Мәдәни җомга

Разил ВӘЛИЕВ: МӘДӘНИЯТ – АЛГАРЫШНЫҢ НИГЕЗЕ

Русия һәм Татарстан президентларының фәрманнары белән 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Билгеле, моның өчен сәбәпләр күптер, әмма ләкин бу бик тә урынлы чара. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда җәмгыятьнең, халыкларыбыз рухи халәтенең нигезе какшады. Күреп торабыз, җитәкчелек тарафыннан икътисадны күтәрү, илнең матди хәлен ныгыту буенча күп эшләр башкарылды....

Русия һәм Татарстан президентларының фәрманнары белән 2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Билгеле, моның өчен сәбәпләр күптер, әмма ләкин бу бик тә урынлы чара. Ни өчен дигәндә, соңгы елларда җәмгыятьнең, халыкларыбыз рухи халәтенең нигезе какшады. Күреп торабыз, җитәкчелек тарафыннан икътисадны күтәрү, илнең матди хәлен ныгыту буенча күп эшләр башкарылды. Карарлар, программалар кабул ителде. Яңа предприятиеләр, тимер юллар салынды, шәһәр- авыллар төзекләндерелде, Универсиада, зур спорт ярышлары үткәрелде.


Әлбәттә, боларның барысы да әйбәт һәм кирәк тә. Бу чаралар асылда халыкның матди хәлен ныгыту өчен эшләнә. Әмма рухи яктан нигезе нык булмаган халыкның киләчәге юк. Мөгаен, моны исбатлап торуның хаҗәте дә юктыр. Һәрберебез шаһит, соңгы елларда яшьләр арасында итагать, тәрбия мәсьәләсе зур проблемалар китереп чыгарды. Дәүләт Советына да балалары төрмәләргә эләккән, хокук саклау органнары хезмәткәрләре күзәтүендә торган ата-аналар еш мөрәҗәгать итә. Кызганыч ки, аларның саны даими артып тора. Әлбәттә, итагатьле, тәртипле гаиләләр балаларының шундый афәткә очравы гаҗәпсенү тудыра.

Бүген ата-ана бала тәрбияләүгә игътибарны тиешенчә бирә дә алмый. Өч яшьтән алар улларын, кызларын балалар бакчасына бирәләр, аннары мәктәп, югары уку йорты мәшәкатьләре башлана. Ә әти-әниләре эштә. Гаиләне туендырасы, киендерәсе бар. Элек бала-чага әби-бабай тәрбиясендә үсә иде. Хәзерге яшьләр әти-әнисеннән аерым яшәүне хуп күрә. Шунлыктан әби-бабай оныклар тәрбияләү белән шөгыльләнми диярлек. Югыйсә, аларның тормыш тәҗрибәләре зур, мондый кадерле затларыбыз оныкларына ныклы тәрбия бирә алалар. Ләкин әби-бабайлар белән яшәгән гаиләләр бүген бик сирәк шул.

Спорт та әйбәт тәрбия чарасы. Ул күпмедер дәрәҗәдә яшьләрнең вакытын, энергиясен ала. Әмма спортка кереп китеп тә, хулиганга әйләнеп, кеше кыйнап, хәтта кеше үтереп йөргән яшьләрне дә беләм мин. Спортта зур казанышларга ирешүчеләр арасыннан да андый мисалларны китерергә була. Мин көчле, бүтәннәрдән өстен, сугам да егам, бәрәм дә үтерәм, дип йөрүчеләр дә бар әле. Спорт кирәк, бу турыда бернинди бәхәснең булуы мөмкин түгел. Ләкин кешенең рухи зәмине булмаса, спорт кына коткарып кала алмый.

Бала күңеленә рухи байлыкны иңдерү мөмкинлеге елдан-ел кими бара. Чөнки балалар китаптан бизде. Укучылар әдәбият дәресләренә бик үк теләп йөрми. Дәресләр саны да азайды. Гомумән, безнең җәмгыятьтә әдәбияткә, сәнгатькә игътибар бермә-бер кимеде. Дөрес, соңгы елларда дәүләтебез мәгарифкә игътибарны арттырырга тырыша. Бу җәһәттән төрле гамәлләр кылынды, программалар, законнар кабул ителде, укытучыларның хезмәт хакы артты. Хәзер мәгариф тармагында уртача хезмәт хакы 25 меңгә җитеп килә. Бусы яхшы. Ләкин мәдәнияткә игътибар артмады. Авыл җирләрендә бүген мәдәният хезмәткәренә аена 5-6 мең сум түлиләр. Ә республика буенча мәдәният хезмәткәренең уртача эш хакы 10-12 мең сум. Хезмәткә түләү аз икән, анда инде профессионал кадрлар килми. Эшнең сыйфаты да түбән була.

Бездә Президент фәрманы белән клублар, мәдәният йортлары төзелә башлады. Әмма шушы мәдәният сарайларында эшләргә кеше юк. Бу хакта күптән түгел Президент үзе дә искәртте. Татарстан Дәүләт Советы бу уңайдан тәкъдимнәр белән чыкты. Русия Дәүләт Думасына закон проекты эшләп җибәрдек.

Совет чорында уку йортын тәмамлаучыларны мәҗбүри рәвештә өч елга эшкә җибәрү начар нәрсә түгел иде. Яшьләр дөньяны күреп, тормышны өйрәнеп кайтты. Кайберләре шунда төпләнеп тә калды. Ә хәзер уку йортын тәмамлаучылар эш таба алмыйча урамда йөри. Матбугат язып чыкты, ветеринария институтын тәмамлаучыларның дүрт проценты гына авылга кайтып эшли икән. Югыйсә, сыерлар, сарыклар авылда бит. Авыл хуҗалыгы университетын тәмамлаучыларның да, рәсми мәгълүматларга караганда, 40 проценты гына белгечлеге буенча эшли. Чынлыкта ул тагын да азрактыр әле. Болай укытуның хөкүмәткә дә, халыкка да файдасы юк. Халык исәбенә укыган кешене халыкка хезмәткә җибәрергә кирәк. Әгәр үз акчаң исәбенә укыйсың икән, анысы инде икенче мәсьәлә. Билгеле, белгечне авыл, район җиренә җибәрәсең икән, торак, әйбәт хезмәт хакы бирелү, эш шартлары тудыру зарур. Әмма безнең бу тәкъдим Русия Дәүләт Думасында тулаем яклау тапмады. Бәлки, мәсьәлә киләчәктә уңай хәл ителер.

Мәдәният тармагына килгәндә, бүген театрларыбыз начар эшли димәс идем. Аларга халык йөри. Театрларның матди хәле дә яхшырды. Менә дигән итеп "Әкият" театрына бина салып куйдылар. Г.Камал, К.Тинчурин театрлары биналары ремонтланды. Г.Кариев театрының гына хәле авыр. Шушы көннәрдә бу мәсьәлә дә хәл ителергә тиеш. "Әкият" театрында зур буш зал бар. Театр вакытлыча шунда кереп торачак. Офицерлар йорты бинасы ремонтлангач, ул Г.Кариев театрына бирелә.

Кайсы тармак турында сүз алып барсак та, коллективның хезмәт хакына, матди нигезгә әйләнеп кайтабыз. Берничә театрдан кала, театр хезмәткәрләренең эш хакы мактанырлык түгел. Авылларда клублар тиешенчә җиһазландырылмаган. Хәтта бер гармун белән генә утырганнары да бар. Андыйларда эш ничек гөрләп барсын ди инде?! Киләчәктә бу мәсьәләләрне эченә алган дәүләт программасы кирәк. Мәгарифне үстерү, балалар бакчалары буенча "Бәләкәч" программасы булды. Аларны гамәлгә ашыру өчен ел саен бюджеттан миллиардларча сум акча бирелә. Мәдәниятне үстерү буенча мәсьәләне ныклап өйрәнеп, без үзебезнең комитет тәкъдимнәрен республика җитәкчелегенә бирергә җыенабыз.

Татарстанда шактый еллардан бирле дәүләт телләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның телләрен үстерү программасы эшләп килә. Ул да файдалы булды. Чөнки телебез бетсә, милләтебез дә юкка чыгачак. Ә менә музыкасыз, моңсыз, көйсез милләт була ала микән? Бу турыда да уйланырга вакыт. Татарның музыка сәнгатен үстерү буенча да программа эшләнергә тиеш. Еш кына музыкаль әсәрнең кайсы халыкныкы икәнен аңлап булмый. Аңа нинди телдә текст язсаң да барыбер. Концертларга җырларны да, җырчыларны да сайлап кына чыгару зарур.

Мәдәният дигәннән, без шәһәрләребезнең һәм авылларыбызның архитектурасына да җитәрлек дәрәҗәдә игътибар итмибез. Архитектурабызда бөтенләй диярлек милли чалым юк. Мин ике-өч тапкыр Казахстанга, аның башкаласы Астанага барып кайттым. Астана бик матур. Үзе заманча, үзе милли. Алар бүгенге заман шәһәр төзелеше буенча Япониядән иң осталарның берсен чакырганнар, ә милли бизәкләр эшләүне үз архитекторларына кушканнар. Япон һәм казах архитекторы бергәләп эшләгәч, заманча, милли матур бизәлеш барлыкка килгән. Безгә дә бу тәҗрибәне кулланырга кирәктер. Бу хакта хәзергә уйлаган кеше күренми әле. Универсиаданы каршылау чорында Казанда шактый эшләр башкарылды. Аерым алганда, Татар бистәсен торгызуга керештеләр. Дөрес, хәзергә ике генә урам тәртипкә китерелгән. Алар Казанга нур өстәде кебек. Элек кунаклар килгәч кая алып барырга, нәрсә күрсәтергә аптырый идек. Хәзер Кол Шәриф мәчетен һәм Татар бистәсен күрсәтергә була.

Алабугада да шәһәрнең 1000 еллыгы уңаеннан шактый эшләр башкарылды. Ләкин анда татар чалымнары бик аз. Ул урыс шәһәре буларак торгызылды. Югыйсә, Алабугада да гомер бакый татарлар күпләп яшәгән. Гомумән республика шәһәрләре бер-берсенә нык охшаган. Урамнарда йөргәндә кайсы шәһәрдә икәнлегеңне дә онытып җибәрәсең.

Минем шундый теләгем бар. Мәдәният елы төрле эреле-ваклы җыелышлар, конференцияләр үткәрү елы гына булып калмасын иде. Конкрет эшләр башкару зарур. ТЮРКСОЙның карары белән дә берничә зур чара үтәргә тиеш. Аларга кунаклар җыелгач, бер-беребез белән ныклап аралашу, үрнәк алу мөмкинлеге туар. Әлеге чараларга мин аерым бер игътибар булыр дип исәплим. Төрки халыклар белән без бер-беребезгә тартылабыз. Бердәм булсак кына милләтләребезне саклап кала алачакбыз. Дөньяда бит славян халыклары да, инглиз телле халыклар да җыелыша. Аларның оешмалары бар. Төрки халыкларның ТЮРКСОЙ оешмасы төзелү дә бик әйбәт булды.

Универсиаданы каршылау көннәрендә Яңа Савин районында бер бик яхшы гамәл кылынды - Истанбул паркы ачылды. Бу Истанбулда Тукай паркы ачылуга үзенчәлекле җавап булды. Мәдәният елында Үзбәкстанның да, Казахстанның да, Төрекмәнстанның да, Кыргызстанның да бездә парклары, скверлары, урамнары булсын иде. Аларның биредә вәкилләре яши. Шәһәр җитәкчелеге белән бергәләп, шуларны карап торырлар иде. Мондый чаралар безне бер-беребезгә якынайтачак. Азнакайлар Төркиянең Тартус шәһәре белән дуслашканнар. Анда Тартус паркы бар. Ә Тартуста Азнакай паркы ачылган. Югыйсә, без кардәш, тугандаш халыклар дип сөйләнеп йөрүдән генә әллә ни үзгәрмәячәк бит.

Казанда төрек мәдәнияте үзәге оештырылса да яхшы булыр иде. Төрекләр бу турыда күптән хыяллана. Билгеле, Казанда Төркиянең консуллыгы бар, ул беркадәр эш алып бара. Ләкин бу гына аз.

Яңа елга иң зур теләгем - мәдәнияткә игътибар артсын иде. Матди яктан да, финанс ягыннан да. Беренче чиратта мин шуңа өметләнәм. Хәзер һәр районның үз бюджеты бар. Әмма мәдәнияткә караш төрле районда төрлечә. Китапханәләргә китап алу өчен бер сум акча бирмәгән районнар да юк түгел. Кайберләре исә бу максат өчен миллионнар сарыф итә, мәдәният йортлары сала, аларга җиһазлар ала. Мәдәният елында район башлыкларына таләпне арттыра төшәргә кирәк. Тагын шунысы да бар, һәр районнан, авылдан зур җитәкчеләр, эшкуарлар чыккан. Билгеле, алар да туган төбәкләрендә мәдәниятне үстерүгә ярдәм итә алырлар иде. Андый кешеләрне барлау, очрашып киңәшү шулай ук район хуҗаларының бурычы.

Соңгы елларда шактый мәчетләр салынды. Әмма бүген аларның шактыенда имамнар юк. Имам булмагач, халык мәчеткә йөрми. Имамнар өчен дә шартлар тудырырга кирәк бит инде. Кызганыч, 70-80 ел имансыз яшәдек, хәзер исә имамсыз яшибез дияргә генә кала.

Мәдәният елында гамәлгә ашырылырга тиешле эшләр программасы әзер инде. Анда нинди чара кайчан, кем тарафыннан башкарылырга тиешлеге, моның өчен күпме акча кирәклеге, ул акчаны кем бирәчәге ачык күрсәтелгән. Әлеге программа якын көннәрдә Хөкүмәт тарафыннан расланачак. Мәдәният елында мәдәниятнең нык үсешкә ирешүенә өметләник.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: