Мәдәни җомга

Разил Вәлиев: Камиллекнең чиге юк 

(18 октябрьдә Дәүләт сессиясендә ясаган чыгышы)

Карл Марксның “Капитал”ыннан да күләмлерәк бюджет проектын кулга алгач, бер кавымга югалып калдым. Чөнки мин узган гасырның 90 нчы елларында бюджет проектының 20-30 битле чакларын да хәтерлим. Ә бүгенгесенең күләме мең биттән дә артык! Билгеле, аның акчасы да ул дәрәҗәдә артмагандыр, әмма бюджет проектының шулкадәр тәфсилләп, җеген-җеккә китереп эшләнүе республикабыз җитәкчелегенең, Икътисад һәм финанс министрлыгының әлеге документка, акча-финанс мәсьәләсенә никадәр җитди һәм сакчыл каравы турында сөйли. Ул шулай булырга тиеш тә, чөнки Конституциябез республиканың төп законы булса, бюджет законы республикабызда барча законнарны да хәрәкәткә китерүче агымдагы елның Төп кануны. 

Бюджет кабул итү,  һәр тармакның ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек финанс тәгаенләү бик зур осталык сорый. Ә менә шул бүленгән акчаларны эшкә җигү, товарга әйләндерү шулай ук гаҗәеп зур тырышлык һәм уңганлык таләп итә. 

Татарда “акча санаганны ярата”, диләр. Ә санау дигән сүз “сан” сүзеннән ясалган. Шуңа күрә хәзер берничә сан китереп үтим әле... Мәсәлән, 2011-2017 елларда республикада 42 мәктәп салынган, быел тагын 12 мәктәп сафка басачак, 704 мәктәп ремонтланган. Шул ук  елларда 203 балалар бакчасы төзелгән, быел тагын 8 яңа бакча ачылачак, 173 бакчага ремонт ясалган, быел алар янына тагын 94 бакча өстәләчәк. 

2012 елда игълан ителгән программа нигезендә республикада 50 дән алып 300 урынга кадәр исәпләнгән 257 мәдәни үзәк төзелгән, моның өчен 2 млрд 625 млн сум бюджет акчасы тотылган, 798,0 млн сумга 144 клуб ремонтланган. Быел 28 мәдәният йорты төзеләчәк, 42 сенә ремонт ясалачак. Зур күләмле объектлардан Г.Кариев исемендәге Яшьләр театры бинасына, В.И.Ленин исемендәге мәдәният сараена, Урицкий исемендәге мәдәният һәм спорт үзәгенә, Казан дәүләт циркына реконструкция ясауны аерым атап үтәсем килә. Чөнки бу объектларны ремонтлау кирәклеге турында депутатлар һәр елның бюджетын кабул иткән сессиядә һәрчак әйтеп килә иде. 

Сүзебез киләсе ел бюджеты турында булса да, турыдан-туры бюджет акчасы хисабына кылынган игелекле гамәлләр турында әйтүне кирәк санадым. Чөнки акча бирү, акча сорау – бер нәрсә, ә биргән акчаны бәрәкәтле итеп тота белү, аны республика һәм халык файдасына эшләтә белү – икенче нәрсә. Аларны бер-берсеннән аерып карарга ярамый. 

Әмма без эшләгән эшләргә куанып, күкрәк сугып кына утыра алмыйбыз. Дөресен әйтик, респуб­ликаның бу уңышларына сөенүчеләр генә түгел, кара  көенүчеләр, көнләшүчеләр, тәгәрмәчкә таяк тыгарга тырышучылар да җитәрлек... Шуңа күрә безгә бүген эшләнгән  эшләребездән, ирешкән уңышларыбыздан бигрәк, алда торган проблемалар, эшләнәсе эшләр турында уйларга кирәк...

Әйткәнемчә, бездә ел саен дистәләгән мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана, әмма барыбер 10 процент чамасы бала әлегә икенче  сменада укый, бакчага чират көтеп утыручы меңләгән әни эшкә чыга алмыйча өйдә утырырга мәҗбүр.

Билгеле, бу мәсьәләләрне бер елда гына хәл итеп булмый, әлеге дә баягы сәбәп – акча җитми. Әмма балаларга, бигрәк тә сабыйларга аерым бер мөнәсәбәт, аерым игътибар булырга тиеш. Үзебезнең гаиләләребездә без балаларыбызга иң тәмле ризыклар ашатырга, аларга иң матур киемнәр кидерергә тырышабыз бит. Әйе, соңгы елларда мәгариф системасына, балалар бакчаларына игътибар бермә-бер артты. Әмма, кемдер әйтмешли, яхшылыкның, камиллекнең чиге юк.

Шәһәрне театрсыз күз алдына  китереп булмаган кебек, клубсыз, мәдәни йортсыз, китапханәсез авыл чын мәгънәсендә авыл була алмый. Хәзер ел саен республикада дистәләгән мәдәният йортлары ачыла, әмма алар тиешле дәрәҗәдә кадрлар белән тәэмин ителәме соң? Бу мәсьәләдә безнең мәдәният һәм сәнгать институтына, авыл-район җитәкчеләренә шактый җитди дәгъваларыбыз бар. Минемчә, кадрлар әзерләү, аларны авылга эшкә җәлеп итү өчен бермә-бер күбрәк тырышлык сорала. Без бүген “Мәдәният” турындагы законыбызга үзгәреш­ләр кертеп,  авылга эшкә баручы яшь белгечләргә 50 һәм 100 мең сум күләмендә пособиеләр бирү мәсьәләсен хәл итәргә җыенабыз. Бюджет проектында аның өчен 9,5 млн сум акча да тәгаенләнгән. Әмма моның белән генә мәсьәләне тулаем хәл итеп булмый, авыл клубларын җанландыру өчен анда тиешле  җиһазлар, музыка-уен кораллары да булырга тиеш. Билгеле, болары турында хөкүмәтебез белән бергә авыл-район җитәкчеләре кайгыртырга, иганәчеләрне дә җәлеп итәргә кирәк. Һәр авылдан ким дигәндә берничә хәлле  һәм дәрәҗәле кеше чыккан бит инде, алар да туган авылларына бурычларын түли башларга тиештер.      

Менә ничәмә-ничә ел буе әдәбият-сәнгать әһелләре, театр эшлек­леләре, тамашачылар башкалабызда музыкаль драма театры кирәклеге турында чаң суга. Бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге дә каршы түгел кебек. Әмма  бүгенге көнгә кадәр мәсьәләне хәл итәргә тотынучы гына юк. Ә музыкаль драма жанрына заманында Салих Сәйдәшев, Кәрим Тинчуриннар тарафыннан нигез салынып, ул халык тарафыннан яратып кабул ителгән  иде. Алар иҗат иткән әсәрләр әле бүген дә театр сәхнәләрен бизәп тора. Ләкин заман рухына ярашкан яңа әсәрләр иҗат итү, яңа талантлар ачу өчен аларга яңа мәйдан, яңа сәхнә кирәк! Моның өчен миллиардлаган сум акча да таләп ителми, аңа бер хоккейчының еллык хезмәт хакы да җитә. 

Акча дигәннән, соңгы елларда мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакы сизелерлек дәрәҗәдә артуны да уңай күренеш буларак әйтеп үтәргә кирәк. Әмма авылда эшләүчеләрнең һәм техник персоналның хезмәт хакы шактыйга кимрәк, җитмәсә, хөкүмәтебез күптән түгел, үзенең карары белән бухгалтерия һәм кадрлар белән эшләүче хезмәткәрләрне, инженерларны, юристконсультантларны, хәтта программистларны да техник персонал составына, димәк, иң аз хезмәт хакы алучы урам себерүчеләр һәм идән юучылар исемлегенә кертеп куйды. Ә бухгалтерияне һәм кадрлар бүлеген югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итмичә, югары белемле программистларны, инженерларны эшкә алмыйча, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең эшен югары дәрәҗәдә җайга салу мөмкин түгел. 

Тагын бер бик мөһим проб­лема – мәгариф һәм мәдәният учреждениеләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү көннән-көн  кискенләшә бара. Әле кичә генә Кырымдагы Керчь каласындагы коточкыч хәлләрдән соң без бу мәсьәләгә игътибарны тагын да ныграк арттырырга, моның өчен бюджеттан тиешле күләмдә акча бүлеп бирергә тиешбез. 

Банкны – акчасыз, кибетне – товарсыз, елганы балыксыз  күз алдына китереп булмаган кебек, китапханәләрне китапсыз, газета-журналсыз хәрәкәткә китереп, эшләтеп булмый. Аллага шөкер, президентыбыз ярдәме белән һәр елны республиканың мең ярым китапханәсенә газета-журналларга язылу өчен өстәмә акча бүлеп бирелә, Татарстан китап нәшрияты чыгарган китапларның 75 проценты турыдан-туры китапханәләргә җибәрелә. Китапханәләрне китап белән тәэмин итү буенча дәүләт стандартлары дәрәҗәсенә җитү өчен без узган елны бюджет проектыннан өстәмә акча сораган идек. Президент  кушуы буенча республиканың хисап палатасы бу мәсьәләне җентекләп өйрәнде һәм моның өчен 41,3 млн сум акча кирәклеге турында нәтиҗә чыгарды. Мин быелгы 2018 елда хәл ителмәгән мәсьәлә, ниһаять, киләсе  2019 елда үзенең чишелешен табар дигән өметтә калам. 

“Туган тел”,  “Дәүләт теле” дип соңгы елларда кат-кат сөйли-сөйли телләрем телгәләнеп беткәнгә, бүген инде бу хакта дәшми торыр­мын дигән идем, әмма булдыра алмадым. Чөнки тел язмышының – халык язмышы, милләт язмышы икәнен бик яхшы беләм. 

Узган елны  прокурорлар мәктәпләрне айкап чыкты, күптән түгел Дәүләт Думасы яңа закон кабул  итте...  Нәтиҗәдә, туган телебез ата-ана теләгенә бәйле булып,  ә дәүләт телебез – мәктәп­ләр өчен законсыз телгә әйләнеп калды. Без хәзер, уңнан-сулдан ярдәм көтмичә, җиң сызганып, үзебез булдыра алганны эшләргә тиеш. Иң беренче чиратта, милли мәктәпләребезнең матди-техник хәлен ныгытырга, аларны ата-­аналар һәм балалар кызыгырлык итеп җиһазларга, заманындагы татар-төрек лицейлары кебек халыкара дәрәҗәгә күтәрергә кирәк. Икенчедән, Президент әйткән мөстәкыйль Милли педагогика институты ачуны тизләтергә, мәктәпләребезне милли педагогик кадрлар белән тәэмин итәргә кирәк. Өченчедән, татар телендәге  дәреслекләрне әзерләү, рус  телендәге дәреслекләрне тәрҗемә итү, аларны федераль исемлеккә кертү һәм бастырып чыгару эшен ашыктырмыйча булмый. Дүртенчедән, ата-аналар һәм  җәмәгатьчелек белән тел сәясәте хакында аңлату эшләре алып бару зарур. Билгеле, боларның күбесе бюджет чыгымнары сораячак. Ә тулы бер  милләтнең киләчәк язмышы хәл ителгәндә аның туган телен, республикабызның дәүләт телен саклап калу өчен акча табу саваплы эш саналырга тиеш.
 
Без барыбыз да бюджет капчыгын тутыруның елдан-ел авырая барганын, республикабызның икътисади тотрыклылыгын саклау өчен җитәкчелекнең күпме көч куйганын яхшы аңлыйбыз. Безгә тәкъдим ителгән бюджет проектында болар һәммәсе дә чагылыш тапкан. Әмма аны кабул иткән чакта халык сайлап куйган һәм халык үз наказларын биргән депутатлар сүзенә дә колак салсагыз, һич тә зыян булмас иде. Инде әйткәнемчә, камиллекнең чиге юк бит.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: