Мәдәни җомга

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: МИЛЛӘТНЕ ТӘРБИЯЛӘҮ – МИЛЛӘТНЕҢ ҮЗ ЭШЕ

Быелгы уку елыннан Татарстанның беренче сыйныф укучыларына өстәмә өй эше бирелде. Аларга "Мәдәни көндәлек"не тутырып барырга туры килде. Моның өчен китапханәгә еш йөрергә, музейларга, театрларга баруны ешайтырга, республикада чыгып килүче газета-журналларны күзәтеп барырга һәм, әлбәттә, Интернетта казынырга кирәк булды. Көндәлекне төзүче автор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Мәгариф" журналы журналисты Сания...

Быелгы уку елыннан Татарстанның беренче сыйныф укучыларына өстәмә өй эше бирелде. Аларга "Мәдәни көндәлек"не тутырып барырга туры килде. Моның өчен китапханәгә еш йөрергә, музейларга, театрларга баруны ешайтырга, республикада чыгып килүче газета-журналларны күзәтеп барырга һәм, әлбәттә, Интернетта казынырга кирәк булды.

Көндәлекне төзүче автор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Мәгариф" журналы журналисты Сания Әхмәтҗанова мәдәни көндәлек тотуның максаты турында менә ниләр сөйләде: "Бу Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Мәгариф һәм фән министрлыгының уртак проекты. Көндәлекнең максаты - балаларны мәдәнияткә, тарихка, сәнгатькә, иҗатка тарту. Көндәлектәге биремнәр болай төзелгән: беренче сыйныфлар арасында иң мәдәниятле укучыга бәйге игълан ителә. Елга ике мәртәбә бәйгегә йомгак ясала. Шартлары: укучы әти-әнисе белән театрга, музейга барып кайта. Караган спектакле турында көндәлеккә үз хисләрен яза. Махсус сайтка театрда төшкән фотосын элеп куя ала. Шул рәвешле бала иҗади фикерләүгә, үз хисләрен сурәтләп бирергә өйрәнә. Көндәлекне Казан Кремле - Татарстанның йөрәге белән таныштырудан башладык. Тарих турында сүз барган урыннарда укучының үз туган ягындагы тарихи истәлекләр хакында да биремнәр кертелә. Туган якны яратырга, аның белән горурланырга өйрәтү дияр идем мин моны. Көндәлекләр махсус район, шәһәр, балалар китапханәләренә кайтарылды. Көндәлекне алырга килгән көнне үк һәрбер бала китапханәгә язылды. Бу да балаларны матур әдәбиятка тарту өчен махсус эшләнде. Балалар гына түгел, биремнәрне башкаруга ата-аналар да тартылды. Алар да яңа спектакльләр, музейлар белән танышып торырга, тарихи урыннарны урап кайтырга тиеш була. Шулай итеп, гаилә мәдәни тормыш белән яши башлый, үз республикасының, үз халкының патриотына әверелә. Идея менә шуннан гыйбарәт".

Балаларны мәдәнилеккә өйрәтү хакына моңа кадәр башка тырышлыклар да булган иде. Үткән уку елында 4 нче сыйныфларга "Дини мәдәният нигезләре", "Дөньяви этика" дәресләре керә башлады. Аңа кадәр дә кайбер татар гимназияләрендә "Әхлак дәресләре" укытыла иде инде.

Җәмгыятебезнең әхлак, мәдәният ягыннан "сәламәтлеге" нык какшаган вакытта яшь буынны гомумкешелек кыйммәтләре нигезендә тәрбияләргә омтылу бик мактаулы, бик хозур эш. Чөнки үзебез күреп торабыз, мәдәниятсез эшебез харап.

Шушы көннәрдә Казаныбызда гөрләп эшләп торучы "Икеа" кибетенең хуҗалары булып китте. Шул кибетнең ресторанында эшләүче бер туганым кибет хуҗасы Кампрат әфәндегә сорау бирдем, ди. "Ничек, господин Кампрат, 2003 ел белән чагыштырганда Казан халкының тәртибе, үз-үзен тотышы үзгәргәнме?" "Үзгәргә-ән, чәчми-түкми, әйберләрне ватмый гына ашарга өйрәнгәннәр", - дип җавап биргән. Теге вакытта, кибет ачылгач та андагы бушлай бирелүче эчемлекләрне бидоннарга тутырып ташып, чәй эчәргә дип бирелгән шикәр комын сумкаларына төяп алып китә иде халык. Эчемлекләр агып торган җайланмалар янында кара болыт булып бөелгән халыкка карап теге вакытта швед бае Кампрат Ирвинг: "Кыргыйла-а-ар", дип әйткән иде ди. "Бушлай" дигән сүзнең Россия халкын соң чиккә җиткереп ярсыта, бәхетле итә торган сүз булуын океан арты бае каян аңласын соң. "Хәерчелек булган җирдә оят кача", ди татар халык мәкале. Димәк, мантыйк буенча барсак, тәрбияле, мәдәниятле булу өчен иң элек баерга кирәк булып чыга. Нинди очсызлы мантыйк.

Чыннан да, Россиягә килгән чит ил вәкилләре авызыннан үзебезнең халык турында тәнкыйтьне ишеткән бар минем. Берсендә Франциядә яшәүче татар ханымы белән сөйләшеп утырырга туры килде. "Бу илдә кешеләр белән әңгәмә кору авыр. Бик каты кычкырып, нервыланып сөйләшәләр. Әңгәмәдәшне тыңлап торырга сабырлыклары җитмичә сүзне бүлдерәләр, әдәпсез сораулар бирәләр", - диде ул. Сезгә ничә яшь, ничә балагыз бар, кебек сораулар да французларча әдәпсез булып саналуын шунда белдем. Монда да үзебезнең халыкны гаепләргә ашыкмас идем. Чит кеше, бигрәк тә чит ил кешесе - ул дошман, шпион, дип өйрәттеләр безне. Дошманны яхшырак, якыннанрак белеп тору хәерле. Кая гына барма, хәтта транспортка, кибеткә кергәндә - чыкканда да беренче булырга тырышу, башкаларны узып китү, чиратсыз керергә маташу да зур әдәпсезлек булуын таныйбыз. Ләкин бит бусы да ипи чираты, колбаса чиратында канга сеңгән гадәтләр. Гадәтләр... Алардан биздерү өчен төрле кисәтү-өндәмәләрдән башлап закон чыгаруга барып җитсәләр дә, бик авырлык белән баш тартабыз шул без. Чыннан да безнең ил кешесе өйрәтүгә, этеп-төртеп йөртүгә, кисәтүгә, хәтта штраф түләтүгә мохтаҗ ул. Кайбер оешмаларның ишек төбенә эленгән язуларга карасаң, үзеңнең җүләрләр илендә яшәвеңне аңлыйсың. "Шакымагыз!" яки "Шакыгыз!", "Фәлән номерга шылтыратыгыз" кебек өндәмәләр белән генә сөйләшә алар. "Ишекне ябып керегез", "Чүп савыты тегендәрәк", "Монда бәдрәф юк" кебек игъланнарга да тап булган бар. Ишек төбенә килүчеләрнең, әдәпсезлегеннән, әрсезлегеннән туеп язылган дип аңлыйм мин аларны.

Татарстанда яшәүчеләргә чит, күрше өлкәләрдән килгән юлаучылардан еш кына безнең республика юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре, видеокамераларның күп булуына зарлануларын ишетергә туры килә. Болар һәммәсе халыкны тәртипкә өйрәтү, шоферлар үзенең дә, башкаларның да гомерен куркыныч астына куймасын өчен, ягъни юл йөрү культурасын өйрәтү йөзеннән эшләнә. Кешенең үз туган телен белүе, яратуы, милләте белән горурлануы да әдәпнең олысы, минемчә. Киресенчә, туган телеңдә матур итеп сөйләшә белмәү, үз сөйләмеңне чит халык сүзләре белән катнаштырып чүпләү, бигрәк тә ялгыш сөйләшү, ялгыш язу әдәпсезлек булып санала. Озак еллардан бирле көрәшеп тә элмә такталардагы ялгышларны бетерә алмаучы халыкны әдәпле, мәдәниятле дип буламы? Оныгы белән вата-җимерә русча сөйләшүче әби-бабайлар, "Хәерле көн"нән башканы белмәгән халык депутатлары, җитәкчеләр дә әдәпсез, минемчә. Әби-бабайлар үз нәсел дәвамчыларына иң кадерле нәрсә туган тел нигъмәтен тапшыра алмаганы өчен, һәр ике халыкның да ышанычыннан бердәй файдаланучы депутатлар аның берсен санга сукмаганы өчен тәрбиясез, мәдәниятсез булып санала. Ошбу кимчелекләрен һәркем үз теләге, үз ихтыяры белән генә төзәтә ала. Чөнки әйткәнемчә, 20 ел буена көрәшсәк тә, мәктәпләрдә әллә ничә төрле методикалар буенча укытсак та кешенең теләге, эчке тәрбиясе булмаса, пычагым да нәтиҗәсе булмый.

Россия дәүләтенең халыкны тәрбияләрлек идеологиясе булмаганга бишбылтыр. Үзебезнең татар җәмгыятендә әлеге зур эшне үз җилкәсенә алган фидакарь шәхесләребез бар. Татарстан авыллары буйлап сәфәргә чыгып киткән Сәйдә абыстай Аппакова һәр мәктәптә була. Үз тырышлыгы белән "Әхлак дәресләре" программасын төзеп, үзе язган дәреслектән балаларны иманга өйрәтә ул. Балтач районы мөхтәсибе, республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев: "Һәр көздә Балтач районы авылларына 60 абыстаебыз укытырга чыгып китә. Мәчетләрдә укулар оештыралар, бездә өлкәннәр дә, балалар да гарәп язуын таный хәзер", - дип сөйли иде.

Хөкүмәткә, патшага таянмыйча милләт кайгысын үзбаш кайгырту - ул инде татар халкының канына сеңгән, ул безнең милли сыйфатыбыз. Безне шушы сыйфатыбыз гына иманлы һәм мәдәниятле итәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: