Рашат Низами: Хаксызлыктан бәгырь сызлана...
Соңгы ун елда ил җитәкчеләре даирәсендә бөекдержавачыл карагруһлык чире котырынуын сукыр гына күрмәс.
Егерме ел буена халыкның матди хәлен яхшырту өчен бармакка-бармак та сугып карамаган Кремль әһелләрендә бер генә уй: бу сарык бәрәнедәй күндәм халыкны янә нинди генә хәйлә белән агулап тотасы да, күпмилләтле Россияне Советлар иле үрнәгендә таралып китүдән ничек саклыйсы соң? Югары даирәдәгеләргә кара сарыклар көтүен таркатмыйча тоту, ә алардан елына икешәр-өчәр мәртәбә йон кыркый-кыркый, үз кесәләрен баету отышлырак. Түргә чекистлар мәктәбендә шомарган шәхес узганнан соң власть дилбегәсен үз кулларыннан ычкындырмау, аны һичнинди алыштыруларга юл куймыйча саклап, халык талауны дәвам итеп яшәү – аларның төп программасына әверелде.
Үз хакимиятләренең “законлыгын” нигезләп, күзгә төтен җибәрү максатыннан, нинди генә гипотезалар уйлап тапмыйлар бит. Әнә, Илбаш, Россиянең артта калганлыгына “ревизия” ясап, шаккатыргыч фикер ярып салды: Ленин, империяне милли-территориаль берәмлекләргә бүлеп, илнең тимер дивары астына акрынлап шартлый торган бомба салып калдырган икән, каһәр! Әлеге сүзләр – милли-территориаль бүленешләрне юкка чыгарып, губерналар системасына кайтуга, “инородец”ларның туган теленә һөҗүм башлау һәм барча халыклардан россияннар ясау өчен старт бирде сыман. Элек әле “Россия – для русских!” дип югары мөнбәрләрдән Жириновский гына бугаз яра иде. Хәзер Дәүләт Думасында әлеге шамакай сүзләрен шигарь итеп кычкырмаган депутатлар калмады да бугай.
Хәзер вәзгыять, сандалларда чүкеп ясалган тырма тешләре шикелле, гел бертөрле: федераль хакимият шушы ук ил һәм шушы ук җирлектә мең еллар буена гомер иткән азчылык халыкларның хокуклары белән гомумән исәпләшми, туган телләрнең тамырына кансыз балта чаба. Моны, күн итекләр белән икешәр мәртәбә милли мәктәпләр аша үтеп, прокуратура хезмәткәрләре дә раслады. Үзәк хакимият тә безнең галимнәр дистә еллар буена әзерләгән дәреслекләрне расламыйча, алар урынына Мәскәү карагруһчылары әвәләгән ялган тарих китаплары сузып, “вак” милләтләр битенә төкерүен һаман дәвам итә. Хәтта патшачылык белән җәллад Сталин заманнарында да туган телебезне болай мыскыл итмәгәннәр. Хәзер без хокуксыз.
Авылларыбыз элек туган тел сагында торган төп таяныч, форпост иде. Аның бу роле югалып бара, чөнки Татарстанның барлык район үзәкләрендә диярлек предметлар уку фәкать рус телендә алып барыла. Димәк, район хакимиятләре дә карагруһчылар тегермәненә су коярга мәҗбүр ителгән, алар да үз кәнәфиләрен саклап калу бәрабәренә милли хис, милли аң, милли денне җуйган...
Ахыр чиктә, һичьюгы үзебезнең татар язучылары туган телне яклау-кадерләү юнәлешендә тырышлык вә фидакярлек күрсәтәме соң, дигән юнәлештә таяныч эзлисең дә, әмма ошбу тарафта да җансыз диварга барып бәрелгән шикелле буласың. Саный башласак, милләт өчен җанын фида кылырга әзер әдипләребез бер дистәдән артмас. Үпкәләүчеләр булмасын, мин хәзергә бик аз каләмдәшебезнең исемнәрен генә атап китә алам: Вахит Имамов, Нәҗибә Сафина, Фәүзия Бәйрәмова, Ркаил Зәйдулла, Нурулла Гариф, Рәниф Шәрипов, Айдар Хәлим, Батулла... Алар – көрәшче дә, җәмәгатьчелеккә сүзләрен курыкмыйча әйтә алырдай кыю шәхесләр дә. В.Имамовның Мәскәү карагруһчыларына каршы газета битләрендә: “Без россиян түгел, без – татар!” – дип ярып салуы гына да ни тора. Яисә Нәҗибә Сафина. “Кемгә-кемгә дигәндә, туган тел барыннан да элек татар язучыларының үзенә кирәк”, - дип яза ул “Звезда Поволжья” газетасында.
Ә чынбарлыкта язучыларның күпчелек өлеше авызларына су капкандай яши. Алары – “тыныч тамагым, тыныч колагым” дип үз кабыгына бикләнеп гомер сөрүчеләр. Тел бетсә, милләт тә, әдәбият та юкка чыгачагын аңларга теләмәүчеләр. Дүрт стена эченә бикләнеп, бер көн белән яшәүчеләр. Әгъза булучылар саны 350 гә җитсә дә, урта кул язучылардан батырлык көтәсе юк. Һичьюгы остаз каләмдәшләре, милли байрагыбыз булган бөек Гаяз Исхакый кисәткән инкыйраз якынаю турында да аваз салмыйлар бит! Бөтен Язучылар берлеге исеменнән алдагы 2021 һәм тагын әллә ничә елны үз Татарстаныбызда “Туган тел елы” дип игълан итүләрен таләп итәргә вакыт лабаса!
Халкыбыз биш йөз елдан артык гомер буе колониаль коллык хәлендә, империя табаны астында газап чигә бит. Икенче бөегебез Шәехзадә Бабич әйтмешли, милләтемнең изелгән җаны терелсен, терелсен иде тизрәк!..
Карагруһчылар вөҗдан, намус, гаделлек сыйфатларын, Конституция кануннарын бар дип тә белми! Алар мәсләге – яулап алынган милләтләрне коллыкта тоту, байлыкларын талау. Патшалар заманында парклар капкасына: “Татарлар һәм этләр кертелми” дип язылган була. Күзе тонган бүгенге “великодержавие” әһелләре инде мәктәпләр капкасына: “Татар теле кертелми” дигән язу тактасы элеп куярга да күп сорамас... Никадәр мәсхәрә!
Безнең Татарстанны аеруча яратмыйлар. Чөнки Россия империясе буйсындырган биләмәләрдән бер татар халкының гына элек дәүләтчелеге булган. Безнең бабайлар чукындырудан качкан, илбасарларга каршы бертуктаусыз яуга күтәрелгән. 1920 елда да Мәскәү бирмәгән безгә дәүләтчелекне, ә аны 1917 елның 29 ноябрендә үк безнең Садри Максуди, Гаяз Исхакый, Ильяс Алкин кебек асыл халык депутатлары игълан иткән булган! “Өлкән агай” менә шушыларны һаман кичерә алмый, шуңа бүгенгәчә эчендә каны кайный. Безнең Ходай бүләк иткән яшәүчәнлектән, мәгърифәтле булуыбыздан, эшчәнлек сыйфатларыбыздан көнләшә алар, дәүләтчелегебезне янә кайтарып алу ихтималыннан куркалар. Шуңа күрә безнең Татарстаныбызның бүген вәкаләтләре дә юк. Бу җәһәттән ил агасы, академик Индус Таһиров инде әллә кайчан: “Сталинның кулында хакимият иксез-чиксез, ә Солтангалиев кулында вәкаләт булмаган шул”, – дип җавап биргән иде. Туфан Миңнуллин да дөрес әйтте: “Урыслаштыру сәясәте үткәргәндә татар үзенең күплеге һәм үҗәтлеге белән Мәскәү хакимияте сәясәтенә каршы тора алырлык бердәнбер милләт ул”. Бик тә хаклы сүзләр!
Московия кенәзлегенә, варяглар оештырган Новгород биләмәләренә Алтын Урданың дәүләти өлгесен (төзелешен) бүләк иткәне өчен дә рәхмәт әйтүче юк бу тарихта. Рәхмәт урынына – республика табышының 75% ын империя казнасына “каерып” алалар. Шулар да 10 процент ясак таләп иткән Урда ханнарын гаделсезлектә гаепли бит әле!..
Һавада һаман карагруһчылык – башка милләтләрне кысрыклап тоту сөреме. Федерализм дигән затлы, демократик сүз – тик кәгазьдә генә, тормышта юк. Империя табаны астында яшәп яткан азчылык милләтләрне халыкара Берләшкән Милләтләр Оешмасы да яклый алмый. Мәскәү хакимияте, әнә, Конституциягә үзгәрешләр кертү хәйләсен әзерләде. Аның буенча, Россия кануннары халыкара кануннардан өстен куелачак, димәк, Мәскәү түрәләренә алга таба ничек кыланса да була. Әмма кешелек мондый башбаштаклыкка озак түзә алмас. Нинди кара таңнарның да таңы була бит ул. Татар милләте өчен алсу таңнар, иншалла, атмый калмас.
Апрель, 2020.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев