Мәдәни җомга

Пенсионерга акча юк, имеш

Яңа демократик Россиядә инде ничә еллар буена пенсия реформасы үткәреп азап­ланабыз

Кешеләр шушы ыгы-зыгыдан, бәхәсләрдән, пенсия түләүдәге гаделсезлекләрдән зарланып туйды. Хәзер пенсия реформасының уңай хәл ителәчәгенә ышанмый да башлады. Ярый әле пенсионерларның күңеле бераз тынычланды. Яңартылган Россия Конституциясендә пенсияләргә елга бер тапкыр индексация ясау турында аерым бер маддә кертелгән. Россиянең пенсия фондында “эшли торган пенсионерларга индексация ясау өчен акча юк”, дисәләр дә, хөкүмәт тапкан бит. Коронавирус күрсәтте: акча бездә бер букча, Россиянең казандагы капчык-капчык акчалары бүселеп чыкты. Ә пенсия фондында, акча юк, дип тыныч кына котылсалар да, чит илләргә бирү өчен дә, башка кирәк-яракка да күпме кирәк, табыла. Ә хөкүмәт очын очка ялгап яшәгән пенсионерлардан акча кызгана.

Хөкүмәт эшләүче пенсионерларга пенсиясенә индексация ясауны 2016 елдан туктатты. Алар никадәр акчаларын югалтты. Кайберләре эшеннән китте. Хөкүмәт никадәр керем салымыннан коры калды. Илдә ярлылар саны артты.

Россия хөкүмәте ни өчен һаман да пенсия түләүдә тигезсезлеккә юл куя. Халык дөрес әйтә: ил бер, ә пенсия төрлечә? Монда мең төрле сәбәп табарга мөмкин. Кайбер төбәкләрдә халыкның ризасызлыгын ишетеп, җирле бюджеттан пенсиягә бераз өстәмә акча бирә башлаганнар.

Россиядә бүген картлык буенча уртача пенсия 15560 сум тәшкил итә. Без бергә гомер кичергән илләрдән калышабыз. Мәсәлән, Эстониядә ул – 35020 сум, Литва белән Латвиядә 26460-24180 сум. Иң аз пенсия теге яки бу илдәге уртача хезмәт хакының 40 проценты кадәр. Россиядә бу сан – 30 процент.

Халык картая барган, хөкүмәттәгеләр пенсионерлар санын киметергә тырышкан бер вакытта, пенсия яше күтәрелә тора. 

Хәзер Үзбәкстанда гына совет заманындагы пенсия калган. Кайбер депутатлар пенсиягә чыгу яшен элекке вакытка кайтару ягында. Шулай да бериш депутатлар Дәүләт Думасына закон проекты керткәннәр. Алар картлык буенча бирелә торган пенсиягә өстәмә акчаны 80 яшеннән түгел, ә 75 яшеннән бирә башларга киңәш  иткән. Тик моны хөкүмәттәгеләр хуп­ламаганнар. Аларга барыбер: пенсионер депутатлар да, хөкүмәттәге түрәләр дә пенсия­ләреннән зарланмый. Ә Россиянең кайбер пенсионерлары ала торган пенсияләре әйтергә оят: айга – 8-10 мең сум. 

Ник без шундый хәлгә төштек әле? 

Хөкүмәт хезмәт хакларындагы зур аерманы, гаделсезлекне һәм тигезсезлекне бетерми торып, картлык буенча пенсия алучылар шуннан артыгына өметләнә дә алмый. Түрәләрнең һәм депутатларның матбугатта бәян ителгән дек­ларацияләренә күз төшерсәң, чәчләрең үрә торыр. Кемнеке – еллык кереме миллиард сум, кемнеке – миллион. Аларның халыкның күпме пенсия алуына исләре китми. Кайберләре пенсия алмыйча да яши ала. Узган ел кайбер парламент  депутатлары зур пенсияләрне киметү инициативасы белән чыкты. Алар өстәмә пенсиядән баш тарту турында гариза язып биргәннәр. Кайбер депутатларның баюы җиткән. Депутат Н.Поклонская, мин бөтенләй пенсия алмаска да риза, дигән, аның чит илдә күчемсез милке дә, акчалары да берничә буынга җитәрлек. 

Исәп-хисап палатасы аудиторлары шуны исәпләп чыгарганнар: 14 мең Россия пенсионерының коммуналь хезмәтләргә түләгәннән һәм дарулар алганнан соң, кирәк-яракка тотарлык 200 сум акчасы кала. Кием-салым, көнкүреш кирәк-ярагын ничек алырга? Матбугат язмаларыннан күренгәнчә, еллык кереме миллион сумнар белән исәпләнгән бай түрәгә пенсия аз булыр дип куркасы юк. Ә менә табибләр, укытучылар, китапханә, элемтә хезмәткәрләре яки аз хезмәт хакы алучы бүтән тармакларда эшләүчеләр пенсияләре белән мактана алмый. Өлкәнрәк яшьтәге пенсионерлар һаман да айга 30-40 мең сум пенсия алу турында хыялланып яши. 

Хөкүмәттәгеләр пенсия реформасын камилләштерә барабыз дигән сылтау белән бер яңалык кертеп, пенсионерларның кәефен җибәрделәр инде. Пенсиягә чыгу вакытын үзгәрттеләр. Инде менә яңасы. Шушы елның 1 июленнән аз пенсия алучыларга пандемия уңаеннан 10 ар мең сум индексация акчасын кире кайтарырга булганнар. Әмма шушы акчаны да кызганганнар. Үткән эшкә салават дигәннәрдер. Дәүләт Думасы ике закон проектын да үткәрмәгән. 

Пенсияләр төрле булу, экспертларның әйтүенчә, Россиядә пенсия системасының камилсезлеге белән бәйле. Федераль дәрәҗәдәге түрәләргә хезмәт хакының  45-75 проценты күләмендә федераль бюджеттан түләнә. Башка кайбер тармакларда уртача хезмәт хакының яртысы кадәр түләнә икән, бу гаделсезлекне бетерер­гә теләүче юк. Түрәләр һаман да акча юклыкка сылтый. Россиянең акчасы юк дигәнгә кем ышансын?

Экс-премьер, Россиянең акчасы юк, түзегез, дип ышандырырга тырышып китсә дә, әйткәнемчә, коронавирус моның чеп-чи ялган икәнлеген күрсәтте. Халык, казнада акча капчыгының бүселеп ятканын ачык күрде. Хөкүмәт никадәр резервтагы акчасын тотты.

Академик Абел Аганбегян фикеренчә, дәүләт әле генә акча янчыгын ача башлады. Хөкүмәтнең алтын акча резервындагысы гына да илдә финанс системасын тотрыклы итү өчен җитәрлек. Дәүләт шул запастагы акчаларыннан тагын кайчан пенсиягә өстәмә акча килер икән, дип, пенсия фонды ягына карап торган әби белән бабайның хәлен аңлау­чы гына юк шул.  Академик, 2021 елдан пенсиянең гомуми күләмен арттырыр өчен, Россиянең акчасы җитәрлек дип саный. Хөкүмәт моннан берни дә оттырмый.  Пенсионерларның өстәмә кеременнән дәүләт казнасына өстәмә акча гына керәчәк. 

Безнең түрәләргә пенсионерларның социаль-көнкүреш шартларына азрак күз салырга да вакыт җиткәндер. Безнең пенсионерга да “Мин Россия пенсионеры!” дип горурланып йөрергә вакыттыр инде!

Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләүгә кем һәм ни өчен каршы килә? Бюджетта акча юк, диләр. Россия казнасыннан миллиардлар уңга да, сулга да, аска да, өскә “оча”. Шул акчалардан Россия пенсионерының пенсиясен 30-40 мең сумга җиткерү өчен хөкүмәттәгеләрнең  кайсысы акча кызганып утыра? Алар хәзер уч тутырып хезмәт хакы ала, пенсиягә чыккач та күпме аласыларын беләләр. Шуңа күрә берсе дә бүгенге пенсионерның хәленә кереп карамый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: