Мәдәни җомга

Рашат САФИН: БЕЗ - ХӘНИФЛӘР ВАРИСЫ

Бер язмабызда ("МҖ", 2013 ел, 6 сентябрь), халыкларның яңа конфессиональ нигездә берләшәчәген фаразлап, аның өлгесен татар исламы күрсәтер, дигән идек. Идея бик яхшы (хәтта изге дә) сыман. Әмма кешелек моңа әзерме? Әлеге идеяне реальләштерү бездән генә тормый ич. Ил кысаларында ул, беренче чиратта, урыс-татар мөнәсәбәтләренә бәйле. Иҗтимагый фикерләү торышы белән...

Бер язмабызда ("МҖ", 2013 ел, 6 сентябрь), халыкларның яңа конфессиональ нигездә берләшәчәген фаразлап, аның өлгесен татар исламы күрсәтер, дигән идек. Идея бик яхшы (хәтта изге дә) сыман. Әмма кешелек моңа әзерме? Әлеге идеяне реальләштерү бездән генә тормый ич. Ил кысаларында ул, беренче чиратта, урыс-татар мөнәсәбәтләренә бәйле. Иҗтимагый фикерләү торышы белән кызыксынган кеше өчен аңа карата гавам реакциясе нинди булачагын чамалау кыен түгел. Татарның акыллысы: "Хуш, бирсен Ходай!" - дияр. Урысныкы: "Мечтать не вредно", - дип көлеп куяр. Ә бит әле акылсызлары да җитәрлек, алары ни әйтер? Болары, Казанда 2012 елның 19 июль фаҗигасе күрсәткәнчә, сөйләшеп тә тормыйча, коралга тотынырга да мөмкин... Проблема? Әйе, шулай, тик аны дөрес аңларга кирәк. Гыйбрәтләнә белүчеләр өчен бу проблема гына түгел, ә шактый зур куркыныч та. Ул ислам цивилизациясенең эволюцион процессы тоткарлануында татар да үз гаебен танырга тиешлеген искәртте. Әлеге гаеп, иң әүвәл, руханиларыбызга һәм зыялыларга кагыла, чөнки аларның күпләре вакыт-җирлек таләпләрен белми-танымый, эзотеризмны вә ислам метафизикасын өйрәнми, танып белү мәгънәсендә татар миссиясеннән чыгып эш итми. Алай гынамы, гамәлләре, ә кайберләренең хәтта гыйбадәте дә кесә ягын кайгыртуга кайтып кала.

Хәлбуки, халыкларның бүгенге иҗтимагый аңы кысаларына сыймый һәм башкаларга ияреп яшәргә гадәтләнгән татарны җаваплылыгы белән хәтта куркыта да торган мондый миссия ("Татар исламы") идеясе җиңел кабул ителеренә ышаныч баглавы авыр. Ләкин өметсезлеккә бирелергә дә кирәкми - бу бит субъектив караш. Ә объективлык ни әйтә - анысы мөһимрәк ич - ягъни тәкъдирдә ничек каралган? Бу уңайдан, танып белү мантыйгына таянып, шундый сорау куйыйк: ни өчен әлеге миссия нәкъ менә татарга йөкләнергә тиеш? Җавабы гади: чөнки без - хәнифләр варисы. Ә хәнифләр, Коръәндә күрсәтелгәнчә, пәйгамбәрләр нәселен дәвам итүчеләр. Мәсьәләгә тәфсилләбрәк тукталыйк.

"Татар исламы" термины ике сүздән тора. Аның беренчесе - ислам варислыгы татарга тапшырылган, дигәнне, икенчесе тәкъдири миссиябез илаһи исламга таяна икәнне аңлата. Терминның барлыкка килүе очраклы түгел, ул цивилизацион тенденцияләргә нигезләнә. Кешелек тарихында танып белү, иҗтимагый процесс буларак, болай барган: Аллаһ пәйгамбәрләр җибәреп, алар аркылы җиһан төзелеше һәм идарәчелеге буенча Үзе тәгаенләгән универсаль кануннарны иңдергән; пәйгамбәрләр мистерияләр белән хезмәттәшлектә аларны, халык аңы кимәленә туры китереп, гадиләштергән һәм экзотерик дин тәгълиматы рәвешендә халыкка җиткергән, экзотерик конфессияләрдән фән аерылып чыккан һәм аң үсешенең төп ысулына әверелгән; фән акыл ихтыяҗын канәгатьләндерүдә үзенең материалистик түбәсенә төртелгәч, адәми зат игътибарын югарырак даирәләргә юнәлтү кирәклеген танырга мәҗбүр була һәм эзотерик динне (илаһи исламны) үзенең союзнигы итеп күрә башлый. Хәзер әлеге процессның менә шушы соңгы фазасына күчү чорын кичерәбез, димәк, "Татар исламы " идеясенең актуальлеге цивилизацион ихтыяҗга бәйле.

Татар тарихын тирәнтен өйрәнгән кайбер чит ил галимнәре телендә "татар феномены" дигән гыйбарә бар. Алар милләтебезнең яшәүгә сәләтлелеге серен аңлый алмый - әнә бит халкыбыз үзенең бик күп меңьеллыклар дәверендә нинди генә авырлыклар кичермәгән, ә бетәргә уйламый. Аңа караганда күпкә җиңелрәк язмышлы кавемнәрнең исеме генә калган, ә татар һаман исән. Алай гынамы, кечкенә генә җай чыкса, башын калкытып, үзен күрсәтергә омтыла. Менә хәзер дә, аның барлыгын да оныткан күпләрне шаккатырып, ул мөстәкыйльлеккә дәгъва белдерә. Бу нәрсә, тарихи закончалыктан тайпылышмы? Ничек кенә булмасын, материалистик карашлы галимнәр өчен ул гайре табигый хәл булып күренә һәм алар аны "татар феномены" дип атый. Ә менә Аллаһка ышанган, Коръәнне дикъкать белән өйрәнеп, аның хикмәтле серләренә төшенергә тырышкан кеше өчен монда чынбарлык кысаларына сыймый торган әйбер юк - тәкъдиребез шундый: Хак Тәгалә безне Үзе йөкләгән миссияне үтәү өчен саклый һәм әзерли.

Коръәндә әйтелгәнчә, без Аллаһтан киткәнбез һәм Аңа кайтабыз, ягъни китү-кайту сәяхәте кичерәбез. Әлеге сәяхәт өч кисәккә бүленә: китү, борылыш, кайту этаплары. Шушы эволюцион баскычларда камилләшкән иҗтимагый аңга тәңгәл рәвештә, гавам башта күп аллаларга табынган (мәҗүсилек); аннан, Алланың берлеген таныса да, Аны кешегә тиңләгән (мөшриклек); һәм, ниһаять, рәсүлебез аша тәүхиди бераллалык тәгълиматы иңдерелгән. Соңгысы кайту чоры дине; шуңа күрә ислам ахырзаман дине дип атала (биредә сүз вакыйга, ягъни дөнья бетүе турында түгел, ә меңьеллыкларга сузылган чор-заман хакында бара), чөнки ул, тәкъдирдә каралганча, кешелек цивилизациясе эволюциясенең азаккы этабы.

Хәзер адәми зат үзенең китү-кайту сәяхәтендә акыл үсешенең шундый югарылыгына иреште ки, гамәлдәге экзотерик конфессияләр танып белү процессын тоткарлый башлады һәм кешелек өчен уртак эзотерик дингә - илаһи исламга күчү ихтыяҗы туды. Эш шунда ки, Аллаһка кайту аерым шәхесләр җаннарының берләшүен дә күздә тота. Бу кайчан мөмкин? Адәм балалары бер Аллаһка табынып һәм метафизик югарылыкта фикерләргә өйрәнеп, барыбыз да бер Галәми Җаннан икәненә ихластан инанган очракта. Ахырзаман чоры цивилизациясе менә шушы карашка нигезләнергә тиеш. Хәлбуки, хәзерге диннәрдә дә, фәндә дә ул юк. Аның өлгесен кору татарга йөкләнә. Һәм бу бик табигый хәл. Ник дигәндә, без бит пәйгамбәрләр нәселеннән. Моны Коръән һәм Библия дә раслый.

Әйтик, Коръәндә мондый аятьләр бар:

- "Ибраһим яһүд тә, христиан да түгел, ул фәкать Аллаһны бер дип таныган хакыйкый мөселман иде. Ул мөшрикләрдән дә түгел..." (Коръән, 3:67). Крачковский тәфсирендә аять башкачарак яңгырый: "Ибраһим не был иудеем, ни христианином, а был он ханифом, предавшимся, и не был он из многобожников". Күрәбез, татарча вариантта "хәниф" сүзе юк, бары тик аның берьяклы мәгънәсе генә бирелгән. Хәзер без, сәләфчеләргә ияреп, әлеге сүзнең тулы мәгънәсен белмибез дә. Шәригать формалашканчы (Х гасыргача) аның этник мәгънәсе дә булган: ул төрки (төрки-болгар, һун-болгар) дигәнне дә аңлаткан. Ягъни Коръән язылган вакытларда хәниф сүзе "Аллаһны бер дип танучы төрки-болгар" мәгънәсендә кулланылган (кара: Ислам: Энциклопедический словарь - М.Наука, 1991-С.273). Моннан күп нәтиҗәләр чыгарырга була, тик анысын укучының үзенә калдырып, берсен генә искәртеп үтик: Ибраһим пәйгамбәр этник чыгышы белән һун-болгарлардан булган. Димәк, бүгенге татарлар - аның токымы.

Менә тагын ике аять:

- "Без аңа (Ибраһимга) Исхак илә Ягъкубны багышладык. Пәйгамбәрлек һәм китапларны (Тәүрат, Зәбур, Инҗил, Коръәнне) аның токымына васыять иттек..." (Коръән, 29:26);

- "Хактыр ки, Нухны, Ибраһимны күндердек, пәйгамбәрлекне дә, Китапны да аларның токымына бирдек..." (Коръән, 57:26).

Бу аятьләрне шәрехләп тору кирәк түгелдер, мөгаен - татарның пәйгамбәрлек вазифасы тәкъдирдән икәнлеге болай да бик ачык язылган ич. Шулай да, халыклар аңына сеңдерелгән бер уйдырмага тукталып үтү урынсыз булмастыр кебек. Семитләр (яһүдләр, гарәпләр) Ибраһим пәйгамбәрне үзләренең бабасы дип саный. Хуш, бик әйбәт - димәк, без алар белән кардәшләр. Ә менә яһүдләрне Исраил токымына тиңләү - монысы уйдырма. Исраил - ул Ягъкубның икенче, хәнифләр пәйгамбәре дип танылганнан соң бирелгән исеме. Әлеге исемнең беренче иҗеге (Ис) - Борынгы Мисыр мифологиясендәге Исидадан башлап, соңыннан Исмәгыйль, Исхак, Исус, Иссәй, Ислам һ.б. исемнәрдә кабатланган, илаһи ислам тәгълиматын саклаучы һәм өйрәтүче мистерия төшенчәсен; икенчесе - Ра(Кот-Рух)ны бер Алла дип таныган тәңречеләр икәнне; өченчесе (Ил) аларның иле (җәмгыяте, өммәте) дигәнне аңлаткан. Ягъкубның Исраилгә әверелүендә, Иске Гаһеттә язылганча, Исхак пәйгамбәрнең хатыны (моның эзотерик телдә тәрҗемәсен, аның өммәте, дип укырга кирәк) Ребека (үз телебездә Рабикә, ә хәзерге яңгырашта Рабига була инде) зур тырышлык куя.

Пәйгамбәрлек варислыгы Исхактан Исавка күчәргә тиеш була, әмма соңгысы атасының мирасын дөнья малына сатканын күреп, хәниф бабаларыбыз моңа юл куймый - мистерия гыйлемлеген (илаһи исламны) саклау җаваплылыгын үз өсләренә ала. Шулай, Исхак пәйгамбәр мирасы Рабикә улы Ягъкубка күчә. Ул әнисе нәселеннән булган Рахиләгә өйләнә, ягъни хәнифлек варислыгы тәңрече төрки-болгар бабаларыбыз кулында кала. Һәм Ягъкуб Исраил дип атала башлый. Яһүдләр моны танырга теләмәгәндер, күрәсең, һәм, Исраилне Израилгә үзгәртеп, үзләренә шул исемне алганнар. Ә татар кая караган? Ул иярүчән бит, хәзер бу уйдырмага үзе дә ышана. Менә шулай тарихи дөреслек онытылган. Вәләкин объективлык субъективлыкны һәрчак җиңә. Шөкер, Аллаһ рәхмәте илә әлеге гаделсезлекне төзәтү вакыты җитеп килә бугай - Ул тәкъдири миссиябезне күңелләргә иңдерә, исләребезгә төшерә...

Сүз уңаеннан, тарихыбызга кагылышлы янә бер аятькә игътибар итик: "Хакыйкатән, Аллаһ Адәмне, Нухны, Ибраһимны вә аларның токымнарын, Гыймран гаиләсен - барысын да бер нәселдән буларак, галәмнәргә мәшһүр кылды..." (Коръән, 3:33-34).

Татар, Коръәндә искә алынган Гыймран гаиләсе вәкиле буларак, адәми зат тормышының барлык мөһим вакыйгаларында катнашып, үз эзен калдырган милләт. Әйтик, кытай музыкасының безнекенә якын икәнен беләбез. Бу очраклы түгел. Сары раса һун бабаларыбыз пәйгамбәрлеге йогынтысында һәм аларның азиатлар дип аталган кавем белән кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән, димәк ки, даосизм безнең дә мирасыбыз. Туранлылар Рама җитәкчелегендә Ак расаны Кара раса (сүз негрлар турында бармый) коллыгыннан арындыру өчен хәзерге Иран һәм Һиндстан җирләренә поход оештырып, индуизмга нигез салган, ягъни монда да эзебез бар. Иудаизмга карата да шуны ук әйтә алабыз - Муса пәйгамбәрнең хатыны Сепфора исемле булган (Библия, Ветх. Завет. Исх. 4:25); бу аның өммәте тәңресе хәнифләрдән торган булуын күрсәтә. Яһүдләрдәге сөннәткә утырту йоласы һун-болгар бабаларыбыз эзе - аны Сепфора кертә. Аурупага һәм Африкага килгәндә, Бөек Туфаннан соң, Нух пәйгамбәр токымы Урта диңгез яр буйларына урнашып, әлеге диңгезне кешелекнең цивилизация үзәгенә әверелдергән һәм Ак раса культурасына нигез салган. Әнә бит, анда яшәүче халыклар динендә һәм мәдәниятендә (җөмләдән, телләрендә дә) хәзергәчә һун - болгар бабаларыбызның күзгә күренерлек эзләре сакланган. Мәсәлән, итальяннарның әтәчләре татарча, "кикирикүк" дип кычкыра (ә урысларныкы, бергә яшәсәк тә, безнеңчә белми, "кукареку" ди). Италиянең төньягында урнашкан Альп тавының исеме татарча - ул безнең Алып сүзеннән. Аннан, Библиянең латиннарда чыккан беренче варианты Vulgata (Болгата) дип аталган. Әлеге исем җаннарыбызның, Аллаһка кайтканнан соң, берләшеп үзара болгатылачагын искәрткән. Һәм бу нәкъ татар исламында күзаллаганча. Тагын бер мисал: борынгы грекларның мифик каһарманы Һеракл исемле. Ул татар сүзе: Җир+акыл. Аның мәгънәсе, илаһи исламда каралганча, Күк улы (Күк аңлы) Зевс (Адәм) белән Җир кызы Алкмена (Җир аңлы Кеше) никахыннан туган адәми затның, танып белү нәтиҗәсендә, мәҗүсилек аллаларын җиңәрлек акыл иясенә әвереләчәк дигәнгә тиң.

Күпләр Искәндәр Зөлкарнайнның Коръәндә искә алынуын аңлата алмыйча гаҗизләнә. Монда гаҗәпләнергә урын юк. Көнбатыш цивилизациясенең горурлыгы булган Александр Македонский әлеге Гыймран гаиләсе токымыннан. Ул бит, беренчедән, әле Атлантида чорындагы бабаларыбыз нигез салган мистериядә эзотерик гыйлем алып, әүлиялеккә ирешкән Аристотельнең шәкерте. Икенчедән, македониялеләр безгә кардәш халык (ягъни хәнифләр), мәдәниятләребездә уртаклыклар да сакланган. Өченчедән, Искәндәр Зөлкарнайн, чынлап та, пәйгамбәрлек миссиясен башкарган шәхес. Ул күчеш чорларында искелеккә каршы көрәштә чишелеше юк сыман тоелган проблемаларны ничек хәл итәргә кирәклеген күрсәтү өчен җибәрелгән.

Бу заманнарда, вакыт таләбе буенча, мистерия вәкилләре (Гыймран гаиләсе) Урта диңгез буе халыкларын Гайсә Мәсих килүенә әзерли башларга тиеш булган. Әмма моңа Персиядәге җиңелү белмәс утка табынучылар системасы комачаулаган. Проблеманы һуннар мәсләгендә, ягъни озак бәхәскә бирелмичә, чишелү җае күренмәгән төенне кылыч белән чапкан кебек, тәвәкәллек вә кыюлык илә хәл итүне Гыймран гаиләсе Искәндәргә йөкләгән.

Шулай итеп, Аллаһ дине - ислам (Коръән, 3:17). Аның тәүге экзотерик варианты, Библиядә (Исх. 4:22) әйтелгәнчә - Исраил (тәңречелек). Хәзерге диннәр (димәк, халыкларның мәдәниятләре дә) безнең әби-бабаларыбыз катнашында формалашкан; аларның бөтенесе тәңречелектән башланган һәм һәркайсының эзотерик нигезе илаһи исламга корылган.

Китерелгән мисаллардан күренгәнчә, чынлап та, без тарихта эзле икәнбез ич. Бу хакта югарыда әйтелгәннәр әле хакыйкый эзләребезне барлау түгел, билгеле; ә бары тик моңа тотыну кирәклеген искәртү генә. Аны башкару, дини, мәдәни һәм фәнни яктан, заманча тирән белемле вә какшамас иманлы кадрлар әзерләүдән башланырга тиештер. Аңлашыла ки, бусы инде татар мәгарифе (иң әүвәл, мәктәп - мәдрәсәләребез) бурычы.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: