Өмет вә бәхет “Аҗаганы”
Төп уенчылары аның нәтиҗәләрен югары бәяләде, әмма соңыннан аерым-аерым үткәргән матбугат очрашуларында болай тиз аңлашуның бар серләрен ачып кына бетермәде кебек.
АКШ һәм Россия президентлары Джо Байден һәм В.Путинның соңгы елларда ике арадагы мөнәсәбәтләрдә махсус куертылган сәяси каршы торуны йөгәнләүдә һәм шуның аша җиһанда стратегик тотрыклылык урнаштыруда бөтен дөньяны ду китереп әзерләнгән (һәм киң җәмәгатьчелектә хәтта ниндидер өмет чаткылары да уяткан) очрашуы 16 июньдә Женевада сенсацияләрсез, тыныч һәм әле пландагы вакытыннан иртәрәк тә төгәлләнде. Төп уенчылары аның нәтиҗәләрен югары бәяләде, әмма соңыннан аерым-аерым үткәргән матбугат очрашуларында болай тиз аңлашуның бар серләрен ачып кына бетермәде кебек. Алай да, образлы чагыштырулар аша Россия лидеры В.Путин очрашудагы төп интриганы ачыграк тасвирлый алды шикелле. Журналистлардан кемнеңдер алдашулар турындагы соравына ул әүвәл, В.Добрынинның 90 нчы елларда бик популяр булып киткән «Синий туман» дигән җырын искә төшереп: «Синий туман, похож на обман. Мы сейчас с вами песни петь будем. Но нас не поймут ваши иностранные коллеги», – дип шаяртты. Ә инде икенче журналистның АКШ белән ике арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштыруга кагылышлы соравына ул киная белән: «Лев Толстой как-то сказал: «В жизни нет счастья, есть только зарницы его. Дорожите ими». Вот мне кажется, что в такой ситуации не может быть какого-то семейного доверия, но «зарницы его» промелькнули», – дип җаваплады. Ә кинаянең серләренә очрашудагы картинаны тулаем күзаллаганда гына төшенеп буладыр.
Женевадагы очрашуга яклар, чыннан да, ныклап әзерләнде. Әйтик, АКШ лидеры Россия хакында НАТО җитәкчесе белән очрашып сөйләште, башка очрашулар да үткәрде, хәтта телефон аша Украина Президенты белән дә гәпләшеп алды һәм аны июльдә Ак йортка очрашуга чакырды. Ул АКШның Россия белән низагка керергә теләмәве турында әйтте, хәтта «Төньяк агымы-2» төзелешенә каршы санкцияләрне дә туктатты. Мәскәүнең Вашингтон белән багланышларны яңарту нияте турында В.Путин да белдерде. Ул шулай ук NBC телеканалының (АКШ) күп кенә четерекле сорауларына җавап бирде. Женевага кадәр җитди сөйләшүләр Корнуолл каласында (Англия, G7 саммиты) һәм Брюссельдә (НАТО саммиты) үтте (ә 15 июньдә анда АКШ-Европа Берлеге сөйләшүләре дә булды). Кыскасы, Женевадагы очрашуда АКШ лидеры күмәк Көнбатыш исеменнән дә катнашты.
Саммитның үзенә килгәндә, ул ике өлештән торган: тар даирәдәге һәм киңәйтелгән сөйләшүләр. Гомумән алганда, планда каралган 5-6 сәгать урынына, очрашуны 4,5 сәгать эчендә төгәлләгәннәр. Дөрес, күзгә-күз очрашу озаккарак сузылган (ихтимал, төп аңлашу да шунда булгандыр). Ә аңа кадәр G7 саммитында да, НАТО очрашуында да Кытай һәм Россия мәсьәләләре күтәрелүен исәпкә алсак, тар даирәдә уртак фикергә килүнең кайсы өлкәгә күбрәк кагылуын да чамаларга була. Һәм бу аңлашыла да: чөнки әлеге саммитта катнашкан яклар глобаль сәясәттә, зурдан алганда, уртак максатларга хезмәт итә. Ә андый эштә кайбер детальләргә ачыклык кертү тар даирәдә күпкә җиңелрәк. АКШ лидеры сүзләренә караганда, В.Путин ике арада «салкын сугыш»ка омтылмый. Джо Байден үзе исә ике арадагы мөнәсәбәтләрдә көтелмәгән хәлләр килеп чыкмаска тиеш дип саный һәм саммитта үз алдына куйган максатларны төгәл үтәве турында белдерә. Россиягә карата ул үзе дә яхшы фикердә кала, бу ил икътисадының чәчәк атуы АКШ мәнфәгатьләренә туры килә, дип саный. В.Путин да АКШ Президенты турында югары фикердә, аны тәҗрибәле һәм конструктив эш алып бара торган лидер буларак бәяли. Шуңа күрә яклар илчеләрне тиз арада эш урыннарына кайтару турында килешкәннәр һәм алар инде эшкә дә кереште.
Ә очрашудагы картинаны тулырак күз алдына китерү өчен, игътибарны аның тагын бер ягына юнәлтү урынлы булыр. В.Путин әйтүенчә, әлеге саммит АКШ Президенты инициативасы белән үткәрелгән. Ул гына түгел, андый өстенлек очрашуның көн тәртибен билгеләгәндә һәм хәтта матбугат очрашуларын аерым-аерым үткәрүдә дә сизелде. АКШ лидеры анда коралсызлану өлкәсендә ике ил яңа зур килешү әзерләве турында белдерде. Ихтимал, бу өлкәгә Кытайны җәлеп итү дә күздә тотыладыр. Сөйләшү нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен белдереп, В.Путин: «Мы готовы к продолжению этого диалога настолько, насколько будет готова американская сторона», – дип тә өстәде.
Фоат УРАЗАЙ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев