Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Җан авазы

Әнвәр Шәрипов: “Урыссу” түгел, ә “Ырыссу”!

Билгеле булганча, Ютазы районы үзәге хәзерге көндә Урыссу дип атала һәм шулай языла да. Ләкин бу язылыш тарихи яктан дөрес түгел

2021 елны республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан иткәч, газета-журналларда “Туган телне сакларга кирәк!”, “Туган телне укытырга кирәк!”, “Балада туган телгә мәхәббәт уятуда ата-аналарның роле” кебек фикерләр әйтелгән күп мәкаләләр дөнья күрде. Алар белән килешкән хәлдә, мин бүген туган телне гамәлгә кертүгә юнәлтелгән бер мәсьәләне күтәрмәкче булам. Ул – Ютазы районы үзәге булган эшчеләр бистәсенең татарча исемен “Ырыссу” дип үзгәртү мәсьәләсе.

Билгеле булганча, Ютазы районы үзәге хәзерге көндә Урыссу дип атала һәм шулай языла да. Ләкин бу язылыш тарихи яктан дөрес түгел. Бу исемнең татарчасын “Ырыссу” дип язарга кирәк. Бу эшчеләр бистәсе Ютазы суы буена урнашкан. Элек аны “Ырыс суы” дип йөрткәннәр. “Ырыс” – борынгы гомум төрки сүз, бәхет дигәнне аңлата: димәк, “Бәхет суы” була. Бу урынга тәүге бабайлар килеп урнашкан вакытта, аңа нәкъ “Ырыс суы”, “Бәхет суы” дип исем биргәннәр. Башка төрки халыкларда, мәсәлән, казахларда, бу сүз әле дә актив кулланыла (Ырысбай дигән кеше исемнәре бар). Безгә дә бу борынгы исемне кайтарырга лаеклы адым. Моның өчен бары бер хәрефне генә алыштыру сорала. Күп кешеләр бу турыда уйлап та карамый. Әмма бу  мәсьәләне беренче булып, 1994 елда ук РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1973-1987 елларда Татарстан китап нәшрияты директоры булып эшләгән Гарәф Шәрәфетдинов үзенең “Авыл исеме – тарих ядкәре” исемле мәкаләсендә (Ватаным Татарстан, 1994 ел, 29 апрель) күтәреп чыккан иде. Бу мәкаләдә ул Ырыссу дип үзгәртергә кирәклекне фәнни яктан да нигезли. Шуңа күрә, бераз озынрак булса да, аның мәкаләсеннән өзек китерәм: “Бездә авыл исемнәрен, чор идео­логиясенә карап, кемгәдер охшарга тырышып үзгәртү гадәте, әйе, баштан ашкан”, - дип яза ул һәм “Ырыс суы” атамасының тарихына туктала. Иң элек шушы урыннарда бик борынгыдан, һуннар, скифлар чорыннан ук калган бер балбал-таш сынның булуын искә ала; әле XX гасыр башында да аның исән булуы, гасырлар буе исән торып та, соңга таба чытлык балаларның таш атып уйнаулары аркасында имгәнеп-гарипләнеп бетүен әйтә. “Ырыс суы” хакындагы сүзен болай дип дәвам иттерә: “Ырыс суы – бәхет китерә торган су. Гаҗәеп матур һәм кадерле сүз. Кемнәр, кайчан һәм нинди уй белән елгага шундый исем биргән икән? Күптән һәм бик күптән булса кирәк...

Бер заман елга буенда авыллар оеша башлаган. Шул вакыт бер-бер артлы Олы Ырыс суы һәм Бәләкәй Ырыс суы авыллары барлыкка килгән. Бәхет суы дигән мәгънәне аңлатканга күрә, шушы исем халыкның рухына тәңгәл туры килә торган күркәм атама булып, күп дистә еллар, хәтта гасырлар буе бер дә үзгәрмичә, җанга ятышлы яңгыравы белән үз авылларына “тугрылыклы” хезмәт иткән. Ләкин безнең заманның аяусызлыгы аңа да барып җиткән.    

Бу атама татарча язмаларда 1920-1930 елларга кадәр, ә сөйләм телендә сугыштан соңгы елларга тик­ле асыл мәгънәсе һәм элекке яңгырашы белән яши алган. Ягъни яңа идеология тәрбиясендә, чын борынгылыктан тәмам аерылып беткән буын үсеп җиткәч, акрынлап ырыс сүзенә дә мөнәсәбәт үзгәр­гән. Ул элекке бабайлар сүзе ге­нә булып калган, искергән, фәнчә әйт­кәндә, архаизмнар рә­тенә кертелгән, төп төшенчәсеннән читләштерелгән.

Сүз дә, җан иясе кебек үк, мәгънәсе барда гына үз-үзен саклый ала шул. Үз төшенчәсе югалгач, аның үз-үзен саклау көче, бозу-имгәтүләргә каршы тору сәләте, табибләрчә әйтсәк, иммунитеты беткәч, теләсә нинди үзгәртүләргә бирешә, тиз арада әллә нинди рәвешләргә кереп китә ала икән. Бичара “Ырыс суы” атамасы да нәкъ шундый галәмәтләр кичерә. Бер заман, авыл Советлары оешканда, рәсми документлар өчен аны русчага, чор рухына туры китереп, Уруссу дип тәрҗемә итәләр. Аннары тора-бара татарчасын да шуңа яраклаштыралар, Урыссы дип яза башлыйлар. 1963 һәм 1966 елларда басылып чыккан “Татарстан АССРның админис­тратив-территориаль бүленеше” китабына Иске һәм Бәләкәй Уруссы авыллары дип кертелә. Ә 1972 елда басылган китапта тәмам урыслашып җитә, алар татарча да Урыссу дип кенә алына. Элек, бу урынга кешеләр килеп урнашкан вакытта, аңа нәкъ “Ырыс суы”, “Бәхет суы” дип исем биргән. Безгә борынгы исемне кайтарырга лазем.     

1943 елда биредәге тимер юл тукталышында бик зур электр станциясе, аның янына торак поселогы корырга керешәләр. Аңа да Урыссу эшчеләр поселогы дигән исем бирелә. Хәзер һичкем аның тамырында татар сүзе ята торгандыр дип башына да китереп карамый. Анысы инде онытылган, эзсез югалган”, – дип ачынып яза Г.Шәрәфетдинов. Әмма аның бу 1994 елдагы тәкъдиме газетада басылып чыга да, шул килеш тарих битләрендә югалып кала, аңа җитди игътибар итүче булмый.    

Без бит гомер буе бу ялгыш исем белән яшәргә тиеш түгел! Исемне үзгәртү, татарча “Ырыссу” дип, “Ырыссу мәктәбе”, “Ырыссу эшчеләр бистәсе” дип язу урынлы. Ә русча исемне үзгәртергәме, юкмы – бездә, минем белүемчә, Татарстан Республикасы Министрлар Советы каршында Терминология комиссиясе һәм Топонимика комиссияләре бар – шулар, үз комиссияләре утырышларында бу мәсьәләне карап, үзләре хәл итсен иде. Бәлки, ГРЭС исемен дә русча “Уруссинская ГРЭС” дип түгел, ә “Ырыссинская ГРЭС” дип язарга кирәк түгелме икән?    

Әмма татарча исемен үзгәртергә кирәк. Аның өчен шушы Терминология һәм топонимика комиссияләре карарлары гына җитәме икән? Әллә Министрлар Советының махсус карары кирәкме? Бу мәсьәлә белән җаваплы кешеләр җитди шөгыльләнсен иде.

Әмма шунысы бар: бездә, гадәттә, минем әлеге хатым кебек хатларны искә дә алмау яки кире кагу очраклары да булгалый. “Нәрсәгә кирәк инде аны алыштыру? Кабул ителгән, гадәткә кереп киткән бит инде. Игълан такталарын яңача язу, яңа мөһерләр эшләтү ул зур мәшәкать, күп акча сорый. Без инде шул искечә генә яшәп ятыйк”, – дип әйтүчеләр дә табылырга мөмкин. Ләкин мин бу фикерләр белән килешмим, катгый рәвештә “Тарихи исем кайтарылырга тиеш!” – дигән фикердә торам. Безгә моны нәкъ быел, Туган тел елы дип игълан ителгән елда эшләү хәерле. Быел да үзгәртмәсәк, аны тагын кайчан үзгәртербез? Шушы мәсьәләне уңай хәл итәсе иде. Алда әйтелгән ике Комиссия әгъзалары да минем бу фикер белән килешер һәм, туган телебез алдында җавап­лылык тоеп, тарихи дөреслекне кайтарырга ярдәм итәр.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев