Рашат Низами: Россияне яратсыннар дисәк...
Калды бит өч кенә союзнигы: Армия, флот, диңгез-елгалар. RN.
Җир шарының «копия»сен хәтерләткән глобуска күз салыгыз әле: анда эреле-ваклы илләр, төрле телдә сөйләшүче халыклар, гыйбрәтле язмышлар йомгагы кырмыска оясыдай кайный. Элек тә шулай булган, хәзер дә шулай. Бары тик кешеләр, ил башлыклары, сәясәтчеләр, сугыш коралы гына үзгә. Әйтик, элеккеге ук һәм җәя, кылыч һәм сөңге, винтовкалар урынына 26 метр озынлыгындагы «Сармат» ракеталары алмашка килде. Атом бомбаларын әйтәсе дә юк.
Патшачылык заманында Россия яңа биләмәләр яулау өчен көчле державалар белән зур сугышлар алып барган (рус-төрек, рус-япон һ.б. бәрелешләрне искә төшерик). Бөекдержавачыл рухы белән агуланган бүгенге Россия әле һаман да күп кенә илләр белән сугыш хәлендәрәк яши. Юк, танклар, бомбалар белән түгел, күп очракта сәяси якалашулар белән бара бу гаугалы тартыш. Россиянең империячел сәясәтен беркайда да яратмыйлар. Бу гигант дәүләтнең чикләрен 13 диңгез юып торуын истән чыгармаска кирәк, дөньяның бер генә иле дә аның белән тиңләшә алмый. Өстәвенә, ил ашкынып кораллану юлына басты, дәһшәтле коралларны уйлап табу һәм җитештерү өчен миллиард, триллион акчалар исраф ителә. Илдә хәерчеләр, ярлылар, эшсезләр саны арта барганда, бу акчаларның бер өлешен социаль сфераларга «куып» кертәсе иде, югыйсә.
Сәясәттән ерак торган кеше сизми генә, дөнья тотучы илләр арасында «зур уен» бара. Хәзергә – «салкын сугыш» уены...
Салкын сугыш дигән нәрсә фәкать көч җәһәтеннән тигез булган илләр арасында гына була ала. Менә шушы хакыйкатьне аңлап, берзаманны инглизләр (Британия) бу миссияне Америка Кушма Штатларына тапшыра һәм образлы итеп әйткәндә, Россия һәм АКШ дигән ике «арыслан»ның якалашканын читтән көлемсерәп кенә карап тору юлын сайлый. Дөресрәге, Британия Россиянең хәрби көченнән куркып кала, «зур уен» зонасыннан читкәрәк чыга.
Россия бөтен дөньяның аны яратуын, хөрмәт итүләрен тели теләвен, чынбарлыкта вәзгыять киресенчә килеп чыга: аның яңагына сугалар... Ә нигә – АКШ һәм Европа Союзы тарафыннан кертелгән бихисап санкцияләр «яңакка сугу»га тиң гамәл түгелмени? Ә санкция – бик тә үтемле, отышлы корал! Рәхәт ич: бернинди гаскәр, корал кулланасы юк, ә санкция әкрен генә үзенең кара эшен эшли бирә, фәлән илнең икътисадына зыян сала.
Русофобия, ягъни русларны яратмау, аның көченнән курку, көнләшү, дигән нәрсә юктан гына килеп чыкмаган. Ул Наполеон гаскәрләрен тар-мар итүдән соң үзеннән-үзе килеп туа. Чөнки ул чакта рус гаскәриләренең атаклы Париж урамнарына бәреп керүе Европаны тирән хафага сала. Менә шуннан соң, аннары инде Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларында җиңеп чыгуын да гафу итә алмыйлар. Гитлер һәм хәтта Маркс та русофобия тарафдары булган. Хәзер бу терминны бик кулланмыйлар. Хәзер бу күренешкә бәйле рәвештә – демократик кыйммәтләр, кеше хокуклары, «Путин режимы белән көрәш» дигән төшенчәләр алгы планга чыкты. 200 ел чамасы барган бу тартышның кайчан бетәсен берәү дә әйтеп бирә алмастыр.
Ә Россиянең үзендә хәл-әхвәлләр, эчке сәясәт ничегрәк соң?
Президент Путин өчен иксез-чиксез Россия территориясендә эчке проблемалар да – буа буарлык! Кәгазь әрәм итеп, аларны санап тормыйк, бөтенесе һәммәбезнең күз алдында. Әйтик, нигә соң без Кавказга, Урта Азия киңлекләренә һаман саен күз атабыз, аларның мәнфәгатьләрен кайгырткан рәвеш ясыйбыз? Монда җавап ике төрле генә булырга мөмкин: яки без аларның, тезләнеп, Россия составына яңадан керергә теләүләренә исәп тотабыз; яки американнар һәм НАТОның аларны үз кулларына ияләштерү максатына аяк чалырга тырышабыз. Бу инде глобаль мәсьәлә.
Россия тарихында, тормыш шартларын үзгәртү һәм ирек яулау өчен, ике зур революция булды; болар – 1917 һәм 1991 еллар. Берсендә самодержавие җимерелде, икенчесендә СССР бер тәүлек дигәндә авып, таркалып төште. Чөнки таяныч «балка»лары чери башлаган иде. Хәзер әнә АКШның да терәк булган баганалары авышырга мөмкин, дип сөрән сала сәяси күрәзәчеләр. Хикмәт шунда ки, ул багана яки балкалар кемнәр җилкәсенә һәм ничек итеп авып төшәчәк бит... Цивилизация сытылмасмы?
Җир шарында, илләр язмышында бер полярлы яшәеш барып чыкмады. Ике полярлы кризис исә АКШ җилкәсенә авып төшәргә дә мөмкин, моны вакыт күрсәтер. Кайбер штатларның мөстәкыйльлек соравы – буш сүз түгел, димәк, ниндидер көрәш, яңалык, әзерлек бара дип уйларга кирәк. Һәрхәлдә, держава никадәр зур, көчле булган саен, аның проблемалары арта гына бара.
Россияне һәм АКШны чит илләр яратсын өчен бу илләрдә ниләр эшләнә соң? Америкага кагылмый, әмма Мәскәү даирәсендәгеләр, фәкать көчле булсаң гына сине таныйлар, хөрмәт итәләр, дигән катгыян карашта тора. Шуңа күрә ашкынып коралланалар да...
Россиянең үзендә эчке сәясәт ничегрәк соң, дигән сорау куйган идек. Киләчәгебезне матурлау, зур илдә тату гаилә булып яшәү дигәндә, бездәге вәзгыять һәм алга карап яшәү бер дә мактанырлык түгел. Конституциядә беркетелгән маддәләрне санга сукмыйча, Дәүләт Думасы кече милләтләрнең, республикаларның законлы хокукларын таптап уза торган карарларын коеп кына тора. Болар – мәгариф системасыннан милли компонентларны сызып ташлау, БДИ имтиханнарын фәкать рус телендә тапшыру, дәүләт теле саналган туган телләрне факультатив рәвештә, атнасына 2 сәгатькә генә калдыру һ.б. Бу – патшалар заманыннан бирле илнең аягында өстерәлеп килгән көчләп руслаштыру сәясәте. Патшачылык заманында бу котсыз сәясәт барып чыкмады, чиркәүләрнең көчләп һәм камчылап чукындырулары да кирәкле нәтиҗәне бирмәде. Татар һәм аның мәгърифәте, милли рухы, тамыры исән калды. Мантыйк шуны күрсәтә: бүгенге ачыктан-ачык барган урыслаштыру сәясәте бу юлы да Мәскәү даирәсенә үзләре теләгән нәтиҗәне бирмәячәк. Җанисәп вакытындагы татар милләтен киметеп күрсәткән ясалма, ялган саннарга карап кына татар халкы бетмәячәк.
Сорау туа: бу карагруһлык сөременә баткан Россия үзендә яшәп яткан азчылык халыкларның нәфрәтен йотып яшәргә риза микәнни? Моның чиге барлыгын аңлый микән ул?
Көн кебек ачык бит: академигыбыз Индус Таһиров әйткәнчә, Татарстан Россиянең таркалуын теләми, киресенчә, Россияне чын мәгънәсендә демократик федерализм рельсларына басачагына ышанып яши. Гармонияле киләчәк өчен бүтән юл юк. Чөнки татар халкы шушы зур илнең төбәкләренә миллионлап сибелгән. Алар шунда хезмәт куя, гаилә кора, төпләнеп яши.
Тагын бик күп милләтләр язмышына кагылышлы бер сорауны аягүрә бастырасым килә: патшалардан колониаль хәлдә сакланып калган 193 милләтләрнең ничәсе туган телендә сөйләшә, аралаша икән? Бу хакта Россия статистикасы, гомумән, кызыксынмый, чөнки җавап алар файдасына түгел.
Бил өчен эшләгән, үзенең милли һәм икътисади байлыкларын Россия кулына тапшырган халыкларга рәхмәт әйтүче юк. Менә шунысы кызганыч. Кемнәрдер һаман да Николай II нең «Россия – для русских!» дигән шигарен иске-яңа байрак итеп күтәрмәкче була. Моның хата, яңа бәрелешләргә илтәчәген элита аңламый шикелле.
Яңадан глобаль сәясәткә кайтыйк. Россияне 2014 елда Врбетице авылы янындагы корал складын шартлатуда гаепләгән Чехиядән соң, 2000 еллар башында корал заводында дүрт шартлау оештыруда бүген Болгария дә гаепли. Дипломатия «сугышы» сәхнәгә күтәрелде, илчелек хезмәткәрләрен илдән үзара сөреп чыгару дәвам итә. Украинаны әйткән дә юк, Балтыйк буе илләре белән дә мөнәсәбәтләр киеренке хәлдә. АКШ департаменты, Россия белән хезмәттәшлек шарты итеп, аның агрессив тышкы сәясәттән баш тартуын таләп итә. Сәяси «градусник» һаман кайнарлана бара.
Гаеп кемдә? Кремль «Гаеп үзебездә дә бар түгел микән?» дигән сорауны куярга бер дә ашкынмый. Тигез дәрәҗәдә хезмәттәшлектән, өстәл артына утырып сөйләшүләрдән дә көчлерәк сәясәт барлыгын танырга теләмиләр булса кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев