Мәдәни җомга

Расих ҖӘЛӘЛ: МИЛЛИ МӘГАРИФНЕ ЯКЛЫЙК

Вакытлы матбугаттан укып-ишетеп торабыз: федераль дәүләт җитәкчелеге мәктәп укыту системасына яңа үзгәрешләр әзерли. Моның сәбәбе исә, имештер, Россия гражданнарының мәктәпләрдә рус телен бик түбән дәрәҗәдә үзләштерүдә. Беркөнне Россиянең православие дине җитәкчесе дә, бу мәсьәләне кабартып, уку йортларында рус теленә һәм әдәбиятына күбрәк әһәмият бирелергә тиешлеген таләп итте. Башта ук сорау...

Вакытлы матбугаттан укып-ишетеп торабыз: федераль дәүләт җитәкчелеге мәктәп укыту системасына яңа үзгәрешләр әзерли. Моның сәбәбе исә, имештер, Россия гражданнарының мәктәпләрдә рус телен бик түбән дәрәҗәдә үзләштерүдә. Беркөнне Россиянең православие дине җитәкчесе дә, бу мәсьәләне кабартып, уку йортларында рус теленә һәм әдәбиятына күбрәк әһәмият бирелергә тиешлеген таләп итте. Башта ук сорау туа: ни өчен балаларны рус телендә укытуны, тәрбияләүне генә камилләштерергә кирәк икән соң? Әллә Россия Федерациясендә яшәүче башка милләтләр телләрен укыту рус телен укытудан күпкә алга киткәнме, аларга күбрәк сәгатьләр бирелеп, мәктәпне тәмамлаучы укучылар рус телендә аралаша алмыймы, рус телендәге әдәби китапларны укый алмый башлаганмы?
Бик күп җитәкчеләр хәзерге яшьләрнең Россия тарихын, аның классик язучыларының әсәрләрен, бигрәк тә Икенче Бөтендөнья сугышы тарихын тиешле дәрәҗәдә белмәвен мәктәпләрдә рус теле начар укытылуга сылтамакчы. Ләкин билгеле булганча, укучы мәктәп программасыннан тыш, үзлегеннән тарихи һәм башка китаплар укымаса, аның мәктәп программасы кысаларында гына алган мәгълүматлары тирән була алмый. Шуның өстенә, федераль җитәкчеләр бик еш мәктәп программаларын яңарта, укучыга булган таләпләр дә үзгәреп тора. Ә рус телле булмаган балаларга икеләтә тырышып укырга туры килә. Чөнки ул рус халкы тарихын, әдәбиятын гына түгел, үзенең туган халкы тарихын, әдәбиятын да үзләштерергә тиеш.
Татарстан мәктәпләрендә бу эшләр аз гына булса да уңай юнәлештә тормышка ашырыла башлаган иде. Әмма федераль үзәкнең бердәм имтиханнар программасын кертүе бик күп аңлашылмаучылыкка китерде. Шулай булуга карамастан, Татарстан мәктәпләрендә ике дәүләт телен дә тигез итеп өйрәнү мәктәптәге фәннәрне үзләштерүгә киртә булып тормый. Без моны бердәм имтиханнар тапшыру нәтиҗәләре буенча яхшы беләбез. Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру нәтиҗәләре Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре укучыларыныкыннан бер дә ким түгел. Шул ук вакытта, Россия мәктәпләрендә барлык укыту, белем бирү сәгатьләренең ничә проценты рус телендә, ә ничә проценты милли телләрдә алып барыла соң? Бу күрсәткеч милли телләр файдасына түгел. Шул ук вакытта әле, никадәр генә тырышсак та, барлык эш документлары фәкать рус телендә генә алып барыла, укытучыларның аралашуы, төрле җәмәгать эшләре шулай ук рус телендә генә үткәрелә. Өстәвенә, тәүлек әйләнәсе барлык мәгълүмат чаралары, әйләнә-тирәдәге мохитебез - рус телендә. Балаларыбыз ана карыныннан чыгуга, рус теле мохитенә чолганып яши. Шулай икән, мәктәпләрдә, хәтта балалар бакчаларында фәкать рус телендә генә укытуга, тәрбиягә күчү нигә кирәк булды соң? Ни өчен күп милләтле дәүләттә бер генә телне үстереп, башка телләрне санга сукмыйлар?
Берничә ел инде Сингапур дәүләтендәге укыту системасы турында сөйләнәбез, аларның алдынгы методикаларын мактыйбыз. Ә шул ук вакытта, безнең өчен иң әһәмиятле булган өлешен әйтми, кулланмый торабыз. Анда һәр укучы чыгарылыш имтиханнарында беренче булып үзенең ана теленнән имтихан тапшырырга тиеш! Безнең республикабызда дәүләт телләре икәү - рус һәм татар теле. Мин рус балалары - русча, татар балалары татар телендә имтихан тапшыруны яклыйм. Менә бу адым туганлык, дуслык билгесе булыр иде. Тормыштагы чынбарлык безгә рус булмаган милләтләр телен үзләштерүдә зур югалтулар барлыгын күрсәтеп тора. Шуңа күрә Россиядә ике ел саен бер милләт тарих битләреннән юкка чыгып килә. 2010 елдан 2015 елга кадәрге ара эчендә генә дә бер миллион татар кешесе ана телендә сөйләшү сәләтен югалт­кан. Сөйләшә белмәгәч, татарча укый да алмый, татар телендә иҗат итәргә сәләтле дә була алмый. Тагын 5-10 елдан татарча театрларга килүче тамашачы да табылмас. Телен югалткан халык иртәгә тарих битеннән төшеп кала. Моны федераль җитәкчеләр бик яхшы белә. Шуңа күрә, фәкать рус телен генә үстерергә юнәлтелгән концепцияне милләтара ызгыш тудыру, башка милләтләрне күрәлмау хисе тарату, ахыр чиктә милләтләрне Россия дәүләте тарихында бөтенләй юкка чыгару программасы дип танырга җирлек бар.
Хәер, әлеге концепциядән башка да, республикада татар телен укыту, ана телендә тәрбия бирү бик аяныч дәрәҗәдә. Соңгы елларда шәһәрләребездә дистәләгән балалар бакчасы ачылды. Кәгазьдә шуларның күбесе татар телле бакчалар дип теркәлгән, ләкин балалар йоклаганда ике тәрбияченең үзара сөйләшүеннән кала, анда татарча сүз ишетмәссең. Татарстанның иң югары җитәкчеләре авызыннан татар телен балалар бакчасында сеңдереп калдыру турында сүз берничә тапкыр ишетелде. Төркемдә 2-3 рус баласы булгач, кая инде ул үзебезчә сөйләшү?! Шундый бакчаларда тәрбияләнгән балалар мәктәп бусагасын атлап кергәндә, туган телен ни дәрәҗәдә камил белә алыр икән соң? «Берәр татар телендәге документ кулга эләксә, татарчадан русчага тәрҗемә итүчене эзләп аптырыйм. Ә хәрби комиссариатта мин берүзем генә рус милләтеннән булып, башка хезмәткәрләр барысы да татар милләтеннән булсалар да, һичберсе татарча укый белми», - дип сөйләде Әлки районы хәрби комиссариаты җитәкчесе. Бу - мәгариф эшчәнлегенә бәя! Димәк, мәктәптә татарча укыту ясалма үтә, нәтиҗәдә укучы татарча укый-яза, сөйләшә белми, әмма өлгергәнлек аттестаты алып чыга. Һәм моның шундый икәнен мәгариф өлкәсендәге түрәләр дә бик яхшы аңлый, тик күрмәмешкә салыша. Өстәвенә, оптимальләштерү дигән ният белән күпме татар мәктәбе юкка чыгарылды. Моңарчы аларга тотыла торган акчалар башка мәктәпләрне зурайтуга, аларны яңа заманча җиһазлар белән тәэмин итүгә, балаларга тагын да яхшырак, тирәнрәк белем бирүгә юнәлтелә, диләр. Шулаен шулайдыр, тик ул мәктәпләрнең күбесе никтер рус телендә укыта торган мәктәпләр булып чыга. Һәр милләт үз мәгарифен ныгытырга, үстерергә лаеклы. Бар милләтләр дә хөкүмәткә салымны тигез дәрәҗәдә түләп тора. Шулай булгач, бер милләтнең мәктәбен ябып, икенче милләтнекенә шуңа тиешле акчаны тотабыз икән - бу икенче милләтнең тамырын корыту, ягъни геноцидка тиң мәкерле эш. Тикмәгә генә Россия Федерациясе гимнында мондый сүзләр юктыр: «Братских народов союз вековой, Предками данная мудрость народная!» Димәк, безнең дәүләттә барлык милләтләр бертуганнар кебек яшәргә хаклы. Ә бер туган икенче туганның телен корыта башласа, ул нинди туганлык була инде?
Мин федераль үзәк җитәкчеләренә бүген Россия Федерациясендә рус булмаган милләтләрнең телләрен саклап калу программасын, концепциясен булдыру турында мөрәҗәгать кабул итәргә чакырам. Һәм хәзерге вакыттагы уку программасында милли телләрне өйрәнүгә тиешле әһәмият бирелмәвен белдерүебезне үтенәм.
Шунысын да әйтергә кирәк. Һәр район, шәһәр хакимиятендә, Министрлар Кабинетында, Татарстан Президенты аппаратында аерым штатта торучы, татар телен үстерүгә җаваплы кешеләр бар. Алла Пугачева җырлаганча, «Эй ВЫ, там, наверху!» Татарның тарихта сакланып калуы сезнең өстә. Җәмәгатьчелек кенә бу эшләрдә җиңә алмас. Татар телен саклап калу һәм үстерү концепциясенең үзәгендә, һичшиксез, милли университет булдыру тора. Аны эшләтеп җибәрү - дәүләтебезнең төп бурычы. Татар халкы тарихта саклансын. 1552 елда дәүләтебезне югалтуда кылган ялгышлыклар безгә сабак булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: