Мәдәни җомга

Рашат НИЗАМИ: ЧАҢ ТЕЛЕДӘЙ СӘЯСӘТ

Күп гасырлар кичтек, мең изүләр күрдек, исән калдык. Ә Россия дигән илнең яшәү кардиограммасы һаман бик четерекле. Милләтебез хәтта бүген дә кабаттан кыздыру башланган карагруһчылык шаукымыннан афәт чигеп яши. Мисаллар күп. Россиянең үз Конституциясендә үк, 68 маддәдә "һәр милләт үз телендә белем алырга хокуклы" дигән юллар бар. Аларны бер генә...

Күп гасырлар кичтек, мең изүләр күрдек, исән калдык. Ә Россия дигән илнең яшәү кардиограммасы һаман бик четерекле. Милләтебез хәтта бүген дә кабаттан кыздыру башланган карагруһчылык шаукымыннан афәт чигеп яши. Мисаллар күп. Россиянең үз Конституциясендә үк, 68 маддәдә "һәр милләт үз телендә белем алырга хокуклы" дигән юллар бар. Аларны бер генә суд-мәхкәмә яисә Парламент та юкка чыгармаган. Әмма Илбашлары үзбелдеге белән, Төп Законны бозып, 2007 елның азагында 309 номерлы фәрманга кул куйды һәм "вак телләр"нең киләчәктәге кулланышына тоташ йозак салды. Мондый кансыз адымны безгә каршы "Кансыз Николай" яисә "Җәллад Сталин" ләкабе алган падишаһлар да кылалмаган иде. Хәтта шундый явызлар да милли мәктәпләргә кагылмады. Бүген исә татарның җан-бәгыре саналган Татарстан җирендә дә татар мәктәпләренең гомумсаны - 827, ә урта мәктәпләр саны 294 кенә булып калды. Һәрбер мәктәпкә 150-160 бала йөри дип ташлама ясасаң да, ана телендә белем алучы татар укучыларының саны 15 меңнән дә артмый. Димәк, гыйфрит көче нәтиҗәсендә, ана телебез юкка чыгып бара. Безнең телебез күптән шундый өметсез телләр рәтендә исәпләнә инде...

Бөтен Җир шарындагы бар милләтләр гомумлатинлашып барган чакта, өлкән агай безнең латин әлифбасына күчү теләгенә дә усал балта чапты. Югыйсә, элеккеге Советлар Союзы дигән империянең генә түгел, Европада шул ук империя басымы астында социалистик саналган, асылда исә Россиягә бәйле һәм Россия туендырып торган дәүләтләрнең яртысы кирилл имлясыннан баш тартты. Россиядәге оешмаларның да яртысында, бигрәк тә банкларда казна документлары латин хәрефендә һәм латин теле белән тутырыла. Мәскәүдәге барча урамнарның исемнәре латин хәрефләре белән күрсәтелгән. Ә безнең халкыбызга үзенең калебенә газиз-якын булган латин имлясына күчәргә, шуның ярдәмендә халыкара мәйданга чыгарга юллар бикле.

2012 елның декабрендә Дәүләт Думасы инде "Россиядә мәгариф турында" канун кабул итте. Аның нигезендә фәкать рус теле генә дәүләт теле һәм мәгариф теле булып законлашты. Россия казнасына өлкән агай шикелле үк ясак түләсәк тә, безнең татар телен күршедәге Башкортостан, Бурятия, Мари-Комиларда укытырга һичнинди хакыбыз юк. Әнә шул, Путин имза салган 309 нчы законны нигез итеп, Төмән өлкәсендәге - 91, Башкортостандагы - 51, күрше өлкәләрдә янә 20-30 ар татар мәктәбен ябып бетерделәр. Безнең ана телебезне үлемгә хөкем иттеләр, читтәге милләттәшләребез Тукайның "Туган тел" шигырен укый һәм җырлый да алмыйча газап чигә...

Россия территориясендә фәкать безнең милләт - бөек татар гына заманында дәүләт артыннан дәүләт, хәтта Алтын Урда атлы галиҗәнап каһанлык та тоткан халык иде. Тәүге, үзәкләштерелгән урыс дәүләтен дә өлкән агайларга безнең ерак бабаларыбыз төзеп бирде. Олуг агай безнең кебек 400-500 нче елларда ук түгел, ә фәкать 1546 елда гына олуг кенәзле вә патшалы булды. Аннары инде, Мәскәү бер-бер артлы кабып йотарга әзерләнгәч, ил буенча "үз теләге белән кушылган" "башкорт, удмурт, мари, чичән дәүләтләре" пәйда булды. Шул рәвешчә, алар Мәскәү тарафыннан үзләре өчен ташлама вә өстенлек дәгъва итәргә өмет тотты. Әмма аларның хыяллары да ком сарае яки сабын күбеге кебек капылт юкка чыкты. Өлкән агайдан башка барча милләт хәзер - яу кузгала башласа - туплар ите, тыныч чакта - ат урынына арба сөйрәүчеләр. Гәрчә, мондый сәясәтне һәм барча Россияне иске рәвешендә, чәнечкеле тимерчыбыкларга уралган хәлендә саклап калу һәмишә өлкән агайга түгел, бар байлыкка хуҗа булып утырган тар кавемгә кирәк. Телевидение экраныннан "Газпром - халыкныкы" дип кычкырулар, ялган тәкбир - Россиядәге һәрбер изелүченең, шул исәптән өлкән агайның да битенә төкерү ул. Ә синнән, миннән һәм Мөхәммәтәминнән талап җыелган салымны түгү өчен яңа түтәлләр чиксез - кичә башканыкы булып яшәгән һәм бүген кабаттан кушып куелган Абхаз, Осетин һәм Кырым дәүләтләрендәге халык калебен өр-яңадан тылсымларга, өшкерергә, калыпларга кирәк. Мондый эшләр казнабызга соңгы айларда гына да өч йөз миллиард долларга төште диләр, алай икән, без ул территорияләрне бернинди чыгымнар тотмыйча һәм кан түкмичә генә кире кайтардык, дип сөйләүләр дә нигезсез.

Кырымда яшәүче туганнарыбызны кычкыртып алдаулары бәгырьләрне телә. Референдум атлы уен башлаганчы "югары мәҗлестә биш урынның берсен татарга бирәбез, һәр министрның бер урынбасары шулардан булачак, татарларның милли мәктәпләрен сакларга ярдәм итәчәкбез, алай гына түгел, милли телдәге югары уку йортлары да ачачакбыз әле", дип тезә-тезә күпме алдадылар! Гыйфриттән күңеле кайткан ничәмә-ничә мең татар читкә чыгып качты, андагы милләттәшләребезнең ниндидер өстенлек йә статус алачагына һичбер өметләр юк.

Россия хөкүмәте егерме-утызлап телевидение каналлары аша, миллионлаган тәңкә акча коя-коя, "Украина территориясендә унитар дәүләт, держимордачылык ысуллары юкка чыгарга тиеш; анда һәр өлкәгә үзбилгеләнү хокуклары бирергә, демократик, ягъни ирекле яшәү, башкалага төпсез елгадай салым яудырмау, үз ихтыяҗларын да канәгатьләндерү рәвешен кертергә кирәк", дип акыл сата. "Чит кеше ихатасыннан шырпы эзләгәнче үз утарыңда череп яткан бүрәнәләрне күрә белү лазем", - ди бер әйтем. Чит дәүләткә акыл өйрәткәнче, үз илеңдә тәртип урнаштырасы, тоташ талауларны туктатасы, бөлгенлеккә төшкән кара гавамны ачлыктан коткарасы, үзеңнән дә зыялырак милләтләргә мөстәкыйльлек, үзе эшләп тапкан акчаны үзенә сарыф итү, мәгариф һәм мәдәниятен үстерү өчен юл ачасы иде.

Хәзер Россия эчендә "ул губерналардан гына хасил булырга тиеш" дигән сүз куера. Димәк, якын арада "милли республика" дигән статусларга да ясин укырга җыеналар сыман. "Татарстан Президенты" дигән атама тирәсендә дә шул ук хәл. Хәзер безгә яшәү рәвешен дә, мәгариф һәм хәтта дәүләт системасын да фәкать Мәскәү тага. Татарстан нефтен "Дуслык" үткәргечләре аша Европадагы байлар табынына туктаусыз агызалар. Ә асыл дуслык һәм татар-башкорт-мариларны санга сугу, хөрмәт күрсәтүләр - тик кәгазьдә генә.

"Россия халыкларының бердәмлек көне" дигән дата якыная. Быел да, нәкъ былтырдагыча, пайтәхет үзәгендә, бөтен илнең бәгыренә басып, "Урыс маршы" атлы акцияләр уздырырлар инде. Анда "мари маршы, татар маршы" атлы кеп-кечкенә колонналар ясарга да мөмкинлек юк. Дәүләт вертикаль буенча идарә ителә бит. Син - вак милләт, тын чыгара күрмә. Әмма шунысы хак: безнең илдә татар яки бурят телләренең җинаятьләр теленә әверелгәне, анда бандит жаргоннарына урын булганы юк.

Россия хакимнәре - тәхет кенә түгел, дары мичкәсе өстенә утырган көе дә идарә итә. Сәяси маятник чиркәүдәге чаң теле шикелле болганып торган илдә моны гына төшенергә, ахыр чиктә, хак яшәргә омтылу рәвешен Татарстанга килеп тә өйрәнергә кирәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: