Мәдәни җомга

ОЛЫНЫ КЕЧЕ, КЕЧЕНЕ – ОЛЫ ИТКӘН, МӘХӘББӘТ!

Мәхәббәт хисе - ул яшьләргә генә хас дип әйтүчеләр белән килешмичә: “Юк, мәхәббәт яшькә карамый, адәм баласына ул 40, 60, 80 яшьтә дә килә икән!”, - дип икеләнмичә әйтергә бер чарада танышкан әби белән бабай сәбәп булдылар.

Мин җыелган халыкны фотога төшергән арада, зәвыклы милли киемнәр кигән әби янында утырган бабаеның болай да пөхтә киемнәрен рәтләштереп куйганына игътибар итеп, бабайның назлы карашлары белән әбисен иркәләүен күреп, зур кызыксыну белән аларны читтән генә күзәттем. Шул чак үз әбиемнең соңгы сулышына кадәр: ”Бакирым”, - диеп яшәгәне хәтеремә төште. Ничек алар бер-берсен кайгырттылар! Көнләшептер, кайвакыт зурлар аларның мөнәсәбәтләрен мәзәк иттереп тә сөйли иделәр. Балаларының үз әтиләре булмаса да, ул аларны аякка бастырырга булышты. Аннары ул, гаиләләнгән балалары үз мәшәкатьләреннән арынып кайчан әниләренә игътибар күрсәтүеләрен көтеп утырмаган, гел янында булып, әниләрен бәхетле иткән...

Ярата белү – ул сәләт дияр идем. Ләкин бирегә мин эгоизм, көнләшү, бер-береңне түбәнсетү кебек хисләр белән тулган мәхәббәтне һич тә кертмим. Чынлап яраткан кешенең күңеле чиста, саф була дип беләм, яратканы өчен таулар актарып, диңгезләр кичергә әзер ул. Рус җырчысы А.Пугачеваның “Миллион алсу розалар” җырында сөйгәненә роза чәчәкләре сатып алыр өчен йортын, картиналарын сатып, урамда калган мескен рәссам, я мәхәббәтен дәлилләр өчен газиз әнкәсенең йөрәген сөйгәненең аяк астына китереп салган егет турындагы хикәятләрне уйдырма дип беләсезме? Һич тә юк! Мәхәббәт - көчле хис, ул адәм баласын күкләргә аштыра, я акылыннан шаштырып тилертә, коралсыз килеш дошманга каршы торырга көч тә бирә.

Кешене өмет яшәтә, мәхәббәт - яшәртә диләр. Әгәр шулай булмаса, Заһир бабай 88 яшендә егетләр кебек мут басып йөрер идеме икән? Әллә нинди сылтаулар табып, авыр уйларга чумып боеккан килеш урынында ятып кына торар иде... 77 яшендә озак еллар гомер иткән тормыш иптәше вафат булгач, канаты каерылган кош кебек, тормыштан бернинди ямь көтмичә, сөйрәлеп кенә яшәгән арада дуслары аны Нурҗиһан әби белән таныштыралар. Ачык күңелле, эшчән, энергиясе ташып торган чибәр ханым Заһир бабай бер күрүдә ук ошый. Ә әби ул вакытта кияүгә чыгу турында уйлап та карамый әле. Өс-башы хатын-кыз кулын күрмәгәнгә, сәләмә хәлгә төшкән, ябыккан ир-атны ул чын күңелдән җәлләп, тәмле өй ашлары белән сыйлый, яңа, чиста киемнәр киертеп озатып кала, әмма аның тәкъдименнән баш тарта. Җан җылысы, игътибар, кайгырту бүләк иткән ханыма Заһир бабай яшүсмер кебек гашыйк булып, каршылыкларга карамыйча, аның күңелен яуларга төрле хәйләләр уйлап таба. Ул әбинең кибеткә барган-кайтканын фатир тирәсендәге агачлар астына куйган машинасында яшеренеп кенә күзәтә, я артыннан йөри, шалтыратып эзәрлекли. Бервакыт әби аңа белдермәстән Курган шәһәре тирәсендәге ял йортына китә. Көндәге мәшәкатьләрне онытып, рәхәтләнеп кенә ял итим дигәндә, ял йортына Заһир абый килеп төшмәсенме! Аның үҗәтлеге, үзсүзлелеге апаның ачуын чыгарса да, мондый игътибардан кем хатын-кызның күңеле эремәс иде икән?! Сөеклесенең исән-сау икәненә инанып, янында бөтерелүчесе дә күренмәгәч, күңеле тынычланып, туган ягына юл ала. Ике ел шулай йөрешкәч, Нурҗиһан әби балалары белән киңәшеп, аларның фатихасын алып бабаен йортка кертә. Тик Заһир бабайның балалары гына башта бу никахка каршы киләләр. Ләкин чиста-пөхтә киенгән, күзләрендә яшәү дәрте чагылган әтиләрен күргән саен, өстәвенә бар хуҗалыктан да баш тартканын белгәч, аларның да йөрәкләрендәге боз катламы эреп юкка чыга. Заһир бабай һәм Нурҗиһан әби өчен дә яңа, кызык, күңелле тормыш башлана. Шул вакыттан 9 ел гомер үтә. Заһир бабай сөеклесе өчен бар яктан да ныклы терәк булып яши, аларның үзара мөнәсәбәтләренә хәтта оныклары да сокланалар, хөрмәтлиләр. Гел затлы әйберләр яраткан, тормышка заманча караган Нурҗиһан әбине бабае теләгән җиренә өр яңа “Matiz” машинасында гына йөртә. Тик чараларда яшьрәк ир-атлар әбие якка башларын борып карап куйсалар, ну бетте малай - әбигә тыныч тормыш турында хыялланырга гына кала. Бабай үзенең яратуын сүз белән генә түгел, үлеп көнләшүе белән дә еш белдерә икән. Ләкин аларның бу кыланышлары үпкәсез, бары тик бер-беренә игътибарларын, саф хисләрен белдерер өчен генә. Моны мин яшьлеккә кайтып килү дип атар идем.

 

Рәүфә КАНГАЗИНА

Төмән шәһәре

"Өмет"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: