Әнәс Җомагылов: Имгәтелгән хәрәкәт
Милли мәгариф өлкәсендәге проблемаларны чишкәндә, Ф.Энгельс ачышын кулланырга мөмкин. Ул: “Җирдә биш төрле - механик, физик, химик, биологик һәм социаль хәрәкәт билгеле”, - дип яза.
Бу хәрәкәтләр бер-берсе белән үзара бик тыгыз бәйләнгән. Кешеләр шул хәрәкәтләрне башкарып яши һәм файдалана, аларны өйрәнә, берсе белән берсен элемтәгә кертә. Шулай да биологик һәм социаль хәрәкәтләр кеше тормышы өчен иң кирәклеләре булып тора. Бу ике хәрәкәтне берләштерүче фактор булып эш теле санала. Телсез милләт - үлгән милләт, дип саный безнең халык.
Билгеле, һәр хәрәкәтнең уңай һәм тискәре яклары бар. Хәрәкәтләрнең тискәре якларына җир йөзендә игътибар аеруча зур, чөнки бу хәрәкәтләргә таянып кемнәргәдер халыкларны таларга һәм кимсетергә мөмкинлекләр ачыла. Өстен торган милләтнең телен генә кулланып уку һәм укыту нигезле һәм отышлы икәнен төшенгән титуллы милләт биологик һәм социаль хәрәкәтләрне оста файдалана. Шуны күз алдында тотып, дәүләт титулсыз (буйсындырылган) милләтләрнең яшәү телен гамәлдән чыгарырга тырыша һәм титулсыз милләтләрнең яшәү мохитенә махсус тыкшынып, каршылыклар чыгара. Патша Россиясендә, СССРда һәм хәзерге Россиядә бер халык титуллы булып, ә калганнары титулсыз булып яшәде һәм хәзер дә шулай яши. Милли үзаңга дәүләт тарафыннан ничек әһәмият бирелүе көн кебек ачык: титуллы тел - алгы, ә титулсыз телләр арткы планда тотыла.
Техник белгеч буларак, мин милли үзаңны үстерү кемнәр кулында булуын аңлатырга тырышам. Күп еллар буе тормыш гамәле иминлеге буенча дәресләр алып барган мөгаллим булгач, үземнең фикерләремне шул фән нигезенә таянып белдерәм.
Бүгенге көндә титулсыз милләт кешесен (шулар арасында татарларны да) кем һәм нинди оешма тәрбияли, үстерә соң? Кемнәр титулсызларга каршы? Ни өчен милләтләр арасында көрәш тел кысаларында бара? Ни сәбәпле Украина һәм Россия арасында низаг туа?
Белүебезчә, дин әһелләре Аллаһы Тәгаләнең кешеләрне тигез итеп яралдырганын төрле милләт кешеләренә җиткерә. Әмма гамәлдә алай булып чыкмый. Җир йөзендә һәрвакыт байлыкка һәм акчага нәфесле патшалар күренә. Байлар, патшалар һәм җитәкчеләр күпчелек кеше хакы барын онытты. Бу күренеш капитализмның җимерелүен күрсәтә.
Титулсыз милләт кешеләрен талау һәм аларны маңкортка (үз милләтен ташлаучыга) әйләндерү, маңкортларның санын арттыру һәм башка эшләр, бәлки, байлар тарафыннан махсус эшләнәдер. Шундый шартларда толерантлык бер яклы гына булып кала, чөнки ул титуллы маңкортларга кирәкми. Титуллы милләт дәүләте титулсызларның телен, гореф-гадәтләрен һәм яшәү мохитен бетерү эшен ачыктан-ачык, ә кайберләрен яшертен рәвештә башкара. Бу эшне титуллы милләтнең төп халкы башкармый, алар чын мәгънәдә тыныч һәм толерант булып тора. Әмма аларны бу эшкә дәүләттәге җитәкчеләр арасындагы титулсыз милләтләрнең маңкортлары үгетли һәм ияртә.
Кеше туганнан алып соңгы сулышына кадәр бер яктан ризык өчен, ә икенче яктан үз куркынычсызлыгын булдыру өчен көрәшә. Шуңа күрә элекке гасырларда да һәм хәзерге вакытта да милләтләр арасында титуллы дәүләт булу өчен киеренке көрәш бара.
Хәзерге чорда титулсыз милләтләрнең мәгариф челтәре авыр хәлдә яши. Россия гражданнары паспортында милләтләр исеме язылмагач, титулсыз милләт кешеләре автоматик рәвештә рус кешесе булып санала. Мондый хәл байларның һәм маңкортларның мөлкәтен һәм кем икәннәрен күрсәтмәү (яшереп калдыру) өчен кирәк. Икенчедән, әлеге вәзгыять мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында милли төркемнәр туплауны кискенләштерә. Төркемгә бер рус яки рус телле башка бер милләт кешесе эләксә, аның телендә эшне алып бару мәҗбүр ителә. Аның хокуклары бозыла, имеш. Ә калганнарныкы бозылмыймыни? Өченчедән, тирәлекне рус мохитенә яраклаштыру, ә аннан соң “бердәм халык” ясау өчен кирәк бу хәл. Менә шушы хәлләр СССРны таркатты.
“Бердәм Россия” партиясе халыклар партиясе булмаганга күрә, аның да төпле нигезе юк. Шуңа күрә бу дәүләттә халык бердәм була алмый. Рус, башкорт, татар һәм башка милләт вәкилләре үзләрен “россиянин” итеп таный алмый. “Россиянин” дигән милләт юк дөньяда.
Союздаш республикалар аерылгач, Россия, бигрәк тә Мәскәү халкын ашату автономияле республикаларга һәм милли округларга калды, алар сыртына авыр йөк өстәлде. Шул сәбәпле илдә эчке кризис башланды. Рус милләтен яклыйбыз, дип СССРны икмәк белән туендырган Украинага ташландык! Шундый шартларда татар милләтен һәм мәгарифен кем сакласын? РФ дәүләтендә әлеге мөһим эш турында уйлаучы кешеләр күренми. Мәскәү маңкортлар белән тулган, аларга тормыш яхшы. Мәскәүдән мәгариф өчен ярдәм көтү өмете елдан-ел кими бара.
Шушы шартларда татар балаларыннан һәм кешеләреннән ничек милләтпәрвәр тәрбияләргә? Кем өстенә төшә бу эш? Билгеле инде, татар теле укытучысына! Татарстан Республикасында күпчелек мәктәпләрдә мохит урыс мохитенә яраклаштырыла. Бу хәл аеруча соңгы елларда көчәйде. Йә, әйтегез, кайсы мәктәптә татар галимнәренең рәсемнәрен күргәнегез бар? Юктыр ул.
Чын татар гаиләсендә туган бала, табигатьтән аерылмыйча, ана телендә генә укыганда тирән белем ала, чөнки аның җаны ана теленә яраклашкан. Чит телдә укыган баланың биоэнергиясе һәм нерв челтәре үзгәрә - фикерләү, аңлау, хәтер һәм организмда башка психофизиологик шартлар бозыла, биологик һәм социаль хәрәкәтләр имгәтелгән рәвештә башкарыла башлый. Шуннан соң татар баласының буйсыну психологиясе барлыкка килә һәм ул титуллы милләт вәкиле алдында үзен кол итеп тоя башлый. Шуңа күрә титулсыз милләтебезнең титуллы милләт дәүләте идарәсе астында маңкортлашуы елдан-ел күз алдында арта бара. Рус халкының саны башка халыкларның маңкортлары саны исәбенә арта. Татар һәм башка милләт маңкортларына үз милләтләренә каршы көрәшергә генә урын кала. Менә шуңа күрә: “Татар татарның башын ашар”, - дигән мәкалә барлыкка килә. Биологик һәм социаль хәрәкәтләрнең тискәре якларын кулланып, АКШ, Россия һәм Израиль дәүләтләренең байлары бергәләшеп, Сүрия, Украина һ.б. дәүләтләрне бүлгәләп, таларга уйлый.
Хәзерге вәзгыятьтә татар һәм рус мәктәпләрендә телебезне һәм әдәбиятыбызны өйрәтүче укытучыларга милли үзаңны балаларга, олы кешеләргә, әти-әниләргә сеңдерергә кирәк. Татар теленең байлыгын, татар халкының тирән тарихын, бөек галимнәрен, горур батырларын һәм дә маңкортларын дөрес күрсәтергә, татарлыктан аерылмаска өндәргә, татар милләтенең рухи байлыгы нигезендә тәрбияләргә, татар милләте рухи байлыгына каршы чыгучыларга җавап бирергә өйрәтергә кирәк. Чын татар кешесе физик һәм рухи яктан (биологик һәм социаль хәрәкәтләр дип аңлагыз) горур, тырыш һәм кайда гына яшәсә дә гаделлекне таләп итүче булсын. Бу көрәштә татар телендә эш алып баручы укытучылар, галимнәр, язучылар һәм башка хезмәткәрләр күмәкләшеп катнашсын.
Бу сүзләрне Гали Даутов җитәкләгән иҗтимагый Казан Мәгариф комитетында күп еллар эшләгән, Казан дәүләт аграр университетында беренче булып техник фәннәрне татарча укыткан, югары уку йортлары шәкертләре өчен татар телендә дәреслекләр язган галим буларак белдерәм. Милләттәшләремнең үзебез булып калуларын телим.
Әнәс ҖОМАГЫЛОВ, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр докторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев