Мәдәни җомга

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: БИШЕК ТИРБӘГӘН КУЛЛАР

Бәйрәмнәр арасында иң якты, серле һәм мәгънәлесе - Халыкара хатын-кызлар көнедер, минемчә. Чөнки җир йөзендә иң зур хөрмәткә лаек зат - газиз Ана бит ул! Әле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. исән вакытта ук бер адәм карт әнисен, арка кочтырып, хаҗга алып килгән. Аны күтәреп текә Сафа, Мәрва тауларына гыйбадәткә алып менгән....

Бәйрәмнәр арасында иң якты, серле һәм мәгънәлесе - Халыкара хатын-кызлар көнедер, минемчә. Чөнки җир йөзендә иң зур хөрмәткә лаек зат - газиз Ана бит ул!
Әле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. исән вакытта ук бер адәм карт әнисен, арка кочтырып, хаҗга алып килгән. Аны күтәреп текә Сафа, Мәрва тауларына гыйбадәткә алып менгән. Бу гамәлне күреп гаҗәпкә калмаган пәйгамбәребез, фәкать - "Анаңның бер тулгагы кадәр булды", - дип кенә бәя биргән.
"Җәннәт аналарның аяк астында", "Бишек селкеткән куллар - дөньяны да селкетер", - дигән хәдисләрне башка дин яки милләт халыклары да куллана. Шушы хакыйкатьләрне белгән, таныган дөньяда хатын-кызларның тормышы да, кадер-хөрмәттә үтәргә тиеш кебек. Әмма җир шары хатын-кызның күз яшенә торган саен ныграк күмелә бара сыман.
Җир йөзенә ислам дине иңгәнчегә кадәр нәфис затның хәле авыр булуын беләбез. Тыелган җимеш ашап, Һаваның җәннәттән куылуы - аңа ышанмау, аны кимсетү булып тамыр ярган бугай. Заманалар алмашынган саен, бу ышанмау җәберләүгә әверелә барган. Урта гасырлардагы кыргыйлык чорында хатын-кыз изелгән. Кораблар диңгездә бата башлагач, иң беренче булып, борттагы хатыннарны суга ыргытып котылмакчы булганнар. Ат-малкайга җиңелрәк булыр дип, хатын-кызларны арба-чанадан да тибеп төшергәннәр. Тәңре алласы да корбанга яшь кызлар сорап торган. Бу хорафатларга, хыялларга нәфис затлар үзләре нигез салмаган, әлбәттә.
Җаһилияттән коткарып, җир йөзенә якты нур булып иңгән ислам дине, иң башлап, кешелекнең көчсез яртысына яшәү, ирек, бәхет алып килгән. Мәккә шәһәрендә мөселманнар арта башлаган елны тереләй күмелергә тиешле кыз балалар яшәп калган. Гарәп халкы тамырдан үзгәргән.
Әлбәттә, сугышларсыз, акыл-­зиһенгә таянып кабул ителгән яңа мәдәният Идел буе халыкларын яңа мәгърифәт биеклекләренә күтәргән. Шәһри Болгарда хисапсыз күп мәктәп-мәдрәсәләр ачылып, фәннең төрле юнәлешләрендә казанышларга ирешелгән, һөнәрчелек, сәүдә гөрләгән. Малайлар өчен мәдрәсәләр белән беррәттән, Болгар, Биләр, Кашан, Суар калаларында кызлар өчен дә мәдрәсәләр ачылган. "Гайшә мәдрәсәсе" яки "Унике кыз мәдрәсәсе" турындагы риваятьләрне сез дә укып-ишетеп беләсездер.
Шулай ук, югары катлам даирәсендә хатын-кызга, аналарга күрсәтелгән кадер-хөрмәт тә ачык мәгълүмдер сезгә. Чыңгызханның яки аның дәвамчыларының корылтайлар барышында, зур кунаклар һәм илчеләрне кабул иткән чакта хатыннарын үзләре белән янәшәгә - тәхет түренә утыртуларын да хәтергә төшерегез. Тик мондый сөю-хөрмәтләргә югары даирәдәгеләр - аксөяк хатыннары гына ирешкән шул.
Ислам дине тәртипләре кабул ителсә дә, адәмнең калебе бар бит әле. Калебнең иманлы булуы кирәк. Иманлы дип саналган җәмгыятьтә дә көчсез затка зыян салырдай көчләр яшәп торган. Ишанчылык, суфичылык - шулай ук хатын-кыз ирегенә кул суза башлаган. XVIII гасыр азагына инде безнең милләт теленә "Татар баеса хатын ала..." кебек мәкальләр килеп кергән. Татар теат­рының туу тарихына күз салыгыз. Иң беренче куелган әсәр - Габдрахман Ильясинең "Бәхетсез кыз" әсәре. Аннан соң язылган, уйналган әсәрләр дә хатыннар язмышының ачысын, бәхетсезлеген сурәтли. "Бичара кыз", "Рәдде бичара кыз", "Галиябану" кебек әсәрләр очраклы рәвештә яки модага ияреп кенә тумаган. Әдәбият тарихына күз салсак та, шагыйрьләр татар хатын-кызларын һәрчак күңелсез, караңгы язмышта сурәтләгән. Г.Кандалыйның "Сәхибҗамал" поэмасын, хәтта Мәҗит Гафуриның "Кара йөзләр" әсәрен укыгыз. Хатын-кызларыбыз тәмам хокуксыз кол хәлендә анда.
Инкыйлабка кадәр кыз балага имана җире бирелмәү аның тамагын кыса, өсте-башын ямаулы итеп тота. Гомәр ага Бәширов "Туган ягым яшел бишек" әсәрендәге Гомәрнең апасының көне-төне эштә булып та, өстәл артында аска карап, вак-вак кабып утыруын сурәтли.
Хатын-кызның бәхетсезлегенә күрә димме, татар халкына ислам дине әллә ни тәрәккыят алып килмәве белән килешергә кирәк. XIX гасыр башында казыя булып торган Мөхлисә абыс­тай үзенә килгән шикаятьләрдән ястык калынлыгы китаплар тегәргә була, ди. Ирләрнең хатын өстенә хатын алып, аталарның яшь кызларын елатып картларга кияүгә биреп мәсхәрә итүләренә түзә алмастан, берара абыстай: "Татарларга ике хатын алу тыела", - дигән указ да чыгарып карый. Әмма хәлләр юнәйми. Ни генә дисәләр дә, октябрь инкыйлабы Россия хатын-кызына ирек һәм хокук алып килгән, ирләр белән бертигез белем алу хокукы, хезмәт урыннары белән тәэмин ителү, хәтта Думага депутат булып сайлану хокуклары алып бирә.
Аннан соңгы колхозлашу елларында төп көч хатын-кызлар белән атлар булган. Колхоз кырларында урак уру, көлтә сугу, бәрәңге игү нигездә хатыннар җилкәсендә барган. Сугыш елларында Совет илен ач үлемнән бары хатыннар армиясе генә саклап калды. Җилкәгә күтәреп орлык ташып та, сукага җигелеп тә, алар илне, армияне ач итмәскә тырышты.
Иң кызганычы, бүгенге ветеран әбиләр бәхет-шатлык диңгезендә йөзә димәс идек. Бөек Ватан сугышында ирләрен югалтып, гомерләрен тол көенчә, димәк, газап-михнәт эчендә һәм һаман-һаман илгә өч тиенлек сәдака хакына бил бөгеп үткәргән карчыкларыбыз­ның һәммәсе дә аерым йорт яки фатирларга лаек булмады. Берән-сәрән исән калган фронтовикларга бүләк өләшкән чагында ялгыз "солдаткалар"ны һаман оныталар. Фронтовикларга юбилейлар вакытында орден яки медаль өләшәләр, ә тол хатыннар һаман читтә, һаман читтә кала. Үзгәртеп кору башланып, дин тотуга ирек бирелгәч тә, иң элек мәчет ишекләрен хатын-кызлар ачты. Милли хәрәкәтне дә алар башлады. Ни өченме? Чөнки хатын-кыз бәхет эзли. Ул инде хәзер исерек ирдән, наркоман балалардан, эштән кыскартулардан алҗыган. Юк, 90 нчы еллар да бәхет китермәде безләргә. Әбисенә ияреп намазга баскан кызларыбызны мөселман булып саналучы, базарда сату итүче Урта Азия егетләре һәм үз илендәге хәерчелектән качып килгән Мисыр, Ливан, Иордания гарәпләре чүпли торды. Диндә милләт юк, өммәт кенә бар, дигән аңгыра гыйбарәне бары тик татар гына лозунг итеп йөртүен без соңрак, эш узгач аңладык. Милләт аналары булырга тиешле саф кызларыбыз дөньяның төрле кыйтгаларында башка кавем балаларын тәрбияли.
Соңгы елларда Россиядә социаль сәясәтнең уңышлы баруы, бик күп гуманлы проектларның тормышка җиңел кереп китүе хакында сөйләргә ярата ил президенты. Мисалга, соңгы елларда тормышка ашырылган ятим балаларны күпләп гаиләләргә, уллыкка-кызлыкка тапшыруны алыйк. Идея искиткеч кешелекле, әмма көчне дөрес чамалап бетермәгән очраклар да күп булды. Бер әнигә 10-15 тәртипсез баланы тагып җибәрү дөрес түгел. Хатын-кыз үз-үзен кызгана белми ул, ә хөкүмәт, моннан файдаланып, ятимнәр йортларына тотасы чыгымнардан арына. "Уңайлы мохит" программасы белән дә эшләр шулайрак тора. Җаваплылык, эш өелә, ә хезмәт хакы шул килеш кала бирә. Гомумән, Россиядә "ирләр хезмәт хакы", "хатыннар хезмәт хакы" дигән бүленеш саклана килә. Үзебезнең Казанда "Бәхетле", "Нәфис", "Аромат" кебек гел хатын-кызлар эшли торган оешмаларда уртача хезмәт хакы 15 меңнән артмый. Ә андагы хезмәтнең авырлыгын уйлаганда, мондагы хезмәт еш кына хатын-кызлар колониясен хәтерләтә.
Эшкә урнашуы да бик кыен хатын-кызга. Институтны кызыл дипломга тәмамлаган булса да, эш бирүче аны чирканып каршы ала. "Кайчан кияүгә чыгачаксың, ничә бала табарга уйлыйсың", кебек кешенең шәхесен кимсетә торган сораулар бирә. Нәкъ менә шушы хокуклары хакына эш бирүче алдында хатын-кыз хезмәткәрнең квалификациясе түбәнәя. Бу бит кимсетү. Гарәбстанда, Иранда хатын-кызлар өчен махсус эш урыннары булдырылган, өйдә эшләү мөмкинлеге тудырылган. Безнең дәүләт тә шундый мөмкинлекләр тудырса, күп гаиләләрдә тәртип булыр иде. Сабыйлар да күбрәк туар иде. Балалары ишле ана - ул болай да тәрбияче булып эшли инде. Аңа хезмәт хакы биреп, өйдә үз балаларын тәрбияләү мөмкинлеге тудырылса, тагын да яхшы булачак. "Гаилә бакчасы" исеме белән мондый эшне киңәйтергә кирәк.
Җәберләүче ошбу җәмгыятьтә дә хатын-кыз үз бәхетен табарга тырыша. Россиядә эшмәкәрлекнең кайбер төрләре фәкать хатын-кыз җилкәсендә бара. Мода, матурлык, ресторан бизнесларын алар ачты һәм үстерде. Шәхси балалар бакчалары, өстәмә белем бирү мәктәпләре, җыр, бию мәктәпләре, фитнес залларның хуҗалары - хатын-кызлар.
Сәнгать өлкәсендә дә иң тырышы кызлар дияр идем мин. Милләтебезгә дан китергән Динә Гарипова, Эльмира Кәлимуллина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән һәр татар горурлана. Альбина Шаһиморатова, Софья Гобәйдуллиналар тудырган иҗат бөтен дөнья халкын сөендерә. Башкаларга үз милләтебез турында сөйләгәндә дә без, милли бренд итеп, кызларның күз нурларын түгеп чиккән сөлгеләрен, теккән түбәтәйләрен, чигүле читекләрен күрсәтәбез, шулар белән мактанабыз. Янә шул сөекле пәйгамбәребез "Хатын-кыз - ул сәгадәт чыганагы", - дигән. Бу сәгадәткә ирек кирәк, кадер кирәк. Кыш уртасында йортындагы газын-утын сүндермәсәгез, яшәргә шартларың юк дип балаларын тартып алып ятимнәр йортына япмасагыз, сугыш чыгарып улларын кайнар нокталарда харап итмәсәгез, ул әле җир шарын гөлләргә күмәр. Бишек селкеткән куллар дөньяны да тибрәтер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: