Мәдәни җомга

Ренат ХАРИС: МӘДӘНИЯТ ЕЛЫННАН МИН НИ КӨТӘМ?

Соңгы 15-20 елда республикабызда мәдәният өлкәсендә казанышлар шактый булды. Барысын да санап китү мөмкин түгел, шулай да аларның кайберләрен, йөрәкне сөенеч яки әрнү белән тутырганнарын, әйтеп үтәсем килә. Барыннан да элек, бу - Татар энциклопедиясе, ул "алфавит тәртибендәге татар галәме" булып тора. Искиткеч музейлары булган Казан Кремле, Болгар, Зөя тарихи-мемориаль...

Соңгы 15-20 елда республикабызда мәдәният өлкәсендә казанышлар шактый булды. Барысын да санап китү мөмкин түгел, шулай да аларның кайберләрен, йөрәкне сөенеч яки әрнү белән тутырганнарын, әйтеп үтәсем килә. Барыннан да элек, бу - Татар энциклопедиясе, ул "алфавит тәртибендәге татар галәме" булып тора. Искиткеч музейлары булган Казан Кремле, Болгар, Зөя тарихи-мемориаль комплекслары, шулай ук "Әкият" балалар курчак театрының зиннәтле бинасы, С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы, Кол Гали, Г.Державин, Ф.Шаляпин, С.Сәйдәшев һәйкәлләре белән мин горурланып туя алмыйм.


Шул ук вакытта Габдулла Тукайның соңгы сыену урыны булган кунакханәне җимерделәр. Һәр милләттәшебез күңеленә якын бу бинаны бетон һәм силикат кирпечтән кабат торгызып, аны иң мөһим нәрсәдән - тарихи кыйммәтеннән мәхрүм иттеләр. Әлеге яңа йортта Тукай рухы юк инде. ХХ гасыр башы агач архитектурасы үрнәге булган Тельман урамы Казан йөзеннән бөтенләйгә себереп түгелде. Совет чорында махсус төзелгән, Советлар Берлеге һәм ерак чит илләрнең күп кенә атаклы язучы, галим, журналист, композитор, артист, рәссамнарын хәтерләгән Бауман урамындагы 19 нчы йорт бинасы яхшылап ремонтланды, әмма әлегә ул мәдәният һәм сәнгатькә кире кайтарылмады. Бу бинада ярты гасыр дәвамында совет чоры Татарстанының барлык күренекле иҗат әһелләре эшләде яки кереп-чыгып йөрде. Кемдер нәшрият эше буенча йөри, кемдер гәзит-журнал редакцияләре белән хезмәттәшлек итә, кемнеңдер нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе дәүләт комитетына йомышы төшә, кемнәрдер Китап палатасына, Язучылар берлеге идарәсенә яки мәдәният өчен бик әһәмиятле иҗат кичәләре үткәрелә торган Г.Тукай исемендәге клубка килә иде... Матбугат йорты республикабызның рухи үсешендә гаять зур роль уйнады. Бу турыда бераз соңрак тагын искә алырбыз әле.

Барлык бу эшләр нинди дә булса "истәлекле еллар"га багышлап эшләнмәгән. Хезмәт хакын күтәрү; язучылар, композиторлар, кинематографчылар, рәссамнар өчен гонорарларны арттыру; театр, концерт һәм күргәзмә заллары, музей, клуб, мәдәният йортларын ремонтлау; музыка коралларын һәм башка җиһазларны яңарту - болар барысы да мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге гадәти яки кичектергесез эшләр. Алар көн саен, планлы рәвештә һәм нинди дә булса вакыйгаларга бәйләмичә башкарылырга тиеш.

Әмма инде быел Мәдәният елы дип игълан ителгән икән, республикада ниндидер мөһим конкрет вакыйгалар булуы зарурдыр.

Минемчә, Татар әдәбияте музее яки Татарстан әдәбият музее ачылу шундый вакыйга була алыр иде. Мең елга якын тарихы булган татар язма әдәбияте күптән инде шундый игътибарга лаек. Безнең Русиядә иң борынгы әдәбиятебез уникаль язучы язмышларына бай. Бөек шагыйрь һәм яугир Кол Гали Болгар дәүләте башкаласын баскыннар һөҗүменнән саклаганда һәлак була; Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи үзенең атаклы "Сөһәел вә Гөлдерсен" поэмасында Николай Коперниктан 90 ел алданрак, Җир Кояш тирәли әйләнә, дип белдерә; шагыйрь Кол Шәриф 1552 елда шәһәрне саклаганда Казан җәмигъ мәчете түбәсеннән ук белән атып төшерелә. Алар язмышы 1937 елда Галимҗан Ибраһимов, Шамил Усманов һәм башкаларның фаҗигале тормышында кабатлана.

Икенче Бөтендөнья сугышы елъязмасында "Моабит дәфтәрләре" авторы Муса Җәлил һәм 5се язучы булган 11 җәлилче күрсәткәндәй башка шундый иҗат батырлыгы юк. 1941 елның көзендә Ак диңгездәге сәяси тоткыннар төялгән, ут төртелгән һәм суга баткан паромнан йөзеп чыгып, могҗиза белән генә исән калган шагыйрь Фатих Кәрим Ватан сугышы елларында фронт гәзитләре редакцияләрендә түгел, бәлки, окоп, блиндаж һәм госпитальләрдә әдәбиятебез классикасына һәм горурлыгына әйләнгән 150ләп шигырь, 8 поэма, 2 повесть, 1 пьеса яза. Дөнья әдәбияте тарихында моңа охшаш мисал да башка юк.

Белүемчә, Татар әдәбияте музеен Островский урамындагы Шәриф Камал музей-фатирында ачмакчы булалар, анда исә меңьеллык әдәбият тарихына түгел, хәтта бер язучы экспозициясенә дә урын тар. Ә Татарстан әдәбият музее өчен иң кулай урын - Бауман урамындагы 19 нчы йорт. Тулысы белән үк булмаса да, аның элек Татарстан Язучылар берлеге идарәсе, "Казан утлары", "Ялкын", "Татарстан коммунисты" журналлары, "Татарстан яшьләре" һәм "Комсомолец Татарии" гәзитләре редакцияләре, Г.Тукай исемендәге язучылар клубы урнашкан өлеше (5 каты да). Бу бинада 1935 елдан бирле төрле чорларда Язучылар берлеге җитәкчесе булып Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил, Сталин премиясе лауреатлары Кави Нәҗми һәм Гомәр Бәширов, татар әдәбиятенең башка классиклары эшләгән. Язучылар берлеге идарәсендә, гәзит-журнал редакцияләрендә, Тукай клубында А.Фадеев, А.Толстой, С.Маршак, Л.Леонов, С.Михалков, В.Бахметьев, М.Бубеннов, П.Хузангай, белорус шагыйре Я.Купала, француз язучысы Жан Ришар Блок, итальян шагыйре Джанни Родари, шулай ук Ч.Айтматов, М.Кәрим, Д.Көгелтинов, К.Кулиев, О.Сөләйманов һ.б. булган. Матбугат йортындагы китап нәшриятендә һәм гәзит-журналларда "Кыйссаи Йосыф"тан башлап, татар әдәбиятенең XXI гасыр башына кадәр 800 ел эчендә язылган бөтен бөек әсәрләре; Габәши, Җиһанов, Сәйдәштән башлап, Ахиярова, Батыр-Болгари буынына кадәр татар композиторларының барлык нота басмалары; татар мәктәпләре өчен барлык дәреслекләр, һәм 1957 елга кадәр хәтта СССРның кайбер төрки республикалары өчен дәреслекләр дә бастырылган. Татарстан әдәбият музее өчен Матбугат йортыннан да лаеклырак бина табып буламыни?! Мәдәният өчен махсус төзелгән бу бинаны моннан да уңышлырак итеп файдалануны мин күз алдыма да китерә алмыйм.

Татарстан иҗат җәмәгатьчелеге күптән инде бөек татар фикер ияләре аллеясе турында хыяллана. Мондый аллеяләрне мин Ташкентта, Бакуда, Мәскәүдәге чит ил әдәбияте китапханәсе атриумында (ишегалдында) күргәнем бар. Астанада да шундый аллея булдырыла, дип ишеттем. Матбугат йорты янында, Бауман һәм Профсоюз урамнары арасында, мондый аллеягә махсус тәгаенләнгән кебек мәһабәт атриум бар. Әлеге максат өчен Казанда моннан да уңышлырак урын юктыр, минемчә. Җитмәсә әле, атриумнан биш адымда гына - Бауман урамы ташында Татарстанның күренекле артистларының исемнәре төшерелгән бронза йолдызлар җәйрәп ята.

Казанда яшьләр музыкаль яки музыкаль драма театры ачу турында хөкүмәт документы да тагын бер мөһим вакыйгадан санала алыр иде. Бездә бөтен Европага данлыклы М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бар, ул, академия театрына хас булганча, опера һәм балет жанрындагы дөнья классикасы белән эш итә. Республикада да, бөтен Идел буенда да бер музыкаль драма театры юк. Ул хәзерге яшьләр өчен бик актуаль булган музыкаль драма, мюзикл, рок-опера, оперетта, музыкаль-шигъри әсәрләрне профессиональ дәрәҗәдә кую эшчәнлеге белән шөгыльләнер иде.

Әлегә исә Татарстан шагыйрьләре һәм аһәңсазлары андый әсәрләрне яза да, өстәл тартмасында саклый. Мондый театр булса, Татарстан музыка уку йортларын тәмамлаучылар да үз белгечлекләре буенча эш табар иде. Хәзер исә алар еш кына корпоратив музыка хезмәте күрсәтергә яки һөнәрен алыштырырга мәҗбүр.

Кайчандыр бездә С.Сәйдәшев, Җ.Фәйзи, М.Мозаффаров, С.Садыйкова исемнәре белән бәйле музыкаль драмалар бик популяр булган. Мондый амплуадагы театр әлеге жанрны торгызуга һәм киләчәктә үстерүгә булышыр иде. Бездә аңа ихтыяҗ да, музыкаль-сәхнә жанрында актив эшләүче Р.Ахиярова, Э.Галимова, Р.Кәлимуллин, Э.Низамов, З.Рәүпова, Р.Сәлимов, М.Шәмсетдинова кебек талантлы композиторларыбыз да бар. Аларга рус композиторлары Л.Любовский, Л.Блинов, Е.Анисимова һәм башкалар да кушыла алыр иде. Хәтердә әле, үз вакытында А.Лупповның Г.Кутуй повесте буенча куелган "Тапшырылмаган хатлар" монооперасы искиткеч тәэсир калдырган иде.

Әлеге проектларны гамәлгә ашыру Казанга туристларны тагын да күбрәк җәлеп итәр, яшь буынны эстетик һәм патриотик тәрбияләү өчен өстәмә мөмкинлекләр ачар, 2014 елга халыкның тарихи хәтерендә шушы бөек проектлары белән уелырга мөмкинлек бирер иде, чөнки халык, барыннан да бигрәк, мәдәният ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: