәнбез. Безнең ил җитәкчеләре, чит илләрдә яшәүче русларның телләре дәүләт теле дәрәҗәсендә булмаган өчен, сугышлар чыгарып йөри. Үз илеңдә үз халкыңа эшләмәгәнне, ничек инде чит илләрдән шуны ук таләп итәргә мөмкин икән? Әгәр саный калсаң, халкыбызның хокукларын чикли торган очраклар бик күп булуга карамастан, алар әле һаман да өстәлеп тора.

Балалар бакчаларыннан башлап, татар авылларындагы мәктәпләрдә дә, үз ана телендә укудан баш тартырга мәҗбүр ителгән булуларына карамастан, рус телле ата-аналар җәмгыяте, рус телле балалар бакчалары аз дигән сылтау белән, Татарстан прокуратурасына канәгатьсезлекләрен белдереп язучыларны ничек аңларга икән? Бу явыз ниятле, мәкерле кешеләр республикадагы тынычлыкны бетереп, халыклар арасында гауга чыгару өчен махсус шулай эшли түгелме соң? Мондый вәзгыятьтә, мәктәптә укучы балалар арасында да сугышлар башланмагае дип тә куркыта башлады. Тикшерүләр уздырганнан соң, республикадагы балалар бакчаларының 1171е рус телле, 775 е татар телле булуы ачыкланган. Татар балалар бакчасы дип саналса да, шәһәр җирендәге бакчаларның эшчәнлеге күбесенчә рус телендә алып барылуын белеп торабыз бит. Балабыз татар телен өйрәнеп, үзебезчә тәрбия алсын дигән ният белән, аны татар бакчасына биргән идек, ул шуннан соң русча сөйләшә башлады, дип зарланучыларның саны хисапсыз ич. Ялган мәгълүмат таратып, махсус рәвештә, республикадагы тынычлыкны бетерергә тырышучыларга карата берәр төрле җәза бирелде микән?

Башка милләт вәкиле булуга карамастан, бердәнбер мәктәп директоры Шмаков әфәнде үзенең мәктәбендә татар теле дәресләрен һәм укытучыларын саклап кала алды. Ул Конституциягә таянып эш итә һәм үзенең эшчәнлеген анда язылган законнарның үтәлешен таләп итеп алып бара. Шулай булуга карамастан, еллар буе суд юлында йөртеп, мәктәбендә бетмәс-төкәнмәс тикшерүләр алып барган булып, аны сындырырга тырышалар. Ул мәктәптә тагын бер айлык тикшерү бара дигән хәбәр булды. Бер ай буе нәрсә тикшерергә була икән мәктәптә дигән сорау да туа. Мәктәп җинаятьләр оясы түгел, балаларга белем, тәрбия бирә торган оешма бит. Прокуратураның башка бер эше дә юк микән соң әллә? Прокуратураның төп эше – Законнарның үтәлешен таләп итү. Монда бит киресенчә, Конституция биргән хокукларны юкка чыгару өчен көрәш бара.

Мәктәпләрдә татар телендә укулар тыелганнан соң, Россия Президентының милли телләрне саклау һәм өйрәнү фонды оештырып, Россия халыкларының туган телләрен саклап калдыру өчен шартлар булдыру турындагы карары булган, имеш. Моның өчен 2019 елга 88 миллион акча да биреләсе икән. Бик кызык килеп чыга түгелме соң бу? Башта рус булмаган халыкларның телләрен мәктәпләрдә укулар тыела да, аннары ул халыкларның телләрен саклап калу өчен, шартлар да тудырып була икән әле, дип ышандырмакчы булалармы безне? Телне өйрәнү, саклап калдыру өчен бөтен дөньяда мәктәпләр, институтлар булдырылган түгелме соң? Фондлар, курслар оештырып кына тел белгечләре, галимнәр, язучылар, шагыйрьләр үстереп буламыни? Бу очракта миллион түгел, миллиардлар бүлеп бирсәң дә, югарыда әйтелгән шәхесләрне үстерү мөмкинчелеге була алмый.

Хөкүмәт оешмаларында телебезне саклап калуда өметләр бетерелгәч, җәмәгать оешмалары барлыкка килә башлады. Былтыр 18 ноябрьдә Казанда телебезне саклап калуга багышланган татар ата-
аналары оештырган конференция узды. Чакырылган булуларына карамастан, татар конгрессы вәкилләре һәм Татарстан Дәүләт Советы депутатлары күренмәде. 29 ноябрь көнне республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгында да, җәмәгатьчелек катнашында телне саклап калуга багышланган җыелыш үткәрелде.

Телебезне саклап калуда, Россия һәм Татарстан Конституцияләре таяну ноктасы булырга тиеш. Төп Законда язылган хокукларыбыздан файдаланып, үзебезнең милли-мәгариф системасын кайтарып, БДИны татар телендә тапшыруны таләп итәргә кирәк.

 Татар иленең үзәгендә яшәп тә, телебезнең шундый аяныч хәлдә калуы күпләребезне борчуга салды. Бу турыда милли җанлы газета-журналларда язып, радио-телевидение тапшыруларында сөйләп торсалар да, нәтиҗәләре күренми. Ходай һәр халыкка бүләк итеп, үз телен – ана телен биргән. Аллаһтан да бөегрәк булып, аның телен, гореф-гадәтләрен төрле карар-боерыклар белән бетерергә тырышу – гаделсезлек!
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: