Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рашат САФИН: ДИННӘР БЕРЛӘШҮЕ – ЗАМАН ТАЛӘБЕ

Адәми зат үзенең тарихында гаять җаваплы чор кичерә - ул Аллаһка кайту юлында финиш турылыгына чыкты. Киләчәкләрен кайгыртып яшәүче халыклар әлеге чорда үзләренең урыннарын күзалларга тырыша һәм аңа ирешү өчен кирәк булган чараларын да күрә. Ә татар? Шөкер, без дә гафләт йокысыннан уянып киләбез кебек, тик бу мәсьәләдә, татар акылы...

Адәми зат үзенең тарихында гаять җаваплы чор кичерә - ул Аллаһка кайту юлында финиш турылыгына чыкты. Киләчәкләрен кайгыртып яшәүче халыклар әлеге чорда үзләренең урыннарын күзалларга тырыша һәм аңа ирешү өчен кирәк булган чараларын да күрә. Ә татар? Шөкер, без дә гафләт йокысыннан уянып киләбез кебек, тик бу мәсьәләдә, татар акылы төштән соң, дигәндәй, фикерләребез пәйгамбәрләр нәселенә тиешле югарылыкта түгел - уйларыбыз, башлыча, кемгә иярсәк, отарбыз икән, дигән тарлыктан чыга алмый. Халкыбызның иҗтимагый аң торышын анализлап карасаң, бик милләтпәрвәр һәм дини-фәлсәфи киңлектә фикерләүче зыялылар карашында да ике зур җитешсезлек күзгә ташлана: вакыт-җирлек таләпләрен исәпкә алмау һәм тәкъдири миссиябезне танымау. Ә бит вакыт, җәмәгать, моннан арынырга, ай, бик вакыт...

Боларны истә тотып, соңгы язмаларыбызны (кара: "МҖ"-2013 ел, 6 сентябрь һәм 5 июль саннары) якын киләчәктә татарның Кояш астындагы урынын һәм кешелек эволюциясендәге хәзерге ролен тәгаенләүгә багышлаган идек. Хәтерләрне яңартыйк, анда без халкыбызның урыны да, роле дә "татар исламы" идеясеннән чыгып билгеләнүен аныкладык. Әлеге идеянең үтәлеше татарга һәм исламга бәйле. Аларның беренчесен тикшердек, биредә икенчесенә тукталыйк.

Ярый, ахырзаман чорында пәйгамбәрлек ни өчен татарга йөкләнгәнен ачыкладык сыман. Инде килеп, халыкларның берләшүе нәкъ менә илаһи ислам нигезендә булырга тиешле икәнен дә тикшереп үтик. Хәер, мондый куелышта әлеге сорауга җавап болай да инде күзгә төртелеп тора кебек - экзотерик диннәрнең илаһи ислам мәгълүматына корылганын беләбез ич. Ләкин яшәвебез - кайту сәяхәте, максатыбыз танып белү икәнен истә тотып һәм мөселман дөньясындагы хәзерге кризисны исәпкә алып фикер йөртсәк, бу җавапны дәлилләү кирәклеген дә танырга туры килә.

Мөхәммәд (с.г.с.) өммәтенең хәле авыр бүген. Ләкин, беренчедән, моның сәбәбе, күпләр уйлаганча, исламның тормышчан булмавында түгел, ә мөселман халыкларының, шаһәдәтне дөрес аңламыйча, аның иҗтиһади мәгънәсен онытып, танып белү процессын тоткарлавында, ягъни акыл үсешенә (яңалыкка) табу салып, вакыт-җирлек таләпләрен дөрес аңлап эш итү сәләтен зәгыйфьләндерүендә. Икенчедән, бу мөселманнарга гына хас әйбер түгел, ул планетар күренеш - бөтен кешелек (аның белән бергә татар да) танып белү мәсьәләсендә чираттагы кризисын кичерә. Әйе, чираттагысын, чөнки моңарчы да андый чигенешләр инде булгалаган. Һәм, әйтергә кирәк, алардан чыгу ниятендә төрле юллар кулланылып каралса да, проблема тамырдан хәл ителмәгән. Сәбәбе шунда ки, гавамда иҗтимагый аң үсеше, тәкъдир буенча, илаһи кануннарга таянып эш итү дәрәҗәсенә күтәрелеп җитә алмаган. Хәзер моңа ирешеп киләбез сыман.

Шулаен шулай, мәгәр әлеге фикерне җиңел генә кабул итү бик дөрес булмастыр, юкса борынгылар ялгышын кабатлау ихтималлыгы да бар. Кыскасы, мәсьәләне тирәнтенрәк тикшерү сорала. Иң әүвәл кешелек эволюциясендәге глобаль кризисның тамырларын барлау кирәктер.

Кеше "көтү малы" итеп яралтылган - ул җәмгыять аркылы идарә ителә (тәрбияләнә һәм җәзага да тартыла). Гомумән алганда, адәм баласын заманча яшәүче шәхес итүче өч җәмгыяви фактор бар: дин, дәүләт һәм гавам. Ләкин аларны, танып белүдә гел уңай тәэсирле әйберләр дип, абсолютлаштырырга да ярамый. Ник дигәндә, акылы тиешле бер дәрәҗәгә үсеп җиткәч, шәхесенең (милләтнең) алга таба аңы камилләшүен тоткарлаучы көчләр дә шушы өч факторга таяна - бу очракта экзотерик дин, дәүләт, гавам (социум) эволюцион процесска тискәре йогынты ясый башлый. Бу хакта Сөләйман пәйгамбәр храмын төзүчеләр турындагы риваятьтә гыйбрәтлерәк итеп әйтелә, ә Гайсә мәсих һәлакәтен тасвирлауда аеруча ачык күрсәтелә: сәләфче-кадимче дин әһелләре (фарисиләр) дә, дәүләт системасы вәкилләре Пилат һәм Ирод та, иске карашлы гавам да аның үлемен тели. Ни өчен? Аларны аның тәгълиматындагы яңалык куркыта. Танып белү өлкәсендәге кризисның сәбәбе менә шунда да инде: иске караш вакыт-пространство таләбенә туры килми, ә яңасын теге өч фактор кабул итми, ягъни субъективлык объективлыкны кире кага. Аллаһ каршында бу бик зур гөнаһ; Ләүхел мәхфүздә моның өчен ачы җәза - кризис каралган. Һәм Илче, тәкъдирне реальләштерү йөзеннән, адашканнарны әлеге кризис белән кисәтә. Әгәр инде җәмгыять кисәтүдән гыйбрәт алмаса, ул Аллаһ тарафыннан юк ителергә дә мөмкин - андый хәлләр тарихта күп булган. Алар бит Җир һәм Күк аңнары көрәше чагылышы, ә ул исә даими процесс һәм, Коръәндә әйтелгәнчә, аңа бәйле кризислар барлык рәсүлләр заманында да кабатланган, чөнки яңа тәгълиматны иске карашлы әлеге өч фактор тиз генә кабул итә алмаган.

Бу проблема белән, иң әүвәл, Кытайда һун бабаларыбыз очрашкан булса кирәк. Аны чишү юлын алар мистерияләрдә (суфиларда, масоннарда) тупланган тәҗрибәдән чыгып сайлаган: Җир аңлыларны Күк аңлылардан аерганнар - элита танып белүне даосизм тәгълиматына таянып дәвам иткән, ә гавам өчен ярым атеистик, ярым пантеистик нигезле конфуцийчылык кертелгән. Нәтиҗәдә, киң җәмәгатьчелек аңында Алла төшенчәсе җуелган. Дөрес, анда табигатьтәге гармония таныла, әмма Кытай культурасы Күк асты цивилизациясе булып формалаша - халык карашы физик дөнья гыйлемлеге белән чикләнә. Мондый мәдәният танып белү ихтыяҗын Аллаһка кайту сәяхәтенең башлангыч этапларында гына канәгатьләндерә алган, хәзерге чор өчен ул яраксыз.

Охшаш хәлләр индусларда да күзәтелә, аларда җәмгыятьне касталарга бүлгәләп, танып белү процессының эзлекле бөтенлеген бозганнар. Әлбәттә, бу да Аллаһка кайту юлының тугрысы түгел.

Болар гыйбрәт өчен яраклы, тик бүгенге вәзгыятьтән ерак тора торган мисаллар. Хәзерге заман күзлегеннән Карл Маркс идеясе кызыклырак, аннан, ул әле күптән түгел үзебез алган тарихи сабак та ич. Аның авторы һәм әтисе, һәм әнисе ягыннан күп буыннар дәвамында раввиннар булган нәселдән - димәк, теге өч фактор ролен белгән, дип уйларга кирәк. Моны истә тотыптыр, ул диннәрне һәм дәүләтне бетерергә кирәк дигән фикергә килгәндер, күрәсең. Ә менә гавамны юк итеп булмый, әмма мәсьәләне чишү юллары бер генә түгелдер ич - пролетариат диктатурасы урнаштырып, танып белү (һәм үз язмышы) өчен җаваплылыкны гавамның үз өстенә йөкләү зарур, дип уйлагандыр коммунистик тәгълимат авторы. Материалистик философ буларак, К.Маркс иудә-нәсари цивилизациясе кризисыннан чыгу юлын эзләгәндә кытайлар һәм индуслар тәҗрибәсе уңышсызлыгын да исәпкә алган кебек - аныңча, бу максатта җәмгыятьне бүлгәләү түгел, ә андагы каршылыклар чыганагы булган сыйныфларны, милләтләрне һәм диннәрне бетерү отышлырак.

Бу - материалистик фән чире, аның нигезендә, Алланы инкяр итеп, тормышта Кеше ролен абсолютлаштыручы караш ята. Безнең җәдитчеләрдән кайберләре большевикларга ияреп, әлеге чирне татарга да йоктырган иде. Ә соң дөрес юл булдымы ул? Алай түгеллеген үз язмышыбызда татыдык...

Киләчәккә планнар корганда кешелек тарихында булган әлеге хаталардан без дә сабак алырга тиешбез, әлбәттә. Шулай ук вакыт-җирлек таләпләрен дә истән чыгарырга ярамый. Бу җәһәттән заманыбыз тенденциясенә игътибар итик. Соңгы елларда Җир шарында бара торган сугышлар, терактлар, икътисади вә социаль кризислар һәм башка барысы да глобальләштерү чаралары буларак башкарыла. Дөрес, аларның сәбәпләрен башкача (гавам акылы җитәрлек дәрәҗәдә), әйтик, демократик тәртип урнаштыру, кеше хокукларын яклау, наркотикларга каршы көрәш, нефть чыганакларын контрольдә тоту һәм башка максатларда дип аңлаталар. Әмма, чынында, халыкларны берләштерү процессына юл салына. Русия дә әлеге объектив процесстан читтә кала алмаячак. Алай гына да түгел, кайбер күрәзәчеләр (мәсәлән, Ванга) фаразлавынча, планетар берләшү безнең илдән башланачак, имеш. Әйтергә кирәк, бу - нәкъ татар исламы идеологлары күзаллаганча, тик аның нигезендә, шовинистлар уйлаганча, урыс православиесе дә, державачыл патриотизм да була алмый, чөнки империяләр вакыты узды.

Бу уңайдан, масоннар фикере кызыклы - глобальләшү сценарие авторлары алар ич. Мәсәлән, Вик Спаров үзенең "Полная история масонства в одной книге" дигән хезмәтендә болай яза: "... именно в России родится религия нового времени. Эта религия будет представлять собой синтез старых религий. Россия объединяет, с одной стороны, мировые религии, а с другой - духовные и социальные аспекты".

Хакыйкатьтән, дөньядагы конфессияләрне берләштерерлек потенциал бары тик илаһи исламда гына бар - әйтелгәнчә, экзотерик диннәрнең бөтенесе дә, асылда, эзотерик исламга корылган. Димәк ки, татар исламы идеясе, сәләфчелек тарафдарлары уйлаганча, хыялыйлар башында туган утопия түгел, бәлки, яшәү җирлегебез һәм заманыбыз таләпләреннән (объективлыктан) чыгып аныкланган тәкъдири миссиябезне үтәү юлы. Сүз уңаеннан шуны да искәртик: татар исламы мөселман дөньясының бүгенге таркаулыгына каршы көрәш ысулы да, чөнки ул халыкларның, иманга килеп, тагын да киңрәк даирәдә берләшүен күздә тота.

Диннәр берләшүе, дигәндә, сүз, беренче чиратта, Коръәндә (4:125) әйтелгәнчә, Ибраһим пәйгамбәр өммәте турында бара. Һәм менә ни өчен: бу диннәрнең Изге Язмалары авторлары уртак, алар - хәнифләр. Бүген әлеге Язмалар тарафдарлары төрле конфессияләргә бүленеп, үзара сугышып ята. Аларга, диннәренең эзотерик асылына (илаһи исламга) таянып, берләшер вакыт җитте. Моны башлап җибәрү татарга йөкләнә. Бу - безнең тәкъдири миссиябез. Һәм, шөкер, халкыбызда аңа кирәкле шартлар да бар - толерантлы менталитетыбыз, уртак телле һәм моңлы төрле дин вәкилләре тарихи берләшүнең Аллаһ биргән нигезен тәшкил итә.

Бу җәһәттән, "Хәнифләр варислары" дигән җәмгыять корырга кирәктер. Аның төзелеш мәсләге Пифагор мәктәбе принципларына нигезләнә, ягъни ул мәхәллә мәдрәсәсе кысаларында оештырыла. Максаты - татарны үз миссиясен үтәүгә әзерләү һәм җитәкләү, күчеш чорын һәлакәтсез үтү, төбәктәге халыкларга рухи ярдәм күрсәтү, мөселман халыкларына XXI гасыр реформалары өлгесе бирү. Катнашучылары: исламчылар, тәңречеләр, нәсарилар (керәшеннәр), объективлык - субъективлык нисбәтен дөрес аңлаучы атеистлар. Катнашу өчен төп таләп: милләтпәрвәрлек, танып белүгә омтылыш, толерантлык, ярдәмләшү ихтыяҗы, киләчәгебез өчен җаваплылыкны планетар киңлектә вә югарылыкта тану.

Бу хакта Аллаһ сүзе мондый:

- Әйт: "Әй, китап әһелләре, сезнең дә, безнең өчен дә кулай булган уртак бер сүзгә килегез..." (Коръән, 3:64). Әлеге сүз - ул илаһи (эзотерик) ислам, ягъни Тәүратны да, Зәбур һәм Инҗилне дә танучы (һәм алардагы ялгышларны төзәтүче) Коръәндә иңдерелгән хакыйкый тәгълимат. Шуның нигезендә берләшү зарур. Дини гыйбадәтләргә килгәндә, моңа да бит Аллаһның күрсәтмәсе бар: "Без һәр өммәткә үзләренә кулай булганча гыйбадәт тәртипләдек. Шулай булгач, алар (китап әһелләре) бу мәсьәләдә синең белән чәкәләшмәсеннәр. Син аларны Раббың тарафына чакыр. Чөнки син, чыннан да, тугры юлдагы кеше" (Коръән, 22:67).

Әйтелгәннәрдән киләчәгебез өчен бик мөһим нәтиҗә ясый алабыз: татарның тарихы бай вә горурланырлык, яшәеше мәгънәле, миссиясе җаваплы, алдагы тормышы өметле, потенциаль мөмкинлекләре зур. Табигый сорау туа: нишләп ул аларны гамәлгә ашырмый? Беренчедән, тәкъдир - әлеге мөмкинлекләрнең реальләшү чорына менә хәзер кереп кенә барабыз; икенчедән, моның өчен кирәкле дәрәҗәдә әзерләнгән кадрлар булмау; хәзергәчә аларны әзерләрлек матди база да юк; дүртенчедән, ятлар тарафыннан идарә ителәбез...

Менә саналган факторларның соңгысын гына алыйк. Кеше җәмгыятьтә тәрбияләнә, дидек. Империячел көчләр моны яхшы белә һәм милләтебезнең актив (әмма милли рухы какшаган) өлешен төрле сәяси фиркаләргә, дини секталарга, безнең менталитетка яраксыз мәзһәбләргә тартып, татар йогынтысыннан аера да, үз максатларында куллана. Аңлашыла булса кирәк, аларга каршы үзебезнең җәмгыяви оешмаларны кую зарур. Халкыбызның күпчелеге сибелгән һәм башкалар арасында азчылык булып яши. Мондый шартларда бу җәһәттән иң отышлы форма - мәхәллә системасы. Тик җыелып гыйбадәт кылу урыны гына түгел, ә сабыйлыктан алып, ләхеткә чаклы дини-милли мохиттә яшәү мөмкинлеге һәм алгарыш бирә торган үзәк рәвешендә корылган татар җәмгыяте.

Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, хәзер дини уку йортларында шәригать кагыйдәләре өйрәтелә. Шәригатьтә исә сәләфчелек хөкем сөрә. Нишләргә? Мәдрәсәләрдә (һәм мәчетләрдә дә) илаһи ислам (эзотерик гыйлем) нигезләрен дә өйрәтә башлау мәслихәт. Татар мәгариф системасында, инде хәзер үк, бу юнәлештәге белгечләрне әзерли башларга кирәк. Алар Изге Язмаларның хикмәтле мәгънәләрен аңлап, төрле экзотерик диннәрнең эзотерик нигезе уртак икәнен дәлилләрлек, шуның белән бүгенге конфессияләрнең илаһи исламны кабул итүен җиңеләйтә алырлык гыйлемле булсын.

Хактыр ки, диннәрнең үз асыллары (эзотерик ислам) нигезендә берләшүе аларның берсен дә өстен дә куймый, кимсетми дә, экзотерик традицияләреннән дә аермый, ә бары тик иҗтимагый аң үсешендә һәркайсын югарырак баскычка гына күтәрә, ягъни Аллаһка якынайта.

Шулай итеп, үтәрдер гасырлар, адәми зат, әкренләп, метафизик даирәләрдә фикерләргә өйрәнер һәм танып белү нәтиҗәсендә ул:

- Аллаһ колы гыйбарәсенең мәгънәсенә төшенер һәм үзен Аллаһның илчесе итеп таныр;

- үзенең Аллаһ белән бергә (Аның илчесе - колы буларак) дөнья идарәчелегендә катнашуын күрер;

- моның белән җилкәсенә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен аңлар;

- Алла - Кеше мөнәсәбәтен объективлык-субъективлык нисбәтенә тиңләр;

- Аллаһ кушканны (тәкъдирне, ягъни вакыт-пространство таләпләрен) төгәл тоемларга өйрәнер;

- әхлак мәсьәләсендә Аллаһның күркәм сыйфатларын үзенә үрнәк итеп алыр;

- тәкъдирне дөрес һәм гадел итеп реальләштерергә сәләтле илче булып җитешер, моны ничек башкарырга кирәклегенең гамәли ягын да үзләштерер.

Менә шулай ул (Кеше) үзенең Аллаһка кайтырга әзерлеген күрсәтер. Бу хакта хәбәр Ләүхел мәхфүз аркылы Хак Тәгаләгә җиткерелер. Һәм Аллаһ аңа үз хозурына күтәрелергә фатихасын бирер - Кешенең Күк капусы ачылыр һәм ул мигъраҗ сәфәренә кузгалыр. Иншалла, шулай булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев