Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рашат Низами: Картаймас әдәбият

ХХ гасыр азаклары хәтердә әле... Көнбатышта һәм Россия­дә скептиклар  “фәнни-техник революция һәм мәгълүмат ташкыны заманында әдәбиятның кояшы баеп бара” дигәнрәк фаразны казып чыгарды. Янәсе, яңа XXI гасырда китапка ихтыяҗ бетәчәк, ул анахронизмга әверелеп бара.

Бик бәхәсле тема. Бу фикердә азмы-күпме дөреслек орлыгы да бар иде. Чөнки безнең заман кешеләре компьютер, интернет, сайт, планшет, смартфон ише яңа казанышлар чолганышында калды. Вакыты юк аның, өстәвенә, замана тизлеге дә һәрдаим чыбыркылап тора аны. (Мәктәп баласына хәтле кәрәзле телефонга, тагын башка төрле “уенчыклар”га ия. Аңа урамда уйнау да, китаплар да кирәкми).

Бер караганда, соңгы дистә елларда җитди әдәбиятны укучылар катламы юкарды, сирәгәйде. Җитмәсә, үзешчән каләм ияләре, беркем белмәгән графоманнар пәйда булды. Классикага баш ию, аңа тартылу шаукымы артта калды кебек, чөнки андагы югары фикерләр, фәлсәфә һәм хисләр дөньясына үтеп керү, үзеңә психологик яра алу нигә кирәк? “Телеграф” стиле, планшетка эленгән язмалар – укырга ансатрак, күңелгә якынрак, янәсе... Хәлбуки, әлеге ташкынның бик күбесендә макулатура юшкыны, ә инде хакыйкать, намус һәм гуманизм сай яки юк дәрәҗәсендә.

Әйтик, Пушкин һәм Тукайга, Чехов һәм Әмирхан Еникигә килгән кеше, һичшиксез, үзендәге тирәнтен фикерләү сәләтен үстерә, әдәби геройларның хис-кичерешләрен йөрәге аша үткәрә, гыйбрәт яисә үрнәк ала. Ә инде детектив яисә “кот очарлык” роман укырга яратучылар рухи-эстетик яктан баерга исәп тота алмый. Киресенчә, мондый басмалар интриган корты, тар карашлы, салкын канлы гамьсез укучылар әзерли. Мондыйлар – икенче сортлы әдәбият.

Олы әдәбиятның төп максаты, юнәлеше – эстетик ләззәт бирү генә түгел, кешелекне рухи берләштерү, гаделлек, дуслык һәм тынычлык атмосферасын тирәнәйтү, киләчәккә ышаныч белән яшәүне зурлау. Толстой, Достоевский, Тукай кебек гигантлар шушы хакта борчылып яшәгән, шушы гуманистик идея­ләрне алга сөргән. 

Әдәбиятка һәм китапка “җеназа” укырга ерак әле. Кешелек уйлап тапкан бу могҗиза яши, яшәгән, алга таба да яшәячәк  – моңа шикләнмәскә мөмкин. Александр Блок бер дә икеләнмичә һәм горурлык белән: “Мин әдәбиятка хезмәт итәм”, – дигән. Һәр әдип, әһле каләм иясе әнә шундый югары хисләр белән яшәргә һәм иҗат итәргә тиешле. Асылда ул күкләр тарафыннан әнә шушы илаһи миссиягә, иҗтиһатка дучар ителгән. Язу­чы, аның яшәү рәвеше олы бер диңгезгә тиң. Тукайның милли моңнары, тетрәнү һәм әрнүләре биш томлык китапларына сыйган! Нибары 27 ел яшәп калган шагыйрь шул тиклем титаник хезмәтне башкарып чыгарлык көчне каян алды икән? Гаҗәп хәл, чандыр һәм ябык кына Тукай милләт йөген күпме күтәргән!

Күренекле шагыйрь Наҗар Нәҗми (Уфа) бер фикере белән шаккатыр­ган иде. “Менә Айның җиргә күренгән ягы һәм безгә күренмәгән аргы ягы да бар. Айның күренгән ягы шикелле, китаплары аша язучының иҗаты, аның әсәрләре безгә билгеле. Ә инде аның шәхси тормышын, әсәрләренең язылу тарихын Айның күренмәгән ягына охшатырга мөмкин...” – диде ул. Әлеге фикер, көтелмәгән чагыштыру бик нык истә калды.

Тукай да бит, әнә: “Килер вакыт, һәр әдипнең тәрҗемәи хәлен җентекләп өйрәнерләр әле”, – дип язып калдырган. Бу җәһәттән аның “Исемдә калганнар” дигән кыскача язмасы әле дә булса зур кызыксыну белән укыла, шагыйрьнең тормыш юлын һәм иҗатын ныграк аңларга ярдәм итә.

Максим Горький “Һәр кеше үз гомерендә бер китап яза ала” дигән. Шулай, әгәр диңгезчелеккә гади бер матрос булып ялланмаса,   язмыш чыбыркысын үз җилкәсендә татымаса, Джек Лондон “Мартин Иден” дигән атаклы романын, ай-һай, яза алган булыр иде микән? Шушы ук сүзләрне диңгезче, татар әдибе Миргазиян Юныска карата да авыз тутырып әйтә алабыз.

Инде килеп, Сибгат ага Хәкимнең балачак һәм мәктәп еллары турында әйткән сүзләренә тукталасы килә. Ул болай ди: “Татар язучыларының кайсын гына алма, аларның зур әдәбиятка юллары мәктәп бусагасыннан башланып киткән. Нәкый Исәнбәт, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзиләрнең архивында үз куллары белән чыгарган журналлар хәзер дә саклана. Журналны үзләре бизәгән, исемне үзләре кушкан...”

Балачакта ниләрдер язып караган кешенең һәммәсе дә язучы булып китмәс-китүен. Әмма, киләчәктә нинди генә һөнәр иясе булса да, аның башкарган эше, кылган гамәлләре тирә-юньдәгеләрне үзенең матурлыгы һәм камиллеге белән, һичшиксез, сокландырып торачак. 

* * *
Без гамь, борчылу, намус, соклану вә гаҗәпләнү кебек күркәм сыйфатларны беркайчан да югалтмаска тиеш. Цивилизацияне икътисад кына түгел, әдәбият та тудыра. Сүзгә – хәерле юл, дип өлкәннәр бик тә белеп әйткән.  Әдәбият – ул әдәп, әхлак һәм югары омтылышлар сакчысы. Әдәбият һәм шигърият теле көндәлек аралашу теленнән һәрвакыт берничә башка югары булган – моны исбатлап торасы юк. 

Дөньяда кеше рухын яулау, хәтта начар якка таба аудару өчен каты көрәш, шәхескә карата ау бара. Бу юнәлештә порнография, үтереш-атышлар сюжетына корылган шәфкатьсез һәм суррогат киноларга хәтле эшкә җигелде.  Болай эшләсәң дә ярый икән, дигәнне аңга сеңдерергә тырышалар. 

Бернәрсә бәхәссез: без олуг әдәбияттан читләшеп, китап­лар укудан бизеп, телевизор, компьютерга мөкиббән китеп яшәсәк, рухи яктан бик нык ярлыланабыз, күңелләргә кереп урнашасы матурлыкны җимерәбез. Һәрнәрсәнең, бигрәк тә мондый комарлыкларның чиге бар. Әдәбият кем җилкәсендә? – дигән сорауны куйсак та бик урынлы булыр. Ул – язучылар, хөкүмәт һәм әдәбият сөючеләр җилкәсендә, әлбәттә. Язучылар җәмгыять катламы өчен сәнгатьле, заманча әсәр язу өчен көчләрен дә, вакытларын да, гомерләрен дә кызганмый. Әдәби казанышларны саклап калу һәм үстерү өчен хөкүмәт тә ярдәм күрсәтә, әмма спортка бирелгән кебек игътибар җитенкерәми.

Китапның асыл бәясе,  фәлсәфи мәгънәсе, тәэсир көче фәкать укыганда гына ачыла һәм файдалы эш башкара ала. Чөнки һәрбер әсәр җирлегенә, эчтәлегенә таянып, ике арада элемтә вә күпер салына – авторның да, укучының да гамьле уйлары бер яссылыкта яши башлый. Күңелләр күңелгә тоташып, тормыш киңлегендә өр-яңа дөнья ачыла! 

Фәлсәфә фәнендә “югары материя” дигән төшенчә бар. Әдәбият – әнә шул югары материяләрнең берсе була инде. Мәңге искерми, картаймый, файдага эшли торган капитал.  Китап белән дуслыгыбызны беркайчан югалтмасак иде, замандашлар!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев