Репрессияләр дәһшәте
1937 елның июнендә, “контрреволюцион троцкийчылар” оешмасында катнашу гаебе тагылып, төгәлрәге, 1923 елда Троцкийны яклап тавыш бирүен сәбәп итеп, Һади Маликов НКВД тарафыннан кулга алына. Төгәл 9 елдан азат итәләр, әмма 1949 елның гыйнварында кабат төрмәгә ябалар.
Автор язмышка дучар ителгән һәм ачы тормыш сынавы үткән дүрт татар хәрби разведчигы – генерал-майор Минзакир Әпсәләмов, полковниклар Хөсәен Мәүлитов, Һади Маликов һәм Миргазыян Крыймов ирешкән үрләр дә күпләр өчен сабак, олы үрнәк булырлык. Башка милләтләр тарихында күрелмәгән хәл: 1924 елның июненнән алып 1935 елның ноябренә кадәрге чорда Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабының разведка бүлеге белән нәкъ менә шулар җитәкчелек итә. Каһарман милләттәшләребезнең һәркайсысына багышлап аерым әсәр язарлык һәм Якуб Чанышев белән бергә, һәркайсының исемнәрен Казан урамнарына кушарлык. Тик әлегә Татар иле башкаласында Хөсәен Мәүлитов исемендәге урам гына бар.
Саба районының Югары Утар авылында туып-үскән һәм ике дистә ел гомерен хәрби разведкага багышлаган Минзакир Әпсәләм улы 1919-1921 елларда РККАның Хәрби академиясендә укый. Төркиядә хәрби разведка буенча, эшчәнлек алып бара, 1927 елның ноябреннән 1931 елның ноябренә чаклы Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабында разведка бүлеге башлыгы. 1933-1937 елларда Персиядә (1935 елдан – Иран) хәрби атташе һәм хәрби разведка резиденты. 1938-1940 елларда полковник М.Әпсәләмов үзе тәмамлаган М.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә өлкән укытучы, махсус факультетның 2 нче курс һәм разведка кафедрасы башлыклары вазифаларын башкара. Шул чорда “махсус бурыч үтәү өчен” чит илләрдә командировкаларда булуы мәгълүм. 1939 елда комбриг чинына үрләтелгән милләттәшебез совет-фин сугышында катнаша: 1940 елның гыйнвар – март айларында Төньяк-Көнбатыш фронт штабында – Разведка бүлеге башлыгы (бу өлкәдә шундый югары үргә ирешкән хәрби җитәкче татарларда башка юк). Шул орышта Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән комбриг Минзакир Әпсәләмов июнь аеннан – генерал-майор чинында. Сентябрь аеннан – Кызыл Армия Генштабының Югары махсус мәктәбендә разведка кафедрасы башлыгы һәм бер үк вакытта совет-фин сугышы нәтиҗәләрен өйрәнү комиссиясендә. Бөек Ватан сугышы башлангач, Көньяк-Көнбатыш һәм Көньяк фронтларын берләштергән һәм Башкомандующие С.Буденный булган Көньяк-Көнбатыш стратегик юнәлеше гаскәрләре штабында әлегәчә ачыкланмаган махсус бурыч үтәве хәрби энциклопедияләр битләрендә даими яктыртылып килә.
Әлеге серле бурычтан соң, Минзакир Әпсәләмовны хәрби разведкадан читләштерәләр һәм Кызыл Армиягә күчерәләр. Ягъни ул сугыш башланган чордагы серле бурыч үтәвеннән соң, ни сәбәпледер, җәбергә дучар була. Генерал Урал һәм Көньяк Урал хәрби округларында укчы бригадалар белән командалык итә. 1943 елның февраленнән – фронтта: 18 нче укчы дивизия, 31 һәм 131 нче укчы корпуслар белән командалык итеп үзен хәрби данга күмә. Ленин, дүрт Кызыл Байрак, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнә, әмма, ни өчендер, генерал-лейтенант званиесе бирелми.
Ә менә Чистай каласында туган хәрби разведка полковнигы Хөсәен Баһаутдин улы Мәүлитовның гомере гаять дәрәҗәдә аяныч рәвештә өзелә. Гражданнар сугышында 1 нче аерым Идел буе Татар укчы бригадада полк командиры вазифасын башкарганда ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән, Кызыл Армиянең хәрби разведкасына төп нигезне салган, системасын оештырган РККАның Хәрби разведка идарәсе башлыгы Ян Берзинның уң кулы саналган һәм комбриг званиесенә тәкъдим ителгән милләттәшебез – каһәрле һәм канлы репрессияләр корбаны. 1935 елның маеннан Кавказ арты хәрби округы штабының разведка бүлеге башлыгы вазифасына үрләтелгән полковник Мәүлитовны (шундый дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер татар вәкиле) 1937 елның 31 июлендә кулга алалар һәм 30 октябрьдә атып үтерәләр. Хәрби разведкада тагын да югарырак үрләр яулаячагы шик уятмаган милләт баласы турында Казан педагогы Роман Гузенфельдның “Казанские ведомости“ газетасында язган мәкаләсе кызыклы: “Хөсәен Мәүлитов. Һәрвакыт җыйнак, таза гәүдәле, ихтыяр көче ташып торган бу кеше безнең хәрби разведканың горурлыгы булыр иде. Әмма ул һәлакәтле 1937 елдагы һәм аннан соң дәвам иткән Сталин терроры корбанына әйләнә... Хәрби разведкадагы сәләтле һәм үрнәк офицерларның берсе, озакламый хәрби званиесе күтәрелүен көткән полковник Хөсәен Мәүлитов Разведка идарәсе җитәкчесе Берзинның уң кулы була”.
Татарстанның Кама Тамагы районы Кече Кариле авылы егете, совет дипломаты, хәрби разведка полковнигы, шулай ук, комбриг званиесенә тәкъдим ителгән Һади Кәрим улы Маликов та шул котсыз еллар өермәсенә эләгә. Мәскәүдә 2012 елда нәшер ителгән “Хәрби разведка энциклопедиясе” хезмәте авторлары аның “Румын фронтында Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы”н раслый (500 бит). Тарих фәннәре докторы Яков Гришин белән тарихчы-архивчы Сәйфетдин Мәндинең “Гасырлар авазы” журналында 2010 елда дөнья күргән мәкаләсендә дә кызыклы мәгълүматлар җитәрлек: “Һади Маликовны 1915 елның декабрендә Казандагы 94 нче запас пехота полкының 7 нче ротасына ирекле хәрби буларак кабул итәләр. Аннары, 24 нче запас пехота полкында рядовой булып хезмәт итә һәм 1917 елның декабрендә 2 нче Казан прапорщиклар мәктәбен тәмамлый”.
Прапорщик чины алып чыкканнан соң яшь офицерның Симферополь каласындагы – 24 нче һәм Бессарабиядагы өяз шәһәре Оргеевта урнашкан 5 нче запас полкларында хезмәтен дәвам итүе мәгълүм. Хәрби разведка турында гаять мөһим хезмәт язган авторлар патша армиясендә прапорщик чинында хезмәт итүче булдыклы милләт баласының, командиры полковник Евгений Галактионович Якунин булган 56 нче Житомир полкында рота командиры вазифасын башкаруын да искәртеп үтә. Шул чорда ук, илдә яңа хакимият урнаштыру максаты куйган большевиклар ягына баскан Һади Маликовның Гражданнар сугышында акларга каршы көрәшүе табигый. Кискен сыналыш елларында ул Татар-башкорт җыелма батальонында хәрби комиссар, Хәрби һәм диңгез эшләре Халык комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман комиссариатында хәрби бүлек секретаре, Казан ныгытылган район башлыгының разведка буенча ярдәмчесе һәм 2 нче аерым Татар укчылар бригадасында штаб башлыгы вазифаларын башкара.
Ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән командир 1918-1924 елларда РККАның Хәрби академиясендә укый. Укуының озаккарак сузылуы вакыт-вакыт чит илләрдә махсус бурычлар үтәве белән бәйле. Ягъни бу чорда ул укуын беразга өзеп, дипломатик һәм разведка эшләрендә чарлана. Мәгълүм булганча, 1921 елда Россия белән Төркия арасында дуслык һәм туганлык турындагы килешүгә кул куела. Шуның нәтиҗәсе буларак оештырылган совет вәкаләтле вәкиллеге составына хәрби атташе ярдәмчесе сыйфатында Һ.Маликов та кертелә. РККА хәрби разведкасының беренче җитәкчесе һәм Россиянең Төркиядәге вәкаләтле вәкиле С.И.Аралов совет дипломатларының, шулар исәбеннән Һ.Маликов белән аның хатыны Рабига ханымның эшчәнлекләренә югары бәя бирә. Аерата ирле-хатынлы Маликовлар төрек телен һәм илен яхшы белүләре белән башкалардан бик нык аерылып тора. Тарих фәннәре кандидаты Марат Мөлеков раслаганча, “Рабига ханым төрек хатыннарының күңелләренә юл таба белә. Төрек хатыннары аңа ихтирам һәм зур ышаныч белән карый. Маликовларның шәхси архивында сирәк очрый торган бер фоторәсем – Мостафа Кемал-пашаның дипломатлар белән җәйге дачада төшкән рәсеме саклана. Аның белән янәшәдә Һ.Маликовның хатыны Рабига ханым утыра”.
Академияне уңышлы тәмамлаганнан соң Һ.Маликов 1924-1927 елларда Кызыл Байраклы Кавказ армиясе штабында разведка бүлеге башлыгы вазифасында хезмәт итә, аннары өч ел ярымнан артыграк Персиядә хәрби атташе булып тора. Хәрби чыганакларда разведка эшенә кулы ятып торган Һади Кәрим улы оештырган агентура челтәре белән Персиядә бер тапкыр да уңышсызлыклар һәм көтелмәгән хәлләр булмавы турында ассызыклануын искәртү дә мөһим. Туган илгә әйләнеп кайткач, ул чактагы тәртип буенча, академиядә алган теоретик белемнәрен практика белән ныгыту максатыннан Кызыл Армиягә юллама алган милләттәшебезнең теләген исәпкә алып, аны туган ягына, Казанга кайтаралар. Биредә ул 1 нче татар укчы полкы (соңыннан 190 нчы укчы полк итеп үзгәртелә) белән командалык итә, бер үк вакытта комиссар вазифаларын башкара. Марат Мөлеков ассызыклаганча, “Яңа командир-комиссар үз дигәнендә нык торып, тынгы белми эшли. Кызылармеецларның хәрби хәзерлек дәрәҗәсе күтәрелә. Полкка Идел буе хәрби округының ул чактагы башлыгы Б.М.Шапошниковның рәхмәте белдерелә. Бөтенроссия старостасы М.Калинин һәм композитор Салих Сәйдәшев бу полкның почетлы кызылармеецлары була. Үзенең маршын, хәзерге көндә Совет Армиясе маршы дип йөртелә торган атаклы маршны, Сәйдәшев махсус рәвештә 1 нче татар укчы полкына атап яза”.
Күренекле хәрби разведчик 1934 елдан Кытайның Шинҗаң (Синьцзянь) провинциясе губернаторы һәм андагы гаскәрләрнең башкомандующие вазифаларындагы генерал Шен Шицайның баш хәрби киңәшчесе сыйфатында аеруча җаваплы бурыч үти. 1936 елның 17 гыйнварыннан хезмәтен полковник званиесендә дәвам иттерәчәк милләттәшебезнең әлеге үтә мөһим һәм серле хөкүмәт чарасын башкарып чыгуы турында җитди чыганакларда бик тәфсилләп бәян ителә. “Империя ГРУ” китабының 2 нче томында (авторлары – А.Колпакиди белән Д.Прохоров) Шинҗаңга комбриг Маликов җитәкчелегендә Разведупрдан (ГРУ) киңәшчеләр төркеме җибәрелүе тәфсилләп бәян ителә. “Икенче бөтендөнья сугышы: кайчан башланды һәм кайчан тәмамланды” дигән хезмәт авторлары (А.Паршев һәм В.Степанков) 1934 елның апрель азакларында Шинҗаңнан совет гаскәрләрен чыгарулары һәм җирле губернаторның өлкән киңәшчесе, танылган разведчик Һ.Маликов җитәкчелегендәге киңәшчеләр төркеме генә калдырулары турында яза.
Тарих фәннәре докторы Я.Гришин белән тарихчы-архивчы С.Мәнди “гасырлар авазы” журналы өчен бергәләп язган хезмәттән тагын бер өземтә:
“1934 елның апрелендә РККАның Разведка идарәсе башлыгы Я.Берзин Һ.Маликовка Кытайда, Шинҗаңда җаваплы бурыч үтәү бурычы куя. Әңгәмә барышында Берзин Маликовка нинди шартларда эшләргә туры киләчәген җентекләп бәян итә… Совет киңәшчеләре төркеменә Һ.Маликов җитәкчелек итә. Ул Көнбатыш Кытайдагы (Шинҗаң провинциясе) гаскәрләрнең башкомандующие Шен Шицайның беренче баш киңәшчесе сыйфатында юлга чыга. Аның белән И.Ф.Куц, П.С.Рыбалко, В.Т.Обухов, М.М.Шәйморатов кебек командир-инструкторлар була.
Төркем Кытайга 1934 елның 9 апрелендә китә. Дубан белән очрашкан вакытта сүз совет белгечләренең эшчәнлеге турында бара. Маликов искә ала: “Инструкторларны билгеләүнең элекке тәртибе Берзин күрсәтмәләренә тулысынча диярлек туры килә иде. Мин Шинҗаңда булган беренче елымда инструкторларны тиешле урыннарга куеп чыгуда фәкать кайбер әһәмиятле булмаган үзгәрешләр генә керттем. Мисал өчен, әйтик, минем белән килгән инструкторларның икесе (Рыбалко һәм Куц) фронтта эшләде, өченчесе (Обухов) фронтның тылында хезмәт күрсәтте, дүртенчесе (Шәйморатов) – яңа техника белән тәэмин ителгән таркау подразделениеләрдән оешкан уку полкында”. Авторлар Маликов бәян иткәннәрне Россия Федераль иминлек хезмәтенең Үзәк архивыннан (ЦА ФСБ РФ, д. 27516, т. III.) алуын ассызыклый.
1937 елның июнендә, “контрреволюцион троцкийчылар” оешмасында катнашу гаебе тагылып, төгәлрәге, 1923 елда Троцкийны яклап тавыш бирүен сәбәп итеп, Һади Маликов НКВД тарафыннан кулга алына. Төгәл 9 елдан азат итәләр, әмма 1949 елның гыйнварында кабат төрмәгә ябалар. Фәкать Сталин үлгәч кенә, 1954 елның 5 июнендә полковник Маликовны азат итү турында документ дөнья күрә. Иреккә чыкканнан соң Һади Кәрим улы хатыны Рабига һәм кызы Зөлфия белән Мәскәүдә яши. Якын дустына әйләнгән генерал Якуб Чанышев белән еш кына Казанга кайтулары, төрле очрашуларда катнашулары татар матбугаты битләрендә теркәлеп калган. Аерата шунысын ассызыклау мөһим: хәрби разведка полковнигы Һ.Маликов Кызыл мәйдандагы мавзолейдан Сталинның гәүдәсен чыгарганчы ул якка әйләнеп тә карамый. Бу турыда күп китаплар авторы, танылган журналист Хәмзә Бәдретдинов үзенең 2006 елда дөнья күргән “Гүзәл Кама Тамагы – табигать хәзинәсе” китабында раслый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев