Мәдәни җомга

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: БЕЗГӘ АЭС КИРӘКМЕ?

Русиядә электр энергиясе кытлыгын каплау өчен 2030 елга кадәр атом электростанцияләре төзү планын игълан иттеләр. Станция төзеләчәк шәһәрләр исемлегендә безнең Кама Аланы да бар. Хәтерләсәк, әлеге калада АЭС төзелә башлап, соңыннан сейсмик яктан бу төбәкнең ныклыгы ышанычлы түгеллеге ачыкланып, төзелеш туктатылган иде. Узган ел ноябрь аенда РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев...

Русиядә электр энергиясе кытлыгын каплау өчен 2030 елга кадәр атом электростанцияләре төзү планын игълан иттеләр. Станция төзеләчәк шәһәрләр исемлегендә безнең Кама Аланы да бар. Хәтерләсәк, әлеге калада АЭС төзелә башлап, соңыннан сейсмик яктан бу төбәкнең ныклыгы ышанычлы түгеллеге ачыкланып, төзелеш туктатылган иде.

Узган ел ноябрь аенда РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев әлеге планны тормышка ашыруга имза куйды. «Атом станциясе төзүнең максаты - Татарстан Республикасында энергобаланс дефицитын каплау» диелә бу документта. Булачак станциядә ике ВВ7Р-1200 реакторы куелачак. Һәрберсенең көче 1150 МВт.

Татарстанда АЭС төзү уе Кама аръягында «КамАЗ», «Нижнекамнефтехим», «Нижнекамскшина» кебек сәнәгать гигантлары сафка баскач та туа. Ләкин 1986 елгы Чернобыль афәтеннән һәм геологларның, төбәк Кама борылышының тектоник актив зонасына туры килә, дигән нәтиҗәсеннән соң, халык та, ил җитәкчелеге дә төзелешне туктатуны яклады һәм 1990 елның 17 апрелендә биредә барлык эшләр дә туктатылды. Моңа бәйле рәвештә Кама Аланы шәһәрендә яшәүчеләр дә эшсез калды, башка җитештерү тармагы булмаганлыктан, халыкның күпчелеге читкә йөреп эшләргә мәҗбүр булды.

Сүз дә юк, 24 ел үткәннән соң да җирнең тотрыклылыгы үзгәреш кичермәячәге мәгълүм (90нчы елларда бу районнарда сизелерлек җир тетрәүләр булды). Чернобыль өстенә Фукусима-1 дә өстәлүгә карамастан, республикабыз йөрәгенә атом станциясе төзү күпләрнең күңелендә ризасызлык һәм курку хисе уятты.

Күптән түгел Казанда Татарстанның атомга каршы җәмгыяте галимнәр, экология, хокук белгечләре һәм актив позицияле гражданнар катнашында «түгәрәк өстәл» сөйләшүе үткәргән иде. Җәмгыятьнең рәисе Альберт Гарәпов Чернобыль, Кыштым һәм Фукусима-1 фаҗигаләренең нәтиҗәләре турында сөйләде. «Чернобыльдән соң 25 ел эчендә нәкъ менә нурланыш алу нәтиҗәсендә акрын үлем белән 1 миллион кеше үлде. Калкансыман биздә яманшеш авыруы 350 мәртәбәгә артты. Япониядә бу авыруның «яулап алуы» тагын 5 елдан күзәтеләчәк. Фукусимадан океанга агызылган авария калдыклары океанның ион тирәлеген үзгәртте. Суда яшәүче балыкларның сөягендә струнций матдәсе күп күләмдә туплануы сәбәпле, алар ашарга яраксыз хәлгә килә. Балыкларның миграциясе Америка ягына таба булганга, бу илдә хәзер океан балыгын ашамыйлар. Фукусимада җир тетрәде, Чернобыльдә кеше факторы фаҗига тудырды - дөнья халкы әле атомны иярләмәде. Авария була калса, саклану чаралары каралган махсус программа кайсы илдә бар? Юк бит. Ә экология белән килеп туган проблемалар бөтенләй хәл ителмәгән килеш киләчәк буыннар җилкәсенә калдырылды», - диде ул.

Сөйләшүдә атом энергетикасын өйрәнгән галимнәр дә катнашты. Татарстан Фәннәр академиясе академигы, биология фәннәре докторы Роберт Ильязов: «Атом энергетикасы - экологик яктан иң чиста энергетика. Аның энергиясе - иң очсызлысы. Чернобыль һәм Фукусимадан соң, АЭС төзү технологияләре күпкә камилләштерелде инде. ГЭС һәм ТЭЦлар тирә-якны күбрәк тә пычрата әле. Сейсмик яктан караганда, Әрмәнстанда, Ереванда да эшли станция. Анда җир тетрәүләр безнеке белән чагыштырырлык түгел. Әгәр АЭС эшләп китсә, бездә электр энергиясенә бәя төшәчәк, халыкка җиңел булачак», - диде.

Бәйсез адвокат Роза Фәрдиева - Кыштым шәһәрендә булган шартлаудан зыян күргән Караболак авылы кешеләренең хокукын яклаган зат. «Шул эш белән йөргәндә, мин Япониядә атом бомбасы шартлату нәтиҗәләре белән кызыксындым. Анда нурланыш алган кешеләрне үтергәннәр. Исән калганнарына өйләнергә, кияүгә чыгарга ярамаган. Япония дәүләте үз генофонды турында шулай кайгырткан», - дип сөйләде ул.

«Түгәрәк өстәл»дә Татарстан халкының сәламәтлеге турында саннар да китерелде. Яман шеш авыруы белән иң күп чирләүчеләр шул ук Кама аръягында яши икән. Ник дигәндә, биредә болай да авыр сәнәгать, нефтехимия заводлары бар. Әгәр биредә АЭС эшли башлап, радиоактив тирәлек нормадан күтәрелсә (ә ул авария булмаган очракта да күтәренке була), халык күпләп кырыла башларга мөмкин. Сүз уңаеннан, Чернобыль фаҗигасеннән соң, нурланышлы яңгыр болытлары, җил белән килеп, Татарстанның Югары Ослан һәм Казанның Киров районнарында да ява. Югары Осланда яман шеш белән авыручылар да шактый күп икән.

Атом станциясен Татарстан халкы тормышын җиңеләйтүнең бердәнбер чарасы дип исәпләүчеләр белән беррәттән, аны төзүгә каршы чыгучылар да бар. Бу җәһәттән ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев менә нәрсәләр сөйләде: «Атом станциясен хуплаучылар бу төр энергия чыганагын очсыз, экологик яктан чиста дияргә ярата. Бу дөреслеккә туры килми. Атом калдыкларын үтильләштерү биниһая зур чыгымнар сорый. Моннан 50 ел элек атомны яклаучылар дөньяның 50 процент энергиясе атом хисабына булачак, дип фаразлаган. Әмма бүгенгә кадәр бу чыганак 15 процент кына энергия бирә. АЭСлар Япониядә күп иде, һәм аларның авызы пеште дә. Фукусимадан соң, Германия үзендә булган барлык атом станцияләрен яба башлады. Швеция дә шул ук фикердә. Димәк, АЭС һич тә глобаль үсештә түгел булып чыга».

Атомга каршы җәмгыять вәкилләре АЭСка альтернатива рәвешендә үз тәкъдимнәрен әйтте.

Татарстанда электр энергиясе җитештерүче ГРЭС һәм ТЭЦлар искереп бара. Мәсәлән, Зәй ГРЭСы 1966 елда төзелгән. Аны яңартканда энергия җитештерү күпкә үсәр иде. 1933 елда Казанда төзелгән ТЭЦ-2не яңарту, дөрес, планда каралган. Аны төзекләндергәннән соң, энергия дефициты 30 процентка кимиячәк икән.

Болардан тыш, Русиядә электр энергиясен экономияләү һәм нәтиҗәле итеп файдалану программасы бар. Аны җиренә җиткереп башкарганда (ә ул 1 сәгатькә 63 млрд кВТ тәшкил итә ала), бүген эшләп торган ике АЭС бөтенләй кирәксез булып калыр иде. Әйтик, Ленинград һәм Курски АЭСлары һәрберсе 1 сәгатькә 28 млрд кВТ энергия җитештерә.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарәпов белдерүенчә, радиоактив калдыкларны җирләү мәсьәләсе дә әлегә фән тарафыннан чишелеш тапмаган. АЭСның 1 блогы ел саен 20 тонна радиоактив калдыклар һәм 100 кубометр радиоактив су бүлеп чыгара. Бу кадәр калдыкны 600 ел буена кагылмыйча саклау урыны булдырырга кирәк.

Дөнья илләренә күз салсак, бер генә илнең дә атомны күпләп үзләштерүен күрмәссең. Чернобыль вакыйгасыннан соң тукталган ул. Германия, мәсәлән, кояш энергиясен файдалануга күпләп акча кертә. Даниядә бер генә АЭС та юк, ә илгә кирәкле энергиянең 40 процентын җилне файдаланып алалар. Альберт әфәнде әйтүенчә, Русия - иң җилле илләрнең берсе. "Урал таулары итәге буйлап өзлексез һәм даими искән җил юлларына әллә ничә энергостанция төзеп куеп булыр иде, һәм алар очсызга төшәр, табигатьне пычратмас иде", - диде ул.

Җир шарында Аллаһы Тәгаләнең энергия бирердәй нигъмәтләре болай да күп. Кояш, җил, су, газ... Гыйбрәтләрен күрә торып та куркынычка якын бармаска иде. Җир шары бит берәү генә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: