Мәдәни җомга

Рашат НИЗАМИ: КИЛЕШЕП ЭШЛӘҮГӘ НИ ҖИТӘ

Мәгълүм булганча, 1979 елда Татарстан китап нәшрияте "Атаклы кешеләр тормышы" (ЖЗЛ) сериясеннән китаплар бастыруны җайга салып җибәргән иде. Озак та көтмәстән, татар халкының күренекле уллары турында саллы гына басмалар (хезмәтләр дип әйтсәк тә була) дөнья күрде. Болар - Габдулла Тукай, Һади Такташ, Фатих Әмирхан, Фәрит Яруллин хакында шушы сериядән чыккан...

Мәгълүм булганча, 1979 елда Татарстан китап нәшрияте "Атаклы кешеләр тормышы" (ЖЗЛ) сериясеннән китаплар бастыруны җайга салып җибәргән иде. Озак та көтмәстән, татар халкының күренекле уллары турында саллы гына басмалар (хезмәтләр дип әйтсәк тә була) дөнья күрде. Болар - Габдулла Тукай, Һади Такташ, Фатих Әмирхан, Фәрит Яруллин хакында шушы сериядән чыккан китаплар иде. Ул чактагы совет хакимиятенә ярарга тырышыптыр инде - хәтта Николай Бауман турындагы мәҗмуга да киштәләргә менде.

Хуш. Бик кирәкле, вакытлы һәм дөрес гамәл иде бу. Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, бу серияне дәвам итү кинәт туктатылды. Мәскәү сериясен кабатлыйсыз, дип шелтә белдерделәрме әллә?

"Мәдәни җомга" гәзитендә (21 февраль, 2014 ел) журналист Сөембикә Кашапованың "Тәмуглар кичкән шагыйрь" дигән мәкаләсен укыдым. Ул Татарстан Милли музеенда үткәрелгән бер чара уңаеннан язылган иде. Искә төшерү өчен әйтим, татарның зур шагыйре, фронтовик, Җиңүгә өч ай кала (!) һәлак булган каһарман ир заты Фатих Кәримгә багышланган бу әдәби-музыкаль кичә азагында шагыйрь Ренат Харис аның турында "Атаклы кешеләр тормышы" сериясеннән әсәр язылырга тиешлеген дә искәрткән. Бу сүзләр мине бик нык уйга салды һәм шушы мәкаләне язарга сәбәп булды.

ЖЗЛ сериясеннән Тукаебыз турында татарча китап язган галим Ибраһим Нуруллин - университеттагы укытучым, остазым иде. Иҗатымны күзәтә торгач, көннәрнең берендә ул: "Бер дә икеләнмичә тотын, әйдә, серияне дәвам ит", - дип миңа төпле киңәш биргән иде. Мин аның киңәшен тоттым һәм, ниһаять, беренче татар балеты "Шүрәле"не язган, Ватан сугышында хәбәрсез югалган композитор Фәрит Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты турында махсус язылган китапны (1990) укучылар хөкеменә җиткердем.

Әйтер сүзем менә нәрсә хакында. Композиторның тормыш юлын (1914 елдан алып 1943 елга кадәр) һәм иҗатын җентекләп өйрәнү минем дүрт-биш ел вакытымны алды. Үкенмим, аның каруы әйбәт "школа" уздым. Бервакытны, Фәрит Яруллинны якыннан белгән һәм иҗатына мөнәсәбәтле кешеләр белән аралаша торгач, Аида Алмазова белән очраштык. Ул - музыка белгече, үзенең кандидатлык диссертациясен язар өчен Фәрит Яруллинны өйрәнеп кенә калмыйча, урыс телендә "Фарит Яруллин и татарский балет" дигән китабын (1987) бастырып та өлгергән икән.

Китапны укып чыктым да шаклар каттым: мин, бернәрсә белмичә, нәкъ менә аның эзләреннән йөреп, Фәрит Яруллинның язмышын өйрәнеп, әгәр шулай әйтергә яраса, дүрт-биш ел вакытымның бер өлешен исраф иткәнмен икән ләбаса. Ул бит - музыка белгече, ә мин әдәби-документаль жанрны "йөгәнләүче" каләм иясе.

Очрашуларның берсендә, китабы белән котлаганнан соң, мин аңа болай дип әйттем:

- Их, Аида ханым, әгәр алданрак белгән булсам... Бер үк максат артыннан чабып, бер-беребезнең тырышлыгын белмичә, икебез дә байтак вакытны югалтканбыз! Сез үзегез белгән-өйрәнгән материалларны, сәгате сугып, миңа биргән булсагыз, икебезнең авторлык белән «Атаклы кешеләр тормышы» сериясе өчен әллә кайчан ук бергә китап язасы булганбыз икән...

Аида ханым әлеге фикер белән килеште. Бу хәл - безнең беребезне дә гаепләми торган бер югалту булгандыр, бәлки.

Җөмләдән, тагын бер мисал.

Шагыйрь Һади Такташның тормыш юлы һәм иҗатын өйрәнүче Лена Гайнанова үзенең бер хатирәсендә мондый үкенеч хакында искәртеп уза: "Атаклы кешеләр тормышы" сериясендә Һади Такташ турында китап язып чыгарган галим Хәсән Хәйри: "Сезнең белән алданрак хәбәрләшкән булсак, бу материаллар китапны бизәгән булыр иде", - диде миңа".

Өченче гыйбрәтле бер мисалны да әйтеп китик. Теге елларда бездә ЖЗЛ сериясе ачылгач, әйткәнемчә, махсус «социаль заказ» буенча язарга теләк белдерүчеләр байтак иде. Балалар өчен язылган китабымның редакторы Кыям Миңлебаев белән дуслашып киттек. Бервакыт мин аңа: "Бакый ага Урманче хакында роман язарга ният бар", - дип ычкындырган идем, ул миңа бик акыллы һәм дусларча киңәш бирде:

- Рашат энем, Бакый ага турында мин роман яза башладым инде. Син бу темага тотынмасаң иде. Безнең татарда тарихта эз калдырган күренекле шәхесләребез җитәрлек...

Мин килештем. "Юк, мин язам", - дип әтәчләнү бу очракта әдәпсезлек тә булыр иде. Ул мине кабатланудан коткарды. Рәхмәт төшкере, менә шуның нәтиҗәсендә композитор Салих Сәйдәшев турында роман-эссе язу теләге туды да инде.

Ниһаять, дүртенче мисал. Сүз Фатих Кәрим турында... Әйе, ул - бөтен яктан да данга, мактауга лаек шәхес. Төрмәгә илтеп япкач та каләмдәш дусларын сатмаган, бернинди ялган кәгазьләргә кул куймаган. Үз теләге белән сугышка киткән. Аның иҗади һәм хәрби батырлыгы өчен заманында, һичшиксез, Советлар Союзы Герое дигән исем бирелергә тиеш иде. Дөрес булса, мондый югары дәрәҗә Муса Җәлилгә бирелгәннән соң, кабатлауның хаҗәте юк, дип, әллә Мәскәү, әллә Казан даирәләребез эшне туктатып калган...

Мактану дип кабул итә күрмәгез, Фәрит Яруллин турындагы китабым басылып чыккач, (инде тәҗрибәм дә бар, янәсе) мин Фатих Кәрим турында ЖЗЛ сериясеннән күләмле әсәр язарга тотынмакчы булып, материаллар җыярга керештем. Кинәт кенә башка бер фикер сукты: тукта әле, мәйтәм, тормыш сиңа сабак бирде ич. Шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын ныклап өйрәнүче бар лабаса! "Келт" итеп искә төште, ул кеше - филология фәннәре кандидаты, университет укытучысы Зәет Мәҗитов. Миңа Аида Алмазова белән булган хәлләрне кабатламаска, вакыт ягыннан да отарга кирәк иде.

Тоттым да, алдан хәбәрләшеп, Зәет абый белән очрашу сәгатен билгеләдек. Бик сабыр һәм тыныч кеше буларак, ул мине игътибар белән тыңлады. Азактарак болай дидем: "Сездә - материал, миндә ЖЗЛ тәҗрибәсе җитәрлек. Әгәр үзегездә булган материалларны миңа ышанып тапшырсагыз, икебезнең исем-фамилия белән бер ел дигәндә китапны ерып чыгачакмын", - дидем.

Ул бик кызыксынып тыңлады. Аның күзләрендә дә иҗади-хыялый очкыннар кабынды, билгеле. Әмма, әллә уртак исем-фамилияләр белән килешәсе килмәдеме шунда, икеләнергә урын калдырмыйча: "Юк, Рашат, моны мин үзем язачакмын", - дип җавап кайтарды.

Шуның белән шул. Мин артыгын бәхәсләшеп тормадым. Чөнки язылачак яңа әсәрем өчен Салих Сәйдәшев турында материаллар туплый башлаган чагым иде. (Булачак әсәрнең исеме дә табылган иде - "Сәйдәшнең соңгы елы").

Һәрбер татар язучысы үз халкының күренекле бер улы турында әсәр язып калдырырга тиеш дип уйлыйм мин үзем. Санап тормыйм, шөкер, язылганнары да җитәрлек бездә. Халык яратып укый аларны. Әмма якындагы һәм ерактагы офыклардан безгә Шиһабетдин Мәрҗани, Мәхмүт Галәү, Дәрдемәнд, Нәҗип Җиһанов кебек олуг шәхесләребезнең образы карап тора, яшь каләм ияләренең сүзен көтә. Алар хакында язар һәм иҗат утларына керер өчен, йә, әйтегез, кемнәр әзер?..

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: