Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА: АНАЛАРНЫҢ КУЛЫ КҮТӘРЕЛМӘС ИДЕ
Язның беренче бәйрәме - 8 Март һәркемнең күңеленә бердәй якындыр. Чөнки балачакта һәммәбез дә бәйрәмгә берәр көн каларак, яшереп кенә бүләк ясаган, аны зур дулкынлану белән әнисенә тапшырган. Әнинең ягымлы елмаюы, рәхмәте, аркадан сөюе әле хәзер дә җанны җылытып тора. Бу игелекле, мәгънәле бәйрәмнең тарихы белән кызыксындым. Әмма тарихы бигүк...
Язның беренче бәйрәме - 8 Март һәркемнең күңеленә бердәй якындыр. Чөнки балачакта һәммәбез дә бәйрәмгә берәр көн каларак, яшереп кенә бүләк ясаган, аны зур дулкынлану белән әнисенә тапшырган. Әнинең ягымлы елмаюы, рәхмәте, аркадан сөюе әле хәзер дә җанны җылытып тора.
Бу игелекле, мәгънәле бәйрәмнең тарихы белән кызыксындым. Әмма тарихы бигүк матур түгел икән аның. 1857 елның 8 мартында Нью-Йорк шәһәрендә туку фабрикасында эшләүче хатын-кызлар баш күтәрә. Алар 16 сәгатьлек эш көнен кыскартуны, эш шартларын яхшыртуны таләп итә һәм ирләр белән бертигез хезмәт хакы түләүләрен даулый. 1908 елда янә шул Нью-Йоркта, шул ук көнне митинг була. Бу юлы да хатын-кызлар эш көнен кыскартуны, ирләр белән бертигез хезмәт шартлары булдыруны һәм хатын-кызларга сайлауларда катнашу хокукы бирүне сорый. Ә 1910 елда коммунист-революционер, хатын-кызлар хокуклары өчен көрәшүче Клара Цеткин IIхалыкара социаль конференциядә 8 мартны Халыкара хатын-кызлар көне дип билгеләп үтәргә тәкъдим итә, һәм аның бу тәкъдиме хуплана. Шуннан бирле дөньяның бериш илләре - Русия, Кытай, Вьетнам, Монголия, Төньяк Корея, Конго, Советлар Берлегенең элеккеге союздаш республикалары һ.б. бу көнне бәйрәм итә. 1965 елда, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, безнең илдә 8 март ял көне дип игълан ителә.
Ә менә православие чиркәве әһелләре бу бәйрәмне ят саный. «Революция халыкларга бик зур бәхетсезлекләр алып килгән афәт булды. Революционерлар гадәткә керткән нәрсәләргә иярү мәкруһ», - ди алар.
Ислам дине белгечләреннән, аерым алганда, Җәлил хәзрәт Фазлыевтан да ошбу көнгә мөнәсәбәте турында сорашканым булды. «Ә нигә, елда бер көн табып, әниеңә, җәмәгатеңә, кыз туганыңа бүләк тапшыру, матур сүзләр әйтү гаепмени. Безнең динебез аларны көн саен кадерләргә куша анысы. «Иң башта анаң, аннары да анаң, аннары да анаң, шуннан соң гына атаң», - дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) үзенең бер хәдисендә. Икенче берсендә: «Кыз туганыңның хакы - ир туганыңныкына караганда олырак», - дигән. Өченчесендә: «Сезнең иң хәерлегез - хатынына йомшак, яхшы булганы», - дигән. Мин бу көнне кадерлеләремә бүләк бирү, аз булса да күңелләрен күрү өчен бер форсат итеп карыйм», - дип җавап бирде Җәлил хәзрәт. Аның бер җөмләсеннән дә нәфис затларның Ислам дине тарафыннан ни дәрәҗәдә сакланган һәм якланган булуын аңладым.
Урта гасырлардагы кыргыйлыклардан ерак торсак та, хатын-кыз бүген дә яклауга мохтаҗ шул әле. Мәсәлән, безнең илдә бер көнлек эш өчен хатын-кызларга уртача 50-65 сум түлиләр, ә ирләргә 70-100 сумга кадәр. Сүземнең дөреслеген беләсегез килсә, Интернетка кереп, «Работа женщинам» яки «Работа мужчинам» дип язып карагыз. Шунысы да кызык: хатын-кызларга эш күбрәк тәкъдим ителә. Ярый, эштән курыккан юк анысы. Иң мөһиме - мөмкинлекләр тудырылсын. Бүген Русиядә кече һәм урта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең 80 проценты хатын-кызлар. Белем бирү, мәдәният, матурлык салоннары тулысынча диярлек нәфис затлар кулында. Хезмәт күрсәтү, туклану тармагына да хатын-кыз эше дип саный, ахрысы, ир-егетләр. Аның каравы илнең нефте, газы, башка казылма байлыклары, электр энергиясе ирләребез кулында.
Хатын-кызларның табигатенә эшмәкәрлек өлкәсендә уңышка илтә торган сыйфатлар салынган. Ирләр бик тырышса да, алай булдыра алмый, ди кеше психологиясен өйрәнүче белгечләр. Хатын-кызлар - көчле сиземләүгә ия булган дипломатлар. Аларга кешеләр белән мөнәсәбәт кору һәм тиешле максатка ирешү җиңелрәк бирелә. Икенчедән, хатын-кызлар эшне тиз эшли һәм берьюлы берничә эшне башкара ала. Җиңел генә маневрлар ясау да ирләрнең хәленнән килми. Бер төрле шөгыльдән икенчесенә күчү өчен аларга вакыт кирәк. Өченчедән, нәфис затларга даимилек хас. Озак вакытлар уңыш елмаймаса да, алар үзе корган бизнеска тугры кала, эшләргә тырыша. Дүртенчедән, алар креатив, ягъни ирләрнең башына да килмәгән бизнес-идеяләр һәм иҗади чишелешләр уйлап табарга сәләтле.
«Хатын-кызлардагы акылны, сабырлыкны, логик фикерләү сәләтен ил сәясәтендә кулланганда тормыш җайлырак барыр иде», - дигән иде бер әңгәмәсендә Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко. Ләкин парламентта нәфис затларыбыз санаулы гына. Бездә депутатларның нибары 14 проценты гына хатын-кызлар. Хәтта йомык тормыш алып барган Иран хатын-кызлары да ил парламентында 27 процентны тәшкил итә. Законнар чыгаруда хатын-кызлар, аналарның катнашмавы үзен сиздерә, әлбәттә. Ил халкының тәрбиялелеген, гуманлылыгын билгели торган мәдәният тармагына акчаның бик аз бүленүе, нигездә нәфис затлар җилкәсендә барган бюджет тармагы эшчеләренең хезмәт хакы түбән булуы, өлкәннәргә пенсиянең аз түләнүе, халык сыртына салынган салымнарның артып торуы - һәммәсе дә ил халкына аналарча түгел, ә потребительләрчә караш өстенлек итүе турында сөйли. Әгәр парламентта аналар күбрәк булса, каһәрләнгән, милләт балаларын ана теленнән мәхрүм итә торган 309 нчы федераль закон да кабул ителмәс иде, мөгаен. Аналарның ана теленә каршы кулы күтәрелмәсенә иманым камил.
Гәрчә бармак белән генә санарлык булсалар да, хатын-кыз сәясәтчеләребезнең ныклы позициясе, акыллы тәкъдимнәре гадел законнар тууга үз өлешен кертә тора. Мәсәлән, Русия балалар йортларында тәрбияләнүче ятимнәрне чит илләргә асрамага бирмәү турында закон проектын РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец үзенең дәлилле, ныклы позициясе белән кире какты, бу канунның ятимнәрнең өметен кисүче, кансыз гамәл булачагын исбат итте һәм шуңа парламентны да ышандыра алды.
Хәер, үзебезнең Татарстан парламентында эшләүче хатын-кыз депутатларыбыз да, «Мәрхәмәт» төркеменә берләшеп, игелекле гамәлләр кылып тора. Алар тырышлыгы белән ел саен балалар йортларында яшәүчеләрнең җәйге ял лагерьлары төзекләндерелә һәм балаларның ялы мөмкин кадәр кызыклырак оештырыла. Җәен балаларның бер-берсенә кунакка йөрешүе, Кара диңгез буенда ял итүе дә алар инициативасы белән оештырылды.
Хөрмәтле депутатларыбыз Римма Ратникова, Фәйрүзә Мостафина, Татьяна Водопьянова, Светлана Захарова һ.б.лар һәрдаим балалар йортларында, коррекцион мәктәпләрдә, балалар хастаханәләрендә булып, аларга гелән ярдәм итеп тора.
Безнең халыкта: «Бишек селкеткән кулларның - дөньяны селкетергә дә көче җитәр», дигән мәкаль бар. Французлар: «Чего хочет женщина - того хочет Бог», - ди. Җәмгыятьтән исә шушы олуг сыйфатларга ия булган затларның кадерләрен белү генә сорала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев