Мәдәни җомга

Олег ӘНДЕРҖАНОВ: ТЕЛНЕ ЧИТЛӘР САКЛАМАС!

Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәрендәге "Туган як" газетасы редакторы Олег Әндерҗанов VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында бүгенге татар журналистикасының төп бурычы - туган телне саклау дип белдерде. - Бүген Россия төбәк­ләрендә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Милли мәктәпләр саны елдан-ел кими. Телне мәктәптә өйрәнмәгән балаларга татарча уку...

Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәрендәге "Туган як" газетасы редакторы Олег Әндерҗанов VI Төбәк һәм милли массакүләм мәгълүмат чаралары форумында бүгенге татар журналистикасының төп бурычы - туган телне саклау дип белдерде.
- Бүген Россия төбәк­ләрендә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Милли мәктәпләр саны елдан-ел кими. Телне мәктәптә өйрәнмәгән балаларга татарча уку да, язу да бик кыен, хәтта мөмкин түгел дияргә була.
Түбән Новгород өлкәсе Сергач районында 7 татар авылы бар. Әмма хәзер шуларның икесендә генә татар мәктәбе калды. Камкада - төп, Шөбиледә башлангыч мәктәп. Урта мәктәпләр турында сүз дә юк.
Гомумән, төбәктәге татар авылларында нибары 7 урта мәктәп санала. Анда да укучылар саны кискен кими бара. Мәктәпне тәмамлаучыларның барысы да шәһәрләргә китә, шунда төп­ләнеп кала, авылга кайтучылар бик сирәк.
Төбәкләрдә татар теле бетүгә таба бара. Туган телгә битарафлык гаиләдән килә. Бүген татар телен укыту мөмкинлеге бар. Әмма әти-әниләр, үзләре татарча белә торып та, балаларына туган телне өйрәтүне кирәк тапмый. Шул рәвешле, татар балалары рус мәктәпләрендә русча укырга мәҗбүр.
Әти-әниләр балаларны татар телендә укыту кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкса, телне факультатив рәвешендә укыту мөмкинлеге бар иде. Әмма битараф әти-әниләр, факультативларны туган телдән түгел, чит ил телләрне, информатиканы сайлады.
Тел мәсьәләсенең кискенләшүе газета тиражларында да чагылыш таба. Эшли башлаган елларда бас­маның тиражы 5 меңләп булса, хәзер нибары 3 мең тирәсе. Әлегә өлкә хакимияте матди яктан ярдәм итә. Әмма тиражлар түбән тәгәрәсә, моңа да чик куелырга мөмкин. Бу, бер яктан, почта хезмәтләре бәясенең артуына, икенче яктан, татарча укый белүчеләрнең кимүенә бәйле. Үлем-китем күп, туучылар аз. Нижгар татарлары Мәскәүгә китә дә, берсе дә кире әйләнеп кайтмый. Колхозлар бетте, җитештерү туктады. Авылларда хәтта сыер көтүләре дә юк.
- Татарстан журналистларыннан нинди дә булса ярдәм көтәсезме?
- Милли матбугат өлкәсендә "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәм итә. Айга бер бушлай "Без - бергә" кушымтасын җибәреп тора. Бу кушымтаны үзара Татарстан Президентының күчтәнәче дип атыйбыз. Халык аны бик яратып укый.
Туган телебезне саклап калыр­га телибез икән, милли басма матбугат бетәргә тиеш түгел, бигрәк тә Россия төбәкләрендә. Минемчә, татар телен нәкъ менә басма матбугат саклап калырга тиеш. Газета укып, татарча укыр­га да, язарга да өйрәнергә була.
Элегрәк Татарстанның әйдәп баручы матбугат чараларыннан журналистлар төбәккә килеп, мастер-класс бирә иде. Алар безне әдәби татар телендә язарга, проблема күтәрергә, тема табарга өйрәтте. Моннан тыш, читтәге журналистларның Татарстанда стажировка узу мөмкинлеге бар иде.
Менә шушы эшләрне яңадан торгызып булса, бик әйбәт булыр иде. Без аларны үз хисабыбызга да чакырырга әзер, моңа мөмкинлекләр бар. Әйтик, безнең редакциядә минем генә журналист белемем бар. Калганнар - укытучылар, филологлар. Аларга журналист һөнәренең барлык нечкәлекләрен төшендерү максатыннан, форум рәвешендә генә түгел, ә тәҗрибәле журналистлар, остазлар белән турыдан-туры, якыннан аралашуны күз уңында тоткан укулар оештырылсын иде. Техник прогресс гаҗәеп тизлек белән үсә, газеталарның интернет версияләре булдырыла, ул өлкәдә дә белемне күтәрү кирәк.
Бер максатка хезмәт итсәк тә, басма, радио, телевидение һәм онлайн матбугатның һәркайсының үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Шуңа бу төр форумнарны һәр юнәлеш буенча аерым үткәрү әйбәтрәк булыр иде.
- Матбугат телне саклап калучы төп чара дип саныйсызмы?
- Туган телне, иң беренче чиратта, гаиләдә сакларга кирәк. Рус мәктәбендә белем алучы татар балалары өйдә русча сөйләшә. Әти-әнисе татар булса да, моңа каршы түгел. Балага мәктәптә русча сөйләшсәң дә, өй бусагасыннан атлап кергәннән соң, бары тик туган телдә генә сөйләш дигән катгый таләп куярга кирәк. Туган телне саклау, үз милләтең өчен янып-көеп яшәү, баланы туган телдә тәрбияләү - әти-әниләрнең бурычы шуннан гыйбарәт. Баланы сиңа "папа", "мама" дип түгел, "әти", "әни" дип дәшәрлек итеп тәрбияләргә кирәк. Бу - иң мөһиме. Әмма бездә әти-әниләр моны аңламый. Алар русча укыган балаларының белемлерәк, үскәч, "зуррак" кеше булачагына ышана. Әмма туган телен белмәгән, хөрмәт итмәгән "зур" кешенең киләчәктә файда китерүе икеле.
Түбән Новгород татарларының милли-мәдәни мохтарияты белән берлектә түгәрәк өстәл үткәрдек. Сергач районындагы 7 татар авылындагы татар балалары туган телләрендә белем алсын өчен заманча милли мәктәп оештырылган. Әмма әти-әниләрне балаларын туган телдә укытырга күндереп булмады. Авыл башлыклары, мәктәп директорлары әти-әниләргә балаларын әнә шул татар мәктәбенә йөртү тәкъдиме белән чыкты, әмма ата-аналардан бер генә гариза да булмады. Кызыл Октябрь районында да милли мәктәпләр ябыла. Сәбәбе - балаларның саны аз. Шуңа монда федераль сәясәтне, өлкә, район хакимиятләрен гаепләп булмый.
- Татарлар яшәгән һәр төбәктә сабан туйлары уза, сезнеңчә бу бәйрәм халыкны берләштерәме, милли үзаңын күтәрәме?
- Татар халкын сабан туйлары гына саклап кала алмый. Хәзер бу милли бәйрәм дә күз буяуга кайтып кала. Кайбер татар авылларында көрәшә белүчеләр юк хәтта. 5-6 көрәшче бар, алары да Мәскәүдән кайтып көрәшә. Иң элек төп бүләкнең нинди булуы белән кызыксыналар. Автомобиль булса, көрәшәләр, телевизор белән суыткычка көрәшүче юк. Аздырдык батырларны. Үзара килешәләр дә, әһә, мин быел бу авылда, син тегесендә дип көрәшеп, бүләкне алып китәләр.
Ул кадәр акча Сабан туена сарыф ителгәнче, татар китаплары чыгаруга тотылса, файдалырак булыр иде. Юкса, җирле татар авторларының җыентыкларын бастыруга акча таба алмый интегәбез. Ә Сабан туе батырына автомобиль дә кызганыч түгел.
"Туган як" газетасы 1990 елдан бирле чыга. Басманы оештыручылар - Түбән Новгород хөкүмәте, башлыча өлкә бюджетыннан финанслана. Газетаның тиражы - 3 мең тирәсе. 2012 ел­дан газетаның баш редакторы булып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган Олег Әндерҗанов эшли.
Ләйсән ИСХАКОВА, Рәмис ЛАТЫЙПОВ әзерләде.
("Татар-Информ").
Ханты-Манси автономияле округы Татар милли-мәдәни мохтариятының "Татарлар" газетасы баш мөхәррире, Сургут дәүләт педагогика университеты профессоры Рафис ШӘЙМӘРДАНОВ: "Газетаны чыгару гына түгел, аны тарату да - проблема. Татар башкаручылары концертлар белән килгәч, басманы һәр тамашачы урынына таратып чыгабыз, әмма аны күтәреп алып укучы да юк. Сургутта рус мохитендә яшәгәнлектән, күрәмсең, татарларда милли үзаң дәрәҗәсе түбән, татар теленә ихтыяҗ да шуның гына кадәр".
Ульяновск өлкәсенең "Өмет" газетасы баш мөхәррире Исхак ХӘЛИМОВ: "Халкыбызның, туган телебезнең, татар матбугатының киләчәге милли мәгариф мәсьәләсенә турыдан-туры бәйле. Мәктәпләрдә татар телен укыту, туган телдә белем бирү, балаларны милли рухта тәрбияләү мөмкинлеге булган очракта гына киләчәк турында сүз йөртеп була. Ульяновск өлкәсендә дә татар телен фән буларак өйрәтә торган мәктәпләр бармак белән генә санарлык. Әйтик, Димитровградта, Ульяновскида берничә татар мәктәбе бар. Әмма калган уку йортларында татар телен укыту факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә генә калды. Туган телләрен факультатив рәвешендә генә өйрәнгән балаларның киләчәктә милли тормышыбыз белән кызыксынып, татарча газета-журналлар укып, татар телендә радио тыңлап, тапшырулар карап яшәүләре шикле".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: