Мәдәни җомга

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: НИНДИ ҺӨНӘР САЙЛАРГА?

Һөнәр сайлау - кеше тормышындагы иң мөһим карарларның берседер. Чөнки көн саен җанына рәхәтлек бирә торган, хобби дип әйтерлек шөгыль белән мәшгуль кеше үз-үзеннән канәгать була, үзен бәхетле хис итә, ди психологлар. Һөнәрне, кабул ителгән гадәт буенча, 16-17 яшьтә, мәктәпне тәмамлаганда сайлыйлар. Бу чорга үсмернең фикерләү рәвеше, холкы, темпераменты формалашып...

Һөнәр сайлау - кеше тормышындагы иң мөһим карарларның берседер. Чөнки көн саен җанына рәхәтлек бирә торган, хобби дип әйтерлек шөгыль белән мәшгуль кеше үз-үзеннән канәгать була, үзен бәхетле хис итә, ди психологлар. Һөнәрне, кабул ителгән гадәт буенча, 16-17 яшьтә, мәктәпне тәмамлаганда сайлыйлар. Бу чорга үсмернең фикерләү рәвеше, холкы, темпераменты формалашып җиткән була. Әмма үзеңнең кайсы өлкәдә файдалырак буласыңны чамалау өчен болар гына аз, күрәсең. Бүген 10, 11 нче сыйныфны тәмамлаучылардан сорасаң, күбесе үзенең кайсы һөнәргә алыначагын да белми. "Әти-әни кая кушса, шунда барырмын", яки: "Иптәш малайлардан аерылмыйм инде мин", - дип җавап бирүчеләр дә бар. Балалар мондый билгесезлек алдында калмасын өчен мәктәптә үк аларны төрле һөнәрләр белән таныштыру мәслихәт. Һәр һөнәрнең кызыклы якларын, киләчәккә перспективасын сөйләп күрсәткәндә яшьләрне нәкъ менә бүген кирәкле һөнәрләргә җәлеп итәргә була. Эшне оештыру гына җитми.

Чыннан да, якындагы 10-15 елда безнең илдә нинди һөнәрләр "модный" булыр икән? "Модный" дип без бу очракта, билгеле, иң зур ихтыяҗ булачак, дәрәҗәле саналачак һәм шәп хезмәт хакы түләнәчәк эшне атадык. Төрле чыганаклардан файдаланып, шуны ачыкларга тырыштык.

Әйтик, киләчәктә альтернатив энергетика өлкәсендә эшләүче белгечләргә сорау зур булачак, диләр. Альтернатив, дип, нефть, газ, электр энергиясеннән башка кояш, җил, табигатьнең геотермаль мөмкинлекләреннән файдаланып энергия табуны атыйлар. Чөнки, үзегез беләсез, дөньяда җир мае запасы елдан-ел саега бара. Гомумән, акыл ияләре үзебез басып торган җирнең җелеген суыру иртәме-соңмы һәлакәткә китерәчәген яхшы аңлый. Шуңа күрә тора-бара кояш батареялары ясый торган заводлар барлыкка килер дип фаразлана. Аурупа Берлеге, мәсәлән, 2020 елга барлык энергиянең 20 проценты "яшел" юл белән табылырга тиеш, дип белдерде. Димәк, яшьләргә энергетика буенча белем бирә торган уку йортларында ачылачак яңа факультетлар да рәхәтләнеп гыйлем эсти ала.

Африка илләрендә эшләүче бизнесменнарга да ихтыяҗ зур булачак. Африка кыйтгасы табигый ресурсларга гаҗәеп бай. Ул алмаз, ак алтын, цирконий, кобальт, хром запаслары буенча дөньяда 2 нче урында тора. 2008 елда дөньядагы алмазның 55 проценты Африкада табылган. Кытай, Һиндстан, Кореянең тышкы инвестицияләренең 50 проценты Африканың артта калган илләрендәге җирләрне үзләштерүдән керә. Димәк, биредәге җирле халык белән уртак тел таба алучы арадашчы эшмәкәрләрнең бик яхшы акча эшләү мөмкинлеге бар.

Табиб-геронтологлар. Геронтология - картлыкны өйрәнә торган фән. Дөнья халкының гомере озыная бара. Русиядә 2030 елга 65 яшьтән өлкән 27 миллион кеше яшәячәк, диләр. Көньяк Дания университеты галимнәре тикшеренүләренә караганда, бүген туган сабыйларның яртысы 100 яшькә кадәр яшәячәк. 80 яшьтән узганнар ишәю сәбәпле, аларны караучылар да кирәк булачак. Бу һөнәрнең яшь кеше өчен кызыклы түгеллеген исәпкә алып, аны яхшы хезмәт хакы белән кызыктырулары ихтимал.

Журналистлар. Дөрес, традицион журналистиканы интернет-блоглар бик нык кысрыклаячак. Әмма булган мәгълүматның, аналитик чыгышның сөземтәсен генә алып, бер-берсенә капма-каршы позицияләрне маңгайга маңгай китерүчеләр, көтелмәгән бәхәсләр, дискуссияләр китереп чыгаручылар популярлык яуларга да бик мөмкин.

Нефтьнең авырдан табыла торган запасларын өйрәнүче экспертлар. Әйткәнебезчә, нефть табу елдан-ел кыенлаша барачак. Тора-бара дөнья халкы комлы нефть кушылмасын иләр, аралар көнгә калачак. Менә шул чакта катлаулы нефть шельфларын өйрәнүчеләр эшсез калмас.

Селекционер, үсемлекләрнең ген инженериясе белгече.

Дөньяда ачлыкның беткәне юк. Җирдә халык ишәя бара. 2009 елда планетада 6,8 миллиард кеше яшәсә, 2050 елга, Алла боерса, 9,4 миллиардка җитәчәкбез. Кагыйдә буенча халык саны икътисади яктан артта калган, болай да хәерчелектә яшәүче Африка халыклары исәбенә тулылана бара. Русия демография институты белгече Анатолий Вишневский: "Авыл хуҗалыгы тиз арада үзгәрергә тиеш, - ди. - Бу хәлендә ул халыкны туендыра алмаячак. Ген инженериясе ярдәмендә барлыкка китерелгән яңа сорт культуралар һәм аларны яңача эшкәртү ысуллары халыкны ачлыктан коткаруның бердәнбер юлы".

Урбанист, яңа җирләрне үзләштерүче.

Җир шары авыллар түгел, ә эре шәһәрләр планетасына әверелә бара. БМО мәгълүматлары буенча 2025 елга халыкның 77 проценты шәһәрләрдә яшәячәк. Димәк, тиз үсә торган мегаполисларны планлаштыручы, төзүче һәм хезмәт күрсәтүчеләр бик тә кирәк булачак.

Конфликтолог. Милли һәм дини низагларны чишүче.

Белгәнебезчә, дөнья халыклары үзара зур тизлек белән кушыла, бутала бара. Инглиз телен белгән яшьләр яшәү өчен дөньяның җаны теләгән берәр илен сайлый. Иң кыены - дини мәсьәләдә уртак тел табу. Швейцариядә, мәсәлән, мөселманнарга мәчет манаралары күтәрү тыелды. Кемне ничек үгетләргә? Ничек бәрелешләрне читләтеп үтәргә? Сөйләшүләр алып бару өчен дини лидерлар кулай түгел. Чөнки, ахыр чиктә, һәркем үзенекен яклаячак. Менә шул чакта кирәк була да инде конфликтолог. Мондый хезмәткәрләрне дәүләт кенә түгел, үз эшчеләренең иминлеген кайгырткан эре компания директорлары да яллар, минемчә.

Инде үзебезнең Русиягә әйләнеп кайтыйк. 2000 елларда илнең икътисады әзме-күпме үсеш алуга, бездә реаль икътисадта эшләүче эшчеләргә зур ихтыяҗ булуы ачыкланды. Эре заводларга дәүләт ярдәме белән чит ил станоклары кайтарылды. Ә станок янына бастырырга кеше юк, чөнки бездә чит ил техникасы өйрәнелми. Ярый, беренче мәлне чит илләрдәге партнерлар килеп, эшкә өйрәтеп китте-китүен. Һөнәр училищесыннан яңа гына укып чыккан яшьләр заводка килгәч, барыбер дә югалып кала. Чөнки укыту системасында үзгәреш юк. Булыр иде, моның өчен тулы бер һөнәри белем бирү тармагын яңартырга, укытуның эчтәлеген үзгәртергә кирәк шул.

Кайбер эре оешмалар бу мәсьәләне кичекмәстән, үзләре хәл итә башлады. Мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсендә "Транснефть" компаниясенең генераль директоры урынбасары Илдар Шәмгунов, оешмага эшчеләр кирәк булгач, моннан 7 ел элек Чуашстанның Канаш шәһәрендәге 22 нче һөнәр училищесы белән килешү төзеп, тәҗрибәле эшчеләрне укытучы итеп җибәреп, яшьләрне практикага үзләренә чакырып, яңача укыту формасына күчүләре турында сөйләгән иде. Дәүләт - эш бирүче - укучы. Бу - эшчеләр әзерләүнең иң отышлы юлы, чөнки укучының иртәгәсе көнгә ышанычы - эш урыны бар. Уку йортын да кайгыртып, иң алдынгы технологияләр белән тәэмин итеп торучы бар. Ник дигәндә, эш бирүчегә болар һәммәсе дә мөһим. Киләчәктә һәр эре оешманың үз укыту комплексы барлыкка килсә дә, яхшы булачак.

Быел Татарстанның да берничә урта һөнәри уку йорты оешмалар химаясенә бирелде, калганнары Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагына күчерелә. Максат - укытуның эчтәлеген яңарту. Хуш, илдә эшчеләргә кытлык булуын беләбез. Ләкин кичә генә мәктәптән чыккан яшь кешене ничек итеп заводка китерергә соң? Әлбәттә, моның өчен һөнәрнең дәрәҗәсе югары булуы һәм яхшы хезмәт хакы түләнүе сорала. Һөнәрнең дәрәҗәсе кайчан күтәрелә? Хәтерләсәк, 90 нчы елларга кадәр эре заводларның эшчеләре өчен махсус йортлар төзелә, һәр заводның мәдәният, ял йортлары, махсус балалар бакчалары, җәйге ял лагерьлары бар иде.

"Яхшы, квалификацияле эшче үзе зур байлык бит ул, - дигән иде бер завод директоры. - Беренчедән, көн саен намуслы хезмәте белән ул сиңа күпме табыш китерә. Эре партнерлар белән килешүләр төзегәндә дә мин станок янында басып торучыларыма таянам. Икенчедән, яхшы эшче тирәсендә башкаларга - сатучылар, төргәк ясаучылар, рекламачылар, йөкчеләр, менеджерларга да эш табыла. Менә шуларны уйлаганда, эшчедән берни дә кызганыч түгел".

Ә менә эшчеләребезнең, чыннан да, югары квалификацияле, белемле булуы өчен хөкүмәтебез нинди чаралар күрә соң? Татарстанда, мәсәлән, 14 һөнәри белем бирү кластеры оештырылды. Кластер бер үк тармакка караган училище, техникум, вузны берләштерә. Кластерда укучы кеше, теләгәндә, шул баскычларның һәммәсен дә үтә ала. Моннан тыш, кирәк булганда кыска сроклы курсларда яңа һөнәрләр дә үзләштерү мөмкинлеге бар. Кыскасы, кластерлар кешегә гомер буе укырга, өйрәнергә мөмкинлек тудырырга тиеш. Алар илне халыкара дәрәҗәдәге һөнәрмәндләр белән тәэмин итәр, дип хыялланабыз без.

Сүз башыбыз һөнәр сайлау турында иде. Безнең җәмгыятьтә озак еллар югары белем культы яшәде. Үзләре авыр хезмәттә газап чиккән әти-әниләр, кеше булырсың, дип, баласына, кирәкме-юкмы, югары белем бирергә тырышты. Шул рәвешле, эшсез һәм эшлексез юристлар, икътисадчылар, финансистлар эш һәм мәшгульлек үзәкләренә исәпкә басты. Кайберәүләр, горурлыгын җиңеп, училищега барып, эш табардай һөнәргә өйрәнде. Безнең халык әллә кайчан инде "Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз", дип әйтеп куйган. Өзлексез, гомер буе яңа һөнәрләргә өйрәнү мөмкинлеге бирә торган кластер системасының да нигезендә шушы мәкаль ята төсле. Шулай итеп, халык теленнән "престижный һөнәр" кәлимәсе төшеп кала бара. Моңарчы топ-менеджер, топ-модельләргә сокланган кебек, без тора-бара топ- слесарьга да сокланып карарбыз, ахры.

Яшьләргә киңәш шул - җаныгыз теләгән һөнәрне сайлагыз. Әгәр сезне белем дәрәҗәсе, хезмәт хакы канәгатьләндерми икән, укуыгызны дәвам итегез. Бизнеста алтын кагыйдә бар: алыштыргысыз белгеч булгач кына сез үз кәнәфиегезне таптыгыз, дигән сүз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: