Рашат Низами: Тарихны җиңүчеләр яза
Сугыш хакыйкатен үзгәртергә, яңа ялган күлмәк кидертергә тырышучылар да күп. Ләкин җәмгыятебез нинди генә үсеш-үзгәрешләр кичермәсен, 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы күп буыннар өчен изге төшенчә булып калачак.
Тарихны җиңүчеләр яза. Сугыш хакыйкатен үзгәртергә, яңа ялган күлмәк кидертергә тырышучылар да күп. Ләкин җәмгыятебез нинди генә үсеш-үзгәрешләр кичермәсен, 1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышы күп буыннар өчен изге төшенчә булып калачак. Чөнки әлеге канкойгыч бәрелештә утыз миллион халкын югалткан илнең хәтеренә балта чабу мөмкин түгел.
Әле Җиңүнең 70 еллыгын үткәргән чакта ук икейөзле сәясәтчеләр һәм радикал төркемнәр безнең әлеге тантананы тапларга һәм мәсхәрәләргә маташты. Хәтерләсәгез – бронза битле, гимнастерка кигән, ППШ автоматын кулына кысып тоткан, ярты Европаны азат иткән совет солдаты һәйкәлләрен җимерү кебек оятсыз гамәлне Грузия һәм Эстония башлап җибәргән иде. Аннары инде һәйкәлләргә каршы көрәш “байрагын” Польша күтәреп алды. Генерал Черняховскийның һәйкәлдәге барельефын куптарып алдылар. Шул ук Польшада билгесез бәндәләр егермеләп совет сугышчысының кабер ташларын аударып ташлады. Ә инде Украинаның әзер тәхеткә үрмәләп менгән яңа премьер-министры Арсен Яценюк тарихны бозуның “классик” үрнәген күрсәтте: янәсе, Освенцим концлагерен украин сугышчылары азат иткән икән! Юк, ул саташып сөйләшми, чынлыкта – Россиянең канына тоз саласы килә иде аның...
Хәбәрләр һаман килә тора, димәк, һәйкәлләр белән сугыш дәвам итә. Җавап йөзеннән Россия берни эшли алмый. Хәер, Кремль (Госдума) туган телебезне читлеккә ябарга тырыша – Татарстан хөкүмәте дә берни кыла алмый бит... Ә Икенче бөтендөнья сугышына “ревизия”, дөресрәге, фальсификация ясарга омтылыш, үткәндәге якын тарихка төзәтмә кертергә тырышулар тик ешая бара.
Кайчандыр СССРда һәм Варшава договоры ышыгында яшәп яткан Грузия, Литва, Эстонияләрнең “киртә” җимерүе, шулай һавалануы кызганыч. НАТО һәм Европа союзы куптарган җилләргә иярәләр. Тик төптән уйлый башласак, булачак Җиңүнең мәсхәрә ителүенә безнең ил үзе, дөресрәге Сталин режимы беренчеләрдән булып “өлеш” кертте бугай. Ошбу фикерне конкрет мисаллар белән дә сипләп карыйк.
1937–1938 елгы репрессияләр Кызыл Армия өчен аеруча фаҗигале уза, корыч система үзенең кара эшен эшли. Әйтик, биш Советлар Союзы маршалының өчесе – М.Тухачевский, А.Егоров, В.Блюхер террор корбанына әверелә, ничектер К.Ворошилов һәм С.Буденный гына исән кала.
Тулаем саннарга килсәк, шушы ике ел арасында 36 мең 761 хәрби офицер һәм 3 меңнән артык флот җитәкчеләре репрессия тырнагына эләгә. Түгәрәкләп алсак, илнең алтын баганасы – 40 меңгә якын хәрби юк ителә.
Дәһшәтле сугыш уты менә-менә кабынам дип торганда бер генә илнең дә җитәкчесе үзенең хәрби кадрларын шушы тиклем масштабта кырып салмаган. Черчилль яки Рузвельт үз генералларын төрмәдә яисә концлагерьда черетүе турында ишеткән юк. Хәтта канэчкеч Гитлер да фельдмаршалларының орден-медальләрен йолкып атса-аткан, әмма аларны гильотиналарга озаттырмаган...
Сугышның беренче аенда ук окопларга яткан авылдашым Гайнан абыйның сөйләгәне истә: “Кемнеңдер егылганын сагалап торабыз да, шуның мылтыгын алып һөҗүмгә керә идек...” Димәк, безнең солдатлар ялангач кул белән диярлек фашизмның корыч диварына килеп бәрелгән бит! Өстәвенә, алгы сызыкта кече командирларга кытлык. Сталинның да күзе ачыла, ул сәяси үзгәрешләр кертүне кирәк таба. Аның фәрманы буенча, 1941 елның июль-ноябрь айларында 600 меңнән артык кеше тоткынлыктан азат ителә. Аларның яртысы, “фильтр” аша узып, Кызыл Армия сафларына җибәрелә. (Үзебезнең татар ир-егетләреннән шагыйрь, взвод командиры Фатих Кәримнең сугышчан юлын гына хәтерлик). Төрмәләрдән фронт сызыгына килеп кушылучыларның күпчелеге – югары дәрәҗәдәге офицерлар, очучы, танкист һәм артиллеристлар...
Ошбу вакыйгаларга кадәр үк, 3 июльдә атеист Сталин, бер дә тартынып тормыйча, совет халкына дини рухта “Братья и сестры!” дип мөрәҗәгать итә. “За Родину, за Сталина!” дигән сугышчан лозунг алга бәреп чыга. Курск дугасы, Сталинградны яклап калу, Ленинград блокадасын өзү кебек яуларда халыкның күпчелеге Сталин түгел, ә социалистик Ватанны саклап калу өчен кан түгә. Ләкин 1941 елда банкротлыкка чыккан хөкүмәтне куып тарата алмаган шикелле, 1945 елны кан һәм күз яшьләре белән яуланган Җиңүне дә халык үз кулларында саклап кала алмый. Кызыл Армия Берлинга таба якынайган саен, корыч система азат ителгән җирләрне үзенең йодрыгына йомарлап “йота” бара. Ә бераздан гади халык янә хөкүмәт кулындагы “винтик”ка әверелә.
Мәкерле Сталинның Бөек Җиңүдән соң Политбюроның тар даирәсендә шәраб эчкәндә әйткән тостын гына хәтергә төшерегез: “За победителя, за русский народ!” Милләте ягыннан грузин Сталин шулай итеп чын рус патриотына әверелә. Ләкин, асылда, башка барча милләт вәкилләренең башына төкерә ул!..
Озак та үтмәстән, Сталин бу “тарихи” тостына да зур төзәтмә кертә – нәкъ бер айдан соң ул җиңүче халыкны “винтик” дип атый. Юк, бу – метафора да, сүз уйнату да түгел, бәлки дәүләт сәясәтендә кискен борылыш дигән сүз. Ә “винтик”ны боргычлап тоту кирәк...
Җиңү көне! Рәсми чыганаклар рейхстагка Җиңү байрагын Егоров (рус) белән Кантария (грузин) кадавын сөйләп шау куптарды. Ә чынбарлыкта байракны безнең татар егете Гази Заһитов һәм Михаил Минин алардан бер көн алдарак кадаган булып чыкты. Бу тарихи хакыйкать озак еллар буена сукно астына яшерелде. Рейхстагка тәүге байракны элүче Минин белән Заһитовка Советлар Союзы исеме дә бирелми, аларны Кызыл Байрак ордены белән генә чикләп куялар. 1953 елда Заһитовның фаҗигале рәвештә үтерелүе дә сер булып кала...
Дошман амбразурасын күкрәге белән иң беренчеләрдән каплаган Александр Матросовның татар егете булуы да (чын фамилиясе Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) бик озак еллардан соң гына яктыга чыкты.
Ватан сугышында катнашу аркасында 200 дән артык Советлар Союзы Герое бар дип горурланабыз. Ә менә Татарстанда президент атамасын сакларга дисәк, Мәскәү түрәләре, Дәүләт Думасы озак бәргәләнде, моңа теше-тырнагы белән каршы килде...
Тарихны, дәреслекләрне язучы каләм ияләре һәрвакыт табылыр ул. Ә сугыш темасына килсәк, болардан да өстенрәк бер хакыйкать бар, бу – окоп дөреслеге, халык дөреслеге! Система халык дөреслегенә таянмый икән, аның әхлагы тотрыксыз һәм җимерек булачак. Башкортстаннан Гайса Җиһаншин хаклы рәвештә яза: “Җиңү турында сөйләшкәндә бик еш ишетергә туры килә – ул барыннан да элек рус халкының казанышы, янәсе. Бездә – сугышта кан койган бүтән милләт вәкилләрендә, мондый сүзләрне ишетү рәнҗү хисе уята”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев