Ренат ХАРИС: Укытучы – кеше җанының баш инженеры
Трибуналарда, президиумнарда бармак ялап кәгазь битләре актарган, фырылдатып борын сеңгергән, шытыр-шытыр баш кашыган, колагын карандаш йә күзлек тәртәсе белән казыган зыялыларыбызны күрү күңелне җәберли.
Күренекле педагог, академик Рүзәл Юсуповның «Педагогика университеты кирәк!» дигән мәкаләсе (МҖ №10, 2022) күтәргән фикерләр татар халкының алгарыш стратегиясенә турыдан-туры кагыла. Бүген татарны милләт буларак, телебезне «парламент» теле буларак саклап калу олы проблемага әйләнгән бер чорда, татар халкы алдында торган иң мөһим бурыч – укытучы әзерләү. Бигрәк тә – татар теле, әдәбияты һәм тарих укытучысын! Нигә тарих укытучысынмы? Чөнки милли горурлыкка тарих дәресләрендә нигез салына, һәм бу гамәл ана телендә булса, күңелгә тирәнрәк сеңә. Мондый укытучыларны фәкать Татарстанда гына әзерләп була. Безгә ана телебезне, беренче нәүбәттә, кухня теле, базар теле, урам теле буларак, ягъни халык теле, аның уй-фикер йөртү, эш итү теле буларак саклап калырга кирәк. Бер шигыремдә мин ихлас күңелдән:
...Татарча сөйләп аш пешер
һәм ипи кис телемләп –
кухня теле кадерлерәк
парламентлар теленнән, –
дип язган идем, хәзер дә шул фикердә торам. Шул очракта гына телебез парламент теле, фән теле, әдәбият теле, җыр теле булачак. Ана телендә сөйләшмәгән халыкка татар мәктәбе дә, татар әдәбияты, татар театры, татар җыры да кирәксез булып калуы ихтимал.
Казан федераль университетында күп фәннәр буенча көчле белгечләр әзерләнә. Әмма, Рүзәл Юсупов күзәтүенчә, соңгы елларда укытучыларның төп вазифаларын башкаруы шактый йомшарган, һәм бу инде университетка керергә килгән абитуриентларның белемнәре сыйфатында да күренә икән. Белгеч белән укытучы, ягъни педагог арасында аерма зур: белгечнең юнәлеше фәнгә таба, ә укытучыныкы – кеше җанына таба! Белгечнең максаты үзе сайлаган фәнне үстерү, ә укытучыныкы – баланы белемле, тәрбияле кеше итеп, кешене шәхес итеп үстерү!
Мин, Казан дәүләт педагогика (элек шулай атала иде) институтына кергәндә, укытучы булам, әтием-әнием профессиясен дәвам итәчәкмен, дип документларым тапшырдым, ә бүген туганнарымның, дусларымның балалары КФУның филология факультетына бакалавр йә магистр булам дип керә. Минем күз уңымда мәктәп, укучылар булса, бакалавр йә магистр булачак яшьләрнең хыялында – «фән гранитын кимерү», тешләре үтмәгән очракта гына укытучы булу. Ягъни бу инде калдык принцип белән эш итү, мәгариф өлкәсендә калдык (остаточный) принцип белән ризалашу дигән сүз. Ә мәгариф калдык принципка корыла алмый, бигрәк тә укытучы әзерләү эше. М.Горький совет язучыларының I съездында, юлбашчы сүзләрен кабатлап, каләм осталарына «инженеры человеческих душ» дип мөрәҗәгать итә. Әмма андый инженерларны да, талантларын вакытында күреп алып тәрбияләүче кешеләр – укытучылар. Шуңа күрә дә укытучы – кеше җанының баш инженеры, дип аталырга хаклы. Укытучы – язучының үзен дә, аның әсәрләре ярдәмендә халыкны да тәрбияләүче кеше!
Бүген эш башына, төрле дәүләт учреждениеләренә җитәкче булып совет мәгарифе системасы җимерелгәннән соң белем алган кешеләр килде. Аларның үз эшләренең осталары булуында шигем юк. Ләкин аларның күбесе инде ел саен мәктәптә күчереш имтиханнары тотмаган, әдәбият классикларының шигырьләрен ятламаган, гомерләрендә бер-ике генә инша (сочинение) язган кешеләр. Алар татар телендә дә, рус телендә дә радио, телевидениедән чыгыш ясый, турыдан-туры интервью бирә, районнарда халык белән сөйләшә. Аларга карап, укытучыларның Рүзәл әфәнде искәрткән кимчелекләрен күреп була: укучыларының җөмлә төзелешләре зәгыйфь, сүз байлыклары чамалы, сөйләмнәре төссез, биш сүздән торган җөмләнең икесе рус телендә. Трибуналарда, президиумнарда бармак ялап кәгазь битләре актарган, фырылдатып борын сеңгергән, шытыр-шытыр баш кашыган, колагын карандаш йә күзлек тәртәсе белән казыган зыялыларыбызны күрү күңелне җәберли. Димәк, аларның укытучылары белем бирүче генә булган, педагоглар, ягъни тәрбиячеләр булмаган, ул укытучыларны университет дәрес бирүчеләр итеп кенә әзерләгән. Ә белем бирү һәм тәрбияне бер процесс итеп алып бару өчен, дәрес бирүче кешегә, беренче чиратта, педагог булырга кирәк, психологияне, белем һәм тәрбия бирү методикасын каныңа сеңдерергә кирәк. Бакалаврлар исә боларны үзләштерергә өлгермичә мәктәпләргә тарала, магистрлар бу квалификацияне читтән торып кына үзләштерә. Чыпчык – шул ук сандугач, ләкин консерваториядә читтән торып кына укыган, диләр бит. Укытучы әзерләүне бакалавриятка, магистратурага бүлергә ярамый, ул бербөтен һәм өзлексез процесс булырга тиеш, минемчә. Гомумән, Россиядә Болон мәгариф системасыннан баш тартырга вакыт түгел микән?!.
Укытучы дәрес планы төзәргә дә, төрле чаралар үткәрергә дә, ата-аналар белән эшләргә, мәктәп коллективында яшәргә, зәвыклы итеп киенергә дә, урамда, кунакта, мәҗлестә, театрда, чит илләрдә үз-үзен тотарга да университетта чакта ук өйрәнеп өлгерергә тиеш... Мәктәптә белем генә бирүчегә укучының гаиләсе белән бәйләнештә булу мәҗбүр түгел, ә педагог-укытучыга шунсыз ярамый, чөнки тәрбиянең бер канаты мәктәп булса, икенчесе – гаилә. Минем әнием – 1939 елда Татарстан укытучыларының беренче төркемендә Мәскәү кремлендә М.И. Калинин кулыннан медаль алган укытучы. Әтием – РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы дигән мактаулы исемгә лаек булды. Алар Буа районының төрле мәктәпләрендә укытты. Уку елының беренче чирегендә алар укучыларының гаиләләре белән танышып чыга иде. Ни өчен, дигәч, мәктәп тәрбиясе гаилә тәрбиясен истә тотарга тиеш, тәрбия эше Иван Крылов мәсәлендәге аккош, чуртан һәм кысла хәленә төшмәскә тиеш, укучы да мәктәптә алганын өенә алып кайта бит, диде әтием. Безнең чор студентларын да Казан педагогика университеты шулай тәрбияләде, ул чын мәгънәсендә укытучы әзерли торган югары уку йорты иде.
Мин күп еллар вакытлы матбугатта баш редактор, җаваплы секретарь булып эшләдем һәм игътибар иттем: редакция хезмәткәрләре арасында иң грамоталылары – педучилищедән соң педагогика институтында укыганнары иде. Укытучы булырга җыенган кеше үзенең укучысы алдындагы, аның ата-анасы һәм җәмгыять алдындагы җаваплылыгын, үзенең укытучылык абруен истә тотып әзерләнә. Моны аңардан югары уку йорты таләп итә.
Академик Р.Юсупов Казан педагогика университетын бетерүне зур фаҗига, хәтта җинаятькә якын гамәл, дип саный. Миңа калса, соңгы ярты гасырда татар халкының, Татарстан дәүләтенең, милли культурасының иң зур казанышлары: ике телдә чыккан 8 томлы «Татар энциклопедиясе» һәм 7 томлы «История татар» булса, иң зур югалтуы, һичшиксез, Казан педагогика университеты. Фән белгече мәктәптә – үзешчән укытучы гына, ә чын профессиональ укытучыны фәкать махсус педагогик уку йорты гына әзерли ала. Әлбәттә, Казан дәүләт педагогика университетын торгызырга кирәк! Торгызырга һәм 1876 елда император Александр Икенче указы белән Учительский институт итеп ачылган бу югары уку йортына, үзгәрткән, статусын күтәргән булып, яңадан кагылмаска кирәк. Совет заманасында гына да аңа 9-10 мәртәбә үзгәрешләр керттеләр. Дәүләтебезнең иң беренче кайгыртучанлыгы, ярдәме шул уку йортына юнәлдерелгән булырга тиеш, чөнки укытучы, әни-әти белән янәшә торырлык иң кадерле кеше! Илебезгә, республикабызга кирәкле барлык һөнәр ияләре, белгечләр үзебездә дә, Россиянең башка югары уку йортларында да, хәтта чит илләрдә дә әзерләнә.
18 апрель, 2022 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев