Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Өнемме, әллә төшемме: коточкыч зур гәүдәле бер ир тәрәзәдән карап тора

Хатын-кызлар җыелып алса, сүзнең нәрсә турында барачагын һәм тормышның нинди чатларына кереп, кайсысыннан килеп чыгачагын күз алдына китерү дә авыр. Бу юлы да ахирәтләр яшьлек мәхәббәте белән башладылар да, бала табу йортларын, кибет бәяләрен урап чыккач, сабыйлыкка төшеп утырдылар.

Башта мәктәп елларын, сыйныфташ малайларны барлап чыктылар, ә бераздан кечкенә вакытта нәрсәдән куркуларын искә төшерделәр. Барсына да Әлфинә сәбәпче булды.
– Элек өйләр бәләкәй иде бит инде, – дип башлады ул сүзен. – Шуның әллә күпме өлешен морҗа алып тора иде. Хәтерлисездер инде, мич башлары, кучкарлары, кече мичләре белән... Икмәкне дә, бәлешне дә, хәтта ашны да шул мичтә пешерә торганнар иде. Юешләнгән киемне дә мич башында, йә авызында киптерәләр... Вәт, бер мәлне утны сүндердек тә йокларга яттык. Тәрәзәдән тонык кына булып яктылык төшә. Миңа сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Ятам шулай, йокы килми. Тирә-якка каранып, нәрсәдер күрергә тырышам. Бер мәлне мич авызында торган бер кешене күреп кычкырып җибәрә яздым. Кычкырдым бугай инде, тавыш кына чыкмады. Янымда яткан апага чатырдап ябыштым, теге сискәнеп китте: «Ни булды?» – дип пышылдый. Мин: “Мич авызында кеше бар!” – дим. Калтыранам үзем, тешләр шакылдап тора. Шунда апа торып утны яндырды. Теге кеше – кеше булып чыкмады, кибәргә куелган сачинкә булып чыкты. Әтинеке.

Ахирәтләр көлешеп алдылар да үзләренең бала чагында булган куркыныч хәлләрне искә төшерергә тотындылар. Боларныкы инде чынлап та куркыныч иде.
Тәнзилә аларны тыңламаска тырышты. Ләкин шундук үзенең бала чагына кайтты һәм шул чорда үзен үтерә язып куркыткан вакыйганы исенә төшерде. Моны хәтерләүдән әле дә тәнендә каз йоннары пәйда булды. Һушыңны алырлык иде шул...

Төн уртасы җитүгә Тәнзилә капка төпләренә килеп туктаган машина тавышына уянып китә. Фара яктысыннан төшкән утлар өй эчендә биешә дә тынып кала. Машинаның моторы сүнә. Капка тавышы ишетелә. Кемдер керә. Һәм коточкыч зур гәүдәле бер ир тәрәзәгә каплана, янып торган карашлары бөтен өйне айкап чыга да Тәнзиләгә төбәлеп туктап кала.

Тәнзилә кычкырырга итә – тавышы чыкмый, юрганын тартмакчы була – куллары селкенми, күзләрен йомарга тели – күз кабаклары буйсынмый. Һәм алар шул рәвешле күзгә-күз карашып озак торалар. Бераздан кыз үзе дә сизмәстән күзләрен йомып ала һәм теге адәм юкка чыга. Урамда кабат машина тавышы ишетелә, фара яктысы күрше йортларга төшеп биешә. Ә Тәнзилә әле булса куркудан арына алмый, кымшанырга да куркып калтыранып ята. Шул рәвешле коты алынып әллә күпме интегә дә таң алдыннан гына йокыга китә...

Бу әллә нигә бер күргән очраклы төш булса, бәлки болай хәтердә калмас та куркытмас та иде. Ләкин икенче төнне әлеге хәл тагын кабатлана. Тәрәзәдән кергән фара яктысыннан күзе чагылыпмы, мотор тавышынамы уянып китә. Җиңелчә шакылдап машина ишеге ябыла, аннан шыгырдап капка ачыла... Күрше малаеннан трактор мае алып капка күгәнен майлап та караганы бар кызның. Көндез әллә күпме ачып-ябып караса да бер тавышы да чыкмый. Әмма төн җитеп, теге кеше ачканда ул тагын шыгырдый... Кичен бөтен тәрәзәләрнең пәрдәләрен тартып ята, ә төнлә уянып китүгә аларның барсы да ачык булып чыга. Һәм көн саен шулай кабатлана. Көннәр, атналар, айлар буена...

Бу хәл тагын күпме дәвам итәр дә, кызны нинди язмыш көтәр иде, әйтеп булмый, тик күрше авылда яшәүче ике туган абыйсы кунакка килгәч, әлеге күренеш юкка чыкты. Абыйсы ун көн чамасы торып, өйдәге ирләр эшенең күбесен эшләп китте. Утын салдылар, киртә-кураны ныгыттылар. Әтиләре үлеп, өйдә ир заты булмагач, әнисе аны ярдәмгә чакырган булгандыр инде. Шул мәлдән соң теге кеше бөтенләйгә юкка чыкты. Ә кыз бу хакта беркемгә дә сөйләмәде.
Тәнзилә үз уйларыннан арынганда ахирәтләре һаман әле үзләренең куркыныч хәлләре турында сөйлиләр иде. Кайберләренең инде төсе качкан, агарынып киткәннәр, шулай да кызыксынулары көчле, коточкыч хәлләрдән аерыласылары килми.

 

Марат Кәбиров

Дәвамы: "Шәһри Казан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев