Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Рамазан Кәбиров: Мәгарифкә “мә” дип торалармы?

Сүзебез эштән аерыла икән, ялгышларыбызны әле танымыйбыз, төзәтергә дә ашкынып тормыйбыз, дип санарга мең мәртәбә хакыбыз бар.

Укытучыларның август конференцияләре мөнбәренә


Тормыш - педагогика фәне казанышларын, укытуның яңа методларын, яңа дидактик идея­ләрне практикага акрын кертү, дәресләрне оештыра һәм аларны үткәрү методикасының эшләнеп җитмәгән булуын раслады. Бу милләтебезне нык борчуга сала. Кайбер сәбәпләрен ачыклап, һичшиксез хәл ителергә тиешле нигезләрне саныйк:

1. Мәгариф һәм фән министрлыкларының берләштерелүе – тик зыянга гына.

2. Аларның җитәкчеләрен бертуктаусыз алмаштырып тору борчуга сала.

3. Традицион укыту алымнарына кул селтәп, IT технологияләрне, бүген инде цифрлаштыруны беренчел итеп карауны шиксез максат итеп кую һәм алга-артка карамыйча, абына-сөртенә «цифр­лы технологиядән башка укыту юк» принцибын гамәлгә ашыру акылга сыймаслык. «Адымнар» мәктәпләрен ачуны киметә төшеп, милли телдә белем-тәрбия бирүче, гореф-гадәтләргә өйрәтүче, илебезгә, телебезгә, ата-бабаларыбызга, әти-­әниләргә тугрылыклы, ярдәмчел, эшлекле яшь буын тәрбияләүче мәктәпләр беренчел булырга тиеш­леген һәммәбез аңлый. Мәктәп китапханәләрендә «Татмедиа» канаты астында чыгучы барлык газета-журналларының булуы кире какмаслык дәлил. Бөтен­дөнья татар конгрессының милли мәгариф – татар мәгарифе белән бөтенләй диярлек шөгыльләнмәве күңелдә әрнү уята.

4. Педагогик кадрлар булдыру, аларның белемнәрен камилләштерү буенча гасырлык тәҗрибәсе булган педагогика университеты, гуманитар институт мәгариф юлыннан бөтенләй читләштерелде. Алай гына да түгел – ишекләренә йозаклар салынды.

5. Ата-аналарның мәктәп, укытучы эшчәнлегенә, укыту-тәрбия өлкәсенә урынсыз тыкшынуы мәгарифне тик аксата гына.

6. «Уен» методикасы белән заманга яраклы яшь буын тәрбиялибез дигән һәлакәткә илтүче юлны юлдаш итеп алу да файдага булмады.

7. Дәреслек һәм программаларның билгеле бер калыпта, мәгънәви, тәрбияви кысалардан чыгып, «каләм тота беләм» дип санаучыларның дәреслек-хрис­томатияләр язуга алынулары шик уята. Төпләп уйласаң, туган тел һәм әдәбият дәреслекләрен язу өчен, ким дигәндә меңьеллык татар әдәбияты тарихын җентекләп белү таләп ителә.

8. Хәзерге заман укытучысының компетентлыгы, дәрәҗәсе, тормыш шартлары түбәнәя баруы, хезмәт хакының көлке дәрәҗәдә булуы турында дистә еллар сүз алып барылса да, нәтиҗәсе күренми.

9. Авыл мәктәпләренең ябылу процессын читтән генә битараф күзәтеп тору җитәкчеләр өчен гадәти бер хәлгә әйләнде.

10. Муниципаль районнарда эшләгән атлы булып саналган мәгариф бүлекләре штатларын дүрт-биш тапкыр кыскартып, аларда штатта торучыларның ун кешедән дә артмаска тиешлегенә басым ясау урынлы. Чөнки мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан көндәлек мәгълүмат – фотолар җыю һәм аны министрлыкка җибәрү, белгечләр булган очракта, методик эшне җанландыру өчен җитәрлек сан бу. Укучылар, укытучылар кимегән, мәктәпләр ябылган вакытта, нәкъ шулай эшләү урынлы булачак.

11. Авыллардагы мәктәпләрдә озынайтылган көн төркемнәрен яңадан эшләтеп җибәрү бүген иң кирәкле укыту-тәрбия адымы булачак.

12. «Туган телне гаиләдә өйрәнү зарур», – дигән милләтләргә каршы юнәлтелгән ялгыш караштан арыну, тәүбәгә килү кирәк. Башка фәннәрнең өйдә, әти-әни, әби-бабайлар белән өйрәнергә кирәклегенә басым ясамыйбыз бит.

13. «Балаларга Болгар дәүләте тарихын өйрәтү беренчел булыр­га тиеш», – дигән фикер дә ялгыш, аннан арыну – файда. Татар тарихы Алтын Урдадан башлана, моны кемнең исенә төшерәсе? Гомумән, мәктәпләрдә Татарстан тарихы дәресләрен туксанынчы еллардагыча рәсми рәвештә укытуны бу елның беренче сентябреннән гамәлгә кертү дөрес булачак.

14. Әдәбият фәнен укытуга килсәк, кемсә наданнарыбызның (бигрәк тә журналистларның, социаль челтәрләрнең) «Шигъ­рият – татар әдәбиятының йөзек кашы» дигән уйдырмалы караштан кичекмәстән баш тарту. Әдәбиятның йөзек кашы – әдип­ләр була бит ул.

15. Туган җирләрендә яшәп тә, төрле сәбәпләр белән туган тел мохитеннән мәхрүм ителгән милләттәшләребезнең үз телләрендә белем алуга хокуклары чикләнмәс бер бурыч булу зарурлыгына җитәкчеләребезне инандыру. Сабантуй бәйрәмнәрен чит төбәк-җөмһүриятләрдә үткәрүнең мәҗбүрилегенә ышандылар бит. Сабантуйларны үткәрүне берәү дә икърар итми. Тик аларның татар милләте геннарына нигезләнгән, татар телле, исеме җисеменә туры килердәй булуы хуплана лабаса! Иң әүвәл, борын астыңны сөрт дигәндәй (гафу үтенәм), бәлки, Татарстанда Сабантуй бәйрәмнәрен җиренә җиткереп, читтә яшәүчеләргә үрнәк булырдай итеп оештырып үткәрәседер?

16. Мәктәп директорлары корпусы мәсьәләсендә дә борчылырлык урыннар күп. Тиешле белеме, тәҗрибәсе, мөгаллимлек эшенә маһирлеге җитеп бетмәгән, әмма яшь (имеш!), «цифрлы» җитәкчеләр өстенлек итә башлады. Бу эшне башкару психологик, методик яктан тулы әзерлекле, укытучылар һәм укучылар кадерен белүче ЗЫЯ­ЛЫЛАРГА тапшыру элек-электән гадәткә кергән. Ак күлмәк, галстук, кәнәфи, мин-минлек белән генә, яшь булсаң да, ерак китеп булмас...

Ачыкланып бетмәгән кайбер фикерләрне кыскача шәрехләп китү дә зыян итмәс. «Әти-­әниләре укытучы булган», – дигән теорияне читкәрәк этәреп, укытучы һөнәренең ачысын-төчесен үзе «татыган», белемле, тәҗрибәле, үзфикерле, әмма башкалар фикерен дә читкә куймаучы ПЕДАГОГ кына мәгариф министры вазифаларын җиренә җиткереп башкара ала. Шуның өстенә: «Туган тел гаиләдә өйрәнелергә тиеш», – дигән ялгыш вә демагогик фикердән азат булуы да беренчел булырга хаклы. Туган телләр мәктәптә төпләп өйрәнелергә тиешлеге һәркемгә мәгълүм ки. Элеккеге каһарман мәгариф министрыбыз Мирза Мәхмүтовның проблемалы укыту методикасын оныткан яки барлыгын да белмәгән җитәкчеләребез, Совет хакимияте чорында рус һәм татар телләре янәшә торып, икесе дә тигез рәвештә укытылуын искә алсын, бер дә булмаса, башкалардан сораштырсын иде. Данлыклы милли мәктәпләр институты булганлыгын, анда эшләүче галимнәрнең татар һәм башка милләт балаларына рус теле һәм әдәбиятын укыту буенча эшчәнлеген сызып ташлау, йомшак кына әйткәндә, үтә наданлык һәм җавапсызлык билгесе ул.

Бүгенгедәй хәтеремдә, ун ел элек Татарстан Дәүләт Советында татар телле мәктәпләрнең директорлар киңәшмәсе булды. Сүз яңа кабул ителәчәк Мәгариф турындагы закон турында барды. Фикер алышуларда катнашып, әлеге Законның тиешенчә эшләнеп бетмәгәнлеге хакындагы фикеремне катгый рәвештә әйттем. Башкалар да хуплады. «Файдасы» булды – Закон атна эчендә кабул ителде.

Сүз иярә сүз чыгып, Татарстан Республикасы Мәгариф ми­нистрлыгы хезмәткәрләре (алар да катнашкан иде) директорларны рәхәтләнеп сүкте. Чөнки ул елны республика буенча бер укучы гына әдәбияттан БДИ биргән иде. Гаеплеләрне тиз таптылар, баксаң, мәктәп директорлары һәм татар теле, әдәбияты укытучылары икән! Ниһаять, ун ел узгач, «нәтиҗә янә күренде». Быел инде бер укучы гына татар теленнән БДИ биргән. Чамалыйсыздыр, үзгәрешләр ифрат «куанычлы»... Сәбәпләре мең тапкыр язылган, сөйләнгән, янәдән тукталу урынсыз.

Утырышлар залыннан чыгуга, үземне ТНВ журналисты «эләктереп» алды. Беренче сүзе укытучыларның бу елдан хезмәт хаклары артуы хакында булды. Мин болай җавапладым: «Сез хаклы түгел, бу әле укытучыларның хезмәт хакы артуын расламый, ә бәлки элеккеге еллардагы түләнмәгән әҗәтләрне кайтаруның беренче адымнары гына»... Дөресен әйтергә кирәк, җавап эфирда да яңгырады. Шуннан соң ун ел вакыт узды. Тик укытучыларның хезмәт хаклары һаман бер урында таптана. Шуны да өстик: сүзебез эштән аерыла икән, ялгышларыбызны әле танымыйбыз, төзәтергә дә ашкынып тормыйбыз, дип санарга мең мәртәбә хакыбыз бар.

Укытучылар август конференцияләренә нәкъ менә бергәләп фикерләшү, иртәгәге көнгә дөрес юнәлешләр билгеләү өчен җые­ла. Карап багыйк, битарафлар саны кимерме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев